Җирдән серәбез (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Җирдән серәбез
Автор: Һади Такташ

Җирдән серәбез


Мең өч йөз еллар шәрекъ күген
Каплап торган тәрәт чүпрәген
Яндырабыз бүген! Кемнәр каршы?
— Мөәзиннәр, ишан, муллалар.
Тагын кемнәр? — Сана!
Кулак, нэпман, мещан чурбаннар!
Әй, сез, ботка караклары!
Бәлеш бүкәннәре!
Яңа хәбәр сезгә — тыңлагыз!
Гасырларча миллиард йөрәкләрне
Чертеп килгән диннәр төрмәсен
Яндырабыз! Тупка тотабыз!
Елыйсызмы?
Әй, сез мәсҗед бандитлары!
Чебен телләр,
Кабер корты — йонлы колаклар!
Әй, сез, чиркәү күселәре!
Базар бакалары! Кулаклар!
Бүген сезгә үзегез мактап йөргән
Җәннәтләргә билет бирәбез!
Юнәлегез!
Марш, аллагызга!
Җир өстеннән сезне сөрәбез!


?