АТССР оештыру турындагы дикрет

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search

20 елның 27 мае

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карар итәләр:

1. Россия Социалистик Федератив Совет Республика­сының бер өлеше буларак Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасын бар итәргә һәм аның составына кертергә:

а) Казан губернасыннан: Казан, Лаеш, Мамадыш, Свияжск, Чистай, Тәтеш һәм Спас өязләрен – Жидяев һәм Йорт-күл волостьларыннан башка. Алабуга өязенең Черкас һәм Салавыч волостьларын, Краснококшай өязенең Күлле Киме һәм Кышлау волостьларын;

б) Уфа губернасыннан: Мин­зәлә өязен;

в) Самара губернасыннан: Бөгелмә өязеннән Азнакай, Александровка, Әлки, Әлмәт, Баулы, Богоявленский, Варварино, Югары Карамалы, Каратай, Кузайкино, Ивановка, Мәсәгүт, Микулино, Мордовское Афонькино, Мордовская Ивановка, Мордовская Кармалка, Түбән Чыршылы, Яңа Писмән, Салих, Спас, Спиридоновка, Стәрлетамак, Сумарохово, Тымытык, Урсалы һәм Чиканас волостьларын;

г) Вятка губернасыннан: Мал­мыж өязенең Кошкино, Носы, Арбор, Янгул, Сәрдекбаш, Нижне-Четаево һәм Шуда волостьларын;

д) Сембер губернасыннан: Сембер өязенең Сөендек, Олы Тархан һәм Б.Цильна волостьларын, Буа өязенең Ста­ро-Студенец, Янтуган, Шыгырдан, Яңа Кәкерле, Чүпрәле, Мәчәле, Борындык, Рунга, Тим­бай, Убей һәм Городище волостьларын.

Искәрмә: Татарстан Социалистик Совет Республикасы составына Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен кертү мәсьәләсен әлеге өязләр хезмәт ияләре үз ихтыяҗларын белдергәнгә кадәр ачык калдырырга.

2. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Рес­­пуб­ликасының дәүләт власте аппараты, РСФСР Кон­ституциясендә каралганча, җирле депутатлар Советларыннан, Үзәк Башкарма комитетыннан һәм Татарстан Социалистик Совет Республика­сының Халык Комиссарлары Советыннан хасил була.

3. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Рес­публикасының эшләрен идарә итү өчен түбәндәге Халык комиссариатлары булдырыла: 1) эчке эшләр – почта һам телеграф идарәсе белән, 2) юстиция, 3) мәгариф, 4) сәламәтлек саклау, 5) социаль тәэминат, 6) игенчелек, 7) азык-төлек, 8) финанс, 9) халык хуҗалыгы Советы – хезмәт һәм элемтә юллары бүлекләре белән һәм 10) эшче-крестьян инспекциясе.

Искәрмә: Чит ил эшләре һәм тышкы сәүдә тулаем РСФСРның Үзәк органнары карамагында кала бирә. Хәрби эшләр белән турыдан-туры якындагы Округ хәрби комиссариатына буйсынган Татарстан хәрби комиссариаты шө­гыльләнә. Контрреволюция бе­лән көрәш Бөтенроссия Гадәттән тыш Комиссиясе Татарстан Халык Комиссарлары Советы белән килештереп оеш­тырган Бөтенроссия Гадәттән тыш Комиссиясе органнары карамагында кала.

4. РСФСРның финанс һәм хуҗалык сәясәтенең республиканың бөтен территория­сендәге бербөтенлеген саклап калу максатында Татарстан Социалистик Совет Республикасының азык-төлек, финанс, халык комиссариатлары, халык хуҗалыгы Советы, хезмәт һәм элемтә юллары эшче-крестьян инспекциясе бүлекләре, эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы почта һәм телеграф идарәсе тиешле РСФСР Халык комиссариат­ларының турыдан-туры буйсынуында калалар, алар­ның фәрманнарын һәм ин­струкцияләрен үтәргә тиеш булалар.

5. Татарстан Социалистик Совет Республикасының эчке эшләр (почта һәм телеграф идарәсеннән башка), юстиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм игенчелек Халык комиссариатлары үз эш-гамәлләрендә мөстә­кыйльләр һәм турыдан-туры ТССР Үзәк Башкарма комитеты алдында җаваплы.

6. Казан Советы Рәисе Татарстан Халык Комиссарлары Советы составына хәлиткеч тавыш хокукы белән керә.

7. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы бөтен кирәкле финанслар һәм техник чаралар бе­лән РСФСРдан тәэмин ителә.

8. Татарстан Социалистик Совет Республикасының 1 нче съезды чакырылганга кадәр Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасында хәзерге положениедә күрсәтелгән чикләрдә хакимият бөтен тулылыгында Татарстан Социалистик Совет Республикасының Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан бар ителгән Вакытлы революцион комитеты кулында була. Әлеге комитетның иң әүвәлге бурычы Татарстан Социалистик Совет Республикасының 1 нче Советлар съездын чакыру һәм революцион комитетның Татарстан Социалистик Совет Республикасының бу положениенең З нче пунктында күрсәтелгән бүлекләренә тәңгәл килгән бүлекләрен оештырудан гыйбарәт.

9. Эчке эшләр Халык Комиссариатына һәм Милләтләр эшләре Халык Комиссариатына Татарстан Социалистик Совет Республикасының чикләрен җентекләп билгеләгәндә туарга мөмкин мәсьәлә­ләрне хәл итү өчен катнаш комиссия оештыру йөкләнә.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М. Калинин

Халык Комиссариатлары Советы рәисе В. Ульянов (Ленин)

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты секретаре А.Енукидзе