Яңалиф – Көнчыгышда ривәлүтсия фактыры (Агамалы углы)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Яңалиф – Көнчыгышда ривәлүтсия фактыры
Автор: Самат Агамалы углы
НӘШЕР.: 1928. ЧЫГАНАК: Безнең юл журналы  

Яңалиф – Көнчыгышда ривәлүтсия фактыры (Агамалы углы)


оригиналның орфографиясе сакланган

(Бөтен Саюз Яңалиф үзәк кәмитите персидәтеле ибдәш Агамалы углы мәкаләсе)

Күлтуры ривәлүтсиясе карашы тик сәвит төзелеше пратсисында гына чыга һәм аңлана алды, ул тик аныңгына җимеше. Бу ривәлүтсиянең кирәклеге Сәвитләр тәҗрибәсендәгенә туды һәм үсде. Капитализем һәм импириялизем илләрендә күлтуры ривәлүтсиясенә ихтыяҗ юк. Хокук һәм итика ягындан хезмәтнең иксплуататсиясе, көчсез милләтләрнең (калунияләрнең) изелүләре канунлашкан җирдә күлтуры ривәлүтсиясе турында сүз дә булырга мөмкин түгел., шуңар күрә, Гирмания буржуазиясенең идиялугы һәм рухани юлбашчысы булган Трәйтишке – "массы гел массы булып кала" дип өйрәтә. "Хезмәтчесез, ягъни кулсыз күлтуры юк", "әгәрдә түбән хезмәтләрне үтәүчеләр булмаса, бөек күлтуры алга бара алмас иде", ди ул. Тагын бер ничә өземтә:

– Җәмгыятьнең тазалыгы, аның матириял һәм әлбәттә, әхлакый көчләре үсү өчен тигезлек түгел, бәлки югары, урта һәм вак милекләрнең булуы кирәк.
– Ярлылыкдан хезмәт итә торган эшче сыйныфсыз җәмгыять яши алмый.

Мондан гомуми нәтиҗә: бер ничә мең әдәм күлтуры иҗат итәрдәй булыр өчен, милиюнларча әдәмләр эшләргә тиешләр. Трәйтшкенең хөкүмәтнең ни икәнен аңлануын ибдәш Дибурин гади телгә болай дип күчерә: "Бу – сугыш сәясәте" кеше тирритуриясен (җирен) тартыб алу, көчсез халыкларны изү, милек арттырулар бөек канун булыб, аңар бөтен гражданлар булышырга тиеш сүз". Башка илләрдә үз файдалары (интирислары) артындан куучы буржуазиянең чын йөзе мондан яхшы түгел. "Төрле илләр буржуазиясенең сыйнфый сәясәт алыб барулары төрле фурмыда булсаларда алар нигездә бермә берүкләр." ди ибдәш Дибурин.

Эшләп чыгару коралларына хосусый милекне бетергән пралитарият тәртибенең сыйфатлары милләтчелек урынына интырнатсиянализем белән характирланыб искелекнең калдыклары, җимерелгән иканумикының күлтуры һәм идиялугия өстәмәләре белән рәхимсез көрәшкә әйләнмичә кала алмыйлар. Яңа иканумикы беләнгенә барыда үзендән үзе рәтләнер дип уйларга ярамый, "үзендән үзе җәмгыятьдә бернидә булмый", диб ибдәш Бухарин бик дөрест әйтә; бик гади, бик тирән көбләнгән дини һәим көн күреш ырымлары һәм башкалар, кайчакларны сатсиялизем аңы һәм эшләп чыгару көчләре үсүгә бик зур киртә булып, бик озак яшиләр (мәсәлән, Үзбәкстан, Әзәрбайҗанның кабланыб барулары).

