Зөләйха/Беренче пәрдә

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Зөләйха (Драма)
Автор: Гаяз Исхакый

Беренче пәрдә


Вакыйга алтмышынчы елларда. Зур бер өй. Диварга каршы тәрәзәләр. Сул яктагы тәрәзәләр урамга карый. Уң якта зур ишек. Почмакта төре куяр өчен өчпочмаклы киштә-шүрлек. Урам ятында дивар буйлап озын сәке. Ишекнең арт ягында зур мич. Өйне бүлмәгә, түргә бүлгән чаршау җыелып тора. Түр сәкедә бик карт карчык җеп җегерли. Урам тәрәзәсенең янына утырган кара башлы, тукызлы-унлы ике кыз курчак уйный. Бүлмә сәкесенә утырган Зөләйха аягы белән сикертмәгә элгән бишекне тирбәтә. Үзе җөй тегә. Өйдә тын. Пәрдә ачылганда авыр-авыр сулаган мич башындагы бер картның гына «Алла, Алла!» дип көчләнеп сулавы, әбинең орчык җегерләве, бишек сикертмәсенең моңланып чыгырдавы ишетелә.

Кызлар (курчак уйный-уйный). Исәнмесез диеп әйтте, :. Кунак килде, ди. Аллага шөкер, кодача, утырыңыз, дача, тукта, аш бирик дип әйтте, ди.

Карчык (орчыгыны кулына алып, кызларга карап). Кайтмадылармы?

Кызларның берсе. Юк, әби, юк. (Курчагын уйнап) Хушыңыз, кодача, хушыңыз, шул күстәнәчләрне алып китеңез, гаеп итмәңез, кодача, диеп әйтте, ди.

Карчык (туктап тора, балаларга карап). Әй балалар! Курчактан бүтәнне белмиләр. Боларга, шул, әле ике кашык — бер тиен. (Зөләйхага таба) Озакка калдылар. Бүген теге кара йөз дә килмәсен әле.

Кызлар. Әби! Озын чәч киләмени? (Бер-берсенә: «Тиз, тиз!» Курчакларны яшерәләр)

Зөләйха. Килер шул.

Карчык. Менә, балалар, сезгә курчактан битәр сабакка ябышырга кирәк. Әнә теге кара йөз нинди бозарга маташа, кечкенә вакыттан сеңеп калган күңелдән чыкмый! Сез бернәрсә дә белмисез!

Балалар. Беләбез, беләбез!

Карчык. Җә, алай булса, кич ятканда нәрсә укып ятырга кирәк?

Бер кыз. Элгәре «Әгузе бисмилла» әйтергә кирәк. Аннан соң «Аллаһәммәзид»не укырга кирәк.

Икенче кыз. Юк, юк, әби. «Бисмиллаһи әлләзи» укырга кирәк.

Карчык. Шулай кирәк. «Әгузе бисмилла»дан шайтан кача. Аллаһе Тәгалә дошманнарның күңелен сындыра.

Бер кыз. Әби! Ул поп нигә безгә килә дә Мәрфугаларга килми?

Зәләйха. Безнең язмыш шулай!

Карчык. Гөнаһ шомлыгыбыз өчен, гөнаһ шомлыгыбыз өчен!

Бер кыз. Әби! Ник безне керәшен диләр? Без мөселман түгелмени?..

Зөләйха. Мөселман, мөселман! Алай дигән кешеләр үзләре мөселман түгел. Без чын мөселман!

Карчык. Мөселман, бәбкәм, мөселман. Алар белми сөйлиләр.

Бер кыз. Әнә көтүдә кызлар мине: «Сине урыс авылына алып китәләр, сине чиркәү суына коендыралар»,— диеп үртиләр. Ник Мәрфугага алай димиләр?

Зөләйха. Без яңа мөселман, алар иске мөселман.

Мич башыннан Гыймади (авыр гына сөйли. Суз арасында ыңгыраша). Юк, юк, без дә иске мөселман. Балаларның башын бутамаңыз. Минем әтием, бабам мөселман булган, бабамның бабасы мөселман булган. Без Мамайдан бирле мөселман! (Кызлар аптырап торалар.)

Карчык. Кара йөзләр безгә килеп алдап тамга алганнар да «урыс булды» дигәннәр. Без чын мөселман.

Зөләйха. Сез андый кызлар белән уйнамаңыз. Алай дигән кызлар белән дуст та булмаңыз!

Кызлар. Бар да шулай ди. Бар да керәшен кызлары, ди.

Карчык. Дисә, гөнаһысы үзләренә булыр. (Җеп җегерләргә тотына.)

Кызлар тагы курчак уйнарга башлыйлар.

Гыймади (ыңгыраша).Әле бусы җитмәгән кебек, тирә-күршең тагы җәрәхәтли! (Тик торалар.)

