Ай яктысында

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Ай яктысында
Автор: Шәриф Камал
Язылган: 1912, НӘШЕР.: 1912. 

Ай яктысында


Хөрмәтле Забидәм!

Хатыңа озак җавап яза алмадым. Шөгыльләр шулай күбрәк булды... бу көн генә менә буш ара таптым ләкин... язасы әйбер бик күп, нәрсәдән башлыйм икән инде? Маһи остабикә сине юкка гына мактамый иде икән: син язган чакта кайдан гына бу хәтле сүз табасың! Мин, хат яза башласам, сүз таба алмый аптырап бетәм.

Син бит әле «ай яктысында» эшләрнең ничек булганын, ничек беткәнен язарга кушкан идең. Тик бит ул чакта, язарлык дип, артык әйбер бер нәрсә дә булмады, мин фәкать ул чакта Хәлил: «Оч! Ай яктысы! Менә матурлык, менә шигырь!...» дип зиһенемне чуалтканга күрә генә ничектер әһәмият биреп язып куелган. Син юкка гына аннан әллә нинди, күңел кузгый торган ләззәтле мәгънәләр эзләп маташкансың... шулай да җаның моңлансын өчен, хәтеремдә калган кадәресен язам.

Без инде аның белән танышкан идек. Бер көн кич асрау белән шәһәр бакчасына чыктык. Гайфулла бу вакытта өязгә киткән иде. Кич бик әйбәт, бакча салкынчарак, электрик яктысыннан башка әлеге «ай яктысы» һәм бар иде, бушрак җирләрдә агач араларына ук төшә... Халык байтак. Бер вакыт карыйм, бу Хәлил дә шунда ялгызы гына йөренеп тора. Күз эчтән генә күрештек. Без икәүлектән ул безнең янга килергә базмаганлыгын аңлагач, асрауны самавыр хәзерләргә дип өйгә җибәрдем.

Мин аның белән икәүдән-икәү утырасым килә иде.

Аның белән без Нәфига апаларда тәсадефи генә танышкан идек. Ансын сиңа язган идем бугай. Менә шунда бергә сөйләшеп утырганда ул миңа бик сөйкемле күренде вә әллә нишләп кенә күңелемне очындырды... Шундан бирле без аның белән очрашканымыз юк иде.

Берәр мәртәбә бакчаны бер ялгызым әйләндем. Бу вакытта минем йөрәгем сикерә, оят, уңайсызлану, курку катыш әллә нинди мөһим вә үткен бер тойгы минем йөрәгемне кузгаткан – кычыткан кебек була иде. Бу тойгы вакыт-вакыт эчтән ялкынланып килә, йөрәкне, бугазны кыздыра, ...битләргә чыкканы сизелә... уңайсызлый һәм күңелләндерә, агарттыра һәм ләззәтләндерә иде.

Мин бакчада берәр әйләнгәч тә әллә ни хәтле җир йөргән төсле аякларымда бер төрле хәлсезлек сизә башладым, тезләрем бушаеп бөгелергә тора вә калтырый иделәр, бик еш йотынам, иреннәрем кибә иде. Бу хәлдән котылыр өчен тизрәк өйгә кайтырга уйладым...

Бакчадан чыккач, өстемнән бер зур йөк ташлаган кебек рәхәтләнеп җиңеләеп киттем.

Ләкин бу рәхәт, бу җиңеләю тиз, үзе ничекетер ким һәм бетмәгән төсле тоела башлады. Аның бер кисәге гүя бакчада калган иде...

Безнең урам чатыннан борылгач та чиркәү белән бер буйдан кечкенә паркны беләсең бит, менә шунда җиткәндә артымнан бер кеше килгәнлеген сиздем. Ул якынлашты. Ай арт яктан иде. Кешенең күләгәсе минннән алга үткәч, әйләнеп карамыенча, аның ир кеше икәнен күләгәсеннән белдем. Ул минем белән тиңләште. Мин бер дә карамыенча, аны алдан җибәрер өчен азрак туктаган идем – ул да туктады.

Минем хәрәкәтемдә күп вакыт, хосусан бераз каушаганда була торган дорфалыкны беләсең бит. Менә бу кешене таныгач та: гадәттә таныган кеше кебек сүз куша алмадым. Аптырап калдым вә танымаганга салышып китәчәк булдым. Хәлбуки асрауны өйгә җибәрүем дә шуның белән күрешер өчен иде. Хәзер дә һәм күрешмәгәнгә үкенеп кайтадыр идем.

