Безнең гаилә (Тукай)

From Wikisource
(Redirected from Безнең гаилә)
Jump to navigation Jump to search
Безнең гаилә
Автор: Габдулла Тукай

Безнең гаилә


Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.


?

Безнеңлә — безнең белән.