Арба, чана, ат (Тукай)

From Wikisource
(Redirected from Арба, чана, ат)
Jump to navigation Jump to search
Арба, чана, ат
Автор: Габдулла Тукай


Арба, чана, ат


Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана;
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.

Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен:
Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».

«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:

«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай,
Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.

Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә:
Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»


?

  • Мәзлум — кимсетелгән, рәнҗетелгән.