Jump to content

Уң тайпылышка каршы

From Wikisource
Уң тайпылышка каршы
Автор: Г.Г.
НӘШЕР.: 1928. ЧЫГАНАК: Безнең юл журналы, 1928  

Уң тайпылышка каршы


(оригинал орфографиясе)

Партия һәм сәвит выласы тарафыннан илне индүстрияләштерү, авыл хуҗалыгын калликтиф хуҗалыклар нигезе юлы белән белән сатсиялизем иканумикасына таба әйдәү юлында зур, ачык һәм кискен чаралар күрелә, Илдә хуҗалык систимасын сатсиялиземгә күчерү, якынаю өчен кирәк булган гигант адымнар атлана. Партия, сәвит выласының бөтен аңлы хезмәт массасының төп фикере бүген әнә шуңар юнәлдерелгән.

Билгеле: җәмгыять тарихының бер бусагасыннан инкече бусагасына атлана торган бу гигант адым пратсисы шома гына үтә алмый: яңа хуҗалык систимасына, сатсиялизем төзелешенә исем туе ясау - иске иканумикага, шул иске иканумиканың дирижурлры яки гируйлары булган сатсияль катлауларга җөназага хәзрләү дигән сүз бит. Нипманның, кулакның, пупның, мулланың бүгенге тыпырчынуларының сәбәбе әнә шунда ята: сыйнфый көрәш кануннары аларны соңгы мәртәбә булса да талпынырга куша: авылда кулак актифлаша, шәһәрдә нипман койрык бутый, чиркәүдә пуп белән мулла сәвиткә, сатсиялизем төзелешенә каршы юнәлдергән кабахәт агитатсиянең яңадан-яңа митудлары белән эш итәләр; мәчетнең михрабы, чиркәүнең алтары, нипманның магазины, кулакның кунак өе сәвиткә, партиягә каршы төзелгән агитпыруп пунктларына әйләнәләр. Әлбәттә, бу хәл бүген генә башланган нәрсә түгел, ләкин төрле вакытта төрле көчтә, төстә булып килә. Кыйнала торган дуңгыз башын качырырга тырыша, ләкин җыелырга, кычкырырга да онытмый, ә кыйнауны туктап борылып чапсаң һөҗүм итәргә дә хәзер тора. Мәсьәлә моның белән генә дә бетми: Шул ук сатсиял катлаулар төрле бллар белән киң хезмәт массасы, авылның ярлысын, урта керәстиянен, шәһәрнең эшчесен, сыйнфый аңы керисталлашмаган хезмәтчесен үз шартларына иярү, үз паникалары белән агулау юлында чаралар күрәләр.

Партия һәм сәвит выласының боларга бирә торган җавабы ачык: ул җавап шу ук сатсиял катлауларга каршы булган көрәшне йомшартырмау гына түгел, бәлки көчәйтүдә, бөтен пыралитарият массасы, авылның батрагын, ярлы һәм урта катлавын тагы да ныгырак рәвештә сәвит, партия тирәсенә туплаудан тора.

Ләкин бүгенгә ярышның (?) төп характиры хезмәт массасының, сатсиялизем иленең сыйнфый дошманнарына каршы көрәштә генә түгел, бәлки партиянең үз эчендәге кайбер катлауларның да әнә шул безгә дошман төркемнәрнең паникаларына, шуларның абъиктиф йогынтыларына бирелүләренә каршы көрәштән тора.

Икенче яктан, шул ук йомшак илиминтләр тихника ягыннан артында булган бер илдә сатсиялизем иканумикасы төзүнең бөтен катлаулылыгына төшенә алмыйлар; бу юлдагы киртәләрнең партия һәм аның җитәкчелеге астында берләшкән хезмәт массасының көче белән җимереләчәгененә ошанмыйлар; зур көчләр түгеп булса да киләчәктә илне сатсиялизем иканумикасына бастыру өчен аны индүстрияләштерү бердән бер юл икәнлекне аңламыйлар. Болар менә шундый бик күп сәбәпләр нәтиҗәсендә партия һәм кайбер катлавында партиянең төп сызыкларына шикләнеп карау туа: уңга тайпылу туа.

Бу катлаулар партия күтәреп алып бара торган авыр йөк астында изелә, чыдый алмыйлар - аларга ул йөк көчтән тыш авыр тоела. Аларча бу авыр йөк ничек җиңеләячәк?

- илне индүстрияләштерү чиескз күп көч һәм байлык сорый. Шуңар күрә аның тимпын әкренәтергә кирәк; - кулакка каршы артык кискен көрәш алып бар авыл хуҗалыгының баруына зарар итә; шуның өчен дә көрәшне йомшартырга кирәк; - нипманны, часникне артык кысмаска кирәк...

