Зур гөнаһлар (Бигиев)/VII

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Зур гөнаһлар
Автор: Заһир Бигиев

VII


Ягъкуб Галиев, хатны укып, мәҗлесне калдырып, өйдән ашыгып чыгып киткәннән соң, ун-унбиш минут эчендә Воскресенский дигән урамга барып җитте.

Воскресенский урамы, Казанның иң зур, иң яхшы урамнарыннан булып, казанлылар анда кышын да, җәен дә саф һава суларга һәм тамаша кылырга чыга иде.

Воскресенский урамыннан бер-ике әйләнгәч, Ягъкуб әфәнде Пассажга[15] керде. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты да, Пассажның Черек күл[16] бакчасы тарафына караган ишегеннән чыгып, беренче туры килгән ямщикны туктатты һәм, Пассажда очрашкан теге хатын белән шул ямщикның атына утырып, Балык базарындагы[17] мәгълүм кунакханәләрнең берсенә илтергә кушты.

Ягъкуб белән бергә кунакханәгә китеп барган бу ханым Җиһангир Агиевның хатыны - героинябыз Маһруй иде. (... ) "Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" дигән сылтау белән, бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай "рәхәттә" һәм "кирәкле эштә" уздырттыра башлады. ("Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" диюче мондый карчыклар һәм шул кагыйдәне тотучы хатыннар Казанда аз түгелдер.)

Бүген октябрьнең егерме җидесе. Җиһангирның Казаннан китүенә нәкъ сигез ай, ә Маһруй белән Ягъкубның беренче күрешүләренә җиде ай тулган көн. Маһруй бу җиде айның беренче аенда ук йөккә узды. Маһруйның үзеннән һәм сәбәпчесе Ягъкубтан кала, бу нашәргый хәмел[18] хакында беркем дә белми иде.

Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп, ишек ябылуга ук Маһруйны битәрләргә тотынды:

- Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, миңа хат язма дип... Мин юк вакытта хатыңны китереп бирерләр дә, икенче кеше кулына төшеп, Алла сакласын, бу хәлләребездән хәбәрдар булырлар... Җә, әйдә сөйлә, шулкадәр ашыгыч нинди йомыш бар? Нигә хат белән чакырттың? Маһруй, Ягъкуб әфәндегә елмаеп карап, янына сыеныбрак утырды да, кулын аның җилкәсенә куеп:

- Бик шатлыклы хәбәр бар, шул сәбәптән хат язып чакырдым... Җук нәрсәләргә ачуланып маташма,-диде.

- Җә, сөйлә тизрәк, нинди хәбәр ул?.. Озак утырырга вакытым юк. Маһруй, бер минут чамасы дәшми торганнан соң, кесәсеннән бер конверт чыгарды да Ягъкуб әфәндегә сузды:

- Менә бу хатны укы... Нинди шатлыклы хәбәр икәнен белерсең. Ягъкуб, хатны кулына алып:

- Нинди хат соң бу?-дип сорады.

- Бүген генә почтадан алдым, ирем-хуҗам җибәргән,-диде Маһруй. Ягъкуб әфәнде хатны акрын гына кычкырып укый башлады. (...) Ягъкуб хатны укып тәмам иткәч, Маһруй, янәдән әүвәлге кебек елмаеп:

- Менә шатлыклы хәбәр ич!-дип куйды.-Ике ай эчендә кайтырмын дип язса да, өч айсыз да кайта алмый ул... Мине хәсрәттә калдырмас өчен, күңелемне юатыр өчен генә шулай ике айдан кайтырмын дип яза. Чынында, өч айсыз да кайта алмаячак. Ул миңа Себер җагына киткән чакта да өч-дүрт айдан кайтып җитәрмен дип әйткән иде. Менә инде Казаннан киткәненә сигез ай булды, әле һаман кайтканы юк. Җә, бик яхшы, ике-өч ай кайтмаса, бала табар вакытым җитеп, бала тапканнан соң кайтып килсә, бер нәрсәдән дә хәбәре булмый калыр. Шулвакыт кунакханә хадиме соралган нәрсәләрне поднос белән күтәреп кереп, өстәл өстенә куйды. Хадим чыгып киткәч, Ягъкуб Галиев:

- Әйе, дөрес, шатлыклы хәбәр икән, - диде һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Әлбәттә, Җиһангирның безнең бу хәлләребездән хәбәрсез калуы синең өчен дә, минем өчен дә файдалы, бигрәк тә синең өчен... Йөкле булмасаң, бүген кайтса да бер нәрсә дә белә алмас иде. Алла сакласын, белә калса, хәлең бик мөшкел булыр. Йөгең кемнән икәнлеге беленсә, миңа да яхшы булмас. Ничек кенә булса да, кешегә белгертмичә, йөгеңнән котылу юлын тап, һичкем шикләнерлек булмасын. Минем дә бу кичә синең белән аулакта ахыргы күрешүем булсын... Хатлар язып мәшәкатьләнмә, чөнки ике-өч көннән мин үзем дә йомышларым белән Мәскәүгә китәмен. Бер йә ике айсыз Казанга кайта алмам. Мин кайтканчы, бәлкем, ирең дә кайтып төшәр. Әгәр дә бу эшләребезне беркем дә белми калса, соңыннан, җае туры килгән чакларда, очраша торырбыз. Инде дә, йөгеңнән котылганчыга кадәр, күрешергә вакыт булмас, бу кичәбез ахыргы кичәдер.

Маһруй Ягъкубтан мондый салкын сүзләр ишетергә уйламаган иде. Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнгән һәм көенечле бер хәлдә, ул җиде-сигез ай буе "бушка узмаган" гомеренең нәтиҗәсе һәм җимеше юк нәрсә түгел икәнлеген төшенә башлады.

Искәрмәләр