Сигналчы кызыл гаскәр җыры (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Сигналчы кызыл гаскәр җыры
Автор: Һади Такташ

Сигналчы кызыл гаскәр җыры


Республика чиге тыныч түгел,
Кузгалыгыз,
Дошман безгә каршы ут ача...
Тратта... та... та... та... та... та.
Планетаның төрле җирендәге,
Коминтерн куйган посттагы
Часовойлар!
Сезгә!
Ишетегез!
Ленин — большевиклар штабы
Сигнал бирә:
Совет чикләрендә
Ач шакаллар йөри төн ката,
Дошман безгә каршы көчен җыйный...
Тратта... та... та... та... та... та...
Фашистларның кара штаблары
Үлем сөремен җиргә әзерли.
Коминтерн куйган часовойлар,
Сез бу атакага хәзерме? —
Һәр минутта,
Һәрбер кара төндә,
Постларыгызда уяу торыгыз!
Безгә каршы чыккан крейсерларның
Борыннарын кире борыгыз!
Капиталга үлем алып килгән
Көн билгесе булып таң ата;
Тиздән көрәш,
Тиздән атака...
Тратта... та.. та... та... та... та...

Бу шигырьне декламация вакытында «тратата» дигән сүзләрне сигнал трубасы тавышына охшатып әйтергә.
(автор искәрмәсе)


?