Пушкин вә мин (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Пушкин вә мин
Автор: Габдулла Тукай

Пушкин вә мин


Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:

Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.

Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала *;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.

* Тарта ала, димәк. Язганча укылыр. (Г. Тукай искәрмәсе.)


?