Габдулла агай әкияте

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Габдулла агай әкияте
Автор: Һади Такташ

Габдулла агай әкияте


Күнле булсын,
Рәхмәт әйтсен диеп,
Туфля алып кайттым хатынга,
Бер атна да үтми,
Карыйм, Миңҗамалың сүз кузгата пудра хакында..
Ансын алып кайттым,
Шәһәр бит, дим,
Кеше хуры булып йөрмәсен,
Дөнья хәле, күңле калыр дидем,
Үлеп-нитеп китәр, белмәссең.
Күңел йомшак чакка туры килде,
Ни кушса да, сүзен тыңладым,
Ялтырап торган батис күлмәк алдым,
Бәя-фәлән диеп тормадым...
Көннәр үтте,
Беркөн май числосы,
Чыктым собраниедән,
Артык арылды,
Бакча буйлап кайтып киләм шулай,
Күзгә ике кеше чагылды.
Карыйм,
Сөбханалла, —
Берсе минем хатын,
Туфля кигән, пудра ягынган,
Ана үрдәк кебек басып килә,
Егет тә бит үзенә табылган...
Шуннан, берәр гөнаһ-фәлән булмасын, дип,
Артларыннан алга атладым.

Йөри торгач, болар утырдылар,
Егете үбеп алды,
Ах, сволочь!
Күлмәгемә сыймый башладым...
Ул көнне зур гөнаһ булмый калды,
Аерылдылар,
Мин дә киттем хатын артыннан,
Кайткач,
— Кайда булдың, фәлән-төгән диеп
Сораштырып карыйм хатыннан.
Алдый...
Габдулла агай, кайткач, Миңҗамалын
Ярган, ахры, үзе яруын,
Ансын әйтми,
Тик сөйли ул
Ничек итеп үчен алуын.
«Иртән тору белән, күлмәкләрен
Кыстырдым да култык астына,
Чыгып саттым,
Аннан бик әйбәт бер
Китап алып кайттым хатыныма!..»


?