XXIII
Габделгафур белән Мәмәт, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене "тәмам" иткәннән һәм тотылмыйча иректә калганнан соң, җиңел килгән акчаны җиңел генә туздырырга керештеләр. Ләкин берәр ай үткәч, аларның акчалары бетә -"тәмам" була башлады.
Менә бүген алар, Мәмәт белән Габделгафур, бер касә "кәшша-фелкъолуб"[30] алып, чәйханәнең "сәттарелгойуб"[31] бүлмәсендә утыралар. Габделгафур гаять тә кайгылы кыяфәттә, елар дәрәҗәгә җитеп, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама.
- Әйдә боер,-диде Мәмәт, Габделгафурның кулына касәне тоттырып.-Юк нәрсәләр белән башың ватма... Хәзер син әүвәлге Габделгафур түгел. Юк-бар нәрсәләр уйлап, әнкәй-әткәй дип елыйсыңмы? Әнкәң сиңа хәзер ярдәм итә алмый.-Бераз тынып торганнан соң: - Әткәең нәрсә язган? Бир әле хатыңны, карыйм, - дип, Габделгафурның әткәсеннән килгән хатны сорады. Габделгафур кесәсеннән конвертлы хатны чыгарып Мәмәт әфәндегә бирде. (... ) Мәмәт хатны укып бетереп, Габделгафурга кире бирде дә, бераз уйланып торгач:
- Юк, сиңа өйгә кайтырга туры килмәс... Авыл-иген хезмәтенә сәләтең юк. Булса да, мәдрәсәдән куылып өйгә кайту бик хурлыклы эш, - диде. Аннары сүзен болай дип дәвам итте: - Менә мин әйткән эшне "тәмам" кылыйк... Күп акча алырбыз, бик бай урын... Соңыннан - туп-туры Истанбулга һиҗрәт[32]. Алладан ярлыкау сорап, тәүбә кылырбыз да, яхшы кешеләр кебек, чалма һәм хилгат[33] киеп, алыш-бирешсез генә яши башларбыз.
Габделгафур, Мәмәтнең сүзләренә җавап бирмичә, әткәсеннән килгән хатка төбәлеп, кылган эшләре һәм үз хәле турында уйланып утыруында булды. Мәмәт сүзен дәвам итте:
- Бер-ике ел Истанбулда торып, соңра өйгә кайтсаң да ярый. Яшьлектә булган гөнаһларны халык һәм Аллаһы Тәгалә үзе кичерер... Тугры юл - истикамәттә булып кайтырсың. Әткәең урынына имам да булырсың. Ләкин бу килеш өйгә кайтсаң, хәлең бөтенләй башкача булыр. (...)
* * *
Шул кичнең төнендә Мәмәт белән Габделгафур, сөйләшенгән "эшне" тәмамлау өчен, Печән базары мәчете янындагы чиркәү эченә үтеп керделәр дә, анда булган акча, алтын-көмеш әйберләрне алганда кыска гына вакытка ут-шәм кабыздылар. Чиркәү сакчысы, бина эчендә ут яктысы күреп һәм эшнең яхшы булмавын аңлап, городовой белән тагын дүрт-биш кешене ярдәмгә чакырып китерде. Мәмәт белән Габделгафур акча һәм алтын-көмешне урлап чыгып килгәндә, посып-көтеп торган сакчылар, алар өстенә һөҗүм итеп, каракларның икесен дә әйберләре белән тотып алдылар.
Искәрмәләр
|