Баскыч (Тукай)

From Wikisource
(Redirected from Баскыч)
Jump to navigation Jump to search
Баскыч
Автор: Габдулла Тукай


Баскыч


Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.

Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, ди,
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.

Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.


?

Гали — бөек.