"Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып,
Киң болынга җәелеп су ага;
Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп
Тау-тау булып ярылып боз ага.
Бозлар ага...
Калын бозлар белән
Тулкын-тулкын булып төн ага;
Төннәр ага...
Кара төннәр белән
Ил өстеннән бөтен кер ага.
Бозлар ага...
Кара, салкын кышның
Саклап яткан калын бозлары
Күңелләрне баскан авыр көчнең
Бар ачысы, кары, тозлары.
Бозлар ага...
Салкын бозлар булып
Ага илнең кара чүпләре;
Язгы көчле ташкын сулар булып,
Ага төннең пычрак кортлары.
Бозлар ага...
Әнә, Идел буйлап
Боз артыннан килә ямь агып.
Киң шатлыкның иркен җырын җырлап
Агып килә бәйрәм шатланып.
Килә... Сабан, сука, тырмалардан
Коралланган эшнең гаскәре.
Килә... Чәчәкләрдән, хөрмәләрдән
Тиң яралган илнең яшьләре.
Килә... әнә, алтын башаклардан
Бәйләп куйган туклык көлтәсе.
Килә... әнә, гөлдән, чәчәкләрдән
Бизәп куйган ирек иркәсе...
Бозлар ага...
Агып илдән китә
Җанның салкын, авыр бозлары...
Арттан, әнә,
Балкый ямьле иртә,
Килә илнең батыр кызлары...
Бозлар ага...
Аксын, аксын бозлар,
Бозлар агу шатлык түгелме?
Якты җәйнең җанлы эш иртәсен
Каршылавы нинди күңелле?!