Башбит/Анонслар

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Игътибар! Анонс искерде!

Киләсе адрес буенча яңа бит төзәргә кирәк: Башбит/Анонслар/2024/17.



2024 елның 17 атнасы өчен анонс

Гөнаһ


Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине;
Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине!

Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят;
Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят!

Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып,
Әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып.

Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп;
Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.




…шулай ук Тукайның бүтән әсәрләрен карагыз.