Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине;
Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине!
Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят;
Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят!
Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып,
Әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып.
Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп;
Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.
Син, түшәкле бүлмәбездә яшьренеп, миекин карак! —
Тик торасың күз челәйтеп, гыйше-гыйшрәтне карап.
Аз гына артса чигеннән уйнашып үбшү, кочу,
Сызгырасың син җыландай: «Тукта, тукта, җитте, чү!»
Син пышылдыйсың гомергә: «Бу ярамый, ул ярый»,
«Ул, теге, һичбер ярамый, монсы бик мәгъкуль, ярый».
Без яраткачтан ярар, дим, кем аны синнән сорар?
Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар!