Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (Алиш)/***

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кадыйр Бикмурзинның җинаяте
Автор: Абдулла Алиш

***


Мине язу машиналары эшли торган заводның Вахи-тов исемендәге пионерлар отрядына вожатый итеп күчерделәр. Мин бу эшкә шатланып риза булдым. Берничә атналар эшләгәч, кайбер пионерларны фамилияләре белән белә бантладым. Безнең отрядта иң олы пионер булып Кадыйр Бикмурзин санала иде. Мин карап торам да... тырыш кына кебек тә күренә. Ләкин бер генә нәрсә мине гаҗәпләндерде: аны нигәдер һаман комсомолга алмыйлар иде. Мин беркөнне, җаен китереп, Бикмурзиннан бу хакта сораштым:

— Кадыйр, сиңа ничә яшь?

—- Мин, абый, 17 нче елны туганмын, Октябрь революциясе белән яшьтәш, — дип җавап кайтарды ул.

— Ә нигә соң сине һаман комсомолга алмыйлар? Ул, оялыбрак:

— Белмим, нигәдер алмыйлар, — дип куйды.

Мин бик ныклап сораша башлагач, әлеге югарыда язылган метчик-пружиналар вакыйгасын сөйләп китте. Мин бу материал белән бик кызыксындым: «Хикәя итеп язарга бик әйбәт нәрсә икән», — дип уйладым да ул вакыйганы Кадыйрдан баштанаяк сөйләтеп чыктым.

— Ә синең Садыйк абый дигәнең заводта әле дә эшлиме? — дип сорадым мин, чөнки Садыйкның соңгы көннәре минем хикәяне укучылар өчен бик кирәк иде.

Ул башта көлеп җибәрде, аннан гына:

— Аның кулга алынганына хәзер биш: ай була бугай инде, — дип куйды. Аннан кызып: — Ул бер эт, кулак булган икән. Раскулачивать ителгәч, Ташкент ягына киткән. Анда ниндидер бер кышлак рәисенә акча төртеп язулар ясаткан булган. Болар барысы да суд вакытында ачылдылар.

Хикәям язылып беткәч, мин аны Кадыйрга укып чыктым. Хикәя Кадыйрга, әллә үз тормышы язылган булганга инде, бик ошады. Ул, үзенең кечкенә буе белән чүмәшеп, дикъкать белән хикәяне тыңлап утырды. Хикәянең азагына җиткәч, аның күзләренә яшьләр килде...


1933