Ул:

– Без таныш бугай?.. – дип күрешергә кул озаткач кына эчемдәге төенләрдән бер ише чишеләгән кебек булды – тиз генә кул бирдем. Шунда да килешле чыкмады: ул минем кулны кыскач кына, нишләптер, үзем дә сизмиенчә, тиешле вакыттан берничә секунд элек кулымны тартып алдым вә моның килешсез чыкканлыгын сизеп уңайсызландым.

Ул миңа:

– Сез өйгә бик ашыгасыздыр ахрысы? – диде.

Ул моны мөгаен минем дорфалыкны шомартыр өчен әйтте. Мин соңар каршы тиз генә җавап бирә алмадым, фәкать йогышсыз гына сүзләр белән нәрсәдер ялгызлыгымны сөйләдем. Гүя өйдә ялгыз булгачтын ашыкмый ярамый имеш, хатын кеше куркасың имеш...

Кара инде аппагым:

– Әйе шул, өйгә ашыгам, дисәң бер генә сүз бит.

Юк, Иблис әйтергә кушмый «чибәр» егеткә бер аз форсат бир, ди. Ул да да болай гына туктатырга кыючылык кылмас ди...

Паркка җиттек. Юл өстендә үк скәмиядә ике карт чиновник сөйләшеп утыралар. Тагын, анда-монда берничә җирдә генә кешеләр күренгәли. Ашыкмагач, безгә дә бит инде бераз утырып ял итәргә кирәк...

Егетең форсатны качырмады:

– Әйдә мөмкин булса бераз утырыйк шунда, аякларыңыз талгандыр, булмаса... әйе, бераз ял итик, — диде.

Чын да аякларым талган иде. Ләкин арганлыктан түгел.

Ул әйткәчтен тиз генә бозау кебек йөреп китәргә ярамый бит. Апаң ансын гына сабакны алмыенча гына да беләдер әйе...

– Юк булмый, миңа өйгә кайтырга кирәк, — дидем.

Ләкин тавыш! Тавышны беләсеңме? Мин җиңә торган тавыш белән түгел, җиңелгән тавыш белән: «Ихтыяр синдә, тик мин болай гына әйтәм..» дигән кебек иттереп чыгардым.

Шулай да ул аңламады.

– Хаер, булмаса теге яклап берәр әйләник? диде.

Мин риза булдым... Эчемнән: «Гакыллы малай икәнсең, мескен» дидем. Паркның арт ягына киттек, кеше юк иде. Ул миңа һаваның яхшылыгын сөйли. Күк йөзен, ай йолдызларны, балалар кебек йотыгып-йотыгып мактый. Шатлана, ни хәтле матурлык, ни хәтле сихер имеш. Мин эчемнән генә: «Боларны синнән башка да беләдер идем шул энем, һәм дә болардагы матурлыкка гына бик ул хәтле исем дә итми иде», дим. Шулай да аның сөйләгәнен күңеллеләнеп тыңлыйм, ул миңа әллә кайчан мәгълүм нәрсәләрне сөйләсә дә аның тавышы чылтырап аккан су кебек колагым төбендә чыңлап торуы, балалар кебек йотлыгуы, бер сүзне бетерми икенчене башлавы ничектер кызыклы вә күңелле тоела иде. Ул сүз аралаш мине әкрен генә култыклап та алды.. Үзе һаман сөйли: ул шагыйрь имеш, ул газаплана, аңар матурлык кирәк имеш. Ул йолдызлар белән сөйләшә, аякларына капланып еглый, аларга гашыйк имеш, аларның берсен тапмыйча адашып йөргән имеш, ул аны хәзер генә тапкан, ул йолдыз гүя мин имеш!

Күңлемнән әйтәм моңар: «Гакыллы баш икәнсең», – дим. – «Гайфулла абзаң бу сүзләреңне ишетеп торса йолдызларны күрсәтер иде күзеңә!»

Шуннан бер вакыт:

– Әйдә алайса бераз утырыйк шунда, – дидем.

Шулай дигәч буның шатлануы!

