Зур гөнаһлар (Бигиев)/XII

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

XII


Ягъкубның абыйсы Ибраһим Галиевнең мәкерле һәм фетнәчел кеше икәнлеген язган идем. Энесе Ягъкубның үтерелүен ишеткәч, ул бу җинаятьне кем һәм ни өчен эшләвен, Ягъкубтан туган баланың бер карчык тәрбиясендә булуын һәм ул карчыкның торган җирен сорашып белеште дә, икенче көнне үк, кояш баер алдыннан, шул карчыкны эзләп китте. Ибраһим Галиев, үзе эзләгән йорт янына килеп җитеп, капкадан чыгып килүче бер хатынга очрады да аңа: "Абыстай, фәлән карчык кайсы өйдә тора?" - дип, акушерка карчыкның исемен әйтте.

- Ул карчык нигә кирәк, Ибраһим абзый? - диде хатын һәм бераздан: - Мин буламын ул карчык. Әйдә, рәхим ит, Ибраһим абзый, - дип, олуг юристны өенә алып керде. (...)

- Мин, абыстай, сиңа зур йомыш белән килдем, - диде Ибраһим әфәнде, карчыкның өенә кергәч. - Монда өйдә бүтән кеше юкмы? Карчык, Ибраһимның сүзләреннән шөбһәгә калып, курка-курка гына ишекне япты да:

- Җук, җук, Ибраһим абзый, бер кемсә җук, әйдә сөйләгез. Тыңлыйм, ни җомышыгыз бар?-дип, Ибраһим әфәнде янәшәсенә урындыкка утырды. Ибраһим әфәнде, бераз тын гына утыргач, карчыкка карап сүзгә кереште:

- Менә, абыстай, йомышым үзегезгә дә мәгълүм... Озаклап сөйләшергә вакытым юк. Шул, энем Ягъкубның баласы хакында килдем...

- Баланы ни кылмакчы буласыз? - диде карчык Ибраһим әфәндене сүзеннән бүлеп.

- Әйе, Ягъкубның Маһруйдан туган баласы хакында килдем, - дип кабатлады Ибраһим әфәнде. - Аны ир бала дип әйткәннәр иде. Ул баланы Маһруй синең өеңдә тудырган икән. Кичә Ягъкуб белән Маһруй күрешеп сөйләшкәннәр. Баланы тәрбияләр өчен Маһруй Ягъкубтан ике йөз сум көмеш акча сораган. Шул хакта килдем. Бала Ягъкубныкы булгач, әлбәттә, тәрбиясе дә Ягъкуб өстендәдер. Ләкин, абыстай, син бу хәлне беркемгә дә сөйләмә, кешегә ишетелсә, үзең беләсең, яхшы түгел.

- Бик яхшы, Ибраһим абзый, баланы мин үзем тәрбиягә алам... Минем өемдә туды-кемсә белмәде, моннан соң да беркем белмәс. Үз баламны тәрбия кылган кебек тәрбия кылырмын. Бик саваплы эш ич, Ибраһим абзый... Тик минем хакымны бирерсез, - диде карчык һәм кулына шәм алып: - Әйдәгез, баланы да күрсәтим, - дип, Ибраһим әфәндене икенче бүлмәгә - бала янына алып кереп китте. Өч-дүрт минуттан алар, бала яткан бүлмәдән чыгып, яңадан әүвәлге урыннарына килеп утырдылар.

- Менә, абыстай, баланы тәрбия өчен ике йөз сум көмеш акчаны ал, - дип, Ибраһим кесәсеннән мөбарәк акчаларын чыгарды. - Ләкин, абыстай, баланың тәрбиясе өчен шушы акчаны миннән алганлыгыңа бер язу бир. Чөнки Маһруй хәзер үз өенә кайтты, синең өйгә бүтән килеп йөрмәячәк... Ул: акчаны абыстайга бирсәгез, кулыннан язу алыгыз, дип әйтте. Безнең сүзебезгә генә ышанмас, баланың тәрбиясе өчен акчаны алдым дип язу язсаң, ул язуны укыгач, эшнең уңай хәл ителүен белеп, Маһруй үзе дә сөенер... Язу яза белә торгансыңдыр бит?-дип сүзен тәмамлады Ибраһим әфәнде.

