Бәхет (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Бәхет
Автор: Муса Җәлил

Бәхет


"Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,
Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,
Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,
Кулымны уртага, дошманга салсам,
Бөтен куәт белән шунда сугышсам,
Җиңелми мин һаман да алга барсам;
Менә шунда берәр пуля очса-килсә,
Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,
Үлем кулы килеп басса — егылсам,
Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —
Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.
Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!"


1919