Ике командир турында (Нури)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Ике командир турында
Автор: Зәки Нури

Ике командир турында


Мин Заслонов үлгән чакны күрдем,
Пуля екты аны һөҗүмдә.
Сүнде батыр... Ләкин бөек җиңү
Нуры калды аның йөзендә.

Җилкәләргә тимер йөген салып,
Сугыш безне дүрт ел тирләтте.
Төбәп атты безнең йөрәккә ул,
Якыннарны бездән җирләтте.

Сугыш безне еракларда йөртте,
Килми торды хәтта хатлар да.
Туры килде үлем үлсен өчен
Күкрәк белән дотлар капларга.

Атна буе кайчак ачыктык без,
Кайчак патрон биштән артмады.
Дошман узар юлда ләкин көн-төн
Мина арты мина шартлады.

Мундирлары бик күп гитлерчының
Янды безнең үчле учакта...
Юк, күрмәде моны — Муса бездән
Бик еракта иде ул чакта.

Юк, күрмәде... Ләкин ул бит үзе
Баш партизан иде Берлинда!
Әйтте хәтта кулы богаулангач:
«Бар бит әле бомба-җыр миндә!»

Шул чакта ул Заслонов та иде,
Утка керде чыгып уттан ул.
Нәфрәт утын әйтерсең лә сипте
Күп көпшәле минометтан ул.

Һәм күтәрде аны чын батырлык
Факел итеп тарих түренә.
Партизанның сүнмәс дан учагы
Ераклардан балкып күренә!

Тормышыма минем алар икәү
Бергә керде җиңү эшенең
Остазлары булып. Димәк ки, мин
Ике командирлы кешемен.

Дядя Костя[1] күз алдымда тора,
Кулларында мина уйнатып.
Ә Җәлилем — йөрәгемдә яши,
Иң җаваплы җырны уйлатып.

Сугыш, сугыш, синең солдатың мин,
Шулай кердең минем күңелгә.
Йолдыз булып ике командирым
Һаман балкыр минем күгемдә.


?

  1. Костя — Белоруссия партизаннары берләшмәсе командиры Константин Сергеевич Заслоновның партизанча кушаматы.