- Җә, Ибраһим абзый, ни сөйлисең, язу яза белмәскә буламыни? Яшь вакытымда балаларга сабак укыттым. Шәкертләремә гарәп, фарсы китаплары да укыта идем. Маһруйны да укырга-язарга мин өйрәттем. Маһруй - минем шәкертем ич! Балалар укыту бик саваплы эш ич! - дип, акушерка карчык, утырган җиреннән торып, каләм-кәгазь алып килде дә: - Нәрсә языйм? - дип, Ибраһим әфәнденең боерык сыман әйткән сүзләрен язарга кереште.

Язу язылып беткәч, Ибраһим Галиев аны арыслан гайрәте белән сузылып алып кесәсенә яшерде. Шул арада карчык та, бая Ибраһим бай өстәл өстенә кесәсеннән чыгарып куйган акчаларга күзләрен майландырып карап һәм: "Ибраһим абзый, бик саваплы эш ич!" - дип кабатлый-кабатлый, акчаларны ашыгып үз кесәсенә күчерде. Акча һәм язу шул рәвешчә кесәләргә кереп урнашкач, олуг юрист Ибраһим Галиев болай дип сүз башлады:

- Минем бу эштә беркадәр шөбһәм бар иде. Ләкин Маһруйның сүзләре хак икән... Кардәшем Ягъкубны, бер мәслихәттә булып, икәү бергә үтергәнсез икән! Карчык, Ибраһимның сүзләрен аңлап бетермичә, гаҗәпләнеп:

- Ни сөйлисең, Ибраһим абзый, нинди үтерү?! - дип сорады.

- Нинди үтерүме?.. Бер дә белмәгән сыман кыланасың... Кичә Маһруй Ягъкубны үтергән. Хәзер Маһруй ябылуда, хөкем тикшерүе астында,-диде Ибраһим. Шуннан соң ул, тәфсилле һәм тагы да шомлырак итеп, Маһруйның ничек Ягъкубны үтерүен һәм бу җинаятьне тәфтиш[22] вакытында аның тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен, "Ягъкубның баласы кайда?" дигән сорауга фәлән җирдә, фәлән карчыкта дип җавап бирүен, Ягъкуб Галиевкә хат язарга киңәш итеп, карчыкның шул хатны Ягъкубка илтеп бирүен һәм, бала тәрбиясенә акча бирмәсә, шулай ит, болай ит дип Маһруйны котыртуын - һәммәсен сөйләп бирде.

Ибраһим Галиевнең сүзләреннән акушерка карчыкның күзләре, чынаяктай зураеп, дүрт булды.

- Савап эш дип кылган эшләреңнең нәрсә икәнен Себергә катр киткәч белерсең,-дип куркытуын дәвам иттерде олуг юрист.

Шул вакытны ишек шакыган тавыш ишетелде. Карчык утырган урыныннан торды да, өйалдына ашыгып чыгып:

- Кем бар, нәрсә кирәк?-дип ишекне ачты.

Ишектән бераз сәрхуш кыяфәтле мөселман бутышнигы - городовой керде.

Керде дә:

- Исәнме, сәламәтме, абыстай? Көчкә эзләп таптым,-диде.

- Нихәл, углым, ни йомыш бар?

