Татарның чын тарихы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Татарның чын тарихы
Автор: Илдус Хуҗин

Татарның чын тарихы


Кереш

Н.М.Карамзин XIX гасырның башында үзенең “Россия империясе тарихы”на кереш сүзендә яшермичә әйткән: “Тарих ялган белән тулы, дип әйтәләр. Аңарда, кешенең һәрнинди гамәлендәге кебек, ялган кушылдыгы бар, ләкин хакыйкать азмы-күпме саклана, һәм кешеләр, аларның гамәлләре турында хәбәрдар булу өчен безгә шул кадәресе дә җитә”.

Бу язманың авторына 6 сыйныфта укучы татар балаларына шундый сорау бирергә туры килгән иде: “Сез татарлар турында ниләр беләсез?”. Шушы ук мәктәп укытучысының ана телен ярыйсы гына белгән улы кулын күтәрде дә җавап бирде: “Татары наши враги”. Бу фаҗига түгелмени? Бу баланы бит урыс укытучылары укытмаган, чөнки бу мәктәптә бер генә урыс белгече бар (музыка укыта, балаларыбызны татар моңыннан читләштерә). Ә калганнары барысы да ана телендә сөйләшүче татарлар. Менә шулай итеп без үзебез балаларыбызны урыска әйләндерәбез. Ә яшь буынны ана теленнән яздыру балалар бакчасыннан башлана, чөнки анда ук инде балалар белән урыс телендә генә сөйләшү гамәлгә кертелгән. Чөнки, беренчедән, тәрбия-укыту програмнары шулай төзелгән. Икенчедән, тәрбиячеләр, бәлки, кайсыбер эшләрен татар телендә алып та барырлар иде, ләкин ана телен белүләре чамалы, ә балалар өчен татарча җыр-биюләрне, уеннарны бөтенләй дә белмиләр.

Ул гына да түгел, хәзер инде саф милли гаиләләрдә дә яңа туган бала белән урысча сөйләшә башлыйлар. Һәм ни кызганыч, баланың теле ана телендә “әннә” дип ачылса да, аңа “мама” дип әйтергә өйрәтәләр. Шул рус тел белән ул үсә дә. Мәктәпне бетереп, шәһәргә барып укырга кергәндә, балада милләтебезгә хас булган мескенлек, тулы кыйммәтле булмаганлык комплексы инде ныклы урын алган була. Һәм ул татар кешесен кабергә кадәр озата. Нигә соң бу болай? Чөнки без шундый шартларга куелганбыз. Безнең ата-бабаларыбызны сугышып алган, дәүләтсез калдырган көчләр, әлегә кадәр безнең халыкны итек асларында тотарга хаклыбыз дип саныйлар. Кызганычка каршы, безнең моңа каршы торырлык көчебез дә, мөмкинлегебез дә һәм, дөресен әйткәндә, теләгебез дә чикле. Ә моның тамырлары тарихта. Шунда ул, безне хурлыкка төшергән, исемнәребездән оялып йөри торган мәхълукларга әйләндергән ялган тарихи вакыйгалар турындагы язмалар. Татар кешесенең милли үзаңын бары тик бер юл белән генә күтәрергә буладыр. Ул да булса, аның чын тарихын булдыру, ул тарихтагы уңай вакыйгаларны, дәверләрне ачыклау, халкыңның мескенлеген түгел, батырлыгын, кыюлыгын күрсәтү. Әгәр дә татарның милли үзаңы милләтенең тарихы биеклегенә күтәрелә алса, татар нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен югалтмас иде. Татар тарихы. Мондый бәхәсле, фаҗигалы тарих бармы соң бу дөньяда? Кемнәр генә язмаган татар тарихын. Ләкин барысы да татарны монгол белән бәйләп, халкыбызга тузга язмаган нахак гаепләр таккан, һәм бу җәбер хәзергә кадәр дәвам итә. Хәтта үзебезнең татар тарихчыларыбыз да нигездә шушы ялган тарихны яклый. Алар бары тик шуны бераз йомшарту, шомарту һәм бизәү белән генә шөгыльләнәләр. Икенче, капма – каршы чиккә таба омтылу да бар. Ягъни халкыңның үткәнендәге, башкалар өчен күңелгә ятышсыз булып күренгән (ялган) фактларны яшерергә тырышу. Һәм дә шул максат белән халкыңның исемен алмаштыру, башка кавемнәр исеме астына качарга омтылу. Дөрес, соңгы елларда кайсыбер галимнәр, тарихны популярлаштыручы язучылар булып үткән вакыйгаларны башкачарак фаразлыйлар, үзләренчәрәк тасвирлыйлар. Монда А.Фоменко, А.Бушков, В.Томсинов, К.Пензев, А.Баяр, А.Мурад, Д.Калюжный, М.Гайнетдин, Г.Еникеев, Р.Безертдинов һ.б. кебекләр күздә тотыла. Әлбәттә, аларның күбесе профессиональ тарихчы түгел, ләкин, шуңа карамастан, аларның тәгълиматлары кеше ышанырлык түгел, дип әйтеп булмый, чөнки алар тарихны академик тарихчылар кебек власть башында торучыларга ничек кирәк шулай үзгәртмиләр, үзләре уйлап чыгармыйлар, инде танылган, бөтен дөньяга билгеле булган тарихчылар язмаларына гына таянып эш итәләр, бары тик тарихта булган фактларның мәгънәсен генә үзләренчә аңлаталар. Кайвакытта академик тарихчылар тарафыннан “яшерелгән” тарихи материалларны да әйләнешкә кертәләр. Әле әйтеп кителгән “халык тарихчылары”ның (бу яңа термин) язмаларын укыгач, төрле хисләр туа. Эш шунда ки, аларның кайсылары төрки - татар тарихын тамырдан үзгәртә (А.Бушков,К.Певзев, А.Бояр һ.б.), ә кайсыберләре татарны бөтенләй тарихсыз калдыра (Н.Фоменко һ.б.). Без бу гамәлләрдән хәбәрдар булырга тиешбез. Дөньяда, тормышта һич көтелмәгән үзгәрешләр, җәмгыяви зилзиләләр куба тора. Булмас дип кем әйтә ала, әлеге “халык тарихчылары” тәкъдим иткән, безгә көлке тоелган фаразлаулар берзаман Русия дәүләтенең (дөресрәге, рус милләтенең) инде күптән эзләгән милли идеясе булып китмәсме? Һәм без тарихсыз калмабызмы? Димәк, татарга уяу булырга, тарих актарылып яңадан языла башласа, үз тарихын булдыруны үз кулына алырга кирәктер. Укучылар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: автор монда хәзерге вакытта билгеле булган татар тарихын сөйләп чыгуны бурыч итеп куймый. Чөнки, беренчедән ул Русия тарихы белән үрелеп бара. Икенчедән, татар тарихы, ялган булса да, ул бик катлаулы һәм бай эчтәлекле, һәм аны тасвирлар өчен берничә том китап язарга кирәк булыр иде. Һәм ул томнар язылганнар да инде. Авторның бурычы - ниндидер гадәттән тыш зур гыйльми эш башкару түгел, һәм бу мөмкин дә түгел. Төп теләк – милләттәшләребезнең үз тарихына игътибарын булдыру, аны белергә тырыштыру. Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса – йә Хода, тагын нәрсә теләргә кирәк булыр иде! Ул бит беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшермәслек милли тарих кирәк. Бармы соң ул? Бар. Татар тарихы – бөтенләй башка тарих. Ләкин, күңел сизә, ул яшерелгән. Автор шуны эзләү юлына басты. Нәрсә килеп чыгар – ансын Аллаһ белә!



Татарларның ата-бабалары

Татарлар үз ата - бабаларын җиденче буында Нух улы Яфәстән (Иафет) туган Татар хан белән бәйлиләр (Рәшидетдин. “Еъязмалар мәҗмугасы”). Шул ук Татар ханны якутлар (саха) да үзләренең бер хөрмәтле аллалары итеп исәплиләр икән. Бу исә татарлар белән якутларның нәселдәш икәнен генә күрсәтеп калмый, ә бәлки татар тарихының тамырлары бик тирәндә булуын белдерә (Г.Миллер буенча.) Галимнәр төрки - татар кабиләләренең барлыкка килү һәм үсеш урыннарын киң Евразия регионнары дип күрсәтәләр. Мәсәлән, яңа эрага кадәр X – VII меңъеллыкларда мезолитик мәдәни – иктисадый сөрешләр нигезендә IV – III меңъеллыкларда Евразия далаларында һәм бигрәк тә Идел – Уралда курган археологик культурасы барлыкка килә. Аның “тумыш” урыны Идел- Җаек аралыгында була. Ул вакытта яшәгән кешеләр европеоидлар булып, араларында монголоид (лапоноид) билгеләре чагылганнары да була. М.Н. Герасимовның объектив тикшеренүләренә нигезләнгән бу ачышлар, шул вакытлардан бүгенге көннәргә кадәр шушы регионнарда яшәгән халыкның (төркиләрнең) антропологик яктан үзгәрмәгәнлеген күрсәткән (Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 20, 25). Димәк, Идел – Уралда яшәгән халыклар – автохтоннар, беркем – беркаян күченеп килмәгән, һәм бу 5-6 мең ел дәвамында шулай бара. Дөресрәге, күчеп килгән кабиләләр булган, мәсәлән булгарлар, ләкин алар шунда электән яшәгән кавемнәр тарафыннан ассимиляцияләнә килгәннәр.

Идел - Урал зонасы өчен Ананьино археологик культурасын өйрәнү нәтиҗәләре дә бик мөһим. Әлеге тимер гасырына нисбәтле археологик культура Кама, Урта Идел, Вятка һәм Агыйдел бассейннарында таралган була. Бу культура кабиләләре җир эшкәртү, терлекчелек, сунарчылык һәм балыкчылык, металл эшкәртү (бронза, тимер) белән шөгыльләнгәннәр (БСЭ, III изд., т. 1, 572). Ананьино культурасы кабиләләрен, гадәттә, финно – угорларга нисбәтлиләр. Ләкин аларның киң таралган зоналары үз эчләренә төркиләрне һәм финно – угорларны керткән скифларның яшәү зонасы һәм вакыты белән туры килә. Урал һәм Идел буе бу вакытта суар + аслар, көньяктан күчкән саклар белән тулган була. Ә саклар – шул ук скифларның икенче төрле әйтелеше генә.

Яңа эраның IV – VII гасырларында Кама һәм Идел буйларын Имән кискә археологик культура кабиләләре биләгән. Әлбәттә, традицион тарих даирәләре, төркиләр бу урыннарга IV-VII гасырларда гына килгән, алар күчмәләр булган дип, боларны төркиләргә “бирми” һәм үз сүзләрен исбат итү өчен тагын тарихны үзгәртергә маташа.

Әлбәттә, күчмәлек төркиләрнең тормыш рәвеше, ләкин булгарлар һәм татарларның бер өлеше кебек җир эшкәртүчеләребез дә булган бит әле. Һәм болары белән тегеләренең контактыннан хәзерге заман татарлары килеп чыкмаган, дип кем әйтә ала?

Татар тарихын Ауропа һәм Русия тарихчылары һуннар (гунны) һәм монголлар белән генә бәйлиләр. Янәсе, татарларның ата-бабалары һуннар кайдадыр ерак көнчыгышта монголлар һәм кытай халыклары белән бергә яшәгән һәм берничә дистә төрле кавемнәрдән торганнар. Һуннар соңрак дистәләгән ханлыкларга бүлгәләнгән һәм шуларның берсе татарлар кавеме булган. Һәм рәсми тарихны яклаучы барлык авторлар да диярлек бу борынгы кавемнәрне бары тик тискәре яктан чыгып кына тасвирлыйлар. Ләкин шул ук тарихтагы һун-төркиләрне мактап язган авторлар да юк түгел. Бу җәһәттән күренекле язучы, тарихчы Мурад Аджины китерергә була. Ул борынгы заман тарихында һуннарның һәм төркиләрнең ролен бик югары күтәрә (М.Аджи “Полынь половецкого поля», “Тюрки и мир”). Аның сүзләренчә, Европа һәм Русия тарихчылары тасвирлаган ярымкыргый күчмә һуннар тарихы дөреслеккә якын да килмәгән. Алтай тауларында яшәгән бу кавем (һәм аларның дәвамчылары – төркиләр), тимер ятмаларына тап булгач, чуен һәм корыч кою, алардан көнкүреш кирәк-ярагы, җир эшкәртү һәм сугыш кораллары әзерли башлый. Бу хәл төркиләр тормышын тамырдан үзгәртә, төркиләрне икътисадый, мәдәни уңышларга ирештерә. Халык саны тиз арада нык кына арта, һәм Алтай тауларына сыймый башлаган төркиләр далаларны үзләштерә башлыйлар. Бу инде “Бөек күченү” чоры башлану дип атала. Һуннар, М.Аджи буенча, далаларны үзләштерүне һәм яңа җирләргә күченүне гаять киң фронтта алып баралар – Индостаннан Кече Азиягә һәм Европага кадәр, икенче яктан, Себер, Урал, Кыпчак далалары, Карпат таулары аша тагын Европага кадәр. Ул гына да түгел, һуннар һәм алар составындагы төркиләр Аппенин, Пиреней, Британия, Скандинавия ярыматауларына үтеп керәләр. Төп урнашкан, дәүләт төзегән җирләре булган Паннониядә алар телләрен, мәдәниятләрен озак кына саклап калалар, ә менә бөтен Европага таралганнары әкрен- әкрен шунда йотылалар. Шулай булса да күп җирләрдә аларның бераз гына үзгәртелгән исемнәре, топонимнар кала. Европадагы ат менгән рыцарьлар да һуннар токымы, джентльменнар да төркиләрдән калган югары катлам вәкилләре булган һ.б. Һуннарның куәте һәм шанлылыгы турында Атиллага килгән Византия илчелеге әгъзаларыннан берсе Приск Панияле һәм, аңа таянып, Иордан язып калдырган. Алар һәрвакыт күчмә халык, дип тәкърарланган һуннарның шәһәрләренә баралар (Приск Панияле), һәм аларның утрак тормышлы халык булганлыгына укучыны инандыралар. Әлбәттә, һуннарның утраклыгын алар үзләре күптән белгәннәр.

Әнә шул чыганаклар нигезендә булса кирәк, танылган татар тарихчысы Г.Гобәйдуллин да (1887—1938) үз фикерләрен бәян кыла. «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан, 1989) дип аталган китабында урын алган мәкаләләрнең берсендә ул Атилла турында болай яза: «Һуннар Атилла исемле ханнары заманасында бик куәтләнеп китеп, ул заманның иң куәтле булган Европадагы империяләрне дер селкеткәннәр. Хәзерге Франция, Германия, Италиянең эчләрендә һун атларының тоякларыннан күтәрелгән тузан бик еш күренәдер иде. Истанбул, Рум кебек зур шәһәрләрдә торган императорлар Атилладан мәрхәмәт сорап ялварганнар, әллә никадәр акча, бүләк биреп кенә үзләренең җирләрен һуннардан котылдырып торганнар».

Һуннарның тагын бер казанышы – бөтен дөньяга бер алла дине идеясен тарату. Һуннарда һәм төркиләрдә бер алла - Тәңре дине булганлыгы күпләргә мәгълүм (бу диннең йолалары соңрак азрак үзгәреп, христиан диненә һәм башка диннәргә дә күчкән). Тәңречелекне (белеп тә, белми дә) ниндидер ярымкыргый кабиләләргә хас булган шаманлык белән бутау гадәте бар. Бу - әлеге дә баягы безнең ерак ата-бабаларыбызның тарихта тоткан урынын түбәнәйтү, кимсетү максаты белән эшләнә.

Тәңречелек – яңа эрага кадәр үк Азияда таралган бер аллага ышану дине ул. Һәм автор бу диннең XX гасырга кадәр татар кешесенең күңелләрен биләп торганлыгын исбатлый ала. Әле 50 – 60 еллап элек кенә безнең бабайларыбыз һәм әбиләребез Аллаһы тәгаләгә еш кына Тәңре дип дәшәләр иде һәм ислам кушканча аңа багышлап намаз укыйлар иде. Һәм алар моны чын күңелдән, ике алланы бер затка берләштереп карыйлар һәм ышаналар иде. Ә башкалар тарафыннан бу гамәл табигый хәл итеп кабул ителә иде. Бу очракта алар хаклы булган дип уйларга кирәк, чөнки тәңречелек дөньядагы иң тәүге бер алла дине ул. Ул әле борынгы Римда, Египета, Византиядә, Иудеяда мәҗүсилек хаким иткән чакларда ук булган һәм аның барлыкка килгән вакытын беркем дә белми. Кайбер галимнәр тәңречелекнең Будда диненнән килеп чыгышын исбатларга тырышсалар да, моны дөрес түгел дип уйларга була. Чөнки “буддалык”та бөтен нәрсәне барлыкка китергән һәм бар нәрсәдән өстен булган бер аллага ышану юк. Шулай ук рух һәм материя дигән төшенчә дә кертелмәгән (БСЭ). Шулай булгач, тәңречелек буддалыктан аерылып чыкмаган, киресенчә, Тибет, Алтай төрки халыклары дөньясында туган һәм камилләшкән. Ул гына да түгел, тәңречелек - яңа эраның башында гына барлыкка килгән Ибраһим пәйгамбәр диннәренең (Иудалык, Христианлык һәм Ислам) нигезе булып тора дип әйтү дөреслеккә хилаф кылу булмас.

Борынгы төркиләр Тәңредән бәйле рәвештә тагын табигать күренешләренә дә табынганнар. Алар табигатьне җанлы күренеш дип кабул иткәннәр. Тәңре дине төркиләргә мәрхүм бабаларының рухын хөрмәт итәргә кушкан, тереклекне тоярга, аның белән гармониядә яшәргә өйрәткән. Тәңречелек сихер, шаманлык, тотемизм күренешләре белән бәйләнгән, дип әйтсәләр дә (Р.Мөхәммәтшин. Тәңречелек безнең юлмы?), моның белән килешеп булмый, чөнки һәр диннең йолалар белән бәйләнгән ягы бар. Без инде онытылган тәңречелек диненең йолаларын шаманлык дип кимсетергә хакыбыз юк. Безнең бабалар Тәңредән имин көн сорап йокыдан уянганнар, аңа рәхмәт әйтеп йокларга ятканнар. Бу дин аларны яздан – көзгә, көздән – язга керткән. Алар Тәңрегә дога кылып иген иккәннәр, мал көткәннәр, корбан чалганнар. Тәңре әләме астында Кытайдан алып Римга кадәр халыкларны буйсындырганнар, дөньяда тиңе булмаган Сөннәр иле, Төрки каганат, Кубрат дәүләте, Идел Болгарстаны кебек империяләр төзегәннәр.

Безнең бабаларыбызның (өстәрәк әйтелгәнчә) Аллаһы тәгаләне Тәңре белән берләштерүе тикмәгә түгел, чөнки бу ике диннең философиясе охшаш. Икесендә дә бер алла гына бар. Христианлыктагы кебек алланы өчкә бүлеп карау (святая троица) юк. Шулай ук ясап куелган сыннарга, образларга (иконаларга) табыну рөхсәт ителмәгән. Һәм гомумән, төптән уйлаганда, Аллаһы белән Тәңре шул ук бер алла дип әйтергә була. Аларның мәгънәсе, асылы бер, ә йолалары башка. Ләкин бит күп диннәрнең йолалары меңнәрчә еллар эчендә байтак үзгәрү кичергән. Өстә әйтелгәнчә, безнең әби-бабаларыбызның күптән түгел генә Тәңрене искә алулары аларның тамырлары Азия ягында булгандыр, дип әйтергә мөмкинлек бирә, чөнки, ни әйтсәң дә, Тәңречелек шул якта таралган дин булган. Ләкин тәңречелек турында сүз кузгатканда, сак булу мәслихәт. Хәзерге замандагы кайсыбер милләттәшләребезнең тәңречелеккә күчүне хуп күрүләре, үзләре дә аңламыйча, татарны бүлгәләргә һәм аны вак кына халыклар, секталар хәленә китерүе мөмкин. Бу тормышка ашса, Русия титуллы милләтенең иң зур проблемасы булган татарлык үзеннән – үзе юкка чыккан булыр иде. Аллам сакласын.

Өстә әйтелгәнчә, христианлыкның кайсыбер атрибутлары һәм йолалары тәңречелекнекен хәтерләтә. Мәсәлән, тәңречеләрнең баш киемнәренең түбәсендә тигез яклы хач ясала торган булган. Руханиларның киемнәре христиан монахлар киемен хәтерләткән. Тәңрегә, кулларны алга сонып, уч төпләрен күккә каратып ялвара торган булганнар (М.Аджи. Тюрки и мир). Шуннан мөселманнардагы бит сыйпап дога кылу калгандыр. Тәңречелек, әкренләп үзгәрешләр кичерә - кичерә, диңгез юлы белән Төньяк – көнбатыш Африкага, Египетка күчә. Урта Азиядән Кече Азияга, Византияга үтеп керә. Менә шунда инде диннәр казаны кайный. Ике яклап килгән Тәңречелек идеяләре Египет – Фәләстин – Византия тирәләрендә христиан динен барлыкка китерә. Соңрак ислам да Тәңречелек нигезендә барлыкка килә. Христианлыкның төп тармагы католиклар һәм носарилар (православие) диненә әверелә. Ә Европага күчкән һуннар өлешчә тәңречелектә кала, зур гына өлеше арианлык динен сайлаган була. Азиядә несторианлык (христианлыкның бер мәзһәбе) тарала.

     Һуннарның, һәм аларның токымыннан булган төркиләрнең Европа халыкларына булган тәэсире дә көчле була. Мәсәлән, бу турыда  Скандинавия сагаларындагы күп санлы  фикерләрдән берничәсен китерәбез. 
        “Скальд  Стурлусон, шведлар үзләренең  тарихи  яшәү урыннары дип  Доннан көнчыгыштарак  булган “Асгард” һәм  “Бөек Светьорд”  җирләрен атаганлыклары турында язып калдырган. “Кече Эдда” дигән әсәрендә  Одинның (скандинавларның алласы) үзенең халкын түркләр җиреннән алып килгәнлеге, аның Сигтуна  дигән  шәһәр салганлыгы һәм үз  илендә  төркиләр  кануннары урнаштыруы турында язган.
          С.Стурлусон  үз язмасында шундый фраза китергән: “Азиядән килгән бу кешеләрнең теле Европа илләренең теле булды”. Борынгы сагаларда  шулай ук  Азияне мактау сүзләре китерелгән: Азия  “бөтен яктан да  матуррак һәм яхшырак, ә анда яшәгән кешеләр  гакыллылык, көч һәм  төрле белемнәр белән аерылып торалар”. Бу Азия җирләре дип  Меот сазлары (Азов диңгезенең  төньяк – көнчыгышында) дип аерып әйтелә. Ә бу бит нәкъ көнбатыш  татарлары  җирләре.
     В.Н.Татищев та  мондый хәбәр калдырган: швед тарихчылары Иоган Магнус һәм  Рутберг язмалары буенча, швед  корольләре  татар ханнарының  нәселеннән һәм аларның исемен йөртәләр икән. (Һуннар, булгарлар һәм  татарлар турында Скадинавия чыганаклары. 2002 ел, Рөстәм Нәбиев, «Гасырлар авазы» журналы – №2 2002).
    Бу турыда  Мурад.А. да байтак язган (“Тюрки и мир”).  Шунсын да әйтеп үтү зарур: М.Аджи  һуннарны һәм  төркиләрне  уңай яктан тасвирласа да, аның татар халкын  чиктән тыш дәрәҗәдә  күрә алмавы  күзгә бәрелеп тора. Бу хәл аптыратмый калмый. 
    Тарихта  Үзәк Азия татарларын  бары тик  монголлар белән бәйләп кенә карыйлар. Янәсе, хәзерге татарлар ул вакыттагы татарлар түгел. Тегеләре монголдан чыккан булганнар. Ләкин  күп кенә чыганаклар  элекке татарларның монголоид булмаганын күрсәтә. Мәсәлән, бу проблема буенча иң танылган белгеч исәпләнүче  Лев Николаевич Гумилев. Л.Н.Гумилев буенча да, урта гасырлар  татарлары  монголоид  түгел, ә  хәзерге татарларга һәм татардан чыккан русларга охшаган булганнар.  Башка авторлар да бу фикерне җөпли.  “Татарлар кытайлылар кебек сакалсыз түгел, ә сарациннар, руслар кебек сакаллы булганнар”, - дип язган  татарлар  һәм Чыңгыз ханның  нәселләре  арасында 17 ел гомер кичергән  итальян  Марко Поло. Димәк,  татарларның  Азиянең көнчыгышында  озак кына гомер кичерүләрен искә алып, аларның  борынгы заманнарда  Европа  халкы  булганлыгын, һәм  тарихи вакыйгаларда катнаша – катнаша, көнчыгыш тарафына  таралуларын  фараз итәргә була. Искә төшерик, европалылар һәм урыслар да, имештер үзләренең борынгы ата-бабалары арийларның  кайчандыр күчмә тормыш алып барганлыкларын һәм  шул ук якта – Азиядә  булганлыгын сөйлиләр. Бу славянофиллар һәм бөекдержавачылар тарафыннан уйлар чыгарылган теория аларга Евразиядә очраган һәрбер тарихи истәлекне  урыс халкына яки, һич булмаса, ирани (шулай ук арийлар дип белдерелгән  халык) кавемнәргә нисбәтләргә мөмкинлек биргән.  Ләкин алар турында  тарихчылар язмалары калмаган. Бары тик  хыяллар һәм  фаразлаулар гына.
Төркиләр  һәм алар  токымыннан булган  татарлар турында   объектив күзлектән, ягъни  уңай  позициядән  чыгып язган   авторлар байтак.  Шулардан  урта гасырлардагы Андрей Лызлов, XX гасырда яшәгән Лев Гумилев, Михаил Худяков, хәзергеләр - Александр Бушков, Константин  Пензев, Александр  Баяр, Гали  Еникеев   һ.б. китерергә була.