Сүз җае белән шуны әйтеб үткәрергә кирәк: "Шәрекъ катыны" журналының 9-10 санларында Хәдичә Хөсәенова "Кабланыб йөрүчеләргә иканумикы һәм күлтуры ярдәмен күрсәтү кирәкдә, андан соң барыда җайланыр", ди. Дөрест, чадраны ташлаугына әле азадлыкка чыгу түгел, ләкин ул, азадлык юлында беренче ривәлүтсия тәҗрибәсе ясау булу ягындан зур әһәмиятле була.

"Массының каммунизем аңын тудыру өчен һәм эшнең үзе өчендә, пырактик хәрәкәт, ривәлүтсиядәгенә мөмкин булган күбләрнең массывый үзгәрүләре кирәк" (Маркыс). Бу - бер.

Икенчедән – хәзерге хәлдә кабланыб йөрүче хатынкызларга иканумикы һәм күлтуры ярдәме белән генә чикләнү, иске Кытайда дуктырларның авыру импиратыр хатынының пүлесен (йөрәк тибүен) нечкә ебь аша үлчәүләре кебек (чөнки кабланыб йөрү горефе аңар күренергә кушмаган) булачак. Чынданда, күлтурылы булу өчен, мәктәпләргә, ликпункытларга, китап, тиятыр, мөзәйләргә барырга: башка җенес белән бергә җәмәгать эшләренә катнашырга кирәк. Ә ябылыб тору һәм чадыра моңар юл бирмиләр. Соң бу бичара, изелгән җанларга ни рәвешле ярдәм итәргә? Туп туры акча яки башка нәрсә белән тәэмин итәргәме? Ләкин бу бит юк сүз, чөнки бу килешдән ул акчалар багучыларга, изге җирләргә хаҗ кылуга тотылыб файдасыз әрәм булачаклар. Аларга эш, хезмәт, урын бирүдә шулайук файдасыз булачак. Менә шуңар күрә – башда "чадыраны ташла!", ә инде андан соң калганы, башка төрле тәҗрибәләр – эш, хезмәт һ. б. Төркия һәм Әфганстан хатынкыз мәсьәләләрендә юккагына чадырага каршы көрәш башламаганлар шул.

Латыйн систимындагы әлифбаны, Ходайдан ингән гарәп әлифбасына каршы булган яңа әлифбаны кертү – Линин ибдәшнең әле 1922 нче елда әйтүенчә, безнең Сәвитләр Саюзының артында калган илләрендә барыб, чикдән тышдагы җирләрдә сизелә торган күлтуры ривәлүтсияләре арасында иң бөек ривәлүтсия һәм тәҗрибәсен булдыру.

Монда "Сәвитски юг" гәзитендә (Растуф-Дун, 1927, №175) басылган мәкаләне китерү бик кызык, анда болай диелә: "Фырансуз импириялизме пырафисыр Массинун күбдән түгел болай диб язды: "Яурупа Көнчыгышны белми, аны аңламый... бер ничә ел эчендә көнчыгыш бөтенләй үзгәрде. Көнчыгышның көчсезлеге аның катыб калган урта гасыр тырадитсияләрендә иде. Ләкин бу тырадитсияләр үтәләр, Көнчыгыш җанлана. Ул үзенең искелек күләгәләрен куып, иске, яраксыз гарәб әлифбасын ташлый. Әзәрбайҗан төрекләре бер ничә еллар инде яңа латыйн әлифбасы белән язалар. Анатули төрекләре өч ай инде бөтен рәсми кәгазьләрен яңа әлифбада язалар, Албаниялеләр аның белән 15 ел файдаланалар инде. Алар артындан башка халыклар баралар, тиздән бөтен Көнчыгыш шул юлдан китәчәк. Көнчыгыш аякка баса, Көнчыгыш көчле. Тиздән ул безгә: "Без сез яурупалылар кадәр үк мәдәни... без сезне җиңдек..." дияр. Бу мәкаләдә Иранның Ташкәнттәге гиниральни кунсылы Мирза Кәрим ханның хаты китерелә. "Тик әлифбасының авырлыгы аркасындагына Көнчыгыш һаман ябылуда һәм гафләтдә, тончыгыб килде. Иран яшьләре үзләренең көчләрен мәдрәсәдә унар ел утыруга, башлыча мөселман язуына өйрәнү һәм оешма язулар укый алу сәнгатенә бетерәләр. Ә гомуми белем алуга вакыт җитми. Яшь көчләр җитми. Ун еллык мәдрәсә курысын узган Иран яшьләре күршедәге сәвит җөмһүриятләрендә, сәвит 9 еллыгы узган яшьләргә караганда, гомуми күлтура дәрәҗәсендәндә, риял әһәмият мәгънәсендән дә артка калалар.

