Казан хәбәрләре (1915 елның 16 марты)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search

«Кояш» гәҗитеннән

Шәһәр вә трамвай ширкәте[edit]

Мөкавәләбуенча трамвай ширкәте еллык атчутын 10 мартка кадәр өлгертеп шәһәргә гарыз итәргә тиеш булса да, управага әлегә хәтле бер атчут китергәнлеге юк икән. Шәһәр исә трамвайны сатып алу вә моның өчен түләү хакын билгеләргә бу атчутны күздән үткәрергә мохтаҗ булып тора да, менә шушы хәлләрне игътибарга алып шәһәр управасы өченче көн трамвай ширкәтенә атчут гарыз итүен сорап мөрәҗәгать иткән.

Кабан күленең суын киметмәскә[edit]

Кабан күленең Болакка чыга торган йирләргә буа сәбәпле Архангилскидгә йорт хуҗасы Лапаткинның йортын су басканы исбат ителеп бу зәрарны китәрү өчен буаны бетерергә тиешлеген аркружный сут карары буенча шәһәр управасына йөкләнгән иде. Инде хәзер яңа илитер завутын салу һәйьәте бу буа бетерелсә күлнең суы кимиячәк бу исә завут өчен кирәкле суны табуда читенлеккә очратачагы карарына килде. Һәйьәт бу уңайсызлыктан котылу өчен буаны искечә калдырып Лапаткин белән ничек булса да килешүне управадан сорарга карар бирде.

Яндырылган хатлар[edit]

Бу көннәрдә пучтаханәдә кантрульный палата вәкиле хозурында ияләренә төрле сәбәпләр белән тапшырыла алмаган хатлар юкка чыгарылган (яндырылган). Ике айдан җыелган бу хатларның кадре заказнуй вә егерменең кадре гади хатлар икән. Бу хатлар җә әдрисләре бөтен булмаганнан яхуд бер дә әдриссез булганлыктан яисә кайтарып йибәреләчәк әдрисләре билгеле булмаганлыктан җыелып калганнар икән. Паспырт кебек әйберләр, тиешле йиргә озатыр өчен палитсәгә тапшырылган.

Килешкәннәр[edit]

Биржага якын торган кешеләр арасында, пырахут хуҗалары бу ягы җәйдә кеше вә йөк йөртү һәмдә гомүми эш күрү өчен килешкәннәр диеп сөйләнәдер. Бу килешүгә бинаән юлчы вә йөк йөртү өчен бу елга хас итеп бәһаны 10-20 прасинт кадәр арттырырга диләр.

Мишчәнски управада[edit]

Мишчәннәрнең гомүми җыелышында Пиримишел алуы мөнәсәбәте белән русча вә мөселманча шатлык догалары кылынды. Соңра патша хәзрәтләренә вә баш куманданымыз җәнапләренә гарыз сәдакать вә бәшарәт тилиграмнары йибәрергә карар бирелде вә тәртип ителде.

Нәүбәттә торган иганә вә үтенечләр мәсьәләләре хәл ителгәннән соң, тимер юлның Казанга файдалы рәвештә үткәрелүе хакында шәһәр думасының үтенечен тәкъвия кылмак мәсьәләсе гарыз ителде. Рәис бу мәсьәләнең мишчәнләр управасына соң гына гарыз ителгәнен, моның белән бергә хәзерге көндә эш соңга калганын хәбәр иткәч бу эшне үткәнгә хисапларга гарыз итә. (Шәһәр галавасыннан шәһәр управасына: «Төн ягы тимер юлы вакытлы уларак, кыйбла ягы тимер юлы даими юл итеп хәл ителде, перистәннәргә тармак суздыру хакында үтенечләрдә булынамыз») дигән мәзмунда тилиграм килгән иде. Әгъзалардан бәгъзеләре әле бу мәсьәлә бөтенләй хәл ителеп бенкән юк, әле перистәннәргә тармак юл төшертү үтенечләре бар дигәч, шәһәрнең үтенеченә иштирак итәргә карар бирелә.

Крупинникуф капиталдан 1913 вә 1914 нче елларда алынган акчаның дүрттән берен шәһәр управасыннан түләтүне дәгъва кылып акружный сутка мөрәҗәгать итүне управа рәисенә хәвалә кылынды. Дәгъва кылына торган микъдар 13,326 сум исәпләнәдер.

Управа 1915 нче ел өчен тәртип ителгән варәдат вә мәсъраф ысмитасы гарыз ителә. Варәдат 32,991, 32,228 сум хисапланган. Управа җан башына 1 сум 30 т. салырга уйлый, ки эшкә сәлахәтле мишчәннәрнең гадәде 11,832 сум булганлыктан барысыннан 15,381 сум варәдат бирәчәге өмид ителәдер. Моннан артканын мәхсус сәрмаядан тутырырга уйланадыр. Җыелыш управаның гарызын һич үзгәртмичә кабул итәдер.

Рәис 32нче ибтидаи гали мәктәпләргә бирелә торган ярдәмне «Раманыфлар» исеменә нисбәт бирү мәсьәләсен гарыз итә. Бу исемгә нисбәт бирү мәңгелек тәэминат таләп иткәне белдерә, җыелыш бу шартны مع الممنونيت йиренә йиткерәчәген белдерә