Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә (Бигиев)/3

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә
Автор: Заһир Бигиев

3


Гыйззәтле укучы, господин Шубинның Муса әфәнде янына югарыда без язып үткән йомыш белән килүе хуҗаларны шулкадәр кайгы-хәсрәткә төшерде ки, алар, төн йокысын йоклый алмыйча, иртәнгә чаклы аһ-ваһ килеп, ни булыр икән дип, хафа эчендә уздырдылар. Иртәнге намаз вакыты җитеп, Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндегә:

– Намаз вакыты җитте, тәһарәтләнергә кирәк, – дисә дә, Муса әфәнде җавап кайтармады. Ул елый иде. Аның елаганын күреп, Нигъмәтулла әфәнденең дә, тәкате бетеп, күзеннән яшьләр чыкты. Мондый хәлдә кеше еламыймы соң? Әлбәттә, елый.

Биш-алты минут чамасы вакыт үткәч, Муса әфәнде, урыныннан торып, тәһарәт алырга чыкты. Аңа ияреп, Нигъмәтулла әфәнде дә тәһарәтләнеп керде. Аннары иртәнге намазга утырдылар. Намазны укып багышлагач, хадим самавыр-чәй китерде. Нигъмәтулла әфәнде:

– Иншалла, бер нәрсә дә булмас,-дип, чәй эчү максаты белән табын янына килеп утырды. Муса әфәнде дә:

– Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! – дип тәкрарлый-тәкрарлый, аның яныннан урын алды. Нигъмәтулла әфәнде, чәйне касәләргә салып, эчә генә башлаганнар иде, хадим кереп:

– Габденнәсыр әфәнде, рөхсәт бармы?-дип белдерде.

– Рөхсәт, рөхсәт! Керсен, – диде Нигъмәтулла әфәнде, аннары хадим чыгып киткәч, Муса әфәндегә таба борылып: – Мин Габденнәсыр әфәндене кичә иртәнге чәйгә чакырган идем, – дип өстәде.

– Бик яхшы, – дип җавап бирде Муса әфәнде. (...)

Габденнәсыр әфәнде Казан байларыннан Исмәгыйль байның угылы Хәбибуллин иде. Әткәсе Исмәгыйль бай вафат, башка кардәшләре юк иде. Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре бар иде. Габденнәсыр әфәнде гимназиядә курс тәмам иткән, яше егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән иде. Берникадәр вакыт элегрәк Габденнәсыр әфәнде Әхмәди Хәмитовның кызы Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән бергә кәләшлеккә алырга ният кылып йөрсә дә, Хәдичә туташны Муса әфәнде кәләшлеккә ярәшүе сәбәбеннән, ул хәзер читкә тибәрелгән иде. Әнә шул Хәдичә аркасында, яки, дөресрәге, аның йөз мең сум көмеш акчасы аркасында, ул Муса әфәндене, тыштан аңа дус булып кыланса да, эченнән бик тә дошман күрә иде. Хәзер Габденнәсыр әфәнде, ялгызлыгы сәбәбеннән үз өендә тормыйча, Габдуллин мөсафирханәсенең тугызынчы номерында яшәп ята иде.

Хадим чыгып: "Рөхсәт, рәхим итегез",-дигәч, Габденнәсыр әфәнде хуҗалар чәйләп утырган бүлмәгә керде дә: – Әссәламе галәйкем!-дип сәламен бирде.

Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде зәгыйфь-көчсез тавыш белән:

– Вәгаләйкем әссәлам,-дип кунакның сәламен алдылар.

Нигъмәтулла әфәнде:

– Әйдәгез, рәхим итегез,-дип, Габденнәсыр әфәндегә өстәл яныннан урын күрсәтте.

– Бик яхшы, рәхмәт, – дип, Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утырды.-Сәламәтләрме торасыз?

– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин2, әлегә сәламәтләрбез, тик менә эшләребез генә бераз начарайды,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде. Габденнәсыр әфәнде, шактый гаҗәпләнеп:

– Ник алай? Нәрсә булды?-дип сорады. Нигъмәтулла әфәнде кичә кичен господин Шубинның өйгә килүен тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен:

– Алла боерса, бер нәрсә дә булмас,-дип тәмамлады.

– Әйе, бер нәрсә дә булмас,-дип килеште Габденнәсыр әфәнде дә. Шулай дисә дә, эченнән ул сөенеп куйды. Чөнки, аның уенча, Муса әфәнде чынлап үтерүче итеп табылса, аны һичшиксез төрмәгә ябачаклар. Әгәр ул тоткын ителә икән, димәк, Хәдичә туташ һәм йөз мең сум көмеш акча Габденнәсыр әфәнденеке булачак.