- Ни булсын, абыстай, - диде бутышник, исерекләрчә елмаеп. - Ни хәл булсын, беләсең ич, без яхшы йомыш, яхшы хәбәр белән килмибез... Следовательдән җәлебнамә-повестка китердем... Менә карт көнендә үзеңне... Менә бу кәгазьне укып нинди хәл икәнен белерсең,-дип, һаман елмайган килеш, карчыкның кулына язулы бер кәгазь тоттырды.-Абыстай, бер ун капик акча бирсәң, ямщиккә утырып кайтыр идем... Карчык бер кулы белән кәгазьне алып, икенче кулы белән кесәсеннән раст килгән акчаны чыгарып, солдатның учына төртте.

- Җә, Ибраһим абзый, зинһар... зинһар, карт көнемдә юк нәрсәләр белән хәүфләндермә. Ни кылыйм, слидуателгә ничек җавап бирергә мәслихәт кыласың?.. Әгәр дә мөмкин булса, зинһар, карт көнемдә бу нахак бәладән коткар. Әстәгъфирулла! Ходаем, үзең кичер! - дип, карчык яңадан еларга башлады.

- Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк. Сива-л-ваҗиби вәлмөмтәнигый-һәр нәрсә мөмкин. Елама, менә минем әйтәчәк сүзләремне тыңлап, минем мәслихәтемчә эшләсәң, котылырсың,-дип, олуг юрист сүзен болай дәвам итте:-Синең бу фетнәдән котылу юлың шул: следователь каршына баргач, ул синнән: "Маһруй синең өеңдә бала тудырдымы? Баланың кемнән булуын беләсеңме? Ягъкубка хат язарга котырттыңмы?"-дип сораса, син, бу вакыйгадан һич хәбәрең булмаган кеше кебек: "Маһруйның йөккә узуын Һәм кемнән йөккә узуын һич тә белмимен, минем өемдә аның бала тудырганы юк. Ягъкуб Галиевкә хат язарга Маһруйны котырту түгел, Ягъкуб белән Маһруйның араларында булган хәлләрне бөтенләй белмим",-дип җавап бирсәң һәм Маһруйның әйткән сүзләрен дә, кичергән хәлләрен дә - барсын да инкяр итсәң, Маһруйның бар сөйләгәннәре низам-закон каршында расланмыйча һәм кабул ителмичә, синең котылып калачагың шөбһәсез. Ләкин һәммәсен мин мәслихәт иткәнчә сөйлә; Маһруй ни әйтсә дә, юк, юк, дип ялганга чыгар.

- Бик яхшы, Алла разый булсын,-диде карчык, олуг юристның сүзе белән килешкәндәй итеп. Аннары:-Әгәр дә Маһруй үз сүзләренең хаклыгын шушы, миндә булган бала белән исбатласа? Яки шушы баланы минем өемнән эзләп тапсалар, нишләрмен, ни әйтермен? - диде.

- Менә, менә, минем сүзләрем-мәслихәтем беткәне юк әле,-диде Ибраһим Галиев һәм мәслихәтнең төп максатын ачып салды:-Син ул баланы ничек булса да бу кичтә тәмам кыл!.. (...) Һәм, чыннан да, фетнәчел Ибраһим әйткәнчә, әлеге мордар карчыкка баланы "тәмам" итү өчен авыр мәшәкать кирәк булмады. Галиев чыгып киткәннән соң ике сәгать чамасы вакыт үтеп, кич тәмам караңгылангач, карчык сабый баланы алып өеннән чыкты да туры Кабан күленә таба юнәлде. Ике данә кирпечне һәм баланы бер капчыкка салып, Кабан күлендә беренче туры килгән бәкегә капчыкны әкрен генә төшереп җибәрде-шул рәвешчә баланы "бөтен-бөтенәйгә тәмам" кылды.

Маһруйдан туган баланың Ягъкуб Галиев баласы икәнлеге исбат ителеп, шәригать алдында Ягъкубның мал-мөлкәтенә варис була күрмәсен һәм Галиевләрнең яманаты чыкмасын дип, Ибраһим Галиев, карчык-акушерканы алдалап һәм аны җинаятькә гайрәтләндереп, әнә шулай сабый баланың гомерен өздерде.

Искәрмәләр