Татарларның тарихының ялган булуын, аларның әле борынгы заманнардан бирле шул ук исем астында билгеле булганлыкларын күп авторлар сөйли. Мәсәлән, үзенең бер әсәренә карата («Песни IV. В похвалу наук».1734) язылган кереш сүзендә Антиох Кантемир «дикие скифы – татаре, сиречь», дип язып куйган.

        Итальян тарихчысы Фоскарини  (“Донесение о Московии”.1553 – 1557 г.) Кырым татарлары турында болай ди: “Перекоп татарлары элек Идел буеннан килгәннәр. Аларның анда күп кенә скиф падишаһлары булган. Алар, бөтен җирләрне үзара бүлеп алып, зур – зур илләрне кулларында тоталар. Скифлар хәзер татарлар дип аталалар”.
 Рус тарихчысы  Андрей Лызлов  1692 елда үзенең  гомерлек  хезмәте булган  “Скиф тарихын” тәмамлый. Бу хезмәт XVI-XVII  гасырларда яшәгән  поляк һәм итальян  тарихчылары Стрыйковский, Вельский, Гваньини (Гвагнин), Барония  язмаларына һәм  бу вакытларга кадәр  килеп җитмәгән урыс  елъязмаларына  нигезләнгән булган.  Өстә күрсәтелгән тарихчылар үзләре дә хәзерге заманнарда билгеле булмаган, һәм әле  “төзәтелергә” өлгермәгән   урыс,  поляк һәм литвалылар архивларыннан  файдаланганнар. Ә  А.Лызловның  элекке китапханәләрдә, монастырьларда  сакланган китаплар, Казан һәм Хаҗитархан  архивларындагы документлар белән таныш булганлыгы  билгеле.

А.И.Лызлов болай дип язып калдырган: “...татарлар славяннарга охшаш халык булып килеп басалар, Европа славяннарына. Скифия ике өлештән торган: берсе Европаныкы, ансында яшибез без, ягъни Мәскәү, россияннар, литва, волохлар һәм Европа татарлары... Икенчесе - Азия Скифиясе, анда бөтен төньяк һәм көнчыгыш скифлары яшәгән... Биш йөз ел элек, бәлки күбрәктер, монгаил дип аталган скифлар (бу монгаиллар хәзерге монголлар түгелләр), исемнәрен тартар дип үзгәрттеләр...бу исемнәрен алар бик хуп күрәләр... Алардан безгә, савроматлар ягына килгән татарлар: Кырым, Перекоп, Белгород, Очаков, Палюсмеотис (Азов диңгезе, автор) татарлары килеп чыккан”. Күрәбез ки, Азов һәм Кара диңгез буйлары татарлар тарафыннан биләнә торган булган. Юкка гына урыс елъязмасы татарлар - бәҗәнәкләр дип тә, таурменнар дип тә аталалар, дип язмаган. Кыпчаклар дип тә өстәргә була (автор).

       Лызловның  бу “Скиф тарихы”  1692 елда язылган. Шуңардан 500 елны алсаң, 1192 ел  яки элегрәк  – татарларның Идел артыннан  көнчыгыш Европага килеп чыккан вакыты. Ә бит әле Европа татарлары дигәннәре  булганлыгы да  билгеле.

“...Шушы Азия Скифиясе Бөек Татария (Идел арты Урдасы) дип атала да инде. Бер яктан Азов диңгезе, Икенче яктан – Каспий, көньяктан Быкова дип аталган биек тау, латынча – Монс Таурус, ул тауга туфан суыннан соң Нух пәйгамбәрнең корабы туктаган”.

   Ары таба А.Лызлов  татарларның  күчмә генә түгел, ә утрак тормыш  алып барганлыкларын да язган:  “ Һәм татарлар Болгария һәм  Алтын Урда дип аталган ике илдә, Иделнең ике ягы буйлап  соңрак Казан шәһәре салынган җирдән башлап, Хвалис диңгезенә кадәр урнаштылар. Алар анда бик күп шәһәрләр төзеделәр: Булгар, Былымат, Кумань, Корсунь, Тура, Казан,  Арск, Гормир, Арнач, Бөек Сарай, Чалдай, Астарахань».
     Шунсын әйтеп китү зарур, Лызлов, үзенә кадәр һәм үзе белән бергә яшәгән  тарихчылар кебек,   үзәге Монголиядәге Каракорымда булган  “Бөек Монгол  державасы”  дигән  ил турында бер сүз дә чыгармый. Ахрысы, мондый зур дәүләт чыннан да кәгазьдә генә булгандыр һәм соңыннан гына килеп чыккандыр. Ни  өчен кирәк булган мондый ялган?  Чөнки көнбатышчылык яклы  Романовлар  династиясе  XVI  гасырның ахырында, XVII гасырның  башында  католик – иезуитлар  оештырган фетнә ярдәмендә  Русьтагы власть башына килгәч,  шундук  моңа кадәр булган,  урыс кнәзләре һәм татар  морзаларыннан торган  сәяси  берләшмәләрне  юк итү планын корганнар. Моның өчен алар  өстенә  булмаган гаепләр ташлаганнар, яла якканнар. Урда татарларын  кыргый  тираннар,  бөтен халыкларны басып алучы  күчмә  илбасарлар итеп,  ә урыс кнәзләрен   татарларгы сатылган, аларга ярдәм итүче  коллары, күп вакытта - варислары, ә үзләренең халыкларына карата шундый ук деспотлар итеп  күрсәтергә тырышканнар (В.Верених. “Ни өчен марилар татарлашмаганнар?).

Әлеге авторның сүзенә өстәп ике фикер әйтәсе килә: Бу гамәлләр көнбатышчылык тарафдарларына Русиянең азиятчылык сыйфатларын юк итеп, аны европалашкан ил итеп күрсәтү өчен кирәк булгандыр. Икенчесе, дөреслеккә якынрактыр дип уйланганы – Романовлар нәселенең властька килүенең легитимлыгын (нәкъ борынгы Кытайдагы кебек) исбатлар өчен һәм аларның позициясен ныгыту өчендер.

       Ләкин авторга,  инде таралып өлгергән,  чын татар  һәм урыс тарихын яшерү һәм  татар өстенә  булмаган гөнаһлар өю  гамәле, әле өстәрәк күрсәтелгән  дәлилләр белән генә аңлатыла  алмый кебек тоела. Татар трагедиясенең  тамырлары “тирән”дә түгел, алар күзгә бәрелеп тора. Ләкин, күңелдә юкны күз күрми дигәндәй, әле ул тамырларга бармак төртеп күрсәтүче булмады. Бәлки булгандыр да, ләкин аларны халык ишетә, белә алмый калгандыр.
     Татар тарихы  турында  Әбелгази  Баһадир ханның  “Татарларның  нәселләр тарихы”  дигән китабы игътибарга лаек. 1605 – 1663 елларда яшәгән  бу  Хива ханы  Чыңгыз хан нәселеннән булган һәм  үзенең  нәселен  тулысынча  татарлардан дип санаган. Кызганычка каршы, бу китапның  “төзәтелгән”  варианты гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ләкин аның  инглиз,  алман һәм француз телләренә  тәрҗемә ителгәннәре табылган.

Бу әсәрнең урыс галимнәре тарафыннан бастырып чыгарылган варианты “Төркиләрнең шәҗәрә агачы” дип атала һәм татар тарихы күзлегеннән игътибарга лаек түгел. Әлеге әсәрне язганда Әбелгази борынгы татар кулъязмаларыннан файдаланган булган. Ләкин хәзер алар инде югалган. Бәлки алар, Әбелгази Баһадир ханның китабы кебек үк, махсус саклау урыннарында яталардыр. Ә.Баһадир хан язуынча, татарларның килеп чыгышы бик борынгы заманнардан. Ә аларның төп яшәгән урыннары Дон, Идел, Урал һәм Себер җирләре булган. Шуннан алар, нык үрчеп, зур дәүләтләргә оешып, көнбатышка да, көнчыгышка да җәелгәннәр. Бу исә Геродотның скифлар турындагы тарихына нәкъ тәңгәл килә. Татарлар белән скифларның борынгы заманда яшәгән вакытлары да туры килә һәм яңа эрага кадәр дип күрсәтелә. Әбелгази хан мәгълүматларыннан билгеле булганча, борынгы заманнарда яшәгән татар падишаһы Аланча хан һәм Мунгл хан улы Кара хан хәзерге Себер татарлары яшәгән җирләрдә һәм Урта Азиядә йорт тотканнар. Кара ханның углы һәм варисы мәшһүр Огуз хан булган. Чыңгыз хан шул Огуз хан токымыннан. Ә Огуз хан үз вакытында гаять зур дәүләт төзегән булган. Татарларның ерак ата – бабаларыннан булган Кыпчак хан да Огуз ханга буйсынган.

Огуз хан  данлыклы нәселе Чыңгыз хан кебек үк  кытайлылар, тангутлар  белән уңышлы сугышлар алып барган.
       Огуз хан  Чыңгыз ханнан мең еллар элек  падишаһлык кылган. Алар арасындагы  ырулар барысы да татарлар булганнар һәм Илхан  исемле  Огуз ханның  ырудашыннан  туып таралганнар.       
Әбелгази ханның әлеге хезмәтендә  калач, канглы, карлук, кирәйәт, кунграт, кыпчак, кыят, мангыт, могул, уйгур, уйшын  дигән  кабиләләрнең  татарлар булганлыгы  исбатланган.
 Лондонда чыгарылган “Киммериз Босфорс" дип  исемләнгән  картада  Европа Сарматиясе  Кара диңгезнең  төньягында,  Азия Сарматиясе  Идел белән Дон арасында, Скифия Иделдән  көнчыгышта булган, дип күрсәтелгән.  Монда, ахрысы,  сарматларның  скифларны кысрыклап, Кырым һәм  Көнчыгыш Европадан Азиягә  куып чыгаргач булган хәлләр күрсәтелгәндер. 
А.Лызлов   татарларның   скифлар токымы  булганлыгын ышанып әйтә  (А.Лызлов. “Скифская история”). Ә бу бит татар милләтенең борынгы заманда яшәгән  вакытын да,  географиясен дә төптән үзгәртә алырлык караш. Эш шунда ки,  сүз  Иделнең  көнбатыш тарафында, Азак, Кара диңгез буйларында яшәгән скифлар турында бара. Ә скифлар бит  әле яңа эрага кадәр дә берничә йөз еллар элек яшәгәннәр. Димәк, татар кавеменең тарихи яше дә кимнән дә ике мең еллар тирәсе  һәм  аннан да артыграк  булып чыга. 
  Шушы уңайдан күренекле тарихчыбыз Фәүзия Бәйрәмова  язмаларыннан бер өзек китерергә дә кирәктер: “ Моннан 2 мең еллар элек бу якларда яшәүчеләрне (Урал төбәге турында сүз бара, автор) Азия скифлары, дип йөрткәннәр, борынгы грек галиме Птоломей аларны “...Шәркара (Идел) елгасының аргы ягыннан башлап Монголия, Тибет, Кытайга... чаклы җирләрдә” яшиләр, дип язган.  Хәзер Пермь татарлары яшәгән бу территорияләр дә заманында Скифия, Туран Иле, Тартария дип аталган...
   (Ф.Бәйрәмова. Пермь татарларының борынгы тарихы һәм бүгенге тормышы. 2008 ел).” 
   Шунсын да әйтеп китү зарур,  А.Лызловның  идеяләре  традицион тарихчыларныкына туры килмәгәнгә, бу авторның язмалары  алар тарафыннан  хәзергәчә әйләнешкә кертелмәгән.  Әлеге әсәрдә татарлар файдасына булган  фикерләрнең тагын да күбрәк  булуы ихтималын да күрсәтеп  үтә А. Бушков. Ләкин, кызганычка каршы,  Ф.Миллер һәм К.  XVIII  гасырда күп кенә тарихи китаплар һәм елъязмалар белән бергә  “Скифская история”не дә ничек кирәк шулай төзәткәндер дигән фикер бар. Ә ни өчен эшләгән ул моны – монсы алдагы бабларда ачылачак. Ә бәлки, “төзәтүче” бөтенләй Миллер да булмагандыр.
 Бу турыда күренекле  тарихчы галимебез Һади Атласи да менә ничек язган: “Азиянең шималь һәм гареб тарафлары бик борынгы заманнан бирле төрки-татар кабиләләре урнашкан җирләр була. Төркиләр тарих галәменә миладидан элек ике мең елдан артык пәйда булып, иң атаклы халыклар илә токыныша һәм катнаша башлаганнар. Болар Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр (Каспий) диңгезе араларында булган киң җирләрдә тереклек итеп, кайчагында олуг дәүләтләр тәшкил иткәннәр... Борынгы Юнан галимнәренең китапларында скиф исеме илә зикер ителгән халыклар әнә шул төркиләрдер... Борынгы юнан галимнәре Скифия елгаларыннан Ра (Волга) илә Укса (Сырдәрья) елгаларын санадыклары кеби, Җаек  илә Парапамис (Обь) елгаларын санаганнар”(Һ.Атласи. “Себер тарихы”).
Күренекле тарихчыбыз  Һ.Атласи да, димәк, Геродоттан үзгә башка  грек  географлары, астрономнарының  хезмәтләре белән дә таныш булган һәм безгә  аларның  белемнәрен, мәгълүматларын  җибәргән. Ләкин ул да  урыс тарихчылары язган  материалларда язылганча, татарларны төркиләр дип атаган.
Татарларның  Евразиянең  төньяк  тарафларында борынгы  заманнарда ук хуҗа булганлыкларын  түбәндәге дәлил белән дә ныгыта алабыз:  Түбән Обьтагы  Салехард шәһәре  элек Обдорск  дип аталган булган. Шул ук вакытта  Чыңгыз хан нәселеннән булган  Обдер ханның  яшәгәнлеге  дә билгеле. Бу ике фактны берләштерсәк, безгә кирәкле дәлил  килеп чыга түгелме соң?

Татарларның ата-бабалары булган төркиләрнең һәм скифларның бик борынгы заман кешеләре булуын, Америка һиндлеләре телендәге төркиләр теленә караган искитәрлек охшашлыклар булуы да инандыра. Бу турыда мәрхүм Әбрар Кәлимуллиның “Прототюрки и индейцы Америки” (Мәскәү “Инсан” 1995 ел) дигән китабында укырга була. Автор мондый мәгълүматларны Европадан Америкага барып хезмәт иткән үз вакыты өчен галим саналган затларның язмаларыннан белгән. Ә бит борынгы Азия кешеләренең Америка континентына күченү вакыты 30 меңнән алып, 70 меңнәргә кадәр еллар элек, дип исәпләнә. Галим М.Зәкиев та әлеге фактның булганлыгын җөпли. Димәк ки, төрки – татарның теле әле кимнән дә 30 мең ел элек тә безгә аңлаешлы булган. Әлбәттә, европалы һәм урыс галимнәренең гадәтенчә скифларны да күптән инде үзләренеке дип, йә, һич тә булмаса, ирани телле итеп белдерүе күпләргә билгеле. Ләкин күп кенә тарихчылар алай дип язмыйлар, киресенчә, скифларның төрки телле булуларын әйтәләр. Татар тарихчыларыннан күренекле галимебез М. Зәкиев та шундый ук фикердә (М.Зәкиев “Татары. Проблемы истории и языка) Ул атаклы Геродот сүзләренә нигезләнеп һәм аның идеяләрен тиешлечә аңлатып, борынгы скифлар исемнәренең ирани аланнарга түгел, төркиләргә хас икәнен ышандырырлык итеп ачып бирә. Ул гына да түгел, аланнар осетиннарның ерак ата-бабалары дигән теориянең дөрес түгеллеген, чынында урта гасырлардагы аланнарның төрки халык булганлыкларын исбат итә. Ә бит төркиләр “Бөек дала” да татарларның нәсел башы булганнар, дигәнрәк фикер яши. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта кайсыбер татар галимнәренең, шул исәптән Мирфатыйх Зәкиевның дә хезмәтләре Русия тарих фәне әйләнешенә керә башлады. Димәк, боз кузгалды, дип әйтергә була. Скиф темасының гадәттән тыш мөһимлеген һәм аның белән таныш булмаган милләттәшләребезнең байтак булуын искә алып, бу турыда азрак тәфсилләбрәк язарга кирәктер. Скифлар әле яңа эрага кадәр яшәп, соңрак һуннар, алардан соң төркиләр һәм татарлар яшәгән җирләрдә урнашкан булганнар. Греклар һәм скифлар турында язып калдырган Геродот аларның көнбатыш тарафындагылары белән очрашкан. Геродот скифлар турында тарихи язма әсәр калдырган, һәм хәзер менә шул әсәргә таянып, андагы мәглүматларны үзләренә кирәгенчә аңлатып, скифларның тарихын төрле халыклар тарафыннан үзләренеке белән бәйләргә тырышу һәм ул халыкның борынгы, бөек халык икәнлеген исбат итү сөреше бара. Шул ук вакытта төрки – татарның тарихта тоткан бөек урынын юкка чыгару нияте дә ярылып ята. Д. Верхотуров буенча (Л.Верхотуров. “Скифы между тюрками”), XV гасырның азагында, Мәскәү кнәзләре, элек Алтын Урда вассаллары булган бөтен урыс кнәзлекләрен (татарлар ярдәмендә) кулга төшергәч, Московиядә зур сәяси миф барлыкка китерелә башлый. Моның максаты – бөтен көнчыгыш Европа һәм Азиянең руслар кулында булырга тиешлеген нигезләргә омтылу була. Моның өчен башта Мәскәү кнәзләре нәселен Рим императоры Августтан дип исбатларга тырышып карыйлар. Европалыларны бу ялганга ышандырып булмагач, соңрак Мәскәү кнәзләренең бөеклеге аларның борынгылыгы белән бәйләнә башлый. Моның өчен Киево – Печерский монастыре архимандриты Иннокентий Гизель тарафыннан славяннарның скифлардан һәм сарматлардан чыкканлыклары турындагы күләмле хезмәт әзерләнә ("Синопсис или Краткое собрание от разных летописцев о начале Славено-российского народа и первоначальных князей богоспасаемого града Киева, и о житии святого благоверного Великого князя Киевского и Всея Руси первейшего самодержца Владимира и о наследниках благочестивого государя нашего царя и великого князя Алексея Михайловича Всея Великия, Малыя и Белыя России самодержца"). Бик күп мәртәбәләр нәшер ителгән бу “Синопсис” рус халкын әлеге ялганга ышандыруда гаять зур роль уйный. Бу кармакка хәтта күп кенә галимнәр, шулар исәбеннән М.В.Ломоносов һәм В.Н.Татищев та кабалар. Август нәселе була алмаган славяннар һәм руслар инде скифларга ябышып яталар, ә М.В. Ломоносов бу өлкәдә киң эшчәнлек җәелдерә. Бу аларга европалылар алдында, безнең ата-бабалар азиятлар һәм варварлар нәселе булсалар да, сезнекеләр алардан куркып торганнар, дип мактанырга мөмкинлек биргән. Әйтергә кирәк, әлеге теория башта көч алып китә алмаган, чөнки XVIII гасырның башына кадәр тарихи әдәбиятта скифларның токымы төркиләр булган дигән күзаллау киң урын алган булган. Бу фикерне әкрен-әкрен археологлар да җөпли торганнар. Гәрчә аларның табышларын славянофиллар үз файдасына нисбәтли барсалар да. Хәер, археологларның тарихчылар заказын үтәве, үзләре тапкан артефактларны тарихчылар ничек кушкан, шундый эпохага һәм этносларга нисбәтләве турындагы хәбәрләр дә бар (А.Т.Фоменко). Әгәр дә бу чыннан да шулай булса, археология дәгән фәнгә ышанып буламы? XVIII гасырда Петр I европалы галимнәргә Русия тарихын эшләргә куша. Ләкин аның максаты тарих фәнен алга этәрү түгел, ә тарих ярдәмендә Русия империясенең һәм үзенең бөеклеген күрсәтергә омтылу була. Русия фәннәр академиясендә хезмәт итүче немец галиме Г.В.Лейбниц рәсми тарихка әлеге дә баягы скифлар – сарматлар – славяннар дигән теорияне кертә. Ә болай, XVIII – XIX гасырларда скифлар төрки халыкларның төп нәселе булган дигән теория дә ныклы урын алган булган дидек. Бу турыда төрле заманнарда яшәгән Европа, рус һәм татар галимнәре: В.Н. Татищев, Н.М. Карамзин, К. Нойманн, П.И. Шафарик, Геза Куун, Хәсән Гата әл-Габаши, Һади Атласи, Садри Максуди Арсал, Зәки Вәлиди Тоган, Әдилә Айда, М.З. Зәкиев, Фиридун Агасыоглу, Олжас Сөләйменов, Илһами Дурмуш, И.М.Мизиев һ.б. язганнар һәм язалар. Егерменче гасырның урталарында скиф – славян теориясе яңа көч ала, чөнки Русиядәге империя яклы көчләр үзләренә таяныч идеология эзлиләр. Шул ук вакытта, кайсыбер төрки – татар галимнәре дә, Русиядәге чикләнгән иркенлекләрдән файдаланып, үз милли тарихларын барлыкка китерергә тырышалар. Скифлар дип грек, Византия һәм фарси авторлар һуннарны, төркиләрне һәм татарларны атаганнардыр дип әйтергә була. Чөнки аларның яшәгән вакытлары һәм урыннары тулысынча туры килә. Ул да булса шул ук Бөек дала. Ләкин татарларның да борынгылыгы инкяр ителми. Юкка гына А.Лызлов, татарлар (һәм шулай ук Чыңгыз хан үзе дә) скифлар токымы, дип язмагандыр. Бу турыда башка чыганаклар да сөйли. Хәзәрләрне дә скифларга кертеп язган авторлар юк түгел. Р.Рахман буенча: әгәр дә скифлар алар төркиләр булса, димәк татарлар да, чөнки аларның элекке һәм хәзерге яшәү урыннары төгәл туры килә. (Ул гына да түгел, И.М. Мизиев тарафыннан скифлар белән төркиләр өчен параллель рәвештә тиңдәш булган 15 төрле тормыш – көнкүреш үзенчәлекләре табылган, автор). Урта гасырларда татарларның Урал-Иделдәге, Төньяк Кавказдагы һ.б. җирләренә хәзәрләр тибындагы булгарлар килеп керә һәм ул урыннардагы сакалибаны (татарларны) кысрыклап чыгара башлыйлар (Р.Рахман. “Татары – племя скифское”). Ә шулай да, кай җирләрдә һәм тарихи вакытларда соң алар – татарларның төп бишеге? Бу турыда В.Верених язмасыннан китерелгән өзектән башларга кирәктер. Вадим Верених язмаларыннан билгеле булганча: “Күптән түгел Төньяк Кытайда, Байкалда, Орхон буенда һәм Алтайда “ак кешеләрнең” каберлекләре табылган иде. Бу көнчыгыш европеоидлар коңгырт күзле, озын гына буйлы булганнар (ахры монда “кара татарлар турында сүз барадыр). Үз вакытында Л.Н.Гумилёв алар турында үзенең "Древняя Русь и Великая степь" дигән китабында да язган булган. Ләкин ул анда аксыл чәчле, коңгырт яисә зәңгәр күзле монголлар – Чыңгыз ханның кабиләдәшләре турында сүз алып барган. Дөрес ул аларның “татарлар дип аталулары” турында да искәрткән һәм бу турыда В.П.Васильевның билгеле хезмәтендә укырга киңәш иткән (менә ачылды да монголлар белән татарларны бутаган кешеләрдән берсенең сере).