Зөләйха. Бик озакка калдылар. Әллә кайтмадымы икән? Кичә суга барганда, урман астына чиркәү салабыз диеп килгәннәр, диеп сөйләделәр. Бу поп бик усал, диләр. Минем күңелем бик курка.

Гыймади (ыңгырашып кына). Күңелең таза булса, бернәрсә дә булмас... Безне йөртмәгән җире калмады, һәр бәйрәмендә чиркәүгә алып китте. Һәр зур көндә әллә кая монастырена озатты. Монахы әллә нинди тәреләре белән имләп бетерде. Алла язмаган эш булмады. Алар тик мине «Василий» диеп язып йөртсеннәр, мин мөселманлыктан кайтмадым. (Ул тагы ыңгыраша.) Мин күргәннәрне эт күрсә — ул да үләр иде. Теге, Әхмәди абзыйлар эше белән моннан Казанга кадәр богаулап алып бардылар. Юл буе кыйный-кыйный киемемезне генә түгел, тәнемезне тишкәләп бетерделәр. Мескен Мирсәяф чыдый алмады, үлде. Поп алдында «Алла» диеп, иман китереп үлде. Теләсә кайда күмсеннәр, кыямәт көнне Аллаһе Тәгалә мөэминнәр гөруһыннан аермасын. Ул казаматтагы кылынышларны әйтмә дә инде! Карчык судка килгәч танымады.

Карчык. Танымадым. Алдыңдагы дүрт теше бердән төшкән. Бите-йөзе тирән-тирән сызыклар белән тулган. Чәче-сакалының яртысы агарган.

Гыймади (балаларга).. Менә, кызым, без нинди мөселман! Без — ут аша, су аша чыккан мөселман. Аллаһе Тәгалә үлгәндә газиз иманымыздан аермасын!

Кызлар. Амин!

Зөләйха. Мин әллә шул кичә бик куркып яткангамы, бик ямьсез төшләр күреп, куркып беттем.

Карчык. Хәерлегә булсын, сәдака бирерләр!

Зөләйха (тегүеннән туктап).. Менә төшемдә әллә нинди көн, биниһая караңгы, карабогдай суга торган көннән дә караңгы, күзгә төртсәң күренми... Менә шунда мин зур бер урманның эчендә ялгыз. Урманда төрле урман пәриләре туй итеп йөриләр, имеш... Аюлар акыра, мәчебашлы ябалак бала кебек еглый... Шуларнын барысы да мине эзли, мине ашарга, мине тетмә-тетмә тетәргә тели, имеш... Мин зур бер агачның төбендә торам — белгән догаларымны укыйм. Телем бәйләнә дә онытам, догаларымны бутыйм. Менә кояш чыга. Көн булды, бердән тавыш бетте, мин курыкмый башладым. Мин көн булды дияргә генә өлгермәдем, бөтен урманны ут алды; урман утта кайнарга тотынды. Тагы теге хайваннарның тавышы, аю бакыруы, бүре кычкыруы белән тулды. Ут, зур дулкын кебек, акырып-бакырып, өстемә таба килә башлады. Бөтен тирә-ягым ут диңгезендә калды. Куркуымнан телем бәйләнде. Укырга, кычкырырга сүзем бетте. Чабарга, качарга аягым кыймылдамады. Менә минем яныма утырган агачны ут суырган кебек, аны йотарга теләгән кебек булды. Аңарга да ут кабынды. Куркуымның иге-чиге бетте; шул куркуга да «Алла!» дип җибәрдем, үзем дә уянып киттем.

Карчык. Хәерлегә булсын, хәерлегә!

Гыймади. Алла дигән сүзне онытмагансың. Бик яхшы булыр.

Кызлар (курчакны туктатып, әниләре янына килеп). Әни, мин куркам! Әни, мин куркам! (Әниләренә ышкыналар.)

Гыймади. Нинди вакытта да Алла дигән сүзне онытмаска кирәк, һәр эшне Алла үз юлына куяр.

Зөләйха (кызларының башларыннан сыйпап). Нәрсә куркасыз? Көндез куркалармыни?

Карчык. «Әгузе бисмилла» әйтсәң, шайтан да алмый, пәри дә алмый; ут та яндырмый, суга да батмыйсың. «Әгузе бисмилла» әйтеңез!

Кызлар эчләреннән «Әгузе бисмилла» әйтәләр.

Гыймади (ыңгыраша, ыңгырашкан тавыш белә). Явым-салым булыр, ахры. Бөтен сөякләрем сызлый. Алла, Алла!

Карчык. Әллә мунча ягып сылыйкмы?

Гыймади. Яшең сиксәнгә җиткәч, инде сылап-сыйпап кына булмас. Атлаһе Тәгалә газиз иманны юлдаш итсен!

Урамда ирләр тавышы ишетелә.

Кызлар. Әнә киләләр, киләләр!

