Яшьләр (Тукай)

From Wikisource
(Redirected from Яшьләр)
Jump to navigation Jump to search
Яшьләр
Автор: Габдулла Тукай


Яшьләр


Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.

Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,
Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас?

Тәти тапса сабый барган юлында,
Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас.

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.

Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар тагълыр-тагылмас.

Яралганмы бу яшьләр күңле әллә
Мөрәүвәт маддәсе ягълыр-ягылмас?

Ышанабыз халык көчсезлегенә,
Бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас.

Тотып милләт ливасын, юлга чыктык:
«Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».

Җыгылдык без икөч чакрым да китми,—
Җегетләр! бездә көч юк,— ахры, булмас!


?

*Санәм — статуя, сын (акча).

  • Мөхәррир — язучы.
  • Мөрәүвәт маддәсе — егетлек, кешелек сыйфаты.
  • Лива — байрак.
  • Икөч — ике-өч.