Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/4

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

4


Икенче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде сәгать уннарда иртәнге чәйне эчеп утыралар иде. Муса әфәнденең бүген кәефе әйбәтрәк-төнлә яхшы төш күргән, хәзер шул төшне абзасына сөйли иде: – Төшемдә үз-үземне бер караңгы җирдә күрдем дөм караңгы җирдә. Шушы караңгы җирдән чыгарга бик телим икән имеш тә, тик юл таба алмыйм имеш. Ахырда шушы караңгылык эчендә ике кеше күренде. Алар миңа: "Әйдә, без сине моннан чыгарабыз",-дип, икесе ике кулымнан тотып, тагы да караңгырак җиргә илтеп куйдылар, үзләре исә күздән югалдылар. Соңыннан бер кеше килеп: "Әйдә бире, әйдә бире!" – дип, мине якты җиргә чыгарды...

Муса әфәнде төшен сөйләп бетергәч, Нигъмәтулла әфәнде елмаеп:

– Төшең яхшы, иншалла, бу кайгыдан котылып, Хәдичә туташны кәләшлеккә алырсың. Төшең бик яхшы, иншалла, бер нәрсә дә булмас, котылырсың. Ләкин бүген господин Андреевка барып эшеңне сөйлә, эшегезне бүген хөкемгә тапшыралар. Господин Андреев округ судында адвокатың булыр, иншалла, котылырсың,-диде. (...)

Янә ярым сәгать чамасы үткәннән соң, Муса әфәнде өйдән чыгып җигүле атына утырды да кучерына Воскресенский урамына3 Андреевларга барырга кушты. Биш-ун минуттан кучер атларны Воскресенский урамында яхшы гына бер ташпулат янына китереп туктатты. Бу ташпулат господин Андреевның өе иде.

Муса әфәнде аттан төште дә, ишектән кереп, швейцардан:

– Барин өйдәме?-дип сорады.

– Өйдә, бүген генә Сембердән кайтты. Хәзер менеп рөхсәт сорап төшәм.

Шулай дип, швейцар-хадим баскыч буйлап ташпулатның югаргы икенче катына менеп китте. Бераздан яңадан төшеп:

– Рөхсәт, рәхим итегез, – дип белдерде.

Муса әфәнде икенче катка менеп җитер-җитмәс аның каршысына господин Андреев үзе чыкты:

– Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез, рәхим итегез! Ничек әле болай безне хәтерегезгә төшердегез? Исән-саулармы? Сәламәтлекләр ничек?

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-диде Муса әфәнде һәм, Андреев белән кул биреп күрешеп, хуҗа артыннан бүлмә эченә узды.

Господин Андреев калку гәүдәле, озын кара чәчле, карап торышка егерме алты-егерме җиде яшьләр тирәсендәге бер кеше иде. Бусаганы атлап кергәч тә ул, өй хезмәтчесен чакырып, берәр касә кофе китерергә кушты. Хезмәтче-хадим чыгып киткәч, Муса әфәнде, господин Андреевка карап:

– Мин сезгә бер олуг хезмәт белән килдем... Минем белән сөйләшеп утырырга вакытыгыз бармы?-дип сорады.

– Бар! Бар! Нинди хезмәт белән килдегез? Сөйләгез, сөйләгез, – диде господин Андреев. Муса әфәнде болай дип сөйли башлады:

– Ишеткәнсездер, Габдуллин мөсафирханәсендә Зөләйха исемле бер мөсафирә хатынны үтергәннәр. Шушы эштә миңа шаһит булырга куштылар. Мин инде нишләргә тиеш? Нинди мәслихәт кыласыз?

– Мин нинди мәслихәт кылыйм?-диде Андреев.-Шаһит булсагыз, белгән нәрсәгезне сөйләрсез. – Юк! Юк! Алай түгел. Минем хәл ике ут арасындагы кебек. Төне буе йокламыйча уйланып яттым, бернинди фикергә дә килә алмадым. Инде миңа синнән ярдәм кирәк. Юкса минем эшем харап.

– Мин һаман бер нәрсә дә аңлый алмыйм әле. Ник эшегез харап? Миннән сезгә нинди эштә ярдәм кирәк?

– Менә ни өчен харап, – дип, Муса әфәнде господин Шубинның, өйгә килеп, тикшереп, сорау алып китүен, аның Зөләйха яшәгән номерда тентү ясаган булуын, тентү вакытында анда ниндидер хат белән сыңар перчатка һәм ике тәрәзә арасыннан бер сурәт табуын, шулай ук мәрхүмә Зөләйха белән янәшә номерларга кереп тикшереп йөрүен-һәммәсен вагы-төягенәчә сөйләп бирде. Муса әфәнде сөйләп бетергәч, господин Андреев, куркуга төшкән кеше кебек, утырган җиреннән торды.