Зөләйха, торып, ике арадагы чаршауны төшерә. Әби яулыгын рәтләп бәйли. Мич башыннан бабай башын күтәрә. Үзе ыңгыраша. Кызлар, курчакларын җыеп, чаршау артына чыгалар. Ишек ачыла. Ир уртасы Әхмәтҗан, Тимерҗан, Мостафа; алардан яшьрәк Сибгатулла, Фәхретдин, Сәлимҗан керәләр. Кергән берсе: «Әссәламе галәйкем», «әссәламе-галәйкем»,— диеп сәлам бирәләр. Мич башындагы бабай, ыңгырашып: «Вәгаләйкем әссәлам, вәгаләйкем әссәлам!» — ди.

Әхмәтҗан (бабайга). Исәнме, Гыймади дәдә? Сәламәт торамсың? (Кулын суза.)

Гыймади (ыңгырашып кына). Аллага шөкер, Әхмәтҗан, Аллага шөкер. Чыкмаган җан тәндә әле. (Кулын суза.)

Сәлимҗан. Утырыңыз, утырышыңыз! (Барысы да утырышалар.)

Әхмәтҗан. Йә, Гыймади дәдә, дога кылыйк! (Карт кул күтәрә, аның артыннан башкалары да күтәрәләр.)

Гыймади (йөзен сыйпап). Аллаһе Тәгалә һәммәбезгә иманымызны юлдаш итсен! Хәзрәте Рәсүлне шәфагатьче итсен! Мөселман каберенә күмелеп, мөселман гөруһыннан кубарылырга насыйп итсен! (Үзе ыңгыраша.)

Барысы да. Амин!

Карчык (чаршау артыннан чыгып). Исәнме, саумы, Әхмәтҗан? Йөргән җирләрең исән калдылармы?

Әхмәтҗан. Биргәненә шөкер, Мәхүб абыстай. Үзен сәламәтме?

Карчык. Илтеп күмгәнгә кадәр торабыз әле. (Башкаларга.) Сез исәннәрме, угланнар? Бала-чагалар саумы?

Карчык. Исән булсыннар!

Гыймади (ыңгыраша. Бераздан башын суза төшеп). Җә, Әхмәтҗан, сөйлә безгә: нинди шатлыклы хәбәр алып кайттың?

Карчык тыңларга диеп яулыгыннан колагын чыгара. Чаршау кырыеннан Зөләйха күренә.

Әхмәтҗан. Урман астыннан Тубылгы тавына бардым. Анда шулай Шәмси абзый дигән кеше бар икән. Бик һәйбәт тора, тегермән тота икән. Угылы, кызы җиткән, үзе дә унсигез елдан бирле шул эш артыннан йөри икән. Эшне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Попымыз бик усал, урман астына чиркәү салырга тели, балаларны көчләп урыс монастырена җибәртә, кызларны көчләп урыска бирә, шуны нишлик, санатка прашения бирергә телибез, дидем. Шулай, бик һәйбәт, чәйне үзе хәзерләде, әйдә, энем, түргә чык, диеп түргә утыртты.

Шунда ул үзенең хәлен аңгартты. Аларның поплары юаш икән. «Аңарга,— ди,— бәйрәмнәрендә ашлык җыеп илтсәң, башкада эше юк,— ди.— Без, алай-болай ачуын китермәс өчен, йомыркасыннан йомыркасыны, ашлыгыннан ашлыгыны — һәммәсене илтеп торамыз, теге безгә килергә юл чыкмасын димез,— ди.— Дошманны, килә-нитә калса, балаларга-фәләнгә күзе төшмәсен димез,» — ди. Үзләре шулай яхшы гына торалар икән. Үзләренә аерым мәсҗедләре булмаса да, бер байлары бар, җомгага туларның өйләренә җыелалар икән. Гаеткә күрше авылга баралар икән. Зур үлеккә күрше авыл мулласын китерәләр икән. «Сез дә шулай итә алмыйсызмы?» — диде. «Юк, абзыкаем, юк. Бик кире бу дин дошманы,» — дидем. Аннан, уйлап торды да: «Менә Идел буенда зур бер авыл бар, бөтен халкы безнең кебек. Шул эш артыннан йөргәндә шул авылның Галәветдин исемле бер кешесен күргән идем. Үзе солдат булган кеше, сөйләгәндә, авызыннан ут чыга, әрхиреендә дә булган, губернаторын да күргән, таш астыннан чыккан кеше, менә син инде, энем, шунда бар!» — диде. Юлны сорашып чыгып киттем. Ул якын якынын да — дүрт йөз чакрым икән. Ак Идел буенда. Шулай беркөнне иртә берлән барып җиттем. Зур авыл, мәсҗедләре булмаса да, очраган-күргән кеше бар да мөселман кыяфәтендә. Бер картка сәлам биреп: «Галәветдин абзый кайда тора?» — дидем. «Син кайдагы, кем?» — диеп сорады. Шуннан юлны күрсәтеп бирде. Капка төбенә туктадым. Бер җегет чыкты. Сәлам биреп, сораштым. «Монда»,— диде. Ул ара да булмады, аппак сакаллы, таза гына бер карт чыкты. «Кереңез»,— диде. Кердек. Аш вакыты икән. Ашка утырдык. Аштан соң: «Ни йомыш, кунак?» — диде. Мин тагы сөйләдем. Карт кызды, күкрәгенә сугып: «Мин ул канальяларны шулай итәрмен, болай итәрмен, килгәч үтергәнчә кыйнаңыз. Сары май булыр. Менә күрәсең безнең авылны. Авылның буеннан-буена хәерче төсле ашлык җыеп йөри. Бала-чаганың сабак укыганнарын ишетсә, чакыртып кыйната иде. Беркөнне сабан туе иде. Беләсең, яшьләр сырасын-балын яратучан була. Бу килгән, су сибә, ашлык җыя. Хатыннардан йомырка ала. Менә бер картыбыз бар иде. Колагы ишетми иде. Намазчан-ниязчан иде. Шул чалма белән урамга чыкмасынмы?.. Попымыз тилерде, сикерде, бакырды, тегене кыйнамакчы булды. Карт, аны аңлап, тугры килгән йортка чабып керде. Ул йорт чын мөселман йорты иде, поп килеп кенә кергән иде, кунакка җыелган җегетләр чыктылар да: «Син безне көчләп урыс ясаргамы!» — дип тотындылар... тегене, кай җире кычыта... Аның артыннан казагы кергән иде, ансын да кыйнадылар, кыйнадылар, эштән чыгардылар. Попның кул-аягы сынды, казагының кабыргалары ватылды. Шуннан соң арбаларына төяп озаттылар. Суд китте, суд китте, 62 картыбызны Себер җибәрделәр. Егерме ике кешене казаматка яптырдылар. Мин дә өч ел яттым. Халык судлаша-судлаша бәлеп бетте. Шуннан, син күр дә мин күр, попның эзе югалды»,—диде. Мин: «Без булдыра алмыйбыз, безнең халык берсүзле түгел»,—дигәч, ул: «Мин шуннан башканы белмим»,—диде. Сөйләшә торгач, бая мин юл сораган кеше килеп керде. Ул муллалары икән. Үз араларыннан, ди. Шул менә: (Һәммәсе тын да алмыйча тыңлап торалар.) «Бәләбәй шәһәрендә бик оста язучы бар, шуңарга бар, бик оста вәли, сүзе бик үтә, агасы Петербургта, бик зур бер генералда аш, чәй биреп кенә тора, ди; син инде шунда бар»,— диде.

Мәхбүбә. Чибәр юл.

Әхмәтҗан. Ни эшлисең, Мәхбүбә абыстай, башлагач, ярты юлда калдырырга ярамый.

Кешеләр. Ие, ие.

Әхмәтҗан. Киттем, доверенностьне күрсәттем. «Мин бу эшне эшләрмен, ди. Сезне көчли алмас, эшләрне миңа биреңез, үзем йөртеп чыгарам, ди. Җан башына биш тәнкә бирерсез, ди. Моны санатка бирергә, санатны күреп сөйләшергә кирәк»,— ди. Сөйли торгач, өч тәңкәгә килеште. Менә хәзер шуңарга «урман аст»лары разый булалар. Сез нишлисез?

Гыймади. Хәерле эш булсын! Алла ярдәмчеңез булсын!

Мостафа. Сон инде үзе шулай булырга охшыймы? Эчеп-сасып беткән түгелме?

Әхмәтҗан. Алай бит бер-ике күргәндә кайдан беләсең? Кайтканда тирә-күрше мөселман авылларьша кердем, мактыйлар.

Сәлимҗан. Ул бит һаман дин дошманы, алдап кына куймасын, димен.

Әхмәтҗан. Юк, үзе боларның «старовер» дигән нәрсәләре икән.

Сибгатулла. «Урысның атасын үтер дә акча бир», — диләр. Анысыннан куркырга ярамый. Булдыра алырмы гына?

Карчык. Болай да бит күрәсез, угланнар, дерелдәп кенә торабыз. Үләргә вакытымыз җиткән. Тынычлап үлә дә алмыйбыз бит. Ни булса да бер эш эшләңез инде.

Гыймади. Теге Галәветдиннең әйткәне дөрест. Бу йөзе караның кабыргаларын санасаң, сабак булыр иде. Картаеп киттем, мин аны өйрәтер идем... (Ыңгыраша.)

Әхмәтҗан. Кеше табылыр иде дә, Гыймади дәдә, беләсең бит, әле зарар итмик диеп куркабыз.

Сибгатулла. Юк, дәдә, закун белән йөрергә кирәк. Прашения бирергә кирәк: губернаторына бирергә кирәк, падишаһына бирергә кирәк.

Мостафа. Шулай итеп йоклаган дошманны гына уятмыйк, дим. Шулай торган көенчә торыйк, димен.

