Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи, Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи! Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи! Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп, Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи! Аз гына бер җил исү берлән, үлән Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!