Бәйрәм җиткән. Акча кирәк – касса коры;
Мөхәррирләр язган өчен акча сорый;
Нашир исә, читлектәге бүре төсле,
Идән буе арлы-бирле атлап йөри.
Машинистлар, мөрәттибләр дә бар шунда,
Тарткалыйлар кайсы анда, кайсы монда
Бай абзыйны: «Акча бир дә акча бир», – дип.
Тәңре! Яндырма һичкемне бу ялкында.
Кайсы әйтә: «Мин иртәгә итек алам».
Кайсы әйтә: «Мин амиркан читек алам».
«Бирә күр, бай, бүген, – дидер берсе тагы, –
Гарәфә көн мин авылга китеп барам».
Безнең байның ике күзе ялтырады,
Арды, тәмам эштән чыкты, аптырады;
Кызарынды, бүртенде дә, ачуыннан
Иреннәре дер-дер итеп калтырады:
– Әй конторщик! Счёт яз, ди, Шалкановка,
Мансуровка, Зәйнуллинга, Талкановка;
Игълан хакы тиеш бугай урыслардан,
Яз: Петербург, ничек әле... Балкановка.
– Язган, абзый! Һәр берсенә; алачак юк,
Мин булганда исәпләнми калачак юк;
Бәйрәм өчен биш-ун тәңкә бирче, абзый!
Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак юк.
Колагында байның тавыш шаулый һаман, –
Һәр хезмәтче хезмәт хакын даулый һаман;
Бара торгач, нашир абзый качып чыга,
Хезмәтчеләр куа эздән табан-табан...
Бәйрәм инде; һәркем ачылган, шатланган,
Яңа кием кигән, пакьләнгән, акланган;
(Әзин җаниб) бу тарафта нишлиләр соң?
– Алданган һәм агач атларга атланган.
Хезмәтчеләр? – мәгълүм инде, фәкыйрь хәлдә,
Кызганычлы, мескен хәлдә, хәкыйрь хәлдә;
Бәйрәм күрмәк кайда инде?! – газап фәкать:
Бу күренешкә егъла да, көл дә, шак та кат!
*
Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат.
Трактир ач татарга, – сат та тор һәртөрле мәшрубат.