(Лермонтовтан)
Сиңа сүз шул ки: син сөймә, яратма;
Күзеңне тый, – матур кызга каратма.
Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан;
Күңелне биклә, юл бирмә ишектән.
Гомерлеккә башың әйләндерер ул;
Ирексез әйләр ул, бәйләндерер ул.
Алыр җаның, – сине җансыз ясар ул;
Авыр тау төсле яньчер ул, басар ул.
Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул;
Кибәрсең син, – йөрәк бәгърең ашар ул.
Матур сиңа бирер, бәлки, кулын да;
Беразга гәрчә син рәхәттә бул да, –
Үтәр еллар. Читен булыр синең хәл;
Керер сачкә, сакалга шул усал чал.
Кушар ул туктамастан кайгырырга;
Дәлил булыр гомергә айрылырга
Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың,
Күңелсез, кызганыч, мескин булырсың.
Бераздан син түшәккә дә егылдың;
Җыерчыклы йөзенә карчыгыңның
Карарсың тилмереп, мәэюс булып син;
Еларсың мөлдерәп, мәхзүн булып син.
Әгәр исеңгә төшсә кайсы чакта,
Качандыр уйнаганы бу яңакта
Күңелле, якты, нурлы яшь гомернең,
Ничек ашкынганы да яшь күңелнең, –
Килер күз алдыңа ул яшь вакытлар,
Сәгадәтләр, күңеллелек, бәхетләр;
Томанланыр, караңгы, ямьсез уйлар
Синең күңлеңне тырнар һәм агулар.
Бу дөньяда тору, дуст! – Ярсыз артык,
Икәү булганчы булмак ялгыз – артык.
Күңеллерәк әҗәлгә баш ияргә
Вә Газраилгә: «Мин ялгыз!»– дияргә.
Күңелдән дә алай ук рәнҗемисең
Дә күрмисең ике хәнҗәр ачысын.
Берәү булсаң, ике җан бирмисең син,
Ике рәт җан ачысын күрмисең син.