Мәхбүбә (балаларны күрсәтеп). Бу балаларны нишлик? Шуның сүзе белән чиркәүгә илтикмени? Аларны сасы суга манчыйкмыни? Бүген яшер, иртәгә яшер, беркөнне күрер бит. (Гыймади дәдә ыңгыраша.)

Балалар. Әни, куркабыз, әни, куркабыз. (Чаршау артына качалар.)

Фәхретдин. Соң падишаһка прашения бирик. Менә безне көчлиләр, динебезне бозалар, балаларыбызны чукындыралар, диик. Карасын түрәләрне, ул динне кысмаска унике падишаһ алдында ант иткән.

Әхмәтҗан. Айларга барып җитәргә юл юк шул. Шуны эзлибез әле. Әнә теге Бәләбәй урысы үзенең браты аркылы генералга сүз кичереп булыр; генерал прашениене алыр да, туры падишаһка китәр дә, манифест алыр, димез.

Тимерҗан. Поп бит, сезгә урыс диненә чыгарга манифест булган, унике генерал, унике әлхирей алдында падишаһ кул куйган, ди.

Мәхбүбә. Карга карганың күзен чукымый, бар да бер кара йөрәк инде. Бар да бер дошман инде, Алла гына ярдәмчебез булсын!

Фәхретдин. Алай булса, хәлифә падишаһка хәбәр бирик. Монда мөселманнарны көчләп чукындыралар, кызларны көчләп урыска бирәләр, шәһри Болгарга чиркәү салалар, диик.

Әхмәтҗан.Аны да ничек бирик? Ничек прашениябезне хәлифә падишаһ кулына җиткерик? Ул да җиңел түгел. Аннары, ярый ла, ул безнең сүзне тотса, аннан да файда килмәсә, болары тагын каныгыр бит.

Фәхретдин. Казанда хаҗга баручы юк түгелдер. Үзебезнең хәзрәттән бәйнә-бәйнә бәян кылдырып, Әхмәди абзыйларны Себергә җибәрүләренә, Миннисаны урыска сатуларыны, Садри абзыйны төрмәдә утыртуларыны, Куян авылы хәзрәтен үлек күмгән өчен Себергә җибәрүләрене — барсын да языйк. Аңарга да ышанмасмы? Вәзирләр мәҗлесен корсын да тыйсын моны! Биләргә чиркәү салганда ник бик тиз хәлифә падишаһ кырык мен гаскәр куйгач, песи булдылар?

Сәлимҗан. Шулай да итик. Хәлифәсенә дә, падишаһына да прашения бирик. Берсе булмаса, берсе булыр.

Әхмәтҗан. һәммәсенә бит акча кирәк. Менә бит өч атна йөрдем, минем дә бит, җәмәгать, йортым-җирем, бала-чагам бар. Казанына да бар, Уфасына да бар. Теге Петербургка барса, санатына да бүләксез булмас.

Гыймади. Булсын! Бөтен йортны сатармын да бирермен. Алла исәнлек бирсә, угланнар, мал табылыр, актык атларыңызны сатыңыз, балаларыңызны сөтсез калдырып, актык сыерларыңызны сатыңыз, юлы булса, шуны булдырыңыз! Менә, угланнар! Әле сез яшь кеше, белмисез. Менә мин көне-төне үлем көтәм. (Ыңгыраша.) Әллә кайчан үләргә вакыт җиткәнне беләм. (Җылаган тавыш белә.) Урыс каберенә күмелмәс өчен Алладан, Газраилга сабырлык бир, диеп ялбарам. Яшем сиксәнгә җитте, Аллага шөкер, Аллага шөкер, мөселманлыктан аерылмадым, Аллага шөкер, нинди вакытта да — көчләп чиркәүгә алып барганда да, көчләп сасы суга чумырганда да «Алла» сүзен онытмадым. Шуның өчен кыйнадылар, таладылар, бөтен йорт-җирне бүлдерделәр — мин чыдадым. Шуларны әнә үзем өчен генә түгел, угланнар, барыңыз өчен дә кылдым. Инде үлем көненә килдем, кабер якасына бастым. Бер — Алладан, икенче, сездән сорыйм, мине урыс мазарлыгына күмдермәңез! Миңа үләр алдыннан мөселман каберенә күмелеп, газиз баш көннәрне Коръән тынлап, рәхәтләнеп ятарлык ясаңыз! Угланнар, сиксән ел яшәдем. Бала-чага үстердем; юл кунагымы борып җибәрмәдем; кеше малына җинаять итмәдем; үлем түшәгендә тынычланырга, Газраил белән юлыкканда мөселманча юылып, мөселманча җеназам укылып, мөселман каберенә күмелергә ышанасым килә шул. Җаным тәнемдә вакыт кертә алмаган чиркәвенә минем җансыз-нисез тәнемне өстерәп илтеп тыгар диеп куркам шул. Алла! Алла! (Ыңгыраша.)

Кызлар җылыйлар.

Әхмәтҗан (сикереп торып, бабайга барып). Чү, чү! Ни булды?

Гыймади дәдә мичкә таба ава. Аның авызыннан күбекләр чыга. Балалар тагын кычкырып җылый. Зөләйха чаршау артыннан чыга. Бөтен өй асты өсткә килә. Ирләр, торып, Гыймади бабайны күтәреп сәкегә салалар.

Мәхбүбә (янына утырып, кулы белән тотып). Ут кебек яна.

Әхмәтҗан. Башына суык сулы тастымал куеңыз! Береңез хәзрәткә барыңыз! Карт кешенең бары бергә. Алла сакласын! (Сибгатулла чыгып китә.)

Сәлимҗан. Тиз йөр.

Әхмәтҗан. Мостафа, син хәзрәт килгәнчә белгәнеңне укый тору кирәк иде.

Мостафа. Безнең белгән инде, Аллаһе Тәгалә үзе кабул итсен.

Карчык (балаларга карап). Үз эчеңездән «Колһуалла» укыңыз! Әнә бабаңыз ничек авырайды. (Үзе авызын селкетә: Мостафага ишарә кылып, утырырга күрсәтә. Ул, утырып, авыз эченнән Коръән укырга тотына.)

Бөтен өйне курку баса. Авыр тынлык белә өй тула. Пауза. Чалмадан, чапаннан хәзрәт, аның артыннан Сибгатулла керә.

Хәзрәт. Әссәламе галәйкем!

Халык. Вәгаләйкем әссәлам!

Сәлимҗан. Хәзрәт, бабай авырып китте.

Әхмәтҗан. Исәнмесез, хәзрәт?

Башкалар да. Исәнмесез, хәзрәт?

Хәзрәт. Аллага шөкер, исәнме, Мәхбүбә абыстай?

Мәхбүбә. Биргәненә шөкер, хәзрәт, биргәненә шөкер. Гөнаһ җыеп торабыз әле, хәзрәтем!

Хәзрәт (бабайның башын тотып). Машалла! Машалла! Яна. (Бисмилла әйтеп йөзенә өферә. Бабай күзләрен ача. Башкалар тик торалар.)

Бабай (һәммәсенә дә карап). Уф Алла!

Хәзрәт. Гыймади агай, бала-чаганы куркыткансың!

Гыймади (ыңгырашып). Вакыт, хәзрәт, вакыт! Ризык бетмәгәнгә әле дә тордым. Күптән вакыт. Уф Алла! (Ыңгыраша.) Әллә ни, хәзрәт, суда йөзгән кебек булып киттем. Шуннан ни булганын белмим.

Мәхбүбә. Бөтен йөзеңә тир чыкты.

Гыймади (ыңгыраша). Бөтен тәнем яна, телем кибә, су биреңез! (Зөләйха суга чыга. Гыймади тагын селкенә башлый. Авыр гына.) Тунымны салдырыңыз! (Ирләр тунын салдыралар. Зөләйха су кертә. Мәхбүбә юрган белән өстен яба. Хәзрәт башын тотып тора.) Менә, хәзрәт, Әхмәтҗан шатлыклы хәбәр белән кайтсын да тынычлап үлим диеп өмет итеп тора идем. Рәхмәт, бик күп йөргән. Теге, хәзрәт, безгә ул көнне күрергә Алла язмагандыр, ахры, ул шатлыкны күрергә безгә насыйп булмагандыр, ахры. Картайгач, хәзрәт, күңел нечкәрә икән! Актык туемның үз йортымда, дустым-ишем арасында, имам, мөәззиннең хозурында булуыны күрәсем килгән иде, угырланмаенча, качмаенча (үзе җылый), Алла диеп үләсем, Алла диеп җан бирәсем килгән иде. Кеше кебек, хәзрәт, минем җеназам да мәсҗед алдында, олуг-кечек хозурында укылып, бабайлар каберенә күмеләсем килгән иде. (Туктап торып, җылаган тавыш белән.) Мин, хәзрәт, Василий түгел, мин, хәзрәт, Гыймаддин! (Бөтен кешеләр бер-берсенә карашалар.)

Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ, Гыймаддин ага!

Гыймади. Әлхәмдүлиллаһ, мин мөселман!

Хәзрәт. Бик беләм, Гыймаддин ага, бик беләм. Дин өчен әллә никадәр мәшәкать, зәхмәт чиктең, әллә никадәр мыскыл күрдең. Сиңа, Алла теләсә, Аллаһе Тәгалә дин юлында сугышкан сәхәбәләр савабыны язар. Китап әйткән: дин юлында зәхмәт чиккәннәр газилар белән бергә кубарлар, хәзрәте Хәмзә разый Аллаһе ганһенең ливасы астында булырлар, дигән. (Һәммәсе баш селкәләр.)

Гыймади (ыңгырашканнан соң). Ишеттеңезме, угланнар?

Һәммәсе. Ишеттек, Гыймади дәдә, ишеттек!