– Син фәрештәм! – ди миңа.

– Гөнаһлы булма, – дим. – Тиле.

– Юк, ди, бер дә гөнаһ түгел, саваплы гына булам, – ди.

Кара инде Адәм баласына, шулай ук әйтергә ярыймы соң инде! Ии, Ходаем, Гайфулла шунда булса, бирер иде кирәген! Эскәмиягә утыргач бер кулын бу, минем билем аркылы әйләндерде вә: – Ачуланмыйсыздыр бит? – диде.

Мин аның сүзен бер дә аңламаганга салыштым вә мотлак кына:

– Сез ник өйләнмисез? – дидем. Ул миңа тиз генә җавап бирә алмады. Мин янә:

– Болай кеше хатыннары белән утырышу гөнаһ ич! – дидем.

Ул шуннан янә үзенең шагыйрьлеген сөйләп китте. Аның күңеле бик саф имеш, күңелендә тузан хәтле дә усаллык юк имеш. Аның бар теләгәне Адәм балаларының сәгадәт вә бәхетләре имеш, ул ул адәмләрнең сәгадәте, рәхәте өчен җанын фида итәргә разый имеш, үзенә үзенең рәхәтенә һич әһәмият бирми, һич нәрсәдә күзе юк, дөнья тормышында ул гариб, ул фәкыйрь, фәкать мәгънәвият белән яши, ул як белән көчле дә ул, падишаһ та ул, әллә кем дә ул имеш. Ул дөнья тормышында шул хәтле фәкыйрь, хатын тәрбия кылырга да юк имеш, шуның өчен дә ул өйләнүгә бер дә лаек кеше дә түгел, әмма мәгънәвияте шул хәтле олуг шул хәтле югары, хәтта өйләнү аңар лаек та түгел, ул өйләнү кебек үк эшләрдән өстен тора имеш. Ә үзе шул сүзләрне сөйләгәндә һаман минем билдән кыса иде.

Мин аның сүзен бүлдем:

– Соңгы сүзеңнең дөрес түгеллегенә бер дә шаһит кирәкми, үзең исбат итеп торасың... – дим.

– Элеккесе ни? – диде.

– Элеккесе үз файдаңа түгел! Егет кеше нинди генә булмасын, бер бер ят кешегә ялган сөйләп мескенлек күрсәтмәс, хосусан синең кебек «шагыйрь» булгач... Син фәкать шаярып сөйлисең, дим. Мин аны мактавымнан үзем дә көләсем килә. Чөнки мин аның шагыйрьлеген үзеннән генә ишеттем, бер үк ул шагыйрь булганда да аның шагыйрьлеге нәрсәгә ярый, нәрсә бирә икәнлеген һич тә хәбәрем юк! Бу вакыт ул тагын да минем билемнән катырак кысты вә авызын колагым янына ук куеп нәрсәдер әйтә иде, яңагыма мыеге орынды да сискәнеп аңар елындым. Ул теге соңгы сүзенең дөрес түгеллеген иреннәре белән дә бик үткен вә озак иттереп исбат кылды. Мин һәм үз сүземне рәхәтләнеп котладым...

Без торып киткәндә ай инде түбән төшә. Әмма шәп яктырта да иде!

Зәбидә, син бит яңа китапларга ихласлы иде. Ничек, Хәлил Каймакамов исемле шагыйрь ишеткәнең бармы? Яисә шундый исем белән берәр китап укыганың юкмы? Ул бит үзен бөтен Россиядә мәшһүр дип әйткән иде. Бичаракаем, ялганлаган шул ахрысы. Бер көн Нәфига апа киләгән иде. Сүз китереп аңардан сораштым: «Хәлфә икәнлеген беләм, имеш, – шагыйрьлеген белмим». Ансы гына зарарсыз әле: «Хатыны һәм дә ике баласы белән Кәбир хәзрәттә, мәсҗед йортындук торалар... – имеш».

Оятыңнан җир ярыгына чәнчелеп кит бит. Үзең өчен генә түгел, аның өчен дә оял! Шагыйрь имеш, мәшһүр имеш, өйләнми имеш, берәр атна башымны әйләндереп чыгарды бит, каһәр!

Хуш җаным, каным бозылды, артык яза алмыйм хәзергә, Мәрфугаң.