Уң тайпылу әнә шундый карашлар систимасында тора.

Уң карашның төбендә вак буржуа эстихиясенә бирелү ята, илне индүстрияләштерү эшенең бүгенге тимыннан кул селтәү, каты көрәш фрунтыннан кыек юллар белән дизиртирлек итү ята.

Менә шундый характирдагы тайпылу - вау буржуа эстихиясенә, безгә дошман булган сатсиял катлауларның паникаларына бирелү безнең матур әдәбиятыбызда бармы? Бүгенге матур әдәбиятыбызда безнең байракның көрәш байрагы икәнен оныту бармы? Безнең әдәбиятта партия һәм пыралитарият сыйныфы алдындагы бөек бурычларда читкә тайпылу бармы?

Ачык әйтергә кирәк: әгәр без үз әдәбяитыбызга әнә шундый кәнкрит сө'альләр тезмәсе тотып килсәк, анда бик күп ертык-сүтекләр табачакбыз.

Уң тайпылу - ул гаять нечкә төстәге абиватиллек, аны күрү, сизү өчен аеруча сизгерлек кирәк. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә инде ул бигерәк тә шулай.

Партия эчендә уң тайпылу куркынычына каршы көрәш алып барганда без үз әдәбиятыбызга тагын, тагын һәм тагын бер тапкыр борылып карарга тиешбез. Үз әдәбиятыбыздагы иләк якларны идиялугия ягыннан тотрыксызлыкларны тагын бер тапкыр кабарынкы рәвештә күрсәтеп үтәргә тиешлебез.

Ил башка, иблис башка, монда да тормышның бер тармагыннан икенче тармагында булган тайпылуның дөрес күпиясен эзләү урынсыз булыр иде. Ләкин ярты ягы белән генә булса да тормышның көзгесе булган матур әдәбиятта әнә шул урынлык (?) маминтларын табу кыен түгел.

Аерым чыгыш рәвештә, ләкин урын бик фурмалашкан рәвештә күрсәткән писсимизем әнә шул уң тайпылу эстихиясенең ачык бер тармагы. Ул бик алҗыганлыкны, көрәш кылычының тутыкканлыгын күрсәтә; сатсиялизем төзелешенең гигант адымнары астында таптала торган сатсиял катлауларның паникаларына бирелүне күрсәтә; шагыйрь иптәш кичә генә камсамул яки партия ячәйкәсенең сабарниясендә уң тайпылышка каршы даклат тыңлаган,шул тайпылуга каршы каты ризалүтсия дә чыгарганнар, ә иртәгесекөнне шул ук иптәш «бик нечкә лирика»лы ләкин бик калын иттереп писсимизем берлән булган «шигырь» («Кезиле(?) әйбер») күтәреп ридаксиягә килә. Бик сирәк очырый торган эш түгел бу. Кай вакытта андый шигырьләрнең партия яки камсамулда торуларына гаҗәпләненәсең, ләкин алар бик җитди иттереп:

- Ялгышасың ридактыр яки сикритар иптәш! Бу бит лирика; монда мин камсамул карашында, партия карашында түгел, үз карашымда язам, диләр. Әлбәттә, бу ялгыш һәм көлке караш. Һәр бер камсамул, һәр бер партиис үз карашын партия һәм камсамул карашы белән берләштерә алса гына без бит аны камсамул һәм каммунис дип язабыз.

Бездә икенче төрле тайпылу да бар: авылның сәвитеннән, камсамул-партия тормышыннан, ил төзү матифларыннан читкә китеп, җенес мәсьәләләренә, илиминт пыраблималарына, «камсамулча сөю»ләргә кирәгеннән артык бирелү бар. (боларның мисалларын «Безнең юл»ның үзендә үк табарга мөмкин). Без көн тәртибендә торган мәсьәләләр буенча заказ биреп хикәя, шигырьләр яздырып сәнгать әсәрләре тудырырга теләүчеләредән (шулай караучылар бар әле бездә) түгелбез. Ләкин заказ бирелмәгәндә дә бит безнең язучылар, шагырйрьләр әнә шул үзләрен чорнап алган ил төзү матифларыннан, партия тормышындагы, завут-фабрик эчендәге матифлардан «илһам» алырга тиешләр бит! Бүгенге бөек барышның кәнкрит маминтларын сәнгать убразларына салып бирергә тиешләр бит!