   Л.Гумилев буенча, әлеге  көнчыгыш тарафындагы  европеоидлар расасы  көнбатыштагылардан  аерым формалашу, үсү сөреше белән барганнар, һәм алар  кроманьон расасы халыклары вакытыннан башлап, яңа эраның беренче меңьеллыгына кадәр килеп җиткәннәр. Аларның  таралып яшәү регионнары – Маньчжуриядән алып, Урта Иделгә һәм  дала һәм урман – далалар буйлап  Кара диңгез буена кадәр  сузылган. Төп барлыкка килү һәм яшәү урыннары  - Тянь – шань, Алтай, көнбатыш Байкал булган.

Әлеге көнчыгыш европеоидларның вәкилләренең күп өлеше – хәзерге татарларда, байтак кына урыслар, башкортлар һәм башка төркиләр арасында да барлар.(Вадим Верених “Почему мари не отатарились?)”

    Өстәрәк исеме китерелгән  В.П. Васильев күп еллар буе Кытайда булып, кытай-монгол-татар мөнәсәбәтләрен ныклап тикшергән, һәм  татарларның  монголоид түгеллеген ышанычлы итеп күрсәтеп үткән.    В.П.Васильев  мәгълүматлары буенча, Чыңгыз хан үзе һәм аның халкы  үзләрен татар дип атаганнар, монгол телендә түгел, ә татар телендә сөйләшкәннәр. Һәм бу татарлар  “монголлар турындагы тарих”ны уйлап чыгаручылар “кушканнан” көнбатыштарак яшәгәннәр.  Аның бу мәгълүматлары күп кенә башка  авторлар фикеренә туры килә.
      Аның  тикшеренүләре нәтиҗәсендә шул ачыкланган: Кытай империясе  һәр өч-дүрт ел саен көнбатыш тарафына – татар иленә  зур яулар җибәреп торган.  Аларның максаты  татарларны талау, кыру, киметү булган, чөнки  татарлар  кытайлыларның көнбатышка юнәлтелгән  экспанцияләренә гел киртә булып торганнар (ай – һай, татарлар, кытайны  көнбатышка, соңрак урысларны көнчыгышка җибәрмичә киртәләп тотканнар бит, автор).
      Кытай  татарлар турындагы ялган тарихны (Мэн - да – бэйлу)  аларга  нахак гаеп тагып, өсләренә бару өчен язгандыр. Чөнки  ярты мең ел эчендә  Кытайның  күп мәртәбәләр  көнбатышка яу чапканлыклары билгеле. Кытайның  яшәгән җире  киңәюе дә, аның байлыгы да  шуннандыр. Димәк, татарның ялган тарихын язучылар һәм шуның белән файдаланучыларның тәүгесе – кытайлылар булган.
    Татар халкының  борынгы  тарихын  өйрәнүгә  күп көч түккән кеше – Э.Паркер. Инглиз тарихчысы Эдуарда Паркерның 1895 елда дөнья күргән  “Татар тарихының мең елы” (Рус теленә Виль Мирзаянов тәрҗемә иткән) дигән китабы  авторның – Манчестер университеты   профессорының – үзе  инглиз теленә тәрҗемә иткән  борынгы  кытай  китапларына һәм документларына таянып язылган. Ул  күп еллар Кытайда яшәп  һәм  байтак  кына  тарихи документларга таянып,  татарларның  үткәне турында  өстә  әйтелгән  хезмәтен башкарган.
     Паркерның төп идеясе  шуңа кайтып кала: хиен – ну, хун-ну, скифлар, һуннар, төркиләр, татарлар – болар барысы да бер үк халыкның  тарихи  үсешенең  төрле  стадияләре.  Аларның  туган җире – көнчыгышта Татар  бугазыннан башлап  Дон  тамагына  кадәр булган иксез – чиксез  далалар һәм урман – далалар.  Төньяк – көнчыгышта  алар Кытай  белән чикләнгән  булганнар һәм Кытай белән  икътисадый һәм  мәдәни  бәйләнешләргә кергәннәр.  Еш кына  кытайлылар белән  канлы сугышлар  алып барганнар. Болар бар да  күп санлы кытай чыганакларында  чагылыш тапкан (әгәр бу хәбәрләр күпертелеп язылган булмаса).
     Геродотның  скифлар, римляннарның  һуннар һәм  кытай тарихчыларының  хиен – ну (гсиен – ну) кабиләләре  һәм  төрки  - татарлар турындагы  башка язмалар  белән  чагыштырып,  Паркер  аларның барысының да  бер үк кавемнәр булуы турында нәтиҗә чыгарган. Әлбәттә, монда  бүгенге татарлар турында түгел, ә аларның  ерак  ата-бабалары турында сүз бара. Ләкин без алар белән безнең арада этник бәйләнеш юк дип әйтә алмыйбыз. Паркер  әйтүенчә, ул  вакыттагы татарлар  бөтен төрки халыкларның  нәселенә  тормыш биргән  кабиләләр булганнар  һәм  “татар” аңлатмасы, “төрки” аңлатмасыннан күпкә элегрәк барлыкка килгән.  Дөресен әйткәндә, хиен-ну, хун-ну һәм татарлар  бер үк заманнарда яшәгәннәр, бары тик  кытайлылар һәм башка халыклар гына  аларны төрлечә итеп  атаганнар. Тормышлары  тулысынча  күчмә  кабиләләр тормышы булган.

Татарларның гореф – гадәтләре Геродот һәм башка авторларның скифлар – татарлар турында язылганнардан һич аермасы булмаган, һәм алар хәзерге Идел - Урал татарларыныкына тиңдәш булган.

      Кытай чыганакларына таянып  автор  шундый  нәтиҗә ясый: Кытай – татар сугышлары яңа эрага кадәр 1400 елларда башланган булган. Әлеге  кавемнәрнең  кытайлылар белән бәйле булган тормышын  Паркер  яңа эраның III гасырына кадәр  өйрәнгән.  Э.Паркер (В.Мирзаянов  сүзләре буенча),  бу хезмәтен язганда, атаклы тарихчы  Э. Гиббонның  “Рим империясенең  җимерелүе”  дигән  язмаларына  да таянган булган. Анда автор  Европадагы  Бөек күченүләрнең сәбәбе ерактагы  скифларда  ягъни  татарларда   икәнендә шик юк, дип язган. Сүз уңаеннан әйтеп китик, тарихчыларның татар тарихын бозуы монда да  ачыкланган. В.Мирзаянов  әйтүенчә, 1997 елда “Наука”(Ювента) нәшриятында  Э.Гиббонның өстә күрсәтелгән  хезмәте бастырылган булган. Анда  редактор Э.Д.Фролов  өстә китерелгән “скифлар  яки татарлар”  дигән фразаны  “скифлар һәм татарлар”  дип, бер халыктан ике халык китереп чыгарып, үзгәртеп бастырган.  Әлбәттә,  Э.Д. Фроловның, Э.Гиббон  ялгышкан, хәзерге  галимнәр  тарихны  яхшырак белә, дип аңлатуы, урыс тарихчылары өчен гадәти хәл. Бу әлбәттә, тарихны  үзләренә ничек кирәк, шулай  үзгәртү  галәмәте.
     1160 елда Вафат булган  француз  шагыйре Гугон Орлеанский  үзенең  “Татарлар  һөҗүме турында шигырь”  дигән әсәрендә  борынгы  заманда татарлар тарафыннан Мидиянең дә  бөлгенлеккә төшерелгән булуын  әйткән. Мидиянең  Кавказ артында булганлыгын, һәм аның яшәү вакытының   яңа эраның  беренче меңъеллыгында  икәнен  исәпкә алсаң, татарларның  борынгылыгы да,  яшәү урыннарының  Көнчыгыш Европада  да булганлыгын  аңлыйсың.
      Византия падишаһы  Константин Багрянородный  (X гасыр) Киев князе Святославның  черүендә  һуннар һәм скифлар булуын да әйтә. Гәрчә, традицион тарих  буенча,  Святослав  X гасырда, һуннар  IV-V,  скифлар  һуннардан  1500 еллар элек яшәгән  булсалар да. Әлеге ике  тарихи чыганак  исә рәсми тарихның дөрес булмавын күрсәтә.
      “Тарих атасы”  дип  танылган   бөек  юнан тарихчысы һәм географы  V гасырда яшәгән  Геродот  та  Скифия дип аталган җирләрдә булып киткән, дигән фикер бар. Ул үзенең “Тарихлар”  дигән китабында  скифларның Азиядән күчеп килгәнлеге турында  ышанып язган. Ә хәзерге  Европа һәм  бигрәк тә урыс тарихчылары  скифлар - борынгы иран  телле кавемнәр булганнар, көнбатыштагылары (хәзерге Кырым, Украина регионнары) – урысларның ата – бабалары, дип  инде күптән канунлаштырып куйдылар, һәм  бу  гамәлне  алар  нәкъ менә Геродот сүзләренә  таянып  эшлиләр. Ләкин  монда да фальсификация:  “Тарих атасы”  алай дип язмаган. Тугыз томлы хезмәтенең дүртенче томында, Скифиядә яшәгән  кабиләләрнең җиде телдә  сөйләшкәнлеген, һәм алар белән  аңлашу өчен  җиде төрле  тылмач кирәк булачагы турында язган. Ә скифларның иран телле булганлыгын тәкърарлау – Русиядә төрки телле халыкларның һәм бигрәк тә  бөек татарның  абруен төшерү, аны тарих битләреннән  сызып ташлау өчен  башкарыладыр.

Р. Рахман китергән мәгълүматлар буенча, Европа һәм урыс тарихчыларның урта гасырлардагы сакалиба этнонимын славяннар белән бәйләве, дөресрәге, славяннарны гарәпләр сакалиба дип атаганнар диюләре дә нигезсез. Мәсәлән, III гасырда язган галим Юстин скиф, сколот, сакалиба, сак, эскел (есегел), эскальба исемнәре шул ук скифларга карый, дип язып калдырган. Ә эскел (есегел), эскальба (шул ук сакалиба түгелме соң?) дип хәзерге Көнбатыш Себер, Урал, Идел регионында һәм шул тирәләрдә яшәүче татарларны әйткәннәр. Ә бу җирләр соңрак кимәк каһанлыгына кергән булганнар. Ул гына да түгел, Геродот буенча, “Царские скифы” белән Себер, Идел, Урал регионында тарихка кереп калган “хан татарлар” арасында да турыдан – туры бәйләнеш бар дигән хәбәр яши (Р.Рахман). Димәк, скифлар юкка чыкмаганнар, алар хәзер төрле җирдә төрле исемнәр астында яшиләр. Андый мисалларны башка халыклар арасында да байтак китерергә булыр иде: мәсәлән, немецлар – германнар – алманнар – дойч, венгрлар – угрлар – маҗарлар, французлар – франклар - галлар, кытайлар – чиннар – цинь һәм башкалар шулай ук төрле исемнәр аркылы билгеле булганнар.. Бу хәбәрләрдән шуны аңларга була ки, Идел – Уралда булгарлар вакытында яки алардан элегрәк яшәгән эскелләр (эсегелләр) шул ук татарлар, дип әйтергә мөмкинлек бар. Р.Рахман фикере буенча, XIII гасырга кадәр булган карталарда Төньяк Кара диңгез яр буе Скифия дип күрсәтелгән. Һәм бу хата түгел, чөнки Кырым татарларының нәсел башы да скифлар булуын европалылар үз вакытында яхшы белгәннәр. Ул вакытларда күрсәтелгән урыннарда төрки халыклардан башка бер кавем дә булмаган. Ә инде тарих дәреслекләрендәге Борынгы Русь карталарындагы “Киев Русе” дигән җирләрнең Кара диңгезгә кадәр сузылуы – юк сүз. Ул урыннарда тоташтан төрки кабиләләр яшәгән булганнар, ләкин аларны сакалиба дип, тагын славяннарга нисбәтләп куйганнар (Т.М.Калинина. “Сведения ранних ученых арабского халифата”). Баксаң, сакалиба үзе дә славян түгел. Гарәпләр язганда сузык авазларны күрсәтмиләр, шуңа күрә аларның склб дип язган сүзләрен саклаб яки сакалиба дип тә, эскәлбә дип тә укырга була. Урыс тарихчыларның язмаларына карасаң, якынрак тарихта татар этнонимының XII гасырда, ягъни Батый кул астындагы татар-монголларга кадәр йөз ел элек килеп чыкканын күрәсең. Ләкин “Бөек поляк хроникасы” белән таныш кеше татарлар турында XI гасырда ук укыган. Ул вакытта Польша короле рим папасы Бенедикт IX га илгә потка табынучы скифлар яки татарлар һәм башка варварлар һөҗүм итүе турында язган. Ул язудан татарларның үзләрен шул ук исем белән атаулары һәм аларны скиф токымы булулары аңлашылган.

   Шулай итеп, көнбатыш югары катлау кешеләре һәм тарихчылар документларында скифлар – сколотлар, ә көнчыгыштагы  гарәп – иран тарихчылары буенча  сакалиба – саклар һәм  Азияда - эскәлбә, эскел, эсегел исеме астында кереп калган халык – барысы да  шул ук татарлар. 
Галимебез М. Зәкиев та шундый ук фикердә булып, скифларның (һәм шулай ук сарматларның)  этнонимының  мәгънәсе өстендә эшләгән. Аның фикеренчә скифлар  татарча “пычаклы кешеләр”,  дигән сүз икән. Ә сарматлар исә -   “сармалы” кешеләр. Сарма – элекке заманда кулланылган  мал тиресеннән  эшләнгән капчык, -ты - борынгы замандагы -лы  кушымчасы. (М.Закиев. Татары. Проблемы истории и языка. 1995 г.)   
       Көнбатышта билгеле булган Стефан Баторий (1522-1588 гг.) Польшаның Днепр козаклары белән сугышкан вакытларында  язган  көндәлекләрендә:  “Татарлар белән козаклар арасында аерма  күрмим”, - дип язып калдырган. Башка чыганаклар буенча, Днепр, Дон  һәм Кубань  казакларының да  татардан булганлыклары  билгеле. 

Шушы уңайдан, Ә.Гафуровның блогыннан алынган, козаклар турындагы мәгълүматны да язмабызга кертергә җөрьәт итәбез (автор ачуланмас дип уйлап): “Олы урда татарлары алда әйтеп кителгәнчә, күп кенә җирләрен, территорияләрен югалталар. Шул ук вакытта кырымлыларның, нугайларның, һәм дә аеруча мәскәүлеләрнең агрессиясенә дучар булалар. Шул вакытта алар үзләренә союзник итеп күрше полякларны сайлап алалар, аларга хезмәткә ялланалар, бу казаклар тарихта разрядлы казаклар буларак билгеле. Днепрның түбән агымында XVI гасырның икенче яртысында Запорожье Сечен төзиләр. Днепр буе, аның уңьяк яры казаклары Волынь, Галиция славяннары белән дә катнашалар, христиан динен кабул иткәннәре дә була. Тик шулай да Днепрдан Иделгәчә, аеруча Дон буе казаклары бу вакытта, телләрен дә, татар икәнлекләрен дә онытмыйлар .Казакларны өске (верховые, Донның өске агымы, Червленый Яр, хопер казаклары) һәм аскы (низовые, бу елганың түбән агымы) казакларга бүлеп йөртәләр. Тик Запорожье, түбән Дон казаклары үзләрен өстенлекле, беренчел, чын, асыл казаклар дип исәплиләр. Патшага хезмәт иткән казаклар арасында югары пост алып торучылары нигездә түбәнге казаклар булганнар, алар моңа үзләрен лаеклырак дип исәпләгәннәр... (“Дон казаклары – Олы урда татарлары”). А.А.Гордеев һәм башка авторлар язмалары буенча, казаклар (вольные люди, качаклар, кацаклар) Алтын Урда вакытында ук Каспий тигезлегендә, мишәр җирләрендә, Дон һәм Днепр буйларында электән шунда яшәгән кыпчак – татарлардан чыкканнар. Алар Урда администрациясенә артык бирешмәгәннәр, җирләреннән китмәгәннәр. Алтын Урда таркалганда да бердәмлекләрен һәм күпмедер кимәлдә ирекләрен саклап калып, соңрак Мәскәү кнәзләренә хезмәт итә башлаганнар. Аларны патшаның махсус указы белән көчләп русча сөйләшергә кушканнар, башта хезмәт урынында, соңрак рус теле татар гаиләләренә дә күчә. Шуннан соң казакларның Булавин, Разин, Пугачев восстаниеләрендә ни өчен катнашуы аңлашыла башлый, алар ягыннан бу милли-азатлык көрәш булган. Поляк дворянины Мартин Броневский, поляк короле Стефан Баторийның Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәйгә җибәрелгән илчесе буларак, корольгә хәбәр итә: “...Иске Кырым шәһәре борынгы биек һәм калын стена белән уратып алынган... Ул элек (Птолемей эйтүенчә) Тафрос, дип аталган, Плиний буенча – Тавры. Әйтүләренчә, анда Азиядән килгән бөек Мөхәммәт халкы яшәгән булган (халыкның исеме, әлбәттә, яшерелә, автор), чөнки шәһәрдә генә түгел, якын тирәдә борынгы мәчетләр әле дә бар...”. Монда да без скифлар – татарлар турында укыйбыз, автор. XVI гасырда Мәскәүдә булгалаган инглиз Джером Горсей да Кырым татарларын скифлар, дип тәкърарлый. Ул башка ватандашлары кебек үк скифларның юкка чыгуларын инкяр итә, аларны үз урыннарында яшиләр дип ышандырырга тырыша. Тәре походлары заманнарындагы (XII – XIII гасырлар) Византия авторлары буенча да скифлар тыныч кына Кырымда Генуя алыпсатарлары белән бергә яшәп яткан булганнар. Ул вакытларда Кара диңгез яры буен Скифия, дип йөрткәннәр. Бу бит скифлар кыпчаклар һәм татарлар белән бер үк вакытта яшәгәннәр, дигән сүз. Дөресрәге, шул ук бер халык. Төрле вакытларда яшәгән тарихчы галимнәр шулай ук өстә язылган фикерләрне растлыйлар: “Татарлар Дунайдан башлап көнчыгышка кадәр сузылган Скифияне үзара бүлешеп алдылар”- дип язган 13 гасыр француз галиме Гильом Рубрук. (Ф.Бәйрәмова.”Туфаннан таралган татарлар). “Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каһанлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше турында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге белешмәләргә караганда, ул сугыш кырына 30 мең татар чыккан булган. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу”. (Равил Фәхретдинов).

    “Бөтен ул ил Татария дип аталды, анда яшәгән бөтен кавемнәр татарлар, дип саналдылар;  коры җирнең  кая чаклы сузылганлыгы, Америка белән аның арасында  диңгезнең бармы, юкмы икәнлеге дә билгеле түгел иде”- дип язып калдырган 18 гасыр алман тарихчысы Гмелин. (Гмелин И.Г. “Путешествие по Сибири”. – Геттинген, 1751. )

Шушы ук идеяне хәзерге заман “халык тарихчысы”, күп кенә романнар авторы А.Бушков та күтәреп ала (А.Бушков “Чингисхан”). Аныңча да безнең ата-бабаларыбыз скифларның варислары, һәм Чыңгыз хан үзе дә татар. Шулай итеп без татарларның Байкал тирәләрендә генә түгел (ансы Орхон – Енисей буйларында табылган тораташларга язылган), ә хәзерге Русиянең Европа өлешенең көньягында да яшәгәнлеген аңлыйбыз. Моны астарак китерелгән тарихи чыганаклардан да белеп була. Мәсьәлән, Т.М.Калинина (Т.М.Калинина. “Сведения ранних ученых арабского халифата”) IX гасырда яшәгән галим Әл – Фәргани мәгълүматлары буенча, татарларның шул заманнарда ук Кара диңгезнең төньягында яшәгәнлекләрен күрсәтә. Бу турыда гарәп астрономы менә ничек яза: “...Ә инде әлеге климатлар тирәсендәге җирләр (“җиденче климаттан төньяктарак булган җирләр, автор) белән безгә билгеле булган урыннар – көнчыгыштан Йәэҗүҗ иленнән башлана, аннан соң әт – Тугызугыз иле һәм әт – Төрк, аннары әл – Лан иле аша, шуннан соң әт – Татар, аннан соң Бурджан, аннары Сакалиба аша һәм Көнбатыш диңгезенә барып тоташа” (Татарчага тәрҗемә авторныкы). Бу язмалар буенча татарларның аланнар белән болгарлар арасында (хәзерге Украина җирләре) Кара диңгез яры буенда IX гасырда ук яшәүләре күренә. Т.М.Калинина моны танырга мәҗбүр була, ләкин шундук тырышып-тырышып борынгы галимнең ялгышканлыгын исбатларга тотына. Чөнки хәзерге заман тарихчыларының берсе дә татарлар тарихына карата булган “табу” ны бозып мондый фактны кабул итә алмый. Бу гамәл кемгәдер кирәк булмаган тарихи фактларны традицион галимнәр тарафыннан инкарь итүнең сыналган ысулы. Ә бит Әл – Фәрганиның мәгълүматлары берничек тә инкяр итәрлек түгелләр. Бу исә XIII гасырга кадәр татар дигән этнос булмаган, татар ул – төрле төрки халыкларының гомуми атамасы булган, дигән уйдырманы сызып ташлый. Һәм татарларның аерым этнос буларак, IX гасырда ук көнчыгыш Европада яшәгәнлегенә тагын бер дәлил. Фәхретдинов язуы буенча (“Алтын Урда һәм татар тарихы”) “ Алтын Урда халкы кыпчаклардан, булгарлардан, маҗарлардан, огузлардан һәм хәзәрләрнең калдыкларыннан торган (мөхтәрәм тарихчыбыз татарлар турында гына оныткан, ахры безнең галимнәребез, өстә язылган 6 класс укучысы кебегрәк, татарларга бойкот игълан иткәннәр). Шуларның бер өлеше әле монголларга чаклы үк күчкән булган. ...Мәсәлән, 985 елда язылган “Хөдуд әл - галәм” (Дөнья чикләре) дигән язмада болай әйтелә: Төрки каһанат җимерелгәннән соң, татарлар Караханидлар дәүләтенә күчеп киләләр. XI гасырда яшәгән тел белгече һәм шагыйрь М.Кашгарлы үзенең 20 төрки кабиләләренең сүзлегенә татарларны да керткән.

Татарлар  VIII-IX   гасырларда  бик зур һәм  куәтле Кимәк  ханлыгын төзүгә төп  өлешне керткәннәр. Бу ханлык  Көнбатыш себердә  Иртыш буйларында булган  һәм аның  көнбатыш өлешендә яшәүчеләр  кыпчаклар буларак билгеле.  Күренә ки татарлар белән кыпчаклар әле ул чакларда ук рәттән  һәм бергәләшеп яшәгәннәр.

Р.Фәхретдиновның сүзләре буенча, бу татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкыннан булганнар. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгурларга буйсынып калган, бераздан кидәннәр белән берлеккә кергәннәр (кидәннар - Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк “кара кытайлар” дип йөртелгәннәр). Менә шулар инде Көнбатыш Себердә һәм Урта Азиядә дәүләт - Кимәк каһанлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Каһанлыкның төп, җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә инде билгеле кыпчаклар һәм татарлар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, шул кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар. Димәк, бу кабиләләрнең - борынгы татарларның да, кимәкләрнең дә, кыпчакларның да - башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар. Ә татарларның беркадәресе көнбатышка киткән. Кимәкләр үзләре - тагы да борынгырак исемнәре «ямәкләр» - VII йөздә Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергән булганнар һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каханлыгының таркалуы да нык йогынты ясаган, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең хикәясендә бу бик ачык тасвирланган. Татарларның төркиләр һәм кыпчаклар белән этник һәм башка төрле бәйләнешләре булганлыгы турында хәзерге заман татар галиме дә сөйли: “Кыпчаклар Төньяк Алтайның б.э.к. II - I меңьеллыкларыннан ук билгеле күчмә кабиләләре булганнар. Ул чакларда әле алар Себер һәм Үзәк Азия тарихында нинди дә булса зур роль уйный алмаганнар. Безнең эраның VIII гасырыннан алар зур берләшмә рәвешендә Кимәк каһанлыгына кергәннәр. Бу каһанлык Көнбатыш Себердә Иртешнең урта агымындагы борынгы татарлар тарафыннан төзелгән. Кыпчаклар шул дәүләтнең көнбатыш тармагын тәшкил иткәннәр. IX йөз уртасыннан кыпчаклар тарихында зур социаль-экономик үзгәрешләр килеп чыккан: милек тигезсезлеге, өстен катлауларның аерымлануы үз чиратында җәмгыятьтәге югары түрәләрнең үз биләмәләрен киңәйтүенә, басып алуларга китергән... ...Тулаем алганда, Төрки каһанлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каһанлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора”. Р.Фәхретдинов. Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр алынган. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын “арткарак” күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде билгеле булган, IV гасырда яши башлаган Имәнкискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күченеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры: Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел. (Ләкин аның татар кабиләсе булуында авторның шиге юк.) Алар, хәтта турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга - аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булырга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фаразлау яңа археологик белешмәләр күрсәтүенчә, бөтен Урта Идел (һәм Урал, автор) өчен дә уникаль булган табылдыклар белән раслана.