Көнчыгыш халыкларын гафләтдән һәм гасырлар буе килгән караңгылыкдан уяну идиясе белән җитәкләнеб, Сәвитләр Саюзы Көнчыгыш халыкларының күлтуралары үсүдә иң зур киртәне бетерүне - хәрефләрне латыйнлаштыру, аларны гадиләштерү һәм яшь көчләрне берләшдерүгә бик дөрес килде.

Сәвитләр Әзәрбайҗане 1922 нче елда хәрефләрне латыйнлаштыруны кертде. Шәрекъ халыкларын берләштерү ягындан караганда латыйнлашу бик зур адым...

Безгә дус булган С. С. С. Р. тирритуриясендәге бөтен күлтура уңышлары, рифурмылары бездә, аңар дус булган күрше хөкүмәт Иранда җанлы каршылауларга очрыйлар".

Яңа әлифбаның күлтура ягындан зур әһәмияте барлыгын күрсәтә торган бер нәрсә, ингелизләрнең аңар каршы усал сәясәтләре. Мәсәлән, Төркиядә яңа әлифба кертелү ингелизләрне борчыды, бигерәкдә бу яңа әлифбаның Әфганстан белән Иранга барыб җитүе аларны тагыда борчый төште.

1926 нчыел, 4 нче үктәбер "Таймс-уф-Индия" гәзитендә "Латыйн әлифбасында төрек теле" дигән мәкаләдә болай язылган:

"Яңалиф тарфдарлары Төркиядә бер җиңүгә ирештеләр. Бу җиңү Яурупа гадәтләрен көчләб кертү, хатынкызларның чадырасын көч белән тартыб алуга караганда искелекне тагыда төпкәрәк батыра. 2 елдан артык көрәшдән соң хөкүмәт үзе теләгәнчә төрек әлифбасын латыйнлашдыруга ирешде". "Ашшур" хәбәр итә: "250 гә якын төрек вәкилләренең кәнфиринсиясе, кискен рәвештә мондан соң төрекчә иске гарәб әлифбасы белән язылмыйча, Яурупа илләренең күбләренчә төрек теледә латыйн хәрефе белән файдаланырга тиеш" дип карар чыгарды.

"Алга баручы төрекләр гел Гарәбстан белән Иран күлтурасы тәэсрендә иделәр һәм бу, бәлки, аларның Көнчыгыш белән багланышларын өзүдәге актык адымлардыр. Безнең һинд мулаларны дәһри төрекләрнең бу рәвешдә диндән көлүләренә каршы ник чыгалар икән, - бу безне бик гаҗәбләндерә".

Күбдән түгелгенә Ангелия калунияләр министерлеге ургыны булган "Ния-Ист" гәзитендә Төркияне яңалифлар, бигерәкдә латыйн хәрефе өчен сүгә, орыша торган мәкалә басылган иде. Бу мәкалә Төркиянең гыйбадәткә әргән музыйкасы кертүгә, муллалар өчен вагазлар басдыруга һәм җомганы якшәмбе белән алыштыруга омтылуда гаебли. Кыскасы, "Ния-Ист" Көнчыгыш илләренең иң рияксияче илиминытларына һәм муллаларына коткы сала.

