Илгә кергәч Йоган... (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Илгә кергәч Йоган...
Автор: Муса Җәлил
ЧЫГАНАК: http://shigriyat.ru/authors/djalil/279  

Илгә кергәч Йоган...


Илгә кергәч Йоган, чик калмады
Халыктагы үчкә, ачуга.
Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле
Булмас иде җирдә фаҗига.

Тар-мар итеп коллык, караңгылык
Саклап яткан дошман оясын,
Каны белән халык саклап калды
Кешелекнең якты кояшын.