Бездә мондый матифларның күренмәвенең яки артык аз күренүенең, ә илиминт матифларының кирәгеннән артык куеруының, хикәя яки шигырьләрнең «кызый» (?) сүзе белән кирәгеннән артык чубарлануларның сәбәбен кайдан эзләргә? Моның сәбәбе кәнкрит тормыштан, пыралитарият һәм гомумән хезмәт массасының көндәлек тормышыннан аерылуыбыздан, көрәш интүзияземнең йомшаруыннан эзләргә кирәк.

Безнең хәзерге әдәби барышыбызда папутчиклар, кайбер иптәшләрнең ялгыш уйлавынча үк, бик зур урын алмыйлар. Хәзерге әдәбиятыбыз сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да пыралитарият идиялугиясе нигезендә, кампартия карашында торучы көчләр тарафыннан алынып барыла. Ләкин бу нәрсә барыбер папутчикларга, аларның прадуктыларына әһәмият бирмәскә салкын кан белән генә карап калырга кирәклекне күрсәтми. Ә бездә вакыт-вакыт шундый нәрсәләр булгалый без әкертенләп алганда:

- сез нәрсә язасыз, кем өчен язасыз? дигән сө'альләр куюдан тартынмаска тиешбез.

- ә пыралитарият партиясе белән бергә язучы әдәби көчләргә инде бу сөаль һәр вакыт куелырга тиеш. Пыралитарият әдәбиятына хезмәт итәм дип уйлаган һәр бер язучы, һәр бер шагыйрь үзенең әсәрен бастырудан, басарга тәкъдим итүдән элек үз үзенә:

- Бу әсәрнең хезмәт массасының хисен пыралитарият идиялугиясенә, сыйнфый көрәшкә, пыралитарият диктатурасының алдына куелган бурычларны үтәүгә таба тәрбияләү юлында аз гына булса да файдасы булырмы? дигән сөальгә куярга тиеш. Без байтак вакытта теге яки бу әсәр турында «идиялугиясе зарарсыз» дибез. Ләкин «зарарсыз» булу гына да аз. Пыралитарият әдәбиятындагы һәр бер факыт «зарарсыз» эз генә түгел, бәлки файдалы калдырырга тиеш.

«Пыралитарият әдәбияты» дигән сүзгә мәгънә биргәндә төрле кире өтерләргә, нөктәләргә, яки кайбер фармал якларга бирелүдән бигерәк теге яки бу әсәрнең, теге яки бу язучының идия систимасында, үз иҗатынының төбендә салган оеткысына әһәмият бирергә кирәк. Шул вакытында гына дөрес нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Юкса бездә әнә шул кире өтерләр һәм нөктәләрне бер ничә тапкыр санап чыкканнан соң:

- Бездә пыралитарият язучылары бармы, пыралитарият әдәбияты бармы? - дип аумакай сөаль куючылар да юк түгел.

Бездә пыралитарият идиялугиясендә торып, пыралитарият партиясе белән бергә, алар белән бер сафта көрәш алып барган язучылар бар; бездә хезмәт массасын сәнгать әсәрләре аркылы пыралитаиятча тәрбияләүне мәкъсат итеп алган әдәбият бар. Пыралитарият әдәбиятын да, пыралитарият язучыларын да күктән эзләмәскә, әнә шул тирәдән эзләргә кирәк.

Сүзнең ахырына таба тагын бер маминтка тукталыйк: бу маминт безнең әдәбиятта милләтчелек тайпылышыннан гыйбарәт. Безнең мәтбугат мәйданыбызда милләтчелек тайпылышына зур мисалләр табып булмас, ләкин тормыш баскычлары ридаксияләренең бусагаларыннан үтә алмаган кайбер шавинизем әсәрләре юк түгел. Милләтчелек тайпылышына каршы кискен көрәш алып бару да - безнең эш пыланыбызда күренешле урын алырга тиеш.

Уң тайпылышка каршы көрәшү ниндидер абстракыт идияләргә каршы көршы көрәшү түгел, бәлки уң тайпылышны күрсәткән кәнкрит факытларга каршы көрәшү. Без дә әдәбият өлкәсендә әнә шул уң тайпылышның кече сеңлесе яки олырак абыстасы булган һәр бер факытны колагыннан сөйрәп чыгарырга, аңар тиешле «ганарар»ны түләргә тиешбез. Ул ганарар - матур әдәбиятта булган абиватиллеккә, сыйнфый нигезне югалтуга, урынсыз иңрәүләренә, вак буржуа эстихиясен әдәбиятка сөйрәп кертергә, җенес мөнәсәбәтләре белән бәйләнешле булган җирләрдән генә шигърият-илһам табуларга каршы кызганычсыз көрәшүдән тора.