Әфганстанда Әманулла хан тарафындан кертелә торган рифурмыларда Ангелияне бик куркыталар. Ангелия сәясәте - имеш әфган халкы хөкүмәт тарафындан кертелә торган рифурмыларга каршы, дигән ялган хәбәр тарата.

Тагын бер кечкенә факты. Иранның көньягында, Шираз шәһәрендә, кылубда сәүдәгәр һәм зыялыларның җыелышында, хатынкызларның ябык йөрүләрен бөтенләй бетерү һәм чадыраны ташлау өчен көрәш алыб бару кирәклеге турында карар чыгаралар. Мондан соң ингелиз кунсылының хатыны базарга вәл ябынып чыккан. Бу хәл руханиларга чадыраны ташлауга каршы "менә яурупалыларда акырнлаб хатынкызларына пәрәнҗә бөркәндерә башлаганлар" диб өндәүне көчәйтергә сылтау булган.

Көнчыгыш хөкүмәтләренең яңалифларын ингелизләрнең каршы чыгуы бу рифурмыларның тарихы кыйммәтен күрсәтә, чынлабда хатынкыз азадлыгы һәм әлифба рифурмысы, иң башда эшләб чыгаруның үсүендә беленергә тиешләр, ә бу - Яурупаның калуния сәясәте өчен куркынычлы күренеш.

Чынлабда, латыйн нигезендә гарәб әлифбасы урынына яңалифба кертү - бу соңгысы тихникы ягындан әүвәлгесенә караганда өстенлегегенә булмыйча, гарәб әлифбасына багланган тәгассеб һәм рияксияләрнең бер бөтен кумпыликысын вата.

Мөселман дине һәм гарәб хәрефе генә бөтен мөселман халыкларын берләштерүче нәрсә булыб калалар, бичара мөсаватчылар лидере - Мөхәммәд Әмин Рәсүлзадә шул карашда иде (хәзер төрекләр яңа әлифбага күчкәч "Азад төрек" гәзитендә улда яңалифкә күчде инде).

Бу Көнчыгышдагы күлтура ривәлүтсиясенә Сәвитләр Саюзы бөтенләй икенче төрле карый. Яңалифне Линин "Бу Көчыгышда бөек ривәлүтси" дигән булса сәвит тормышын төзүчеләр барысы, уяна торган Көнчыгыш алкышлыйлар. Ә уяныб килә торган Көнчыгыш андагы ривәлүтсия-калуния һәм ярым калуния рәвештә ерткыч импириялислар кулындан котылырга әзерләнүнең беренче чоры.

Халык ара сәясәтенең төб нигезе милли хөрлек булган Сәвитләр илен, Көнчыгышның уянуы һич дә куркытмый, бәлки куандырагына.

Яңа әлифба бик кыска вакыт эчендә (хәрәкәтнең башлануы 1922 нче ел) Сәвитләр Саюзының артда калган халыклары арасында уңышлар казанды (18 милиюндан бер мильюнга якын хезмәт ияләре аның белән үзләренең укый-яза белмәүләрен бетерделәр). Ул массының аңын ривәлүтсиячел итә һәм шулай итеб бу халык тормышына тирән урнашкан хәрәкәтсез иске традитсияләрне җимерергә нигез сала. Тик бу әлифбаны кабул иткән җөмһүриятләргә иске, рияксия әлифбасын тизерәк бөтенләй чыгарыб ташларга кирәк. Бөтен Саюз Яңалиф үзәк кәмититенең Казанда булачак пелинуме бу юлда пырактик чаралар күрсәтер диб ышанырга була.

Эшне очлаб чыгу өчен, ривәлүтсия һич дә туктамауны һәм арымас иниргияне сорый. Латыйнлашдыру идиясенең җиңү бәйрәме килүгә һәм шуның белән бергә, моңар кадәр тарих белмәгән халыкларның күлтура ягындан үсүләренә ышанам.

Агамалы углы.