Гыймади. Ишетсәңез, шул юлдан аерылмаңыз! Нинди көчләсәләр дә, газиз динеңездән, бабаларыңызның диненнән аерылмаңыз. Дөнья дәүләтенә, дөнья ләззәтенә алданмаңыз! Ир гомере — бер көн. Үтә дә китә. Ахирәт — мәңгелек. Ахирәтне югалтмаңыз! (Зөләйха еглый. Аның артыннан балалар җылый.)

Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, Гыймади агай, һәммәсе ихласында, һәммәсе шәригать юлында. Нинди авырлыкларны да күзгә алмыйча мәсҗедтән калмыйлар, балаларны мәдрәсәдән чыгармыйлар. Мостафа угылы, Сибгатулла энесе, Гыймади агай, иң тырыш шәкертләрем.

Кешеләр. Хәзрәт, үзенә рәхмәт инде. Олуг башыңны кече итеп, балалар өчен тырышасың, авырлыкларыннан курыкмыйча, безне башкалардан аерып йөртмисен.

Хәзрәт. Миңа, җәмәгать, һәммәңез дә бер. Әхмәтҗан белән Мөхәммәтҗан арасында, Сибгатулла белән Төхфәтулла арасында аерма юк. Китап әйткән: «Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү»,— дигән. Кайсымызнын Аллага якын икәнлегебез Аллаһе Тәгаләнең бер үзенә генә мәгълүм. Миңа урядник, аларга мәҗлескә барсаң, Коръән укысаң, указыңны алырмын, ди. Мин ничек мөселман кешенең үтенечене кайтарыйм?

Гыймади. Рәхмәт, хәзрәт! Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт! Гыймади (ыңгыраша. Юрганын өстеннән ташлап) Хәзрәтем! Бик зур йомышым бар!

Хәзрәт. Кулдан килгәнне, Алла теләсә, эшләрбез. Гыймади. Хәзрәтем! Дөньяда бик күп гөнаһ эшләгәнмен. Аллаһе Тәгалә кичерсен! Актык бер теләгем бар, хәзрәтем! (Ыңгыраша. Теле тотлыга башлый.) Менә, хәзрәтем! (Җылый. Балалар җылый. Ирләр дә кайсылары күзләрен сөртә.) Өемнән җеназамны алып чыгып, мәсҗед капкасы төбендә җеназамны укып, мөселман каберенә күмсәнә!

Мәхбүбә (тезләнеп, җылаган тавыш белә). Хәзрәткәем! (Балалар да кычкырып җылый.)

Хәзрәт (аптырап калып). Ул бит, Гыймади агай, мөселман берлә кяферне Аллаһе Тәгалә үзе аера. Кяфер каберенә мөселман күмелсә, фәрештәләр мөселман каберенә күчерә, дигән.

Гыймади (җылап). Алланың рәхмәте киң, хәзрәтем! Әле, хәзрәтем, бу поп урыс авылына иттереп күмдерә икән, диләр. Ай хәзрәтем! Күңел бик рәнҗи шул. (Зөләйха кычкырып җылый.)

Мостафа. Гыймади дәдә! Хәзрәткә дә авыр шул. Ул да бит ил кешесе.

Гыймади. Юк, хәзрәтем! Сиңа авырлык булуны теләмим. Ләкин, хәзрәт, күңел шул баш кичләрдә, атна-кичләрдә минем дә җаным шунда булсын иде, минем дә җаным шундагы бала-чаганың Коръәнен тынлап шатлансын иде, дим... Ай хәзрәтем!

Мәхбүбә. Ай хәзрәтем! (Хәзрәт күңеленнән әллә ни уйлаган кебек тора.)

Сибгатулла. Хәзрәтнең дә дусттан дошманы күп, указын алдырырлар.

Хәзрәт. Бик күп мәшәкать чиктең. Мәсҗед карты булып гомер үткәрдең, Гыймади ага, ярый, синең җеназаңны васыятеңчә кылып, мөселман каберенә күмдерермен.

Гыймади. Рәхмәт, хәзрәтем! Рәхмәт, хәзрәтем! Алһәм калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслиму — «Алладан башка илаһи юк» дигән кеше мөселман була. Аллаһе Тәгалә сигез оҗмахның ишекләрен ачык кылсын!

Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт, рәхмәт! Без моңлыларны сөендергән өчен Аллаһе Тәгалә сиңа ахирәт шатлыкларын бирсен! (Хәзрәтнең кулын алып үпмәкче була. Хәзрәт бирми.)

Һәммәсе (аякка торып, кул багълап). Рәхмәт, хәзрәт!

Гыймади. Бу шатлыкны күрермен диеп уйламаган идем. Мин хәзер, угланнар, атасының куенында йоклый торган бала кебек, көлә-көлә үләм. Мин хәзер, угланнар, барыңызны да хәзрәткә тапшырып, сезнең өчен дә тынычлап җан бирәм. Хәзрәтем! Боларның аталары бул, дәдәләре бул! Боларга тугры юлны күрсәт! Әүвәл Алла, аннан соң син, хәзрәт!

