Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы, Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы. Мокабил барча әшья бер-беренә: «Бәянел хак» чыга «йолдыз»га каршы. Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар: Карангы төн туа көндезгә каршы. Вә «Ялт-йолт» та һәр унбиш көн саен бер Чыга тәмсез «Чүкеч» һәм «Без»гә каршы. Мөселман казлыгы чыккан базарга — Шәригатьтә хәрам дуңгызга каршы.