– Инде аңладым, әфәндем. Эшегез бик әйбәт түгел икән, хәлегез чыннан да ике ут арасында калган кешенеке сыман икән. Бу эштә сез шаһит түгел, тикшерү вакытында табылган нәрсәләр сезне Зөләйханы үтерүче кеше итеп күрсәтә. Әйе, эшегез начар, начар! Бик тә начар! Алла ярдәм бирсен!

Хадим, кофе алып кереп, өстәлгә табын хәзерләде.

– Әйдәгез, рәхим итегез,-диде Андреев, һәм алар кофе өстәле янына килеп утырдылар. Господин Андреев өзелгән сүзен дәвам иттерде: – Әйе, начар! Начар! Начар булса да, кадәри хәл тырышып карарбыз. Бәлки, бер нәрсә дә булмас. Инде кофены эчик.

Алар сөйләшмичә генә кофе эчә башладылар. Ике-өч минут шулай тын гына утырганнан соң господин Андреев Муса әфәндедән:

– Ә сез үтерелгән ул хатынны тере вакытында белә идегезме?-дип сорады.

– Белә идем,-диде Муса әфәнде һәм:-Сез инде, иншалла, беркемгә дә сөйләмәссез,-дип, сүзен бу рәвешле дәвам итте:-Моннан бер ел элек Петербургка барган вакытымда мин "Татарский ресторан" исемле мәшһүр һәм могтәбәр чәйханә-месафирханәнең сигезенче номерына төшкән идем. Күрше җиденче номердан мөселманча сөйләшү ишетеп, мин номер хадимен чакырып, аңардан: "Бу җиденче номерда нинди кешеләр торалар?" – дип сорадым. Хадим: "Бу җиденче номерда мөселманнар торалар",-дип җавап бирде. "Ничә кеше?"-дидем мин. "Ирле-хатынлы икәү, бер кызлары да бар-барчасы өчәү", – дип җавап бирде хадим. "Күптәннәнме? Ни вакыттан бирле сезнең номерларыгызда торалар?"-дигәч, ул: "Бер ай булды килүләренә",-диде. "Нинди йомыш белән килгәннәр?"-дидем. "Кызның әткәсе сырхау, күзләре авырый икән. Петербургка шул сәбәптән килгәннәр",-дип җавап бирде хадим. Озын сүзнең кыскасы, миңа күрше җиденче номерда торучы әлеге кызны күреп, аның белән танышырга насыйп булды. Гимназиядә курс тәмам иткән, гаять тә гүзәл, Зөләйха исемле кыз иде ул. Кызның әткәсе морза булса да, артык бай кеше түгел иде. Кызны һәр очраткан саен, ул миңа елмаеп карый иде. Кызны шулай бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр күреп, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Гашыйк булуымны кызга хат аша белдердем. Кыздан да бик яхшы, минем максатыма туры килгән уңай җавап алдым. Хәтта миңа кәләш булырга да разый булуын да язган иде. Мин исә әле ул вакытта Әхмәди Хәмитовның кызына өйләнү турында уйламый идем. Кызны ярәшмәгән идем. Сүзнең кыскасы, мин Зөләйханы аның әткәсеннән үземә хатынлыкка сорадым. Кызның әткәсе, мине яхшы белмәгәнлектән, Зөләйха туташны миңа бирергә разый булмады. Бер җомга үткәннән соң бу минем күршеләрем Кырымга кайтып киттеләр. Киткән вакытларында кыз миннән кайсы җирдән икәнемне, исемемне, фамилиямне сорап язып алды. Инде менә моннан бер җомга элек кенә шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште. Хатны ачып укып карасам, шундый сүзләр күрдем: "Бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына кил!" "Мине шулай кем чакыра икән, кем икән?" – дип эчтән гаҗәпләнеп уйлый-уйлый, Габдуллин мөсафирханәсенә барган чагымда артымнан бер хатын куып җитеп: "Исәнме? Сәламәтмесез?" – дип эндәште. Әйләнеп карасам-Зөләйха, әлеге, бер ел элек Петербургта "Татарский ресторан"да күреп танышкан Кырым кызы. Мин бик тә гаҗәпләнеп: "Сез монда ничек килеп чыктыгыз?"-дип сорадым. Ул: "Әйдә, мөсафирханәгә барыйк, анда сөйләшербез. Мин сезгә хат язган идем, шаять, алгансыздыр?"-диде. Шунда гына почта аша килгән хатны Зөләйха язганлыгын аңладым. Мин: "Әйе, алдым", – дидем. Мөсафирханәгә җиттек, аннары Зөләйханың номерына кердек. Анда кереп утыргач, мин Зөләйха туташтан: "Монда кем белән һәм нинди йомыш белән килдегез?"-дип сорадым. Ул: "Ялгыз килдем",-дип җавап бирде. "Әткә-әнкәгез сау-сәламәтләрме?"-дип сорагач: "Әткәем моннан өч ай элек дөнья куйды. Әнкәем сау-сәламәт, Кырымда калды",-диде. "Монда нинди йомыш белән килдегез?" – дип кабат сорадым мин. Зөләйха туташ берникадәр вакыт дәшми торды, аннары елмаеп, йөземә туры карап: "Сезгә килдем. Шаять, Петербургта биргән вәгъдәгезне онытмагансыздыр бит?" – диде. Минем вәгъдәм исә, әйткәнемчә, Петербургта вакытта Зөләйха туташка үлеп гашыйк булуым сәбәпле, аны кәләшлеккә алу иде. Петербургта вакытта мин аңа хат язган идем. Хатымда: миңа кәләш булырга ризалык бирсәгез, мин сезне хатынлыкка алыр идем, дигән идем. Инде нинди җавап бирим икән дип бераз уйга калып торгач, мин, сүзне-озынга сузмыйча, аңа хәл-әхвәлемне сөйләп бирдем: Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу максатым булганлыктан, Зөләйха туташка өйләнә алмавымны белдердем. Мәрхүмә мине бик тә ярата иде булса кирәк, бу сүземне ишеткәч, кавышу мөмкинлеге юклыгын аңлап, тыела алмыйча, еларга кереште. Ләкин никадәр еласа да, мине хатынлыкка ал дип ялынмады, көчләмәде. Киресенчә: "Бик яхшы, Әхмәди байның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләш итеп ал, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә гомерләрегезне озын кылып, мәхәббәтләр бирсен", – дип хәер-дога укыды. Мин аңа: "Бүген-иртәгә мең сум акча китерермен, өегезгә кайтырсыз", – дигәч, ул: "Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк", – дип, һаман елавында дәвам итте. Күп төрле сүзләр сөйләштек. Икенче көнне килермен дип, Зөләйха туташ номерыннан кичке сәгать уникедә чыгып киттем. Киткән вакытта швейцарга өч сум чәйлек биреп калдырдым. Икенче көнне исә Габдуллин номерларында Зөләйха исемле бер месафирә хатынны үтергәннәр икән дигән хәбәр ишеттем. Менә шул рәвештә иде минем мәрхүмә Зөләйха белән танышлыгым,-дип, Муса әфәнде сүзен тәмамлады. Господин Андреев әүвәлгечә:

– Да, да, эшегез яхшы түгел, начар!-дип кабатлады, аннары, бераз вакыт дәшми уйланып торганнан соң:-Иншалла, котылырсыз, кадәри хәл тырышырбыз, Алла ярдәмсез калдырмас. Инде кофены эчик, – диде дә, икесе дә, кулларына касәләрен алып, тагы кофе эчәргә керештеләр. Кофе тәмам булгач, Муса әфәнде китәргә җыенды. Господин Андреев аңа:

– Мин бүген-иртәгә эшләрне белешеп, сезгә барып чыгармын. Шунда эшне ничегрәк тотарга кирәклеге турында да киңәш итешербез,-диде.

– Бик яхшы, килегез, килегез,-диде Муса әфәнде һәм, саубуллашып, господин Андреевның өеннән чыгып китте. Урамда аны атлары көтә иде. Коляскага утыргач, ул кучерга:

– Әхмәди байның өенә илт,-дип боерды.

– Яхшы,-диде кучер һәм, кузгалып китеп, бер биш-ун минуттан Проломный урамдагы өч катлы бер ташпулат каршысында атларны туктатты. Бу ташпулат Әхмәди Хәмитовның йорты иде. Муса әфәнде, атыннан төшеп, йортка керде. Әхмәди бай, аны үзе каршы алып:

– Әйдә рәхим итегез, әйдә рәхим итегез,-дип кабатлый-кабатлый, бер бүлмәгә алып керде. Бу бүлмә гаять биек зур бүлмә иде. Бүлмәнен идәненә кыйммәтле келәм җәелгән: тәрәзәсендәге хуш исле гөлләр һәм башкача өй җиһазларының яхшылыгы Әхмәди Хәмитовның бай адәм икәнлеген дәлилләп торалар иде. (...)