Хәзрәт. Дин юлыны күрсәтү безнең вазыйфабыз, Гыймаддин ага. Әлхәмдүлиллаһ, Аллаһе Тәгалә безгә шундый зур бер вазыйфа муеныбызга салды. Кимчелекләребезне үзе кичерсен! (Карт тагы тына. Кешеләр тик торалар.)

Хәзрәт (Сәлимҗанга). Андый-мондый эш булып китсә, бер кешедән дә сорамыйча барыныз да кабер казыңыз! Башкасы минем эшем.

Кешеләр. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт!

Мәхбүбә. Хәзрәтем! Угылым Әхмәт бик авырып тора ласак. Әле әнисе, бик йөдәткәч, бишеккә салды. Берәр генә төкереп җибәрмәссеңме икән? Зөләйха, ал әле!

Хәзрәт. Юк, Мәхбүбә абыстай, йокысыннан уятмаңыз! Өстенә генә төкерим! Бу соң әле минем Галинең яшьтәшеме?

Мәхбүбә. Белмим, хәзрәт! Казлар суйганда дүрт яшь тула.

Сәлимҗан бишекне хәзрәткә китерә.

Хәзрәт. Шул шул! (Бишеккә карап.) Сиңа шәкерт булырга вакыт җиткән, син авырып ятасың. (Өшкерә. Халык тик тора. Өшкереп бетергәч, дога кыла да Зөләйха, сандыкны ачып, Мәхбүбә әбигә сөлге бирә. Мәхбүбә әби хәзрәткә бирә.) Рәхмәт, Мәхбүбә абыстай, рәхмәт! (Гыймади агай карап тора. Ыңгыраша.)

Гыймади (хәзрәт өшкереп бетергәч). Хәзрәт, мине дә өшкерсәң!

Хәзрәт. Ярый, Гыймади ага, ярый. (Хәзрәт өшкерергә тотына.)

Менә шул арада бер җегет килеп кереп: «Поп килә, поп килә!» — диеп кычкыра. Балалар еглашырга тотыналар. Кешеләр куркып китәләр. Зөләйха, су өстенә каплаган тәре тактасын алып, почмакка куя,ирләрнең Сәлимҗаннан башкасы кәләпүшләрен мич башына ыргытып, яланбаш каталар. Мостафа ыштан кесәсеннән крестен ала. Хәзрәт һаман укуында дәвам итә. Поп, аллы-артлы өч казак килеп керәләр. Алар артыннан берничә татар киемендә яланбаш кешеләр килеп керәләр.

Поп (ул исе китеп, аннары ачуланган тавыш белә). Бу ни бу?

Ул кызу-кызу Гыймади дәдәнең янына килеп, аны чукындырмакчы була. Ике кулыны җәеп, Мәхбүбә әби, аның янында Зөләйха, попның юлын кисәләр. Кызлар акырырга тотына. Шул арада, хәзрәт өшкереп бетереп, догага кулын күтәрә.

Поп (аяк тибеп). Бу ни бу? Бу ни бу? Мин сезне казаматта черетермен!

Хәзрәт, попның тавышын ишеттермәс өчен, догасын кычкырыбрак укый; хәзрәт белән кешеләрнең бик күбесе кулларын күтәрә, поп борылып карый башлагач, барысы да кулларын төшерәләр.

Поп (аптырый, кычкыра). Мулла, ник монда килдең? Мин сине Себергә җибәртермен!

Хәзрәт. Аллаһе әкбәр! (Йөзен сыйпый да.) Гыймади ага! «Ля илаһе илля Аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ!» диген! (Гыймади әйтә.)

Поп (тагы сикерергә тотына. Урыныннан торган муллага каршы килеп). Син ник котыртасын? Син ник христиан өенә кереп, Коръән укыйсың?

Мулла. Болар — мөселман!

Поп. Христиан!

Мулла. Мөселман.

Гыймади (ыңгыраша-ыңгыраша).. Мөселман! Ля иляһе илля Аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ.

Зөләйха. Мөселман!

Поп. Мөселман?! Мин сезне Себердә черетермен, төрмәдә киптерермен. Мин сезне өйрәтермен, башка юл белән өйрәтермен.

Тегеләр. Без мөселман, без курыкмыймыз... Без — мөселман!

Поп (бакырынып, сикереп). Христиан!

Мулла (авызына кергән кебек). Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү — бу хәдис! Ахмак, аңладыңмы? (Попның өстенә килеп.) Аңладыңмы?

Поп аптырап тора. һәммәсе аягүрә баскан. Зөләйха белән Мәхбүбә кулларына табагачлар тотканнар

Карт. Ля иляһе илля Аллаһе... (Сузып әйтә.)

Пәрдә төшә.




Template:PD-simple