Гәүбә вә истигъфар (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Гәүбә вә истигъфар
Автор: Габдулла Тукай

Гәүбә вә истигъфар


Йа илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә,
Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә.

Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә;
Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә.

Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,
Бер дә янмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә.

Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,
Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан алласы!

Йа ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен?
Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур?
Көнләшәм... (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!

Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?!
Ник тәнавелли гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?

Ярлыка, мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк,
Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!


?

  • Истигъфар — гафу үтенү, ярлыкауны сорау.
  • Әмритәсең — әмер итәсең.
  • Сөрсен сафа — рәхәт күрсен.
  • Ихсан — яхшылык.
  • Зәүҗә — хатын.
  • Яд иттерү — искә төшерү.
  • Йа шәкүр вә йа гафур — и шөкер итүче һәм ярлыкаучы.
  • Тәнавелләү — авыз итү, тату.
  • Мәүлам — хуҗам (аллам).
  • Ибне адәм — адәм баласы.
  • Мәләк — фәрештә.