Ике-өч минут тынлыктан соң Нигъмәтулла әфәнде:

– Чәйгә рәхим итегез, – дип, Габденнәсыр әфәнденең алдына бер касә чәй куйды. Габденнәсыр әфәнде:

– Бик яхшы, рәхмәт,-дип, чәйне эчә башлады.

Өчесе дә шулай сөйләшмичә генә чәй эчәргә тотындылар. Сөйләшмәсәләр дә, ара-тирә Муса әфәнденең авызыннан кайгылы вакытта әйтелә торган ах-ух авазлары ишетелеп куя иде. Габденнәсыр әфәнде исә, кечек кара мыегын бармаклары белән бөтергәләп, уйга баткан сыман алдына төбәлеп утыра бирде.

Берникадәр вакыттан соң Нигъмәтулла әфәнде, тынлыкны бозып:

– Ашны да ашагыз, иншалла, бер нәрсә дә булмас, бисмиллаһи, -дип, кулын ашлы тәлинкәгә таба сузды. Габденнәсыр әфәнде, Муса әфәндегә карап:

– Газизем, бу үткән кичтә господин Шубинның сезгә шундый йомыш белән килүен каенатагыз Әхмәди абзый беләме? – дип сорады.

– Үзебез хәбәр иткәнебез юк, белми торгандыр, – диде Муса әфәнде.

– Каен әткәгезгә хәбәр итәргә кирәк. Бер-ике юл язу язып җибәр, – дип киңәш итте Нигъмәтулла әфәнде. Муса әфәнде:

– Ярар, яхшы,-дип, урыныннан торды да, каләм-кәгазь алу максаты белән, икенче бүлмәгә таба атлады, ләкин шулчак тәрәзәдән каенатасын күреп:-Әнә, үзе дә килә,-дип ишеккә таба борылды.

Габденнәсыр белән Нигъмәтулла әфәнделәр дә, урыннарыннан кузгалып, тәрәзәдән карап, Әхмәди Хәмитовны каршы алырга чыктылар. Әхмәди байның Муса әфәнделәргә үткән кичтә булган гадәттән тыш вакыйганы ишетеп килүе иде. Хәер, кичәге ул вакыйганы бер Әхмәди бай гына түгел, шәһәр халкының яртысыннан күбрәге ишетеп белә иде инде.

Бераздан Әхмәди бай, үзен каршы алырга чыккан хуҗалар һәм Габденнәсыр әфәнде белән бергә өй эченә кереп, догасын кылып: – Саулармысез? Сәламәтләрме? – дип сәлам бирде.

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-дип җавап бирделәр аңа. Әхмәди бай алтмыш яшьләренә җиткән ак сакаллы, калын-юан гәүдәле бер кеше иде. Хәл-әхвәл белешкәч, ул, Нигъмәтулла әфәндегә карап:

– Шундый зур эш була торып, ни өчен безгә хәбәр итмәдегез?-дип сорады.

– Хәзер генә сезгә хат язмакчы идек, менә үзегез килеп кердегез,-диде Нигъмәтулла әфәнде.

Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Габденнәсыр әфәнде, Әхмәди байга таба борылып:

– Әхмәди абзый, бу эштә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, чөнки Муса әфәнде бу эштә шаһит кенә булачак,-диде. Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәнденең сүзләренә җавап кайтармыйча, берникадәр вакыт дәшми торды, аннары, үзалдына карап: – Хәзер генә безнең өебезгә бер түрә-бояр килгән иде,-диде.-Ул безгә Муса әфәнденең эшендә зур курку бар дип сөйләде. Аңар бу эш бик мәгълүм икән. Бүген Муса әфәнденең эшләре хөкем йортына биреләчәк дип сөйләде. Адвокат – дәгъва вәкиле ялларга мәслихәт кылды. Ялларга кирәк, кирәк!..

Тагын тынып калдылар. Әхмәди байның сүзләренә каршы аһ-ваһтан башка җавап ишетелмәде. Шулай шактый вакыт тын торганнан соң гына Нигъмәтулла әфәнде, Муса әфәндегә таба борылып:

– Адвокатсыз ярамый. Ат җигәргә кушарга кирәк. Господин Андреевка барып кара,-диде. – Ул хәзердә Казанда юк, Сембергә китте, – дип җавап бирде Муса әфәнде. – Кайчан кайтыр икән?

– Иртәгә өйлә намазыннан соң, сәгать икеләрдә кайтырга тиеш. Сәламәт булсак, иртәгә барып карарбыз. Хөрмәтле укучы! Андреев Казанда олуг вә мәшһүр адвокат иде. Муса әфәндегә дус һәм әшнә кеше булып, Петербург университетында алар бервакытта белем алып чыкканнар иде. (...)