       Чыңгызханның  замандашы булган Ән – Насиви: “Чыңгызханның  бөтен  халкы төркиләр иде. Ул үзе  башта  Кытайдагы  Алтынхан кул астындагы    кабиләләрнең  берсенең  ханы иде. Соңрак  Чыңгызхан аларның барысын да берәм-берәм  үз кулына алды”,- дип язып калдырган.
      Безнең  уебыз буенча,  өстә әйтелгән  Кытай  хәзерге вакытта   билгеле булган Кытай түгелдер, ансы элек   Чин, Цинь, Чин - Мачин  һ.б. исемнәр астында билгеле булган. Ул вакытларда Кытай дип  көнчыгыш  тарафыннан  Урта Азияга таба күченгән  кидәннәр (хитайлар, каракытайлар)  дигән халык  билгеле булган һәм аларның дәүләте  уйгурлар җиреннән  көнбатыштарак, Иртышның  югары бассейнында булган. Ахрысы, Кытай дип  Афанасий Никитинның  язмасында очраган Кытай әйтелә торган булгандыр. 1475 елда  сәүдә эшләре белән  чыгып киткән  Тверь сәүдәгәре  Һиндстанга барып эләгә. Аның    көндәлек шикелле юлъязмалары  хәзерге вакытта  матбугатта бастырылган һәи интернет сайтына  да куелган. Анда ул болай дип яза: “...Певгадан (Һиндстанда)  Чин – Мачинга  диңгез белән бер ай барырга  (Ахрысы, Һиндстаннан  Чин – Мачинга, ягъни хәзерге Кытайга, коры җир белән бөтенләй ерактыр, чөнки Тибет һәм Гималай тауларын, Такла-Макан һәм башка чүлләрне үтәргә кирәк булгандыр).  Чин-Мачиннан  Кытайга  алты ай атларга, Кытайдан  урыс җиренә - 4 көн.” Язмалардан  аңлашылганча, Кытай  инде аның туган җиренә - руслар җиренә  4 көнлек кенә юл ераклыгында  була (Каспий диңгезе белән, автор). Шулай итеп,  Кытайның  көнбатыш чикләре  Идел-Җаек   тирәләрендә булып чыга. (Ә бу тирәләрдә ул вакытларда әле  элек кимәкләр,  кыпчаклар, татарлар төзегән дәүләт   һәм аларны  үз эченә алган Алтын Урда була, ә А.Никитин заманнарында инде ул җирләр Нугай Урдасына нисбәтле булалар). Ә көнчыгыштан ул татарлар тарафыннан әлеге  каракытайлар яки кидәннәр  дәүләтенә кушылган булгандыр һәм әле һаман искечә, Кытай дип аталгандыр. Ләкин иң мөһиме шул ки, бу ике ил инде бергә кушылган һәм татарлар кул астында була.  Шуңа күрә дә бит Рәшидетдин  язмаларында  Чыңгызхан  Кытай тирәсеннән  булган, ләкин ул бөтенләй без  белгән   көнчыгыштагы  Кытай түгел, дип язган  (Рәшидетдин. “Елъязмалар мәҗмугасы”. XIII-XIVгасырлар).

Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында, гомумән, бик кызыклы белешмәләр бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәтта тагы да көньяктарак яшәгәне әйтелә. X йөз уртасындагы гарәп географы Ибне Һәүкәл, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең дөньякүләм мәшһүр «Шаһнамә» поэмасында хәтта Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган; шуннан чыгып күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин. Ахрысы, шуңа күрә дә көнбатыштарак яшәгән кыпчаклар Иделнең аргы, Европа ягына күченгән булганнардыр. Өстә күрсәтелгән фарсы шагыйре Фирдәүси шушы ук әсәрдә (Шаһнамә) Искәндәрнең (А. Македонский, автор) Урта Азиядә скифлар белән сугышуы турында да яза. Александр Македонскийның Урта Азиядән капылт борылып Һиндстанга юнәлүе дә бер дә юкка булмагандыр, чөнки аның скифлар ягыннан көчле каршылык очратуы турында шул ук Фирдәүси тарафыннан язылган. М.Литвинның язмаларында (XVII гасыр) татарларның А.Македонский белән сугышуы шушы әсәрдә чагыла түгелме соң? Кимәк каһанлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каһанлыклары кебек үк, бигрәк тә IX - X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче каһан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары - бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каһанлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә каһан - бөтен дәүләтнең башлыгы - олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек, алар үзләренең олуг шаһларын «шаһиншаһ» дип йөрткәннәр бит. Кыскасы, Кимәк каһанлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган”. (Равил Фәхретдинов. “ Татар тарихы”). Шунсын да искәртү лязимдыр, XII – XIII гасырларда кимәк дигән кавем турында хәбәрләр югала, ахры алар татарлар дип әйтелә башлыйдыр.

 Күренекле галим Ә.Нәҗип (Э.Н.Наджип. “Исследования по истории тюркских языков ХI- ХIV вв.)  кыпчак татарлары дигән кавемнең  Кыпчак далаларында  (Иделдән көнбатыштарак) әле монгол яулары  килгәнче үк яшәгәнлекләрен һәм аларның  анда төп халык булганлыгын күрсәтә. Атаклы  падишаһ Бибарсның   татар кызына өйләнгән булуы турында да язып калдыра.
          Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында гомумән бик кызыклы белешмәләр бирелгән.
      Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Н.А.Баскаков  “Слово о полку Игореве” дигән эпик әсәрдә (Журнал «Советская тюркология» №1, 1985 год) китерелгән  «татраны» дигән төрки кабиләнең  шул  ук  Кара диңгезнең  төньягында  яшәгәнлеген  күрсәтә. Бу, тарихта булмаган, колакка ят тоелган кабилә  исеменең  татардан бозып әйтелеше генә булмады микән?

Көнчыгыш Европада яшәгән татарлар турында тарихка кертелмәгән хәбәрләр дә бар. Мәсәлән, урыс елъязмалары язуы буенча, 1155 елда Хопер елгасы буенда Рязань кнәзлеге урыслары белән татарлар (бернинди кыпчаклар да түгел, булгарлар да түгел) арасында сугышлар булганлыгын яза (Шенников,с. 8), (ПСРЛ, с. 179). Бу турыда башка мәгълүматлар да бар, һәм алар тарихта татарларның урынына кыпчаклар яисә булгарлар китерелгәнен исбатлыйлар. Поляк тарихчысы М.Литвин да (XVII гасыр) татарлар турында хәбәр калдырган. Аныңча IV – V гасырларда ук Кара диңгез буенда урнашкан татарлар скифлар нәселеннән булулары белән горурланалар, һәм дә үзләренең ата-бабаларының Искәндәр (Александр Македонский), Дарий, Кир, Ксеркс кебек атаклы борынгы патшалар белән уңышлы сугышканнарын хәтерлиләр икән. Скифлар турында мәгълүматлар, гомумән, байтак һәм кызык икән. Мәсәлән, византияле тарихчылар һәм Көнбатыш Европа тарихчылары скифларның Кырымда генуялылар белән бергә әле урта гасырларда ук тыныч кына яшәп ятканлыклары турында күп тапкырлар язганнар (А.Бушков. “Чингисхан). Ә традицион тарихчылар, Геродот сүзләренә таянып, скифларның яңа эрага кадәр генә яшәгәнлекләрен тәкърарлыйлар. Шундый сорау туа: Геродот скифларга үзеннән соң яшәмәскә, кырылып бетәргә кушып куйган иде микәнни ? А. Баяр “Тайная история татар” дигән китабында татарларның көньяк далада яшәүче европеоидлардан, башлыча ирани халыклардан чыкканлыгын әйтеп үтә. Бу – яңа сүз, бәлки ул дөрестер дә, ләкин башка авторларга сылтаулар белән ныгытылмаган. Татар дастаны “Идегәй” XIV гасырның азагында, XV гасырның башында язылган дип исәпләнә. Без бу дастаннан Татар иленең урынын белә алабыз: аңа Ока, Кама, Идел, Җаек һәм аннан Кара һәм Каспий диңгезләренә хәтле җәелгән, Урта Азия һәм Көньяк Уралны да үз эченә алган. Ягъни, ул бөтен Алтын Урда территориясен үз эченә алган һәм “Татарларның төньяк державасы” дип аталган. Дастанда татарларның бу империядә хакимлек итүче халык икәне күрсәтелгән. “Татарларның төньяк державасы» дигән борынгы терминны без Иран тарихчылары язмаларында да күрә алабыз. Бу исә, татарларның көньяк державасы да булгандыр, дигән фикер тудыра. Андый держава чыннан да булган: ул – Иран тирәләрендәге Хулагуидлар дәүләте. Татар кланы “Кыпчак” карачы – татарлар төркеменә кергән һәм Урда ханнарының гвардиясен тәшкил иткәннәр. Аларның теле – татар теле булган (Ә.З.Вәлиди). Татар халкының төрле халыклар җыелмасы булмаганлыгын, аның аерым зур этнос булганлыгын күренекле тарихчыбыз Марсель Әхмәтҗанов та исбат итә: “Казан ханлыгы халкы этник яктан Кырым ханлыгы, башка татар ханлыклары һәм Нугай урдасы белән бербөтен кавем тәшкил итә. Бу бөтенлекне аеруча Нугай урдасын төзүче татар кабиләләре тәэмин иткәннәр; Нугай урдасы халкы Иделдә һәм Көньяк Уралда XI – XII гасырлардан бирле яшәгән кырык угыз, каңлы, кыпчак кабиләләрен дә берләштергән төрки - татарлардан оешкан Нугай урдасы татарлары иштәкләргә (башкортларның ата-бабалары, автор) кадәр үк Урта һәм Көньяк Уралны үзләштереп, шунда халык буларак формалашалар”.

    Кырымда туган (1851 – 1914)  күренекле татар мәгърифәтчесе  Исмаил Гаспралы   Русиядәге бөтен мөселман – татарлар бер халык дигән фикердә булган.  Аның  бу сүзләрен  1890 – 1970  елларда  яшәгән   Башкортстанда туган  Әхмәтзәки  Вәлиди Т. да хуплаган. Ул үзенең  1917 елга кадәр язылган  әсәрләрендә  “без, татарлар – мөселманнар”, дип язган. Аның 1912 елда  татар телендә язган  “Төрки һәм татар тарихы” дигән китабы  хәзергә кадәр  Русия тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.
  Кайсыбер авторларда шундый фикер туган булган:  Русиядәге төрки – мөселманнарның  милләте турында  фикер йөрткәндә, ул вакытлардагы татар мәгърифәтчеләре  аптырашта калырлар иде, янәсе, Идел буе, Урал, Себер, Кавказ, Алтай һәм башка татарлар арасында нинди аерма булуы мөмкин, һәм аларны ничек итеп  төрле кавемнәр итеп язып була?
     1818 – 1889 елларда яшәгән  философ, тарихчы һәм  мәгърифәтче  Шиһабетдин Мәрҗәни  шулай ук бөтен төркиләрне татарлар дип атаган. Татарларга төрле исемнәр кушып (булгар, мишәр, башкорт, нугай һ.б.), аларны бүлгәләүгә каршы булган. Ә бу исә властьларга татарны төрле халыкка әйләндереп, алар арасына коткы кертү, татарның көчен киметү өчен кирәк булган. Уйлап карасаң, татарлар элеккечә барысы да бер  исем астында йөргән булсалар, алар ничек көчле булган булырлар иде. Русия хөкүмәтенә  татарның фикере белән  һәрвакыт исәпләшеп кенә торырга кирәк  булган булыр иде.  Менә монсы  тарихны үзгәртүнең, татарны монгол белән бутауның  икенче бик мөһим  сәбәбе, дөресрәге – максатыдыр.
           XVII  гасырда  яшәгән һәм Русиядә хәзмәт иткән немец илчесе  Адам Олеарий, Ян Потоцкий кебек үк,  Русия киңлекләрен гизгән. Аңа да  Польшадан урыс кнәзлекләре, Московия, Казан аша Әстерханга кадәр барып җитәргә туры килгән. Кавказда һәм Персиядә дә булган.  Тел гыйлемлеге дә булган бу немец  сәяхәт дәвамында очраган  бөтен  җирләрдә татарларының  бер үк телдә сөйләшүләрен  язмасына беркетеп куйган. Ә диннәре–ислам, дип язып калдырган.

Бик күп телләр һәм шул исәптән татар телен дә белгән төрек тарихчысы һәм сәяхәтчесе Әүлия Чәләби (1611 – 1682 елларда яшәгән) шулай ук бөтен татарлар яшәгән җирләрне йөреп чыккан. Евразиядәге элек булган бөтен татарларны ул да бер халык дип билгеләгән.

    Әүлия   Чәләбинең татарлар турындагы   язмалары   урыс  рәсми тарих курсына  шулай ук туры килми икән.  Беренчедән, ул  да башка галимнәр кебек, татарларның  бик борынгы халык булуын җөпли. Алар  аллаһы тәгалә яралткан иң беренче халыкларының берсе, дигән ул.  Төрки булган һәм  дә шулай ук төрки булмаган күп кенә халыклар  татарлардан туып таралган  булганнар... Күп кенә  христиан халыклары – милләтләрен  югалткан татарлар, дип язган ул. (Мондый  югалтуларыбыз һаман да дәвам итә бит, туганнар, автор).
      Ә.Чәләби дә татарларның  Чыңгыз ханны  үзләренең милләттәшләре,  җитмәсә аны  мөселман, дип санауларын язган. Автор, элекке тарихи материалларга таянып, Чыңгыз ханны изге, гадел, кешелекле,  миһербанлы  кеше итеп тасвирлый.  Аны бер мәртәбә  күргән кеше  гомерлеккә исендә калдырган, аның якты образын  күңелендә тотып, Чыңгыз хан артыннан  кая  кушсалар, шунда шатланып барырга риза булган.  Халык әйтүенчә,  аның йөзе Җәбраил фәрештәнеке кебек,  төсе – буе  камил.  Аның  атланып йөргән атына суга торган  гөнаһлы гадәте булмаган (“Чыңгыз хан” дастаныннан).
Татарларның  барлыкка килгән, яшәгән төп  урыннарын Ә.Чәләби дә  Идел буе, Кубань, Кырым, дип исәпли.   
      Татар тарихын  өйрәнеп, аның  бөеклеге турында  саллы хезмәтен язучы, Русия фәннәр академиясе карамагында эшләүче  немец  галиме  Герард Фридрих Миллер  турында  да әйтеп китү зарурдыр. XVII  гасырда  ул  Урал, себер татарларының  тарихын өйрәнү өчен  экспедиция  оештыра һәм  Русиянең  көнчыгышында   10 ел  гомерен үткәрә. Шушы елларда башкарган эшенең  нәтиҗәсе буларак, ул Себер тарихы турында  күп санлы  археологик, этнографик  һәм башка  төрле хезмәтләр яза.  Аның  хезмәтләрендә  иң күп  игътибар биргән  кавемнәр татарлар була.

Миллер сүзләре буенча, Кыпчак даласында һәм башка җирләрдәге курганнар, борынгы каберлекләр һәм андагы бай хәзинәләр бары тик бер генә халыкка – татарларга нисбәтле. “АлтынУрда” дигән исем бу дәүләтнең байлыгына карап бирелгән, ди ул. Аның фикере буенча, Себернең иң баш халыклары – татарлар. Алар Тобол, Иртыш, Обь, Томь, Енисей, Алтай буйларында һәм шул елгалар арасындагы далаларда яшиләр. Хәзерге заман галимнәренең Себердәге һәм Азов диңгезе буйларындагы курганнарны һәм каберлекләрне ирани телле скифларныкы дип атау һич дөрес түгел. Бу турыда Г. Миллер XVIII гасырда ук язып куйган. Һәм аның бу хезмәтләре шул вакыттагы урыс галимнәре, бигрәк тә М.Ломоносовның каты каршылык күрсәтүенә карамастан эш ителгәннәр. Аның фикерен 1870 елда немец галиме А.Д.Мордман яклап чыга. Ул Лейпциг шәһәрендә дөнья күргән хезмәтендә “скифлар төрки – татар телендә сөйләшкәннәр”, дип яза. 1904 елда икенче бер немец галиме О.Франке шулай ук скифларның төрки – татарлар булганлыгын исбатлый. XV йөзнең беренче яртысы гарәп тарихчысы, язучы һәм сәяхәтче Ибне Гарәбшаһ шул вакыттагы татар җирләре һәм татарлар турында менә ничек язган: «Бу - ...төрки кабиләләр белән тулган, [һәр] яктан чикләнгән (сакланган) һәм бар өлешләре дә эшкәртелә торган, бик киң, шифалы һавага һәм саф суга бай, чын мәгънәсендә татар җире. Аның кешеләре - [чын] ирләр, сугышчылары - [менә дигән] укчылар. Телләре ягыннан алар иң матур сөйләүче төркиләр, тормышта - иң гаделләр, төскә-биткә - иң чибәрләр, матурлыкта - иң камилләр».

      Әйтеп китү лазимдыр,  татарны  кыпчак белән  бутау да тарихта  татар исемен җуйдыруга юнәлтелгән бер  ысулдыр.  Кыпчак далалары дигән  зур территорияләрдә  күп төрле халык яшәгән. Ләкин  “Дәшти Кыпчак” ның  атамасы буенча, анда яшәгән татарны да  кыпчак дип атыйлар.  Баксаң,  XII  гасырларда инде Кыпчак даласында (элекке Кимәк каһанлыгы җирләре)  кимәкләр  бөтенләй калмый, татарлар көчләнеп китә, ә кыпчаклар  башта көнбатышка табарак, ә тагын да соңрак  Венгриягә үк качалар. Көнчыгыш тарафында калганнары – татар, башкорт, казах халыклары тарафыннан йотыла. Хәзерге вакытта бу халык бөтенләй юк. 
       Ләкин  бу проблема белән хәбәрдар булган  урта гасырлардагы урыс авторлары  татарларны кыпчаклардан   аерып караганнар. Татарлар алар тарафыннан  аерым бер этнос (халык) буларак  күрсәтелгәннәр.  Ул гына да түгел, кайбер  төзәтелми калган елъязмалар  күрсәткәнчә,  урыслар татарларны  үзләре кебек үк алла алдында җаваплы, дип караганнар. (И.Н.Данилевский)  Бу хәбәр  рәсми тарих әйткәнчә, урысларның татарларны  алласызлар, антихристлар дип атаганлыкларын  юкка чыгара. Икенче яктан, әлеге мәгълүматта   ул вакытларда урыслар белән татарларның  тыгыз контактта һәм дустанә  тормыш кичергәнлекләре  күренә.
      Кыпчак далаларында һәм башка җирләрдә XIII гасырда  борынгы венгрларны эзләп йөргән  католик – миссионер Юлиан  да  “...татарлар  элек  хәзер куманнар (кыпчаклар, половцы)  яшәгән урыннарда  яшәгән булганнар...” дип язган. Бу исә  Дон елгасы буйлары һәм арырак, ягъни  Юлиан  өстәрәк күрсәтелгән  гарәп  сәяхәтчесе Әл – Фәргани  мәглүматларын җөпли.  Ошбу хәбәр  тагын да  татарларның  монголлар  вакытыннан  элек үк  Европада яшәгәнлекләрен белдерә. Юлианның икенче бер язмасында  мондый хәбәрләр турында  язылган: 
  “... Бөек Булгария зур, куәтле шәһәр. Анда барысы да  мәҗүсиләр. Ләкин озакламый христианлык кабул итеп,  Рим папасына  буйсынырга тиешләр икән...” Бу шәһәрдә  Юлиан  венгрлар ягыннан  бу җиргә кияүгә чыккан бер хатынны очраткан.  Әлеге хатын Юлианга  ике  көн барганнан соң  үзең эзләгән венгрларны табарсың, дип бер юл күрсәткән. Шулай булган   да.  Ул аларны  Этиль елгасыннан ерак түгел бер җирдә тапкан (элек Иделнең  башы дип   хәзерге Агыйдел  аталган, автор).  Тегеләр аның венгр икәнен белеп, сөенгәннәр, аны өйдән - өйгә йөрткәннәр, кунак иткәннәр...Болар мәҗүсиләр, аллага да, потка да табынмыйлар икән. Җир эшкәртмиләр, ат, бүре һ.б. итен ашыйлар, ат сөтен һәм канын эчәләр.  Атлары, кораллары күп. Сугышларда кыюлар...
     Татарлар алар белән рәттән яши икән. Ләкин  татарлар  аларны җиңә алмаганнар. Шуннан соң алар дуслар һәм беректәшләр  булып киткәннәр. Бергәләшеп  15 патшалыкны җиңгәннәр.
     Бу илдә Юлиан  татарларны һәм аларның юлбашчысын да очраткан.  Ул озакламый Алеманияне яуларга барачаклары турында әйткән...Болар бар да  бу татарларның  шул ук Булгария җирләрендә  яшәгәнлекләрен күрсәтә.
     ...Кайтышлый  мордваннар иленә җиткәч,  Юлиан аларның христианлык  кабул итәчәкләрен белгән. Мордваннар бу турыда үз пәйгамбәрләреннән белгәннәр икән. Иң олуг мордван Лаудемерия  (Владимир) кнәзенә, безгә килеп, безне чукындырып китегез, дип  үтенеч җибәргән. Моны  Рим папасы эшләячәк, озакламый барыбыз да Рим чиркәвенә  буйсына башлаячакбыз, дип җавап биргән тегесе”.
       Юлианның бу католиклыкка күчү  турындагы хәбәрен монда аңлатып булмыйдыр, бәлки ул тарихчылар тарафыннан яшерелгән ниндидер вакыйгаларга ишарәлидер. Рим папасының  урысларны  үзенә буйсындырырга  тырышканлыгы мәгълүм  дип әйтергә була бит. 
      Г.Еникеевның  “Кара легенда эзе буйлап” дигән әсәрендә әйтелгәнчә, татарлар  бит урысларны нәкъ менә шушы  католиклар  дигән “афәт”тән коткарып  алып калганнар, ягъни, татар-монгол яуларының  максаты да нәкъ шул булган, дип әйтергә була. Ә әлеге авторга бу идеяне Л.Гумилёв  биргәндер, дип әйтсәк тә була,  чөнки башлап   бу идеяне  ул күтәреп чыга. Әлбәттә, яхшырагы булмаганда, моны да кабул итәргә була.  Ләкин  берничә йөз, хәтта  мең ел элек булып үткән  татар тарихын, шул уңайдан, урысның үзенекен дә  юкка чыгарып, яңа тарих язуы  әлеге идеянең булганлыгын, татарның урыс халкын католик булудан  коткаруын яшерер өчен генә башкарылмагандыр. Глобальрәк, урысның дөнья  халкыннан яшерергә теләгән ниндидер   кыңгыр эшләрен белдермәс, яки  аклану  өчен эшләнгәндер бу. 
    Әлбәттә, тарихлы борынгы халыкның  үзенең  үткәне гәүдәләнгән  мифологиясе дә булырга тиеш.  Татарның мифологиясе бик көчле  һәм бай. Аны күп еллар  идән астына кертергә тырышсалар да, ул үлеп, юкка чыгып бетмәгән. Шуларның  иң олылары  “Чыңгыз хан дастаны” һәм  “Идегәй” һ.б.  Беренчесен без  әле укып карый алмыйбыз, бәлки ул  көл астыннан  яңадан туып чыгар. Икенчесен инде,  атаклы әдибебез  Нәкый   Исәнбәт  хәзмәте аркасында, без беләбез һәм укыйбыз. Алардан башка  халкыбыз иҗат иткән  “Бабахан дастаны”, “Сәйфелмөлек”, Кузы Көрпә белән Баян сылу”, “Алпамша” һ.б. халкыбызның  шанлы тарихын  чагылдыралар. 

