Чиләбене

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чиләбене
Автор: Роберт Миңнуллин

Чиләбене


Үкенмәс идем үлсәм дә,
Чиләбене бер күрсәм,
Чиләбе чибәрләренең
Кочагына бер керсәм…

Чиләбене күрдем инде,
Килми ләкин үләсем.
Күргәч шушы матурлыкны,
Кем үләргә теләсен?!

Яшәр татар, җир йөзендә
Чиләбе бар чагында.
Ул үзе дә сүнмәс бер җыр
Татарымның җанында…

Күрдем инде Чиләбене,
Үкенечкә калмады.
Чибәрләре генә менә
Берсе дә күз салмады.

Чиләбегә яшьрәк чакта
Киләсе калган икән…
Тик барыбер Чиләбегә
Мин гашыйк булып китәм!..

Пешеп торсын җиләкләрең,
Тулып торсын чиләгең!
Читтә түгел син татардан,
Чит түгел син, Чиләбем!


12.09.02