Ана җыры (Маннур)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Ана җыры
Автор: Шәйхи Маннур

Ана җыры


Туган җирдән еракларда
Калды синең әтиең.
Калды: бәхетен яклаганда
Син туып-үскән илнең.
Үс, улым, син,
Күз нурым син,
Үс минем куанычка.
Сакчысы бул аналарның,
Таммасын яше аларның,
Яшәсеннәр тынычта!

Теләмибез сугышы без!
Тик тынычлык телибез.
— Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын! — дибез.

Үс, улым, син,
Күз нурым син,
Тынычлык сакчысы бул.
Синең бөек бу илеңә,
Синең яшьлек гомереңә
Сузылмасын канлы кул!

Тагын кылыч янаучылар
Ишетсен, белсен бары:
— Бар дөнья каршы сугышка!
Булдырмабыз без аны!
Үс, улым, син,
Күз нурым син,
Терәк бул тынычлыкка.
Безнең тавыш көчле булса,
Безнең уллар сакта торса —
Юл куелмас сугышка!


?