Ошбу бабның нәтиҗәсе итеп түбәндәге фикерләрне китерергә буладыр. Борынгы заманнарда һәм урта гасырларда татар дигән халык хәзерге татарлар белән этник бәйләнештә түгел дигән тезис ялган. Икенче бер тарихчыларның, татар исеме Алтын Урда халкының гомуми исеме, ә соңыннан ул булгарларга бирелгән атама, дигән сүз дә ялган. Татарлар скифларның варислары, һәм Бөек далада яшәгән һәм көнчыгышта татар дип аталган халыкны көнбатыш халыклары скиф (сак, эскел, эсегел) дип атаганнар, дип әйтергә буладыр. Татарлар турындагы мәгълүматларны бик күп чит ил тарихчылары калдырганнар, һәм аларны инкяр итү һич мөмкин түгелдер. Татарларның борынгы эзләрен яшерү өчен төркиләр, булгарлар, кимәкләр һәм кыпчаклар дигән халыкларның роле күпертеп язылган. Бу шуннан да күренә, Алтын Урдада алар кыска гына вакыт эчендә халык буларак юкка чыгалар һәм барысы да татарлар булып китәләр. Урта гасырларда билгеле булган халыклардан бары тик татарлар һәм мишәр – татарлар гына торып кала. Борынгы чит ил галимнәре татарларның тәүге туган җирләрен Идел, Урал, Себер, Кубань, Кырым дип язганнар. Ләкин тарихчылар Идел буйларын булгарларга нисбәтләп куйганнар һәм татарны үз тарихыннан мәхрүм иткәннәр. Баксаң, татарларның ерак ата-бабалары Идел – Уралда элек ничек яшәгәннәр, хәзер дә шулай ук дәвам итәләр. Евразиядә элегә чаклы сибелеп яшәгән, һаман әле урыска әйләндереп бетерелмәгән төрле татарлар – барысы да бер халык. Бары тик соңрак бер – бере белән аралаша алмыйча, төрле телләр тәэсиренә дучар булганнар һәм 400 – 500 еллар дәвамында телләре үзгәрә башлаган. Бәлки шуңадыр да, аларны төрле исемнәр белән атый башлаганнар (булгар татарлары, кырым татарлары, себер татарлары һәм башкалар). Бу галәмәт хәзерге заман татарларына бик зур зыян ясый, чөнки 2000 еллык тарихы булган татарны бүлгәләп, аның борынгы тарихын юкка чыгарып, аңа 400 – 500 еллык тарих “биреп” куйганнар. Татар халкы, бигрәк тә яшьләр, моны аңламый, чөнки ялганны сизә. Интернеттагы күп санлы тарихи материаллар татарларның бөек халык булганлыкларын һәм аларның борынгы тарихы билгеле булганлыгына ишарә ясый. Ләкин тарихчылар моны мөһим нигезгә таянмыйча, ниндидер үз сәясәтен күздә тотып инкарь итәләр. Татар милләтен төрле төркемнәргә бүлештерүнең халык өчен бер кирәге дә юк. Татар белән татар очрашканда, үзләре аңларлар, себердәнме бу татар, әллә Сергачтанмы яки башка җирдәнме. Тарихчылар, үзләренә кирәк икән, бүлгәләсеннәр, ләкин халыкка үз фикерләрен такмасыннар. Авторның тәкъдиме – бөтен төрле татарлар да татар дип кенә язылырга, әйтелергә тиеш.

Бу язманың авторы, үз вакытында,  кырым татарлары белән дә, себер татарлары беләр дә бергә эшләгән кеше. Дөрес, аларның теле  үзгәрәк,  әмма  алар белән үзара аңлашу өчен  тәрҗемәче кирәк булмады. Һәрберебез үзебезчә сөйләштек, һәм  бер-беребезне аңладык. 

Әйтергә мөмкин, вакыйгалар юнәлеше кире борыла һәм шундый тарафка таба бара ки, киләчәктә бөтен татарлар теле бер төрле булачак, иншаллаһ!

                                      Татарларның теле  һәм  моңы.

Татар теленең чишмә башы бик борынгыдан - безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан   һәм, әлбәттә, аларга чаклы булган  күптәнге кабиләләрдән киләдер. Хәзерге татарга ул һун (сөн), болгар һәм башка төрки  телләр аша күчкән. Соңрак байлар (булгарлар) белән казан телен формалаштыруда катнашкан бигерләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр (М.Зәкиев буенча) безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр белән аралашканнар (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый). Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр. Анда угро-фин кавемнәре  дә яшәгән. Ләкин VIII йөз ахыры - IX йөз башларында бу дәүләтне өстәрәк әйтелгән  к-диалектлы болгарлар кулга төшергәннәр.
Бу турыда Равил Фәхретдинов мәгълүматлары да  игътибарга лаек: “... Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр. Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар - алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә руннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр - фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдәни элемтәләргә кергәннәр”. Мөхтәрәм авторның әлеге фикере (турыдан – туры әйтелмәсә дә)  Идел – Камада  болгарлар  килгәнче үк  руннарга бәйле  төркиләр  һәм татарлар  булганлыгын исбатлый.
Димәк, болгарлар Урта Иделгә  килеп урнашу белән үк  андагы  борынгы төрки һәм  угро-финн  телле халыклар белән  аралашып  тәүге болгар телләрен  үзгәрткән булганнар, дип әйтергә  ярый.  Хәер, алар телләрен  моңа кадәр үк, мишәрләр белән  катнашу вакытында да үзгәрткәннәр.
 Тарихта  төрки болгар теле  хәзерге татарлар һәм чувашлар  теленә нигез булган, дигән фикер бар, һәм бу күп  кенә рәсми  тарихчылар тарафыннан кабул ителгән  аксиома  кебек. Ләкин, эш шунда ки, Европа, рус, татар галимнәренең кайберләре һәм чуваш лингвистлары болгар теленең татар теленә кысылышы юк, ул чуваш телен генә  китереп чыгарган, дигән гыйбарә уйлап чыгарганнар.   Борынгы болгар теле чуваш теленә  генә охшаган дигән фикер XIX йөз ахырында гына туган. Кайбер галимнәр болгар каберташ язмаларында чуваш сүзләренә охшашлык тапкан, һәм, шул нигездә, болгарлар чуваш телле булганнар, элекке болгар ул бүгенге чуваш  ул, дигән фикерне алга сөргәннәр. Ләкин болгарларның тарихи эзләре бүгенге чувашларда бөтенләй юк дип әйтерлек. Хәзер галимнәр, бигрәк тә чуваш-болгар проблемасын  өйрәнүгә күп көч һәм вакыт сарыф иткән  М.Зәкиев,  болгар каберташ язмаларына чуваш теленең керүен болай аңлаталар: чувашлар яшәгән территориянең зур өлеше Болгар дәүләте составында калган, һәм алар ислам динен кабул иткәннәр. Баштарак, бөтенләй болгар-татарга әйләнеп киткәнче, алар кабер ташларына үз телләрендә язганнар һәм шулар белән сату иткәннәр. Ә инде болгарлар арасында ассимиляцияләнеп беткәч, каберташ язмаларында чуваш теле йогынтысы әкренләп юкка чыккан.

Ләкин шунсы бар ки, чувашка теленә охшаган язулы кабер ташлары XIII гасырның урталарында гына куела башлаган. Димәк, аларны язучылар башта исламда булмаганнар, дип әйтергә була. Бу тезисны ныгыту өчен чувашларның Бату татарлары килгәнче мөселманлык кабул итмәгәнлекләрен, мәҗүсилектә калган булуларын исбат итү кирәк. Моны Л.Гумилев ныгыта да. Ул Булгария җирендә булган чувашларның (кайбер авторлар суасларның дигән фикердә) башта исламны кабул итмәгәнлекләрен искәртә, хәтта аларның күбрәк өлешенең Идел арты урманнарына качканлыкларын күрсәтә. Шулай булгач, булгар җирендәге чувашларның Идел аша чыгып, качып китмәгәннәре, исламны соң гына кабул иткәннәр, дип әйтергә була. Шуңа күрә кабер ташларындагы язмалар да соңрак күренә башлаган. Ә инде үз телләрен югалткач, язмаларның теле дә үзгәргәндер. Л. Гумилев (һәм А.Карасик) бу очракта чувашлар болгар токымы булган дигән фикерне яклый. Ләкин, шулай булган булса, болгарларның Идел буендагы роле нык кими һәм татар телен барлыкка китерүдә аларның катнашмаган булуын күрсәтә.

 Өстәрәк әйтелгәнчә, күренекле  этнограф һәм тарихчы М.З.Зәкиев  Идел буендагы борынгы төркиләр теленә  бәйләнгән Идел-Кама болгар теленең, кыпчак теле белән кушылып, нәкъ менә хәзерге  Идел - Урал татарлары  теленә нигез салуын  ышанычлы итеп  исбатлый (М.З.Зәкиев.”Татары.Проблемы истории и языка”.”Происхождение татар” ). 
          Ә рус тарихчысы В.Н. Татищев исә болгар һәм кыпчак телләренең бер төрле булуларын күрсәткән язманы теркәп калдырган. 
            Галимнәр тарафыннан әйтелгәнчә, “...болгар-мишәр теле көньяк-көнбатышта яшәгән борынгы оногурлар һәм акацирлар теленә барып тоташса кирәк, чөнки мишәр фонетикасы көньяк төркиләрнекенә якын. Шулай итеп, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм аларның үзара якыная башлавы белән характерлана. 

Болгар-татар сөйләм теленең икенче этабы болгар-мишәрләрнең байлар (биләр) һәм казан кабиләләре җирләрендә төзелгән Биәрем дәүләтен буйсындырудан башлана. Чулман елгасының көньягында һәм Иделнең сул ягында биәр-биләрләрнең бер өлеше, болгар-мишәрләр тәэсирендә, к-диалектка күчкән. Бары Чулманның төньягында гына казан кабиләләре үзләренең къ-диалектын саклап калганнар, хәтта аны Иделнең уң ягына да чыгарганнар. Ул хәзер тау ягы сөйләше дип йөртелә. Казан ханлыгы дип аталган Болгар иле Рус дәүләтенә буйсындырылгач, мишәрләрнең байлар (биләр) һәм казан халкы белән аралашуы интенсивлашкан. Яңа җирләр яулап, чик яңа урынга күчкән саен, руслар мишәрләрне чик сакларга күчергәннәр. Руслар өчен бу бик файдалы булган. Бердән, мишәрләр ышанычлы чик сакчылары булса, икенчедән, «мещера тигезлеге» дигән регионда русларга яңа җирләр бушап калган. (Өченчедән, урыслар шул вакытта ук булгар - татар җирләрен басып ала башлаганнар, автор)

 XVI йөздән башланган өченче этап XX йөз урталарына кадәр дәвам иткән. Бу чорда татар әдәби теленең формалашуына мишәрләрнең байлар һәм казан кабилә-халыклары белән бер авыл төзеп утырулары бик нык тәэсир иткән. Нәкъ менә шундый төрле диалектлар бергә кушылган җирләрдә татарлар өчен уртак сөйләм теле - авыл койнесе (грек теленнән, koine dialektos - гомуми тел) формалашкан. Шәһәрләрдә дә шундый процесс барган, шәһәр койнесе оешкан. Соңыннан XIX йөз урталарында менә шул койне иске язма нормалар белән бергә яңа язма әдәби телгә нигез булган. 

Татар сөйләм теле үсешендә дүртенче этап XX йөз уртасында башлана. Төрле милләтләрне руслаштыруга корылган Сталин сәясәте тәэсирендә, татар сөйләм теле рус теле белән бик нык чүпләнгән, бозылган, әдәби телдән бик нык ераклашкан. Бигрәк тә шәһәр җирләрендә ярым татарча, ярым русча сөйләм өстенлек ала башлаган. Хәзерге татар милли әдәби теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары - мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар әдәби теле - иске төрки әдәби телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа (борынгы татар теленә, дип әйтергә кирәк булыр иде, автор). Борынгы төрки әдәби тел рун эпитафик язмаларында сакланып калган. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мондый язма истәлекләрнең элгәрләре V-VI гасырларга карый. Алар Орхон һәм Енисей елгалары буенда зур ташларга төшерелгән хәлдә табылганнар. Рун текстлары төрле ташларга, металл һәм сөяк әйберләргә язылган. VIII-IX гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстлар да очрый. Борынгы төрки әлифбасын төркиләр үзләре уйлап тапкан. Ул 60 лап тамгадан тора. Текстлар уңнан сулга, өстән аска таба язылган. Борынгы төрки әдәби тел V-X йөзләр арасында кулланылган дип уйланыла. X-XV йөзләрдә ислам дине тәэсирендә һәм гарәп графикасында язылган әсәрләрдә иске төрки әдәби тел кулланылган” (М.Зәкиев, Ф.С.Сәфиуллина хезмәтләре буенча). Борынгы язмаларда хәзәр теле белән болгар теле бер-берсенә охшаган дип әйтелә. Ә хәзәр теленең гадәти төрки тел булуы кире кагылмаслык итеп исбатланган. Шулай булгач, болгар теле гадәти төрки тел булган дияргә мөмкин.

       Әлеге  гыйльми язмаларның сөземтәсе итеп шундый фикер  китерәсе килә:  булгарларның, кыпчакларның һәм  мишәрләрнең, димәк  татарларның да теле арасында  зур аерма булмаган. Бу турыда башка чыганаклар да бар.
        Болгар этнонимы  Идел-Уралда  әле  XVI  гасырга кадәр  ныклы кулланышта булган диләр  күп тарихчылар. Без дә  бу темага  бер мисал китерергә җөрьәт итәбез:
                                   ...Имди әйтәем китабым атыны, 
                                     Нәзым итәем, тыңлаңыз әбйатыны:
                                     “Нуры содур “аты, и шаһы җиһан,
                                      Һәр кеше кем укыса аны, рәван...
                                     Тарихның тукыз йөз кырык сәкзендә,
                                      Мөбарәк мөхәррәмнең унсәкзендә,
                                      Болгар шәһре Казан  дәрвазәсендә,
                                      Кеше күпдер хира дәрвазәсендә;
                                      Мөхәммәд Әмин хан кабрендә...

Хәрмәтле укучы күрә ки, бу гүзәл юлларда Мөхәммәт Әмин хан дөрбәсендә сакта торучы XVI гасыр татар шагыйре Мөхәммәдьяр Казанны Болгар шәһәре ди атаган (Хәер, соңгырак гасырларда “болгар” сүзе географик яисә топонимик термин гына булып калган, дигән нигезле фикер бар). Шунсы да бар, хәзерге татарларның үзләрен болгар дип атавы әле озак дәвам иткән, дип язалар тарихчылар. Ләкин мондый парадокс урыслар тарафыннан татарларны туктаусыз каһәрләгәнлектән, хурлаганлыктан килеп чыккандыр. Нәкъ хәзерге кебек. Ләкин элек татарлар булгар исеме артына “качарга” тырышкан булсалар, хәзер...

  Шигырьнең теленә игътибар итсәк, без аның хәзерге әдәби телдән ерак тормаганлыгын күрәбез. Татар теленең  башлыча болгар һәм кыпчак телләре  нигезендә шәкелләшкән булуы инде исбат ителгән, дип  саный рәсми тарих. Ә элеккерәк татар теле булганмы һәм  кулланылганмы соң? Һәм ул нинди булган ? Шуңа күрә  XIV  йөздә “Алтын Урда”да  төзелгән, руслар тарафыннан “Се татарский языкъ” дип аталган  сүзлектән  мисаллар китерәбез: Тәнгри, фәриштә, Азраил;  көк, тахт, куйаш, йулдуз, ай, кар, йамгур, суук, исси, йел, акырын; хан, ханыбикә, улу бий, алпаут, кул, чура, угълан, ата, ана, карындаш; йигирми, утуз, кырк, алтмыш, сексән, токсан (Татар әдәбияты. 1984 ел, I т.). Күренә ки,  татар сүзләре урыслар тарафыннан гадәтенчә  бозылып язылган булсалар да, монда без белмәгән, аңламаган сүз юк.  Бу  шуны искәртеп китү  зарурилыгын да  күрсәтәсыман: татар теле  әле ул вакытларда ук  монгол теленнән  һәм  көнчыгышта  яшәгән башка төрки телләрдән  үзгә булган. Игътибар итик, бу бит Булгария телендә түгел, Алтын Урда татарлары телендә, чөнки,  рәсми тарих буенча, Булгариядә  татар теле  әле булмаган.  Димәк, XIV гасырда татар теле булган, дип әйтә алабыз, һәм аның  хәзерге татар теленнән аермасы юклыгын күрәбез.

Хәзер XIV гасырда европалылар тарафыннан төзелгән, дип исәпләнгән “Коман (кыпчак) кодексы”ннан мисал итеп бер табышмак алып карыйк (шул ук китаптан):

                                      Көн алтундан елчи келир,
                                      Көмиш быргы тарта келир.
                                      Ай алтундан елчи келир,
                                      Алтун быргы тарта келир.

Шул ук чыганакта китерелгән кыпчакчага тәрҗемә ителгән христиан диненә нисбәтле язмаларны карыйк:

                                     Аүе, кимниң тотаклар
                                     Бал-шекердән дир көп татлы,
                                     Анлардан  бизгә  төгүлди
                                     Тын азыкы, тәңри сөзи.
                                     Аүе, йарлы – йоксыл болган,
                                     Сойурганмак бизгә тапган, 
                                     Тәңри  сиңа болди болыш,
                                     Анда бизгә бар  кутулыш...
Күрәбез ки,  урта гасырлардагы  руслар тарафыннан бозылган кыпчак сүзләре, татар сүзләре  һәм  Мөхәммәдъяр  шигырендәге   юллар безгә барысы да аңлашыла.  Ә менә шул вакыттагы төрки болгар  телен  күпме булса да аңлап була микән. Дунай болгарлары безгә ярдәмгә килә алмастыр. Чуваш теленнән булгар теле  ерак булгандыр дип әйттек.  Балкар телен карап карыйк (аларны бит Кавказ алдында яшәгән болгарлардан аерылып, тауларга качып калган һәм  башка төркиләрдән аерым яшәгән  халык дип  исбатлыйлар тарихчылар).     
  Рус - балкар  сүзлегеннән  бер өзек:

Ведро Челек Вилка Чанчхы Вилы Сенек Грабли Басха Дверь Эшик Двор Азбар Дом Юй Дрова Отун Забор Буруу Котел Къазан Кровать Орундукъ Ложка Къашыкъ Лопата Кюрек Матрац Тешек Молоток Чегюч Навес Джатма Недоуздок Нохта Нож Бычакъ Огонь От Одеяло Джургъан Окно Терезе Очаг От Джагъа Плеть Къамчи Подпруга Айыл Подушка Джастыкъ Постель Орун

          Күренә ки, кириллица белән бозып язылган хәзерге балкар-карачай теле дә  татар телен белгән кешегә аңлаешлы.  Искәртеп куеыйк, бу  телне бит  әлеге кавемнәр  урта гасырлардан, ә, бәлки,  борынгы заманнардан, VII – VIII йөзләрдән башлап саклаганнар, дип исбатлыйлар кайсыбер авторлар. Ягъни, безнең хәзерге телебез  шул вакытларда ук булган  һәм аны  карачай – балкарлар саклап калганнар. Һәм без үзебез дә, әлбәттә.
         Кыскасы, өстә язылган  мисаллардан күренгәнчә, урта гасыр татар теле дә, кыпчак теле дә, хәзерге балкар теле  дә бер-береннән әлләни аерылмый. Җитмәсә, балкар теле чуваш теленә якын да бармый. Моны аңлар өчен түбәндә китерелгән  берничә чуваш сүзенә күз  төшерү  дә җитә:
 Сухал – сакал,  сылтăм – уң, сулахăй – сул, ыратать – авырта, вăрăм – озын, куç харши – күз кашы,  хулăн çӳç – куе чәч, кĕске çӳç – кыска чәч, кăвак куçсем – зәңгәр күз,  матур күзләр — илемлĕ куçсем  һ.б.
    Әлеге телләрнең  охшашлыгын  тагын шундый дәлилләр белән исбат итеп карар идек.
    Мәсәлән, Мәхмүд Кашгарлы  булгар, сувар һәм бәҗәнәк телләренең охшашлыгын  билгеләп үткән (Кашгарлы М., 1992, т. I, 30). Ә бит бәҗәнәк теле чуваш теленә охшаш булмаган, огуз – кыпчак  типтагы телләргә тартым булган. Әлеге өч телнең охшаш булганлыклары турында  сүз алып барганда,  эсегел, чигил  телләрендәге (д) авазы  кыпчак, ямак, сувар, булгар һәм башка телләрдә  (з) авазы белән алмашына, дип әйтелә.
    Булгарлар  вакытындагы  бер  эпизодны да китерергә була. 1183 елда Владимир кнәзе Всеволод, Булгар өстенә яу белән барырга җыенганда, Киев кнәзе Святославка  хәбәр итә: “Кыпчакларны чакырасым килми, чөнки алар булгарлар белән бер телдә сөйләшәләр”(Татищев В.Н., 1964, т. III, 128).  Күрәбез ки, монда да  кыпчак һәм булгар телләренең охшашлыгы турында әйтелә. Җитмәсә, төрле вакытларда  булып үткән бу  ике вакыйга  бер үк урында барган.
        Гомумән,  урта гасырлардагы  болгарны кыпчак дип, кыпчакны татар   яки төрки дип атаган  язмалар да юк түгел. Ә бит моның бер искитәрлек җире дә юк: әгәр татарны  шулвакыттагы һәр халык үзенчә атаган булса (ә бу шулай булгандыр да),  татарны  кыпчак  дип  тә,  татар дип  тә,  болгар  дип тә әйтергә буладыр кебек. Мәсәлән, немецларны хәтта хәзерге вакытта да  өч - дүрт төрле  итеп атамыйлармыни: немец, алман, алеман, дойч. Тарихчыларның  татар этнонимы  болгарның тышкы этнонимы (башка халыкларга билгеле булган исеме) гына ул дигән сүзләре дә бар бит әле. Димәк, тышкы этноним соңрак  эчкегә дә  әйләнгән  булуы шик калдырмый (М. Зәкиев. Татарларның һәм төркиләрнең килеп чыгышы). 
 Бу темага карата А.Орлов сүзләрен дә китерергә була. Мәсәлән, аның  мәгълүматлары буенча, соңгы вакытларда галимнәр  булгар, кыпчак һәм мишәрләрнең  әле  Азов – Дон буйларыннан  Идел – Дон буйлап  төньякка таба  хәрәкәт  итә башлаганда ук  катышу  сөреше кичергәнлекләре  турында  бер фикергә килгәннәр. Ә бу инде  әлеге халыкларның  телләренең  дә  охшашлыгына китерми калмагандыр.  Ә бит мишәрләр – татарлар.

Академик Д.С. Лихачев әзерләгән “Обрлар турында хикәят”тә (“Притча об обрах”. “Повести временных лет”тан) хәзәрләрдән күчеп килгән, болгар дип аталган скифларның Дунай буенда яшәүләре күрсәтелә. Игътибар белән укыган кешегә бу кыска гына җөмлә күп нәрсә турында бәян итә. Беренчедән, хәзәр теленең болгарныкына охшаш булуы әйтелә. Икенчедән, төркиләрнең скифлардан чыкканлыгы белдерелә. Өстәрәк язылганча, татарларның да скифлардан килеп чыкканлыклары билгеле. Шундый сорау туа: әгәр дә урыслар әлеге чыганакны урыс тарихының нигезе дип исәпләсә, нигә без аңа ышанырга тиеш түгелбез? Ә нигә аны урыслар өлешчә генә кабул итәләр, ягъни, төркиләрнең скифлардан чыгуын танымыйлар?

        Бу  концепцияне  башка авторлар да  яклаганнар.  Мәсәлән, күренекле галим   Ф.Хакимзянов булгар теле  кыпчак теленең  диалекты булганлыгын  исбат иткән (Ф.Хакимзянов. Сов. Тюркология, 1974 ел, №4).

Шундый ук фикерне Л.Җәләй дә хуп күргән.

Н.З.Гаджиева: “...Карачайлылар һәм балкарлылар теле  кыпчак, татар, башкорт, нугай һәм комык телләренә бик якын...” дип язган. (Н. 3. Гаджиева. Проблемы тюркской ареальной лин¬гвистики. М., 1975). Нәк менә шулай: кыпчак, татар, башкорт, нугай  һәм болгарлар – бер телдә сөйләшкән халыклар.

Ә XIX –XX гасырлар этнографы Н.А.Караулов болай дип күрсәткән: “...алар башта төньяк Кавказ далаларында дөнья күргәннәр, ләкин кабардалылар басымы астында тауларга күчкәннәр. Бу балкарлар һәм карачайлылар болгар халкының бер кисәген тәшкил итәләр һәм, озак еллар изоляциядә яшәгәнлектән, телләрен үзгәртми саклаганнар”. Н. А. Караулов. “Балкары на Кавказе”.— В кн.: “Сборник материалов для описания местностей и племен Кавказа”. Вып. 38, Тифлис, 1908, с. 132—133). Ләкин шунсын да искәртеп китми ярамас: күп кенә авторлар карачай һәм балкар халыкларының Кавказда автохтон халык булганлыкларын, төрки телгә соңрак кына, Кавказ Төрки каһанаты карамагында булган вакытта гына күчкәнлекләрен язалар. (Алексеева Е.П., «Карачаевцы и балкарцы древний народ Кавказа»). Ләкин шулай булган сүрәттә дә бу безнең тегермәнгә су коя, чөнки алар шул вакыттагы болгар яки төрки телен алып, саклап калганнар бит.

      Тел дигәннән,  болгар теле татарныкыннан нык аерылып торган  һәм ул  татарныкына караганда,  чувашныкына якынрак, дигән фикерне  яңадан искә алыйк. Җитмәсә, икенче яктан, болгар теленең  хәзәр  һәм  чуваш  телләренә  охшаш  булуы турында тагын  да язмалар бар. Мәсәлән  А.Карасик  “Борынгы Болгар елъязмасы”  дигән хезмәтендә болгар теленең хәзәр һәм чуваш телләренең иң архаик формалары булганлыгы турында яза.
    Ярый, болгарларның  теле чувашныкына охшаган булган икән ди. Алайса, кая булган ул тел? Ник юкка чыккан?  Болгарчылар бит  Идел болгариясенә  төрки-татарлар күп килмәгән, дип исбатлый. Ә бит тел  йотылсын өчен  йотучы халык тегесеннән берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш, диләр галимнәр. Димәк, йә  болгарның теле татарныкына нык охшаш булган,  йә болгарлар бик аз булган (дөресрәге, татарлар берничә тапкыр күбрәк булган). Бу очракта, булгарлар татар  тарафыннан  “йотылганнар”  һәм татар милләтенә бер кушымта гына булганнар.  Ә андый кушымталарның  эзләрен  эзләп  вакыт әрәм итүе файдасыздыр. Кызганыч, әлбәттә, безнең ерак ата-бабаларыбыз булгарлар  көнбатышта да (Болгария), көнчыгышта да (Булгария)  телләрен югалтканнар булып чыга.
      Булгарда  булгар теленең татар теле тарафыннан  йотылуы тарихи чыганаклар белән исбатлана ала. Һәм бу сөреш кабатланып торган.  Шул уңайдан  тарихта яхшы билгеле булган һәм тарихи чыганаклар эзләүне дә зарур кылмаган бер мәгълүмат бар. Ул да булса, беренчедән, Бату һәм Бәркәнең  бөтен  малы-туары, черүе һәм  башка халкы белән Булгар олысында җәйләүләре. Икенчедән,  XIV гасырның азагында  Алтын Урда ханының  Кырым ягыннан Идел – Урал  буйларына  зур – зур төркем  татар  кабиләләрен күчерүе. Бу гамәл  шул җирләргә урыс ушкуйникларының талау  походларының  көчәюе  белән бәйләнгән. Өченчедән, Идегәйнең  (XV гасырда)  элекке  Олы Урданың күчмә татарларын берләштереп,   Нугай урдасы дип атала башлаган  бу зур төркемнең  Урта Уралга һәм  Агыйдел буйларына җәелүе  шулай ук  болгарлар  җиренә  күп кенә татарлар күченүгә китергән. Шул вакытлардан  30-40 ел алдарак   кына  Идел  буе халкының  бубон вабасыннан  (чума)  кырылуын искә алсаң,  Идел-Урал төркиләренең  татар файдасына  ничек үзгәрүен  чамаларга була. Чөнки  XIV гасырның азагында  Уралга һәм Идел буена күпләп  килеп утырган  нугай татарларының  күбесе күчмәләр булганнар. Ә андый  тормыш рәвеше алып баручы, ягъни далада  аерымланыбрак яшәгән  кавемнәр  үләттән азрак кырылганнар.

Булгария халкының татар дип аталуы урыс елъязмаларына да кереп калган. Мәсәлән, 1399 елда болай язылган: “алар (кнәзләр) Бөек Булгарны, Җүкәтау, Кирмәнчек һәм Казанны алдылар, бөтен җирләрен таладылар, бик күп бисермән һәм татарларны кырдылар, татар җирләрен басып алдылар. Урыслар 3 ай сугыштылар, һәм өйләренә зур җиңү һәм күп мал белән кайтып керделәр (ПСРЛ.т 1)”. Монда татар җире, баш шәһәре – Булгар, халкы – бисермәннәр (магометаннар) һәм татарлар турында гына сүз бара, булгар халкы юк.

Хәер, күп  кенә болгарчылар  Идел буендагы татар телен  болгарныкы дип исбатлыйлар шикелле. Әгәр бу дөрес булса, татар, болгар һәм  кыпчак телләренең бер үк тел икәнен  һәм  аларның өчесенең дә бер үк  кавем булуларын  таныйлар булып чыга. Ул чагында аларга  булгар теле чуваш телен китереп чыгарган дигән, урыс һәм чуваш галимнәре аңында төпле урын алган теория белән  ныклабрак көрәшергә туры киләчәк.
Шунсы да бар, безнең халыкка  татар дигән исемне  урыслар  биргән, (һәм алар гына  үзгәртә ала) диләр рәсми галимнәр.  Хәер, кайбер тарихчылар болгар исемен  дә руслар халкыбызны таркатыр өчен биргән дип исбатлый. Бәла шунда ки, без болгарбыз, дип кычкырынсак,  алар чыннан да татарның яртысына  (Татарстандагысына) болгар исеме кушып куярга мөмкиннәр. Бу, безнең яктан беркатлылыкка тиң булырлык  галәмәт  бары тик  алар  өчен  генә  отышлы булачак. Без  урыс милләтчеләренең эшен бик җиңеләйткән булыр идек.

Татар – татарчыларына каршы иң “үтергеч” сорау – ни өчен Казан татарлары татар этнонимын кулланмаска тырышканнар? Җавап шундыйдыр: татар булганы өчен туган иленнән куылган, дөньяда яшәүдән мәхрүм ителгән, соңрак 450 ел буе урыслар тарафыннан поганый татар-монголлар дип каргалган, мең җәфа күргән халык үзен ничек тотарга тиеш иде? Хәтта бит булгар – татарчыларның позициясе дә шуның азрак кына яңартылган дәвамы түгелме соң? Искә төшерик, татарларның булгарлыгын җөпләгән урыс галиме булмаса, Сталинның безне нишләтергә тиеш булганлыгын да яздылар бит: без Кавказ халкы һәм кырым татарлары язмышына дучар ителгән, ягъни Азия чүлләренә сөрелгән була идек. Татар тарихын барлаганда үзебезнең көйләребез турында да онытырга ярамый. Безнең моңыбыз, көебез нәрсә турында сөйли соң? Бу моң бит үзенә бертөрле илаһи галәмәт. Шул уңайдан аңлашыла ки, безнең ерак ата-бабаларыбыз көнчыгыш халыклары белән озак кына контактта торганнар һәм пентатониканы нык үзләштергәннәр, ләкин аңа ниндидер үзгә булган башка кыйтгалар көйләренең чалымнарын өстәгәннәр кебек. Ә бит Урта Азия һәм Кавказ, Кырым төрки халыклары: казахлар, үзбәкләр, кыргызлар, әзериләр, кырым татарлары һ.б. пентатониканы белми. Ә менә безнең ут күршеләребез башкортларга, чувашларга, күпмедер күләмдә мариларга ул хас. Бу турыда Ә.-З.Вәлидиның сүзләрен дә китерергә була: “Казан төркиләренең көйләре һәм музыкасы Алтай татарларының, монголларның һәм хәтта кытайлылар музыкасына тартым. Казан төркиләрнең музыкаль культурасы бүгенге көннәргә кадәр борынгы музыкаль традицияләрне саклап килүе белән аерылып тора”.

 Пентатоника  - грек  теленең  “pente” – биш  һәм  “tonos”-тавыш сүзләреннән барлыкка килгән. Ул  биш баскычтан торган  тавышлар  тезмәсе  (лад)  дип атала, ягъни, җиде  нотаның  бишесен генә  ала. Дөрес, хәзерге  композиторлар  татар көйләренә  алтынчы нотаны да китереп куша.
      Менә шуларның барысын да искә алып, безнең ата-бабаларыбызның биләмәләре башка төрки халыкларныкыннан  төньяктарак: Кыпчак даласының Иделдән көнбатыштарак  өлеше – Дон – Кубань - Ока бассейны – Идел  буе – Көньяк һәм Урта Урал, Иртыш – Енисей аралыгы,  Алтай - Байкал тирәсе   регионнарында  булгандыр, һәм чыннан да татарлар (аларның  көнчыгыш төркемнәре) кытайлылар белән озак кына  янәшә яшәгәннәрдер, һәм алардан пентатониканы алганнардыр, дип  әйтергә була. Чөнки пентатониканың көньяк  - көнчыгыш халыкларыннан чыккан булуында шик була алмый. Ә бу бит инде  Идел – Урал татарлары бары тик  болгарларның  гына нәселе  булган дигән  концепциягә тагын бер яктан  каршылык китереп тудыра. Ягъни, төрле гасырларда  кыпчак  һәм   болгарга  көнчыгыштан, кытайлар белән янәшә яшәп, пентатоника үзләштергән  халык килеп кушылган, дигән теорияне алга сөрергә мөмкинлек бирә. Бу халык  Орхон – Енисей  буйларында табылган  тораташларга язылган  татарлар, әлбәттә. Һәм аларның саны  алардан элек  Идел - Уралда яшәгән  төрки-болгарлардан ишлерәк булгандыр. Югыйсә  татарда пентатоника өстенлек алмаган булыр иде. 

Без болгарларның Үзәк Азиядән көнчыгыш европага күчкәнлекләрен ныклап исбатлый алмыйбыз. Традицион тарих, болгарлар төрки каһанат составына кергән булганнар, димәк, алар көнчыгыштан килгәннәр, дип исбатларга тырышса да, шикләнер өчен урын кала. Кергән булсалар да, Төрки каһанатының иң көньягындагы кавемнәр булганнардыр. Ник дисәң, болгарларның көнчыгыштан Идел – Дон – Днепр тирәләренә Хорезм ягыннан, ирани халыклар белән янәшә яшәгән җирләрдән күчеп килгәнлеге исбат ителгән, дип әйтергә була, чөнки бу турыда тарихи чыганаклар бар. Ул да булса, Дунай болгарлары галимнәре хәбәрләре (Петр Добрев). Мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдинов та моны таныган (Р.Фәхретдинов. “Болгар вә Казан төрекләре”. 24 бит.) Этнограф Д.Исхаков та “Проблемы становления и трансформации татарской нации” 1997 ел. 234 б.) дигән китабында бу турыда сөйли.

       Болгар  кабиләләрен  Каспий тирәләрендәге төбәкләрдә скиф һәм һун дәверләреннән башлап автохтон халыклар булганнар, дип исәпләргә дә нигез бар. Икенче яктан, болгарлар Идел буена күченгән  булсалар һәм анда озак кына дөнья күргән булсалар да,  көньяктагы төркиләр, ирани һ.б. кавемнәр белән бергәләп  озак еллар бергә яшәгәнлекләре сәбәпле, аларда   пентатоника булмагандыр, дип әйтергә мөмкинлек бар. Димәк  Идел-Урал татарының биш тон – нотага  нигезләнгән  көйләре - моңнары болгардан түгел, ә татардан  чыккан. Ә менә биш нотага алтынчысын кушу очраклары, тавыш рәтенә ярты тоннар  килеп керү болгардандыр  дип әйтергә дә була. Яки бу соңгы вакытлардагы урыс һәм Европа йогынтысы булгандыр.  Шул ук  вакытта, бу  фикер  чувашның болгардан чыкмаганлыгына тагын бер дәлил булып тора, дип әйтергә ярый, чөнки чуваш көйләрендә дә  пентатоника чалымнары нык сизелә. Яки киресенчә, чувашлар, элек булгарлар буларак, татарлар белән озак кына контактта торганнар.   
    Шунсын да өстәп китәргә   кирәктер, әлеге пентатоника китергән  татарлар  монголоид булмаганнар, дип әйтергә була, чөнки алар күпләп килсәләр дә, Иделдә яшәгән болгар-татарларның антропологик үзенчәлекләрен  боза алмаганнар, татар халкының күпчелеге европеоид булып калган. Һәм телләре дә  Идел буендагы кыпчак-болгар телен  үзгәртерлек  ят булмаган. Шуның өстенә, пентатониканы  көнчыгыштан һуннар китергән дигән  фикер дә яшәүгә хаклыдыр  дип әйтә алмыйбыз, чөнки Иделне үтеп көнбатышка таба күчкән һуннар пентатониканы ул якларга алып килмәгәннәр  бит  (Ә һун эзләре безнең якларда юк, дип  әйтә  алмыйбыз. Юкка гына һун  көнкүреш  әйберләре: казан, савыт-саба, корал һ.б.  Уралда һәм Идел буенда табылмыйдыр бит). 
        Ә менә мариларга  һәм бигрәк тә башкортларга  пентатоника ничектер килеп кергән.  Бу, ахры,  әлеге халыкларның озак еллар татарлар белән  тыгыз контактта булуның  яисә борынгы заманнарда  аларның да көнчыгыштан килгән булуының нәтиҗәседер. 

Өстәрәк, галимнәрнең, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм аларның үзара якыная башлавы белән характерлана, дигән сүзләрен китердек. Шик юк ки, бу заманнарда аларның мәдәнияте һәм көй – моңнары да бер-беренә тәэсир итеп, күпмедер күләмдә охшаш булып киткәннәрдер. Шулай булгач, хәзерге мишәр милләттәшләребезнең борынгы көйләренә игътибар итү күп нәрсәне аңлата аладыр. Ә ул көйләр, автор фикеренчә, пентатоникага азрак дәрәҗәдә нигезләнгәннәр. Димәк, булгарларныкыда моңнары татарныкына охшаш булмагандыр. Гомумән, рәсми тарих күрсәтүенчә, Идел буенда башта булгарлар яшәгәннәр, соңрак аларны ни өчендер һәм кайчандыр татар дип атый башлаганнар, дигән гыйбарәләрнең нигезе куе томан эчендә. Өстә китерелгән төрле хәбәрләрдән һәм мәгълүматлардан чыгып, шуны әйтә алабыз: татар, кыпчак һәм булгар теле булган төрки телләр, аларның мәдәнияте һ.б. төрле сәбәпләр аркасында меңнәрчә еллар эчендә шулкадәр кушылган, болгатылган һәм бертөрлелек хәленә килгән ки, бу ике халыкны инде бер күрсәткеч (параметр) буенча да бер-береннән аерып булмыйдыр, һәм Идел – Уралга күптән урнашкан бу халыкның теле - хәзерге татар теле булып шәкелләшкән һәм аны булгар теле дип атау һәм ничектер аерырга тырышу – тәнне тереләй кисү белән бердер.



                        Монголлармы, татарлармы?
         
 Ерак Көнчыгыштан алып Иделгәчә булган  кавемнәр монгол расасына керәләр, бу күренеп тора. Ә без бит монголларга охшамаганбыз,  Европа халыкларына тартымбыз. Шулай булгач, безнең тарихыбыз  үзгәрәк  булырга тиеш иде бит. Икенче яктан караганда, безнең телебез төрки телләр төркеменә керә, бу бәхәссез. Ләкин аерма да юк түгел. Җитмәсә,  Идел –Урал татарларының бер өлеше  шулай да монголоид геннары  булган халык. Алар бөтен татарның 14 % тәшкил итә дип язалар. Димәк,  европеоид өлеше күпкә артыграк.  Шулай булгач,  айнык акыл белән  уйлаганда, татарлар төрле төрки халыкларга нисбәтле, ләкин автохтон халык, ә  шулай да аларга көнчыгыш яктан тагын бер төркем татарлар килеп кушылганнардыр. Татарларның ике зур төркем тәшкил итүләре һәм алар арасында меңнәрчә чакрым ара булуын борынгы тарихчылар да җөпли.  Дөресрәге – килеп кушылганнар түгел, илләре көчәеп китеп, җәелеп килеп тоташканнар. Шуңа күрә татар теле башка төрки телләргә караганда  үзгәрәк. Бу турыда төрле фикерләр бар. Мәсәлән, А.Баяр  татарларны  төркиләр белән иранлылар кушылудан барлыкка килгән кавем дип исәпли (А.Баяр.”Тайная история татар”). Ләкин шунсы шиккә төшерә: ирани кавемнәр арасында татарлар кебек аксыл чәчле, ксантофилга бай коңгырт  яки  зәңгәр  күзле кешеләр бар иде микән? Икенчедән, традицион тарихчыларның  хәзерге төркиләр яшәгән регионнарда иранлы кабиләләр, кавемнәр яшәгән дип тәкърарлавын да шик астына куярга кирәктер. Һәрхәлдә, бу җирләрдә иран телле топонимнар юкка тигез. Булганнары да  ираннарга гына түгел, шундый ук микъдарда татарга да нисбәтлеләр.  Бу турыда  М.Зәкиев та  өстәрәк күрсәтелгән  хезмәтендә яза.
     Татар-монгол яулары турында  рәсми тарих версиясен  мәктәптә тарих дәреслекләрендә үк  укыдык. Һәм без шул вакытта ук үзебезгә үзебез сорау  бирергә һәм аңа җавап эзләргә тиеш идек: Без, Идел – Урал татарлары - кемнәр соң без. Нинди  халыкның токымы? Татармы, монголмы? Ни өчен соң традицион тарихчылар  татар белән монголны һәрвакыт бутыйлар? Җитмәсә, монда әле  татар – болгар дигән төшенчә дә килеп кушыла бит. Алары  тагын кемнәр? Ләкин бездә, гади халыкта, андый сораулар сирәк туа. Шулай булса да аны соңлап булса да бирәсе килә. Әлбәттә, җавабын да  шушы язманың  авторы  үзе  бирергә тиеш була. Һәм  аны  ерактанрак башларга кирәк буладыр. 
“Бөек дала” дигән илаһи зур  (Карпат тауларыннан  Байкал артларына кадәр)  җирләрдә  безгә билгеле булган тарихта  шундый халыклар яшәгән дигән  фикер тарихка ныклап теркәлгән: киммер кабиләләре – яңа эрага кадәр 1000 ел элек, скифлар – яңа эрага кадәр  700-200 елларда, сарматлар һәм савроматлар –  скифлардан соң  400 еллар дәвамында,   готлар, гуннар, аланнар, аварлар – сарматлардан соң  450 еллар дәвамында, төркиләр –  һуннардан соң яки  яңа эраның  450 – 650 елларында,    хәзәрләр – 600- 950 елларда, болгарлар - төрки каһанлыгы таркалгач  һәм  хәзергә кадәр, бәҗәнәкләр (печенеги) – IX- XI  гасырларда, кыпчаклар (половцы, куманы) – XI – XIII   гасырларда,  татарларның  хәзерге тарихка билгеле булган вакыты – Орхон –Енисей  буйларында табылган тораташларда  язылган вакытларыннан башлап. Ә ул ташлар тарихчылар тарфыннан  V – VII  гасырларда  язылган дип санала. Әлбәттә, бу  шартлы рәвештә кабул ителгән, дип әйтергә була, чөнки өстәрәк әйтелгәнчә, кайбер тарихчылар татарның ике мең елдан  артыгракка сузылган тарихы бар   һәм алар скифлар токымыннан  чыкканнар, дип саный. 

Тарихчылар язуы буенча вакыйгалар чылбыры шулай бара икән: янәсе, Бөек далада Азияның көнчыгыш ягында берничә йөз ел саен нинди дә булса халык (демографик шартлау булу сәбәпледер инде) бик шәп үрчеп китә һәм анда сыймый башлый. Нәтиҗәдә ул кавемгә сугышып-сугышып көнбатышка таба хәрәкәт итәргә туры килә. Көнбатыш якларда халыклар нигәдер үрчеп китә алмагангадырмы, анда көнчыгыштан күчеп килгән кавемнәргә дә урын җитәрлек була икән. Шушы күченеп килүче халык көнбатыш якта берничә йөз ел яшәгәч, никтер зәгыйфьләнеп китә. Ә көнчыгышта инде икенче бер халык көчләнеп җитешә. Һәм ул шулай ук яңа урын (әлбәттә, көнбатышта инде) сугышып ала башлый. Далада кавемнәр алмашынуы элегрәк килгәненең юкка чыгуы белән тәмамлана. Кая китә ул халык, тарих моны аңлатмый. Мәсәлән, көчле скифлар юкка чыгалар, алар урынына тагын да куәтлерәк сарматлар килә, алар 400 ел яшәгәч, аларны тагын да куәтлерәк гуннар алыштыра. Һәм ары таба да шулай. Бу галәмәт турында фикер йөрткәндә, без ике вариантны күздә тотарга тиешбез: беренчесе, элекке халыклар чыннан да юкка чыгалар (исчезли, дип җавап бирәләр тарихчылар һәрвакыт). Икенчесе, алар җиңелеп, бүтән шул тирәләрдә яшәгән халыклар белән катышып бетәләр. Беренче очракны аңлап булмый, нигә соң электән көчле булган, никадәр җирләрне басып алган кавем тулысынча юкка чыга? Икенчесе бераз аңлашыла, чөнки күп кенә аз санлы халыклар көчлерәкләре тарафыннан “йотылганнар”, алар тарих битләреннән дә төшеп калганнар. Ләкин бит ул очракта Европа халкы 2000-3000 еллар буе әледән әле көнчыгыш халыкларының каннарын, геннарын кабул итеп, үзләре дә азиятларга әйләнергә тиешләр иде инде. Хәер, М.Аджиның язмалары буенча, Азияныкы гына түгел, Европа халкы да һун – төрки халыкларыннан күп нәрсә алган (М.Аджи. “Тюрки и мир”).

     Төрки – татар, монгол  һәм башка  кавемнәрнең  аңлашылып бетмәгән алмашыну, аралашу-берләшү проблемнары турында ошбу язманың авторының үз тотрыклы теорисе бар. Дөньяның  һәрбер өлешендә  тарихи вакытларда  төрле кабиләләр, кавемнәр рәттән яшәгәннәр. Ләкин аларның кайсы да булса берсе - көчлерәге  берничә йөз ел буе  башкаларыннан өстен булып торган  һәм аларны үз кулында тоткан. Һәм ул кабиләләр  чит,  башка дәүләтләр тарафыннан барысы да бер исем – падишаһлык кылган кавем исеме белән аталганнар. Күпмедер вакыттан соң  икенче кавем лидерлыкны алган. Мәсәлән скифлар, алардан соң  сарматлар, һуннар, төркиләр, болгарлар һәм хәзәрләр, кыпчаклар, татарлар, ә хәзер урыслар  өстен. Ләкин бу бит  әле әлеге халыклар бере артыннан бере юкка чыга барганнар дигән сүз түгел. Мәсәлән, скифлар белән бергә сарматларның, һуннарның  бер үк вакытта яшәве дә билгеле. Аннан килеп, болгар, кыпчак һәм татарлар  да бер үк вакытларда дөнья күргәннәр.   Әлбәттә, параллель рәвештә, кайбер  аз санлырак кавемнәрнең  башкалары  тарафыннан  йотылып юкка чыгуы да булгандыр. Ләкин рәсми тарих  вакыйгаларны  икенче төрле итеп тасвирлый. Имеш,  XIII гасырда көнчыгыштан  чираттагы халык тагын  көнбатышка таба күченгән. Бу татарлар. Җитмәсә  алар татар-монголлар яки монгол – татарлар дип аталалар. Ләкин урыс елъязмаларында  аларны татарлар дип кенә атаган булганнар. Ә инде  ул халыкларның  нинди кавемнәр икәнен ачыкларга кирәк булганда, Л.Н.Гумилев, Рәшидетдин һ.б. язмаларына таянып,  татарларның чыннан да  Кытай белән янәшә яшәгән  монголоидлар булганлыгын исбатлый башлыйлар. 
    Әлбәттә, кайсыбер  галимнәр   бу галәмәткә аптырашта калып,  инде хәзер  генетика гыйлемен эшкә җигәләр. Һәм нәрсә ачыклана соң? Беренчедән, урыс халкы  геннары  соңгы берничә мең  ел эчендә бертөрле дә үзгәреш кичермәгән, ягъни, бернинди  монголоид халык  та  урыслар белән этник контактка кермәгән.  Ләкин бит сүз монголлар турында бармый, татарлар турында, дип әйттек. Хуш, татарларны да тикшергәннәр. Ләкин татар геннарында да монголоидларга хас гаплогруппалар булмаган, булса да аз гына булган. Ә менә бу очрак өчен җавап әзер:  хәзерге татарлар алар  бит   чын татар түгел, алар болгарлар.  Ә  болгарларның  монголоид булмаганлыгы күптән  расланган, чөнки аларның  көнбатыштагы  Болгариядәге туганнары  европеоидлар.  Ә Бату белән килгән монголоид татарлар  юкка чыкканнар.
     Бу  фаразлаулардан аңлашылганча, икенең бере: йә  татар-монгол явы  булмаган, йә ул урыслардан  бик үк аерылып тормаган татарлар  (яки булгарлар)  явы гына булган.
     Ләкин бу,  беренчедән,  мантыйкка сыймый, икенчедән, тарихның  дөреслегендә шик  тудыра.  Без үзебезнең, ягъни хәзерге  Идел – Урал һәм шулай ук башка татарларның да кем икәнлекләрен алдагы бүлектә ачыкладык дип әйтергә була.  Һәм татарларның  скифлардан чыккан булулары инде ачыкланды, дип исәплик. Һәм аларның монголоид булмаганлыклары да ачыкланды. Тарихи чыганакларны карасаң,  Евразиядә  ике зур төркем татарларның  булганлыгы күренә: көнчыгыштагы татарлар  һәм   X – XII  гасырларда ук  көнчыгыш  Европада  кыпчаклар белән рәттән яшәгән татарлар турында  укыйсың. Шәхсән, бу язманың авторының  үз фикере буенча, кыпчакларның  зур өлеше чыннан да татар булган, ләкин алар  турындагы  хәбәрләр тарих  битләреннән  җуелган. Ләкин бөтен  мәгълүматларны да  җуеп бетереп булмагандыр,  бәхеткә каршы, күпмедер мәгълүматлар табарга була.
           Урта гасыр авторларының  язмаларында татарлар турындагы  мәгълүматлар юк түгел, һәм алар  белән инде таныштык.  Ләкин чыганаклар әле  тагын бар. Фарсы телендә  982-983  елларда язылган  билгесез авторның  “Хөдуд әл - Галәм” трактатында татарлар   “токуз-огуз” дигән иң атаклы бай төркиләргә  нисбәтләнгән. 

XI йөзнең атаклы төрки телләре белгече Мәхмүд Кашгари татар телен үзенә билгеле булган егерме төрки телләр арасына кертә. Ул татарларның үз телләре булганлыгын, ләкин төрки телне дә яхшы белгәннәрен язып калдырган. Бу бит хәзер дә шулайрак, ә ул вакытларда, кабиләләр туктаусыз хәрби һәм башка контактта булган чакларда, татарлар башка төрки телен яхшырак та белгәннәрдер. XI гасырның фарсы тарихчысы Гардизи татарларның башка җиде төрле төрки халыклар белән бергә Кимәк дәүләтен төзегәнлекләрен сөйли. Һәм шунда ук кыпчак, кимәк һәм татарларның “татар” атамалы гомуми борынгы халыктан чыкканлыкларын белдерә. Татарлар турында XI йөзнең “Кабус намә” дип аталган әсәрнең авторы (тарихларда билгеле булган хаким Кей Ковус) да, гарәп тарихчысы Ибн әл Әсир (1160-1223) дә алар “көчле, эре кабиләләр” дип мактап язганнар. Хулагуид илханнарының елъязмачысы булган мәшһүр Рәшид-әд-дин (“Елъязмалар мәҗмугасы”) татарларның көче-куәте аркасында ... Хитай (Китай), Һинд, Синд, Чин һәм Мачин (хәзерге Кытай, автор) улусларында, кыргызлар, келарлар, башкортлар илләрендә, Дәшт-и Кыпчакта һәм аннан төньяктарак, гарәп җирләрендә, Сүриядә, Египетта, мәгърибтә (көнбатыш) бөтен төрки кабиләләре татарлар дип аталдылар, дип язып калдырган. Бу бит күп нәрсәләр турында сөйли. Һәм шуларның нәтиҗәсе буларак, Рәшидетдиннең әйтүе буенча, Чыңгыз хан заманнарында ук монгол кабиләләре башлыклары, әмирләре, гаскәриләре үзләре өчен татар кызларын яучыларга тырышканнар, чөнки бу алар өчен дан казану билгесе булган. Мәсәлән, Чыңгыз-ханның хатыннары Есулун (Есуй) һәм Есукут (Есуган) татар кызлары булганнар. Аның абыйсы Жучи – Кәсәр дә татар кызы алган. Шулай ук монголлар кызларын да татар егетләренә бирергә тырышканнар. Соңрак бу гаиләләрдә туган балалар Чыңгыз дәүләтендә югары урыннар алганнар, аларның сүзе үтемле булган. Батуның хатыны Боракчин һәм Олы әмир Ит-Караның хатыны да алчы-татар кабиләсеннән булганнар. Димәк, XII – XIII гасыр татарның иң шанлы вакыты булган һәм алар башка төрки кабиләләр өстеннән хакимлек иткәннәр. Ә менә монголларның татарларны кырып бетерүе турындагы уйдырмалар кемнәр тарафыннандыр уйлап чыгарылган, дип әйтергә буладыр. Бу, ахрысы, шул вакыйгадан соңрак булган татарлар монголоид булганнар, дигән тезисны нигезләр өчен кирәк булгандыр. Бәлки булгандыр да андый факт, ләкин күпкә азрак масштабларда, чөнки Чыңгыз ханның иң күп санлы һәм көчле татар кабиләләреннән – кара татарлардан булганы да билгеле (“кара” сүзе төсне аңлатмаган, “батыр, баһадир яисә төньяк” дигән аңлатмаларны белдергән). Аның илен дә гарәп һәм фарсилар “Татарларның төньяк державасы” дип атаганнар. Традицион тарихның бу заманнарга караган өлешләре шуның белән аерылып тора: борынгы татарларның көчле халык һәм чын татар этносы булганлыгын тарихчылар икърар итмиләр, ә менә Чыңгыз ханның татарларның арба күчәреннән биегрәк булганнарын суйдырган, дигән урыннан башлап, инде татарлар булмаган, дип саныйлар. Баксаң, никадәр борынгы тарихчылар татарлар турында хәбәрләр калдырганнар. Аларның кайсылары бу язмада да китереләләр.

    Татарның кайда, кайчан, ничек килеп чыгышы  турындагы темаларга  йөзләрчә еллар дәвамында  бик күп хезмәтләр  язылган. Шуларның тарихчылар тарафыннан иң танылганы – Л. Гумилевның фикерен генә китерик. Аныңча, кытайлылар белән янәшә яшәгән татарлар башта европа кешеләренә охшаш озын буйлы, аксыл чырайлы булганнар.  Ләкин, ни сәбәптәндер, алар монголга әйләнеп китәләр, ә аларның күршеләре булган монголлар, киресенчә, татарлар булып китәләр. Имеш, шуңа күрә Европага басып кергән монголлар төскә-биткә  европалыларга  охшаш  булганнар.

Бу турыда тарихи чыганакларны күп “актарган” Н. Мункуев болай аңлата: чын татарлар белән беренче кат очрашкан кытайлар «татар» исемен аларның төньяк күршеләре булган монголларга карата да кулланганнар. Янәсе, татарлар кытайлар белән монголлар арасындагы җирдә яшәгәннәр.Ә инде «Мэн-да бэй-лу» авторының монголларны да «татарлар» дип атавына ышаныч аз. Монда хөрмәтле Н.Мункуевның да борынгы заманда монгол белән татарны аера алмый торган надан кытайлылар яшәгән дигән тезисын күрәбез.

      Күренеп тора ки, монда монгол белән татар төс алыштырмаган, ә кемдер (татарны күрәлмаучы тарихчылар) аларның исемен алмаштырган (дөресрәге – алмаштырырга тырышкан) . Димәк, бу факт Европа һәм  урыс галимнәренең монголга каршы түгел, татарга каршы эшләгәнлеген күрсәтә. Кыскасы, шунсын гына әйтергә була:  аларның берсе дә татар тегермәненә су коймый. Күренеп тора ки, бу хезмәтләр, китаплар борынгы  татар халкын (шул исәптән һун – төркиләрне дә)  патологик рәвештә дошман күргән  авторлар тарафыннан язылган. Татар кешесе  тартар  диелеп, тәмугтан  чыккан  бер  коточыргыч зат итеп сүрәтләнә. Һәм дә татарлар  заманахыр алдыннан  дөньяны басып алырга, кешелекне юкка чыгарырга тиешле Йәэҗүҗ – Мәэҗүҗләр (Гог и Магог)  буларак күрсәтелә. Кыскасы һунны, төркине, татарны  хурлап китерелгән  пычрак сүзләрне  әйтергә тел дә бармый. Бу  бигрәк тә Урта гасырларда яшәгән  Көнбатыш Европа  тарихчылары тарафыннан башланган, ә  шуларның тәүгеләре - Рим  легионы офицеры  тарихчы Аммиан Марцеллин  һәм  соңрак яшәгән инглиз  Матфей Парижский  (1240 ел) һ.б.  булган диләр. Ләкин  шуларның  шакшы сүзләрен  урыс тарихына  күчерүчеләр булмаса, дөнья аларны  ишетмәгән дә булыр иде.
      Ләкин  төрки – татарларны һәм бигрәк тә һуннарны  иң түбән раса халыклары, дип  хурлауларын  хәтта  Гитлер империясенең  расологлары  да  юкка чыгарганнар:  алар, әсирлеккә алынган милләттәшләребез белән байтак аралашкач,  һун – татарларны  тулы сыйфатлы раса кешеләре, дип таныганнар. Ә бит  элегрәк  безнең ата-бабаларыбызны (һәм урысларны да)  алар  “untermensch” (недочеловеки)  дип кенә атый торган булганнар.
    Көнбатыш  тарихчыларының, һәм  урыс тарихчыларының  төрки-татарны бу кадәр күрәлмавының  сәбәбе нәрсәдә булырга тиеш соң? Бу сер  буенча  инде тарих  китаплары укыганда  һәр язылган сүзгә балалар әкияткә ышангандай  чынга алмыйча,  үз акылыңны, логикаңны эшкә җигеп нәтиҗә ясарга кирәктер. Ә без алдарак  бу хакта булган үз фикеребезне ирештерербез. 

Хәзерге заман урыс галимнәре һәм кайсыбер “халык тарихчылары” (мәсәлән А.Фоменко һәм аның иярченнәре), Н Морозовның идеяләрен хуплап, бер “гаҗәеп даһи” теория уйлап чыгарганнар. Янәсе, татарның тарихта катнашы аз, юкка тигез, чөнки алар булгарлар юкка чыккач кына барлыкка килгәннәр. Ә Евразиянең төп тарихын урыслар алга алып барган. “Мәңгел татарлар” дигән сүз аларча “Всемогущие русские” дигәнне аңлата икән. Имеш, СССР чикләреннән дә киңрәк җәелгән татар империясен башлыча урыслар төзегән. Чынында күп кенә татарлар да шул ук фикердә. Булгар – татар теориясе дә шуны җөплисыман. Тагын бер төркем тарихчылар (Валянский – Калюжный төркеме) татар-монгол яулары – көнбатыштан көнчыгышка юнәлдерелгән татраннар хәрәкәте ул, диләр. Янәсе, Рим папасының тәре йөртүчеләре “Татры” шәһәреннән Русь җирләренә һөҗүм иткәннәр һәм Алтын Урда дәүләтен түгел, ә Алтын Орден дигәнне төзегәннәр. Һәм ул шуннан “Алтын Урда”га әйләнгән. Д.Жабинский тагын бер версия тәкъдим итә: имеш Алтын Урданы 1453 елдан соң, төрекләр Константинопольне алгач, шуннан качкан Византия императорлары төзегән. Монсы да тузга язмаган сүзләр: Алтын Урда (Җүчи олысы) Константинополь төрекләр тарафынан алынудан 200 ел элегрәк барлыкка килгән. Шуны да әйтеп үтик: соңгы елларда Русиянең массакүләм информация чараларында Русияне руслар һәм татарлар бергә төзегәннәр дигән фикер дә очрап куя. Кайсылары тагын да арырак китә: татар-монгол игосы чыннан да булганмы, дигән сорау бирәләр. Ә җавапны кем эзләргә тиеш? Татар тарихчыларының күбесе күптән инде бу темадан баш тарткан. Чөнки, хәзер инде киресен сөйләргә соң, югыйсә урыс тарихчыларыннан күчереп язган калын-калын китаплардан, доктор, профессор дәрәҗәләреннән баш тартырга туры килер иде. Шуңа күрә бит күптән түгел бер хөрмәтле милләттәшебез, бик күп китаплары дөнья күргән фәннәр докторы: “Татар тарихы әле язылмаган”-дип көрсенде. Шунда мин аны кызганып куйдым, чөнки ул аны язмас та инде. Аңлашыла ки, ул аны белә, ләкин язарга кыюлыгы җитми. Ә безнең кебекләрнең югалтыр нәрсәләре юк, һәм без бу йөрәкне тырнап торган темага бик теләп тотынабыз. Шулай итеп, автор бу язмада татар - монгол яулары дигән галәмәт булганмы, булган булса, ул ни сәбәптән булган һәм аларның башкаручысы кемнәр булган, дигән сорауга үзенчә җавап бирергә тиеш. Европада һәм Русиядә традицион тарих фәнендә бу яуларның башлап оештыручысы монгол кавеменнән булган Темучин (Томучин) ягъни Чыңгызхан дип белдерелә. Монсы аңлашыла. Ләкин ничек соң киң далаларга сибелеп, мал көтеп, күченеп йөрүче аз санлы монголлар уннарча-йөзләрчә мең гаскәр җыеп, аны сугышырга өйрәтеп, сугыш кораллары, көбә, шлем кебек кирәк-ярак белән тәэмин итәлгәннәр. Аларда бит әле тимер эшкәртү шөгыле дә булмаган. Шәһәрләр камау кораллары турында сүз дә юк. Ә даладан башка җирләрне күрмәгән, шәһәрне белмәгән надан халыкта бөтен дөньяны басып алу идеясе каян барлыкка килгән соң? Бөек идеяләр алар бит борынгы тарихка ия булу, югары мәдәният туплау юлы белән, цивилизация нәтиҗәсе буларак кына туалар. Каян килгән аларга империя – каганлыклар төзү сәләте, шәһәрләр булдыру теләге? Моның өчен бит әле табигый шартлар, югары хезмәт җитештерүчәнлеге, ниһаять, җитәрлек дәрәҗәдә халык саны булу да зарур. Ә без нәрсә күрәбез? Рәшидетдиннән башлап (һәм аңа ияреп) бар тарихчылар да дип әйтерлек, халха-моголларның аз санлы булуын, Чыңгыз хан улы Җүчи (Батуның атасы) карамагына бары тик 4000 (кайсыбер чыганаклар буенча 13000) тирәсе генә монгол яугире бирә алуын тәкърарлыйлар ((Рашид-ад-дин. “Джами-ат-таварих”). Дөрес, традицион тарихчы галимнәр, монголлар башка кавемнәрне басып алганнар һәм үзләренә яугирлар иткәннәр, шулар ярдәмендә зур-зур дәүләтләр сугышып алганнар һәм эре-эре каһанатлар төзегәннәр дип исбат итәргә тырышалар. Ләкин бу башка сыймый торган нәрсә: ничек итеп монголларның үзләреннән 10 – 15 мәртәбә күбрәк булган коллары, кулларында корал һәм җитез аргамаклары була торып, аларга буйсынып тордылар да алар кушуы буенча ерак кыйтгаларга яуга, үлемгә бардылар икән? Аларның бит һәрберсенең туган җире, гаиләсе, ач утырган балалары булгандыр. Халык тарихчысы һәм язучы К.Пензев, үз әсәрләрендә язылганча, йөзәр меңләгән яугире булган черүнең 7-8 мең чакрым ераклыкка яу чаба алуын да шиккә ала. Ул вакытларда моның өчен шартлар тумаган булган. Мәсәлән, Батуның Болгарга һөҗүм иткән вакытын алыйк. Аның бит кимнән дә 150 мең яугире булган дигән фикер яши. Шулкадәр кешене, атны азык-төлек, су белән туктаусыз тәэмин итү мөмкин булмас иде. Чөнки йөз мең яугиргә икешәр аттан -өч йөз мең, азык-төлек, су һәм башка кирәк ярагын алып барырга тагын шуның кадәр ат кирәк булган. Барысы ярты миллионлап ат кына җыела. Шулкадәр атны кирәк вакытында дагалау өчен генә дә йөзәрләгән тимерчелек, тоннасы-тоннасы белән металл кирәк булыр иде ди ул. Ә яугирларның үзләренә генә дә туклыклы гына итеп туену өчен күпме азык – төлек, ничә мең баш үгезләр куарга кирәк булыр иде. Шуның өстәвенә бит әле алар гел сугышып барганнар, берничә дистә кавемне һәм көчле дәүләтләрне басып алганнар. Җитмәсә, җәй көннәрендә генә түгел, кыш вакытларында да сугышлар алып барганнар. Шулай итеп ул Чыңгыз-хан гаскәренең Монголиядән түгел, якыннанрак урнашкан илдән килгән булырга тиешлеген язган. А.Фоменко буенча, Монголия һәм Алтай якларында тарихта билгеле булган күченүләр, көнбатыш тарафына яулар оештырырлык кавемнәр бөтенләй дә булмаган. Ярымкыргый хәлдәге мал көтүче кабиләләр моңа бөтенләй дә сәләтле булмаганнар. Далага сибелеп яшәгән күчмә кабиләләр берничек тә андый зур төркемнәргә оеша алмаслар иде. Башка күренекле генә галимнәр дә татар - монгол яуларында монголларның катнашы юк дигән фикердә булганнар. Мәсәлән Б.Д.Греков һәм А.Ю. Якубовский (“Русь и Золотая Орда”) Үзәк Азиядән килгән ике кабилә: җәләирләр һәм барласлар гына монголлар төсле булганнар, ләкин алар Урта Азиядә тукталып калганнар дип язганнар. Урыс елъязмалары күрсәтүе буенча, Батуның гаскәрендә күпчелек кыпчаклар булган. Ә кыпчак дигән атама – төрле төрки кавемнәрнең гомуми исеме. Шул исәпкә татарлар да кергән. Монгол-татар яуларында төп рольне татарлар уйнавы турында мәгълүматлар күп. Француз мәгърифәтчесе Шарль Монтескье “Персиягә хатлар” дигән язмасында менә нинди юллар калдырган: “ Бөтен халыклар арасыннан, кадерле Үзбәк (хан, автор), берсе дә даны һәм бөеклеге буенча татарларны уза алмады. Бу халык – дөньяның чын падишаһы, ә калганнар аңа хезмәт итәр өчен генә яратылганнар сыман. Ул бер үк чамада империяләрне төзүче дә, җимерүче дә, ул һәрвакытта да дөньяга үз куәтен күрсәткән, бөтен эпохаларда да халыклар камчысы булган. Татарлар Кытайны ике мәртәбә яулап алганнар һәм әле дә аны буйсындырып тоталар... Алар Персия хакиме, алар Кир һәм Гистасп тәхетендә утыралар. Алар Московияне буйсындырдылар. Төркиләр исеме астында Европа, Азия һәм Африкада ифрат зур илләрне яуладылар һәм алар өстеннән хакимлек итәләр. Әгәр дә тагын борынгырак вакытлар турында әйтсәк, нәкъ татарлардан Рим империясен җимерүче халыкларның да кайсыберләре чыккан. Искәндәрнең (А. Македонский, автор) яулаган җирләре Чыңгыз ханныкы белән чагыштырганда, нәрсә генә ул? Бу җиңелү белмәс халыкның искиткеч батырлыкларын данга күмәр өчен бары тик тарихчылары гына җитмәде. Күпме үлемсез гамәлләре онытылуга дучар ителгән! Тарихлары юкка чыккан ничәмә-ничә дәүләтләр нигезләгәннәр татарлар! Бүгенге көн даны белән генә яшәгән бу халык, үзенең үткәнендәге яулап алулары турындагы бөек хатирәләрне мәңгеләштерү өчен, бармагын бармакка сукмаган”...Нинди хаклык бу сүзләрдә!

        Гарәп тарихчысы Әл – Гомәри язуы буенча, XIV гасырдагы  Алтын Урда – кыпчаклар иле ул. Кыпчаклар татарлар кул астында калгач, телләренең бер-беренә бик якын булуы сәбәпле, болар икесе бер халык (татарлар) булып киткән. Димәк, Бату ерактан килмәгән булган һәм аның гаскәрендә  татарлар һәм кыпчаклар булган. Төсләре-буйлары буенча да, Чыңгыз да, Бату да  монголоид булмаганнар, ә саф европа кешеләре расасыннан булганнар. Боларын  һәр  борынгы автор раслый.
        Кыпчакларның татарлар тарафыннан ассимиляциялләнүен  хәзерге заман татар тарихчысы Д.Исхаков та таный.  Татарлар этнос буларак  Чыңгыз хан заманнарында бөтенләй булмаганнар, монгол яуларының югары катлавы гына татарлар дип аталганнар,  ә Дешти – Кыпчакның төп халкы  кыпчаклар булган, дип бик тәфсилләп тәкърарлагач, ниһаять, ахырда ул болай ди: “... чынында  кыпчаклар монголларны түгел, киресенчә, татарлар яки төрки – монгол системасы  үз эчендә кыпчакларны, булгарларны, мадьярларны һәм башка халыкларны эретә алган...(Д.М.Исхаков,И.Л.Измайлов. “Этнополитическая история татар”)”  Күрәбез ки, хөрмәтле авторлар  шулай да татарларның өстен чыгуын таныганнар, ләкин аларны татар халкы дип түгел, “төрки – монгол” системасы дип атаганнар. Ансы  татар халкының гыйльми  кушаматы  буладыр инде. 
    “Тарихны укысаң,  төрле исемнәрнең географик атамаларның  монгол телендә түгел, төрки-татар телендә икәне күренә. Чыңгыз,  Каракорым, Төмән, Сарай һәм башкалар. Этноним  (милләт атамасы) буларак “монгол” сүзе  тарих гыйлемендә  XVIII йөздә генә  килеп чыккан. Аңа кадәр  монгол (мәңге ул)  дип  Төрки каһанатының  югары катламын атаганнар, чөнки тәңре динендә  халыкның  (“күк улларының”) югары катламы  “күкнең  мәңгелек уллары”  дип саналганнар. Ә хәзерге монголлар дип атала торган  халыкның ул вакыттагы ата-бабалары ойратлар, бурятлар һәм башка  кабиләләр буларак билгеле булганнар”.       (Назиф Мириханов.   «Звезда Поволжья», №  23, 14-20.06, 2007 года).

Г.Р.Еникеев “Кара легендалар эзе буйлап” дигән китабында монгол этнонимының татарның мәңгел (вечный) сүзеннән китереп чыгарылган булуын яза. Аныңча татар падишаһы Чыңгыз хан үз империясен шулай дип атаган. Тагын бер фикер буенча, 580 елда ук әле (татарлар, автор) Көнбатыш Төрки каһанатын, Кара диңгездән алып Тын океангача булган җирләрне басып алгач, Мәңге Ил дип атаганнар. Уйлап карасаң, соңгы версия иң отышлысы кебек күренә (А.Доманин. “Вечный Эль”. “Монгольская империя чингизидов”).

   Гомумән, Чыңгызхан  каһанатын  элекке  һун, төрки   каһанатларыннан аерып карау дөрес булмас шикелле. Бөек далада  меңнәрчә еллар  дәвамында без белгән  (киммерлардан, скифлардан башлап татарларга кадәр) унлаган  империя булган. Һәм алар барысы да  төрки телле халыклар белән бәйле булганнар. Күрәбез ки, традицион  тарихчылар моны  бүгенге көнгә кадәр  инкяр итәләр. Ләкин шунсын да онытмыйк:  татарлар юкка чыкмаганнар, алар исән һәм аларның  җиңү тантаналары алда әле. Уйлап карыйк, Русия дигән империянең яшәү еллары санаулы (моны алар үзләре үк исәпләп чыгардылар инде). Җитмәсә, Русия премьеры  Евразия  империясен  булдыруны  алга сөрә башлады. Ә Казахстан президенты аның башкаласын Астанада булырга тиеш дигән фикердә. Шул ук вакытта, төп  Русиягә болай да Урта Азия һәм Кавказ төркиләре кереп  тула  бара, чөнки урысларның, халкыүз халкы кимү сәбәпле, бүтән юлы юк.  Димәк, бу империядә  озак та үтми  тагын төркиләр  өстен булачаклар, һәм татарның урыны   түбәндә булмас, алар бөтен дөньяга  төркиләрнең  авангарды буларак билгеле булачаклар. Урыслар үзләре үк илне басып ала башлаган төрле халыклар  белән  арадашчы булу өчен элеккечә татарларны  чакырачаклар. Чөнки татарлар алар өчен иң кулай халык, һәм Русия – безнең өчен дә туган ил ул. Моңа әзер булырга,  ә моның өчен татарның  абруен  бөтен дөнья  алдында  бик югары күтәрергә кирәк.
    А.Лызлов әйтүенчә  дә,  Чыңгыз хан  татар  кешесе булган.  Рәшидетдин сүзе буенча да ул кият-борҗигин нәселенә нисбәтле (хәзер андый кабилә-кавемнәр юк, ахры аларның соңрак чыннан да казахлар һәм татарлар составына кереп китүе ихтимал, һәм чыннан да Татарстанда хәзер дә Кыят атамалы авыл барлыгы билгеле). Кият – борҗигиннарның  татар нәселеннән булганлыгын  З.З. Мифтахов язмасында  да китерелгән. Чыңгыз хан озын буйлы, зифа гәүдәле һәм зәңгәр күзле итеп тасвирлана (Рәшидетдин. “Тарихлар мәҗмугасы”). Ягъни ул монгол расасына һәм, гомумән, Үзәк һәм Урта Азия кешеләренә берничек тә туры килми.  Аларның яшәгән урыны Идел, Урта Азиянең  төньяк тарафлары, Алтай, Байкал тирәләре. 
 Берзаман Иртыш буенда  ялгызы  яшәгән  Даос  монахы Чань  Гун исемле кеше турында, ул  кеше язмышын алдан белә ала икән һәм, бигрәк тә гаҗәбе,  кешегә үлемсезлек бирә ала икән, дигән хәбәр таралган. Чыңгызхан бу вакытта алтмышны тутырып, теге дөньяга китү  турында уйлана башлаган булган. Әлеге күрәзәче турында ишеткәч, ул аңардан үзе өчен үлемсезлек  алу уе белән, Чань Гунны чакыртып җибәргән.  Риваятьтә сөйләнгәнчә,  карт юлга чыккан. Ул  Бөек ханга  җирдә сугышларны туктату, тыныч тормыш оештыру турындагы тәкъдимен  белдерү уе белән яна икән. Шигърият  өлкәсендә дә  сәләте булган әлеге  кеше,  барышлый   шигырь чыгарган:
                                       “...Падишаһ  каршына барам
                                          Шушы елга  башына.
                                          Сугышларны туктаталам
                                           Мин аның аша гына...”
 (Урысчадан  бу язманың авторы  тәрҗемәсе).

Кызганычка каршы, картның теләге тормышка ашмый, хан аның үлемсезлек бирә алмаганын аңлау белән үк, кызыксынуын югалта (А.Бушков. Чыңгызхан). Бу риваятьтә безнең өчен иң кызыгы – Чыңгызханның ставкасының урыны, ул Иртышның башында, дип әйтелә. Ә бу урыннар инде Уйгурлар җиренә терәлеп тора һәм кидәннәр дәүләтенең үзе була, ягъни бер як чите соңрак Иделгәчә сузылган, ләкин тарихта аз телгә алынган Хитай, Кытай (Кара-кытай) иле. Чыңгызханның җәйләгән урыны Иртыш буенда булуын башкорт тарихыннан бер өзек раслый. “Башкортларның татарлар белән беренче сугышы 1219 – 1220 елларда башланган. Ул вакытта Чыңгыз – хан зур черү белән Иртыш буенда җәйли икән. Ике халыкның каршы торуы 14 ел дәвам иткән. Башкортлар татарларның көнбатышка походын озак тоткарлаганнар. Ниһаять, татарлар җиңеп, башкортлар белән килешү төзегәннәр. Аның буенча алар сугышларны бергә алып барырга булганнар.

       Башкортларның атлы гаскәрләре  Бату ханның  1237 – 1238,  1239 – 1240 еллардагы төньяк – көнчыгыш һәм  көньяк – көнбатыш походларында  һәм  1241 – 1242 еллардагы Көнбатыш   походында катнашканнар” (Л.Гумилёв).
Әлбәттә монда  татар-башкорт сугышларын күпертеп күрсәтү бар. Тарихка карасаң, нәкъ шул  елларда  Чыңгыз хан һәм аның варислары  Азиянең күп кенә җирләрендә сугышлар алып барганнар, һәм  башкортларга каршы алар  ниндидер бер корпус кына куя алганнардыр, шуңа күрә дә алар белән озак сугышканнардыр.
  Билгеле булган Г.Еникеев фикеренчә,  Чыңгыз хан дигән исем-титулны да төрлечә «аңлатып» караучылар бар   икән. Аның чын мәгънәсен Әхмәтзәки Вәлиди Туган күптән (1912 елда) аңлаткан инде, тик аның сүзләрен кайсыберләр күрмәмешкә салышалар  икән: «Темучин бик борынгы заманнардан килгән «Ил Каган» исеме урынына үзенә Чыңгыз («җиңүче, һәрвакыт өстен килүче» мәгънәсендә) исемен алды» диеп яза Әхмәтзәки Вәлиди Туган. 
 Моңа өстәп әйтергә була – татарлар үзләре Чыңгыз ханның титулын тулысынча «Чыңгыз-би хан» диеп әйткәннәр ( «Карачы» дастаны ).
  Менә тагын да бер мөһим мисал китерик: официаль тарихта билгеле булганча, Чыңгыз хан үзенең көрәштәшләре белән төзегән дәүләт-илнең исеме безгә «Мәңгел Олыс» (Mongol Ulus) дигән рәвештә килеп җиткән («Ходайдан мәңгегә идарәгә биргән ил (җир)» мәгънәсендә). Француз тарихчысы Пельо (XIX гасыр) бу исемне Гуюк ханның католиклар башлыгы «Папа римский»га язган хатыннан (1245 ел) алып транскрипциялый (борынгы татарлар гасырлар буе кулланган "уйгур язуы"ннан күчереп, латин хәрефләре белән яза). Бу дәүләт исеме - "Мәңгел" - иң беренче Чыңгыз хан тарафыннан, Бөек Язуны (яса) һәм яңа Ил төзү башлаганны раслаган Корылтайда игълан ителә. В.П. Васильев аны «бу исем «Мэнгу (“Мәңге”, автор)» дигән сүздән алынган һәм официаль эш-язуда гына кулланылган булган» диеп аңлата. Кытайча бу сүзнең мәгънәсен «борынгыны кабул итү, борынгыны саклап бару» дигәнне аңлаткан иероглиф белән язганнар. 
Урта гасырларда татарлар арасында 17 ел яшәгән Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Марко Поло язып калдырган китаптагы мәгълүматлар буенча «1187 елда татарлар үзләренә патша сайлыйлар, аның исеме Чыңгыз хан була. Бу патша бик кыю, акыллы, уңган булган. Аны сайлау белән, бөтен дөнъядан төрле илләргә таралган татарлар җыелып, аны үзләренең патшасы диеп таныйлар».Ә менә «Чыңгыз хан татарларының кансыз-комсыз басып алулары» турында Марко Поло шулай диеп яза: «Алар сигез илне буйсындырганнар. Халыкларга зыян китермәгәннәр, бернәрсәләрен дә таламаганнар, тик аларны башка халыкларны буйсындырырга чакырып, үзләре белән ияртеп алып киткәннәр. Шулай итеп, сез ишеткәнсездер, алар бик күп халыкны (илләрне) буйсындырганнар. Ә халыклар, идарәнең яхшы икәнен, гәделлеген, патшаның мәрхәмәтле икәнен күреп, аларга зур теләк белән ияргәннәр»
Мәнсез  Европа һәм урыс тарихчыларының татарларны  илбасар, явыз, канечкеч халыклар, диеп тасвирлавын  Марко Поло шул вакытта ук юкка чыгарып куйган булган.
        Шуны да әйтергә кирәк: Марко Поло китабын Европага кайткач, «явыз татарлардан» еракта яза, шулай итеп аның дөресне язмас өчен бер сәбәбе дә булмый.     
 Кабат әйтик – сансыз-чиксез антропологик, лингвистик, географик, тарихи язма мәгълүматлар, дәлилләр безгә белдерәләр: Чыңгыз хан заманына кадәр яшәгән һәм дөнъяга билгеле булган татарлар да, Чыңгыз хан татарлары да, аннан соң яшәгән татарлар да, һәм, әлбәттә, бүгенге татар халкы да – шул ук бер этнос, бер халык. Әлеге вакытка кадәр татар халык риваятьләрендә дә, татар тарихи язмаларында да «без Чыңгыз ханнан чыкканбыз» дигән сүзләр, мәгълүматлар сакланып килгән, әйтик, «Карачы», «Идегәй» дастаннарында, «Чыңгыз-намә дәфтәре»ндә, һ.б. Бу әсәрләр совет-партия вакытларында катгый тыелып, халыктан яшерелеп, тәмам онытыла башлаганнар иде. Әлбәттә, татарларга өстә әйтелгәнчә, үзләре теләп ияргән  монголоид төсле кавемнәр дә  булгандыр. Юкка гына  татар исеме белән Ярты Европа һәм бөтен Азия тулмаган  булган бит. Ул татар кабиләләрен никадәр киметтеләр, бетерергә тырыштылар, ләкин әле һаман дистәләгән татар кабиләләре бар.
    Ә бу турыда  башка галим – тарихчылар тагын ниләр язып калдырганнар соң? Рус академигы В.П. Васильев 1900-1918 елларда Кытайда ун ел буе фәнни тарих тикшеренүләр-әзләнүләр үткәрә. Бу олы галим кытай, маньчжур, халха-монгол телләрен бик яхшы белгән була, һәм үзе тикшергән борынгы көнчыгыш тарихи чыганаклардан менә нинди нәтиҗә ясый:         “Чыңгыз ханның туган халкы «Татар» дигән исемнән башка бернинди дә исем белән аталмаган. Бу халыкны башка халыклар да, ул халык үзе дә, «татар халкы» диеп атаган».
  Бу  фактларның  растлыгын  күренекле тарихчы Зәки Вәлиди Туган, юнан тарихчысы Плиниус (яңа эрага кадәр 79 ел) һәм башкалар  белдерәләр. 
 Кыпчак темасын   яхшы белгән  галим  Әбү Хәйан кыпчак җирендәге  токсоба дип  аталган көчле кабиләне  кыпчак татарларыннан дип атый.  Токсоба – шул ук  себердәге тораташларга  VII  гасырда ук язып куелган  токуз – татар  халкы, ди ул. XI  йөздә, Чыңгыз – ханның дөньяга килүеннән 150 ел элек токсоба кабиләләре  инде  Идел белән Дон арасында  булгарлар белән янәшә яшәгәннәр (С.А.Плетнева). 

Бу хәбәрне Ибн Хәлдун да растлый: ул дурутларның кыпчак, ә токсобаның татар булуын әйткән (Тизенгаузен, 1884, 532-541 бит).

  Г.Тизенгаузенның  Ән-Нувайридан  китерелгән  хикәятендә (шунда ук) болай  бәян ителгән: “ ...Дурут һәм   токсоба кабиләләре арасында килеп чыккан дошманлык  токсоба (татар) кабиләләренең  җиңүе белән тәмамланган. Бу көнбатыш татарлары  көнчыгыштан килгән  татарлар белән бергә,  Котян  кул астындагы дурутларны  Венгриягә күчеп китәргә мәҗбүр итәләр (монда, ахры, “татар-монгол явы” вакытындагы хәлләр тасвирлана, автор). 
  Шулай ук токсоба нәселеннән булган  кыпчак  җилдәкләр (ельдяки) үзләренең татар телендә сөйләшәләр, үзләренең “токсоба” дигән ораннарын, “куш әлиф”  дигән  кыпчак тамгасын онытмыйлар. 
 Шул ук токсоба – татарларының  нәселе  бүгенге татарларда һәм башкортларда дәвам итә. Алар үз туган телләре булган татар телендә сөйләшәләр.  Ә дала башкортларының кыпсак  кабиләсендә дә  бүгенгә кадәр токсоба дигән  ораннарын онытмыйлар”. 

Монда башкортларның татар икәнлеге күренә. Чыннан да, Ирекле Санкт – Петербург географик җәмгыятенең “Пермь губернасының хуҗалык тасвирламасы. XVII гасыр материаллары буенча”, дигән зур күләмле китабында башкорт теле татар теленең бер диалекты, дип аталган.

 Әл – Гардизи  үзенең  “Зәйн  әл - әхбар” (“Хәбәрләр бизәге”, XI йөз) дигән хезмәтендә  Кимәк каһанатының  падишаһы  татарлардан  булганлыгын  язып калдырган. Өстәрәк  бу каһанлыкның  кимәкләр, кыпчаклар һәм татарлар тарафыннан төзелгәнлеген  бәян иткән идек инде. Әл-Гардизи  кимәкләр һәм татарлар турында  бер  риваять тә  китерә. Кыскача ул болай:
“Татарларның  падишаһы  үлгәч, аның ике улы калган. Олысы атасы урына  утырган. Кечесе - Шад атлысы,  көнләшеп, агасын үтерергә булган, ләкин уңышсызлыкка очраган һәм аңа качып китәргә туры килгән.  Үзе белән яраткан кол кызын да алган. Иртыш ярындагы бер урында яши башлагач, алар янына җиде кеше – бу татарларның кардәшләре килеп урнашкан. Аларның исемнәре  Ими, Имек, Татар, Баяндер, Кыпчак, Ләниказ, һәм Әҗлад булган. Ә  татарларның төп  урыннарына дошман һөҗүм иткән, кешеләрен кырган, бөтен  милекләрен талаган. Исән калганнары Шад янына җыелганнар. Күп еллар үткәч, кабилә  зураеп киткән, аннан соң таралышып, җиде кавем булып яши башлаганнар”. Бу риваятьтә  кыпчак һәм кимәкләрнең  татардан чыкканлыклары китерелә.
Борынгы татарлар турында сүз алып барганда аларның кыпчаклар белән кан кардәш булганлыкларына басым ясап үтми һич мөмкин түгел. Ул ике кардәш халык төрки телләрнең төньяк төркеменә кергәннәр. Бу этник якынлык әле борынгы Кимәк каһанлыгы чорыннан ук мәгълүм, ул хакта югарыда әйтелде инде. Һәм юкка гына татарлар соңыннан, 1223 елда, Төньяк Кавказ киңлекләрендә берләшкән алан-кыпчак гаскәре белән очрашкач, кыпчакларга: «Без һәм сез бер ырудан, ә аланнар сезнекеләр түгел, дигәннәр». Менә бу сүзләрне шул елларда иҗат иткән күренекле гарәп тарихчысы Ибн әл-Әсир язып калдырган. Ләкин бу сүзләрне   рәсми тарих тарафдарлары тарафыннан татар белән кыпчак  сугышы алдыннан ниндидер тактик йөреш белән әйтелгәнлекләрен  исбатларга тырышалар. Моңа ышануы  кыенрак.
Шулай ук В.В.Бартольд  та, Джузджаниның  һиҗ.  615, мил. 1218-1219  елларда  Юсуф атлы татарның углы Кадыйр – хан турында  хәбәр язып калдырганын әйтә. Соңрак  әлеге  татар ханының  кыпчакларның Сыгнак (Төркестан, башкаласы Отрар шәһәре)  дәүләтенең  ханы булганлыгы мәгълүм була.  Ул  кимәк (емек) кабиләләренең “уран” ыруыннан булган (С.М.Әхинҗанова). Монда  да кимәк, кыпчак һәм татарның якынлыгы күрсәтелә. Исебезгә төшерик, уран ыруының хәзер дә татарлар арасында билгеле булганлыгын   беләбез.

Мәсәлән, Г.Еникеев язуынча, Хорезм шаһларының үз кулларында Бөек ефәк юлын тоткан татарларга һәм тугыз угызларга каршы сугыш алып барганлыгы турында билгеле (Джузджани). Шул сугышларның берсе 1229 елда, Кадыйр ханга каршы булган, һәм аңа Чыңгыз хан балалары ярдәмгә килгән. Бу орышта Хорезм шаһының черүе тар – мар ителә, ә аның дәүләте яшәүдән туктый.

      Ибн әл - Әсир  хәбәр итүенчә, шул сугыш алдыннан  Хорезм шаһы  татарларның  Кытай ягыннан  кайтып килгән  сәүдәгәрләренә  һөҗүм итә, үзләрен үтереп, тауарларын талый. 
       Күрәбез ки, татарлар белән Хорезм  шаһы арасындагы  мөнәсәбәтләр рәсми  тарихта  язылган  1219 елда Чыңгыз ханның  Хорезмга һөҗүм итүенә  туры китерелә. 

Өстә язылганнарга кире кайтып, шуны өстәү лязимдыр: С.Г. Агаҗанов язмалары буенча [Агаджанов С.Г. Государство Сельджукидов и Средняя Азия в XI-XII в.в. - М: Наука, 1991 - С.198 (303)], “...токсоба, ягъни “тугыз татар” кыпчаклар арасында элитар кабилә булган. Алар белән 1184 елларда язмаларга кереп калган Идел Булгариясындагы Биләр (“Бөек шәһәр”) янындагы Тухчин шәһәре дә бәйләнгән булырга тиеш...”. (Бу хәбәр шуның белән бик мөһим, ул татарларның XII гасырларда урта Иделдә дә, ягъни, Булгарда шәһәрләр төзеп торганлыкларын белдерә. Автор). Әл – Гардизи буенча, VIII гасырда уйгурлар тарафыннан җиңелгәч, Токуз – татарлар көнбатышка юнәләләр һәм кыпчаклар киң далаларга җәелгән дәверләрдә алар белән бергә, аларның кардәшләре буларак күченәләр. Көнбатышка таба күченгән татарларның икенче төркемен Арал тирәсендә 1066 елда белгәннәр. Алп Арслан кул астындагы сәлҗуклар гаскәре зур җиңүләр яулап көньякка хәрәкәт иткәндә, шундагы татар хакиме Җәнд, Алп Арслан белән килешүләр төзү өчен, сәлҗуклар ставкасына күп бүләкләр белән үзенең анасын җибәрә. Алп Арслан әлеге татар ханы Җәндне (Дженд) үзенең вассалы итеп, хан урынында калдыра. [Агаджанов С.Г. Государство Сельджуков и Средняя Азия в XI-XII вв. - М.: Наука, 1991 - С.88]

   Әрмәнстандагы эпиграфик   истәлекләр  әле  XII  гасырда ук  анда кыпчаклар  яшәгәнлекне  белдерәләр. Алар  әрмән-грегориан  диненә күчкән булганнар һәм  Хпчахаванк  дигән  монастырь салганнар (Ширак өлкәсенең Артик районы). Әрмәннәр белән әрмәнчә сөйләшкәннәр. Ләкин үз телләрен дә белгәннәр (бизим тилимиз – хыпчах тили). Эпиграфик истәлекләрдәге язуларын  “татарча” дип аңлатканнар. Бу исә татарларның ул вакыттагы тоткан урынын күрсәтә. Әйтергә була ки,  ул вакыттагы татар белән кыпчак  мөнәсәбәтләре  хәзерге замандагы урыслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләргә охшаган  кебегрәк булгандыр.
    Тарихи әсәрләрдә  кыпчакларның яшәгән урыннары  астыртын рәвештә  Дон  елгасының югары агымына кадәр, Урта Идел – Кама  буе, һәм  Каспий тирәсе  белән чикләнелә. Ләкин кыпчаклардан калган шәһәрләр, авыллар, курган – каберлекләр  Ока  бассейнында, Москва елгасы  буена  кадәр табылалар. Кыпчакныкы булып  Брянск, Орел, Тула, Коломна, Курск һәм башкалар  исәпләнәләр. Кыпчакларның  күп вакытта  славяннар белән бер үк  авылларда яшәгәнлекләре ачыла,  бу бигрәк тә Хопер, Битюг, Дон, Ока елгалары буенда күзәтелгән. Бу турыда күп кенә тарихчыларның  хезмәтләрендә укырга була (Мәсәлән, Л.А. Щенниковта). Юкка гына  Русия  дворяннарының  берничә йөзе  төрки – татардан чыккан дип язылмаган бит. (А.А.Халиков).  Ә дворян булмаганнарын кем исәпкә алган?  Алары бит  дистәләрчә  мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде.   (А.Орлов). Шунсын искә төшерик, күп тә үтми ул кыпчаклар, чын атамалары буенча,  татарлар дип атала башлыйлар 
    Өстәрәк  китерелгән  хәбәрләр  кыпчакларның күпчелеге татарлар булганлыгын, аларның монгол телендә түгел, татар телендә сөйләшкәнлекләре  шиксез дидек.  Димәк, кыпчак – татарлар  Мәскәүне салганнар, дип  әйткән сүз дә  чынга охшаган. Мәскәү  һәм аның тирәсендәге топонимнар да шул турыда сөйли. Чыннан да, Мәскәү  Мәңгү – Тимер  хан  боерыгы буенча  1277  елда  шәһәр итеп  салына (В.Белинский).
Башка кайбер чыганаклар  буенча (мәсәлән, урыс елъязмалары), шулай ук XVII йөз Хива ханы һәм тарихчысы Әбелгазый туплаган мәгълүматлар буенча да, татарларның әле монгол яуларына кадәр үк Көнчыгыш Европада булганлыгы билгеле.
    Татарлар турындагы мәгълүматларны  XVIII  гасырда яшәгән Польша дипломаты, күренекле тарихчы, лингвист һәм этнограф  Ян Потоцкий  да язып калдырган. Ул үз вакытында  Русия империясенең  бик күп җирләрен йөреп чыккан булган. “...татарлар Мәскәүдән Урта Азиягә чаклы  күпләп-күпләп яшиләр. Йөзләре белән  аерымланып торсалар да, барысы да бер телдә  сөйләшәләр һәм үзләрен Чыңгыз – хан татарлары, дип атыйлар”. Моннан бары тик шуны гына аңларга була:  Русиянең  көньяк Европа тарафындагы кыпчакларның күбесе  чынында татар булганнар, ләкин кемдер аларны кыпчаклар, дип язган.  Чыннан да, соңрак бу тирәләрдә кыпчаклар инде бөтенләй калмый, халык буларак юкка чыга.
       Француз короле Изге Людовик тарафыннан  “Бөек монгол ханы”на  җибәрелгән  илчелеге  әгъзасы  Гийом Рубрук  1253 елда  үзенең  язмаларында болай әйткән: 
    “...Донда без урыс авылына килеп  юлыктык. Алар безне елга аша көймә белән чыгарып куйдылар. Без шундук Урдага эләктек. Батый  тиз генә  тәрҗемәчеләрен чакырды һәм корольнең хатын  фарси, татар һәм славян телләренә  тәрҗемә иттеләр... Монда без  татарларның  Идел белән Дон арасында булганлыгын күрәбез. Ахры, бу аларның җәйләү  җирләре булгандыр.

...Каракорымда ике квартал: берсе сарациннарныкы, анда зур базар бар һәм шунда туктаусыз төрле илләрдән бай купецлар килеп-китеп тора. Икенче квартал һөнәрчеләрнеке. Бу кварталлардан тыш Батыйның һәм аның яраннарының зур-зур сарайлары тора. Алардан башка төрле халыкларның 12 гыйбадәтханәләре бар. Ике мәчет һәм шәһәр читендәрәк христианнар чиркәве эшли. Шәһәр биек койма белән уратып алынган, дүрт капкасы бар: көнчыгыш яктагы капка янында шул тирәләрдә үстерелгән төрле бөртекле ашлык сатыла. Башка капкалар янында төрле мал-туар, атлар һәм арбалар сатыла... Бәркә-хан сараенда төрки-кыпчак телдә сөйләшәләр”.

       Монда ике  мөһим  хәбәр бар. Беренчесе, Батуның  һәм Бәркәнең Каракорымдагы сарае турында. Бу яки ялгышлык, чөнки  Батуның  һәм аның туганы  Бәркәнең  шәһәрен Сарай дип беләбез.  Яки монда     тарихны  нык кына   үзгәртә алырлык ниндидер  яңалык ята? Бу җәһәттән, исеме  истән чыккан бер авторның,  Корым (Кырым) - көньяк  Сарай (башкала),  ә  Сарай -  Каракорым, ягъни, төнъяк  Сарай (башкала), дигән сүзләре  искә төшә. Хәер, төньяк  башкаланың  Урта Иделдә яисә  Себердә  булуы  да  мөмкин.  
      Икенчедән, Г. Рубрукның  язмалары  Каракорымның (Сарайның нинди икәнлеген без инде беләбез) көнчыгыштагы күчмә халыкларның  тирмәләрдән һәм арбалардан торган  шәһәр  булганлыгы турындагы уйдырманы  сызып ташлый.  Ул  Европа һәм  Русиядәге кебек үк   таш йортлардан, сарай һәм храмнардан торган  шәһәр. Шәһәрдән ерак түгел күчмә кешеләр күренгән күренүен, ләкин