Бәла (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Бәла
Автор: Муса Җәлил

Бәла


"— Мим яратам бер хатынны,
Матурларның матуры.
Тик шунсы бар: ул матурым
Үзе бер ир хатыны.

— Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:
Ул ирен яратамы?
Яратмаса, кыен түгел
 Төзәт бу хатаны.

— Ул яратмый бер дә ирен,
Җене белән бер күрә.
Утырып-утырып бу иренә
Чыкканына үкенә.

— Ә алайса ул иреннән
Аерылсын, әйт син аңа.
Гөрләтеп бер туй итәрсез,
Кояш чыгар сиңа да.

— Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,
Алтын синең бу сүзең,
Ләкин бөтен бәла шунда,
Аның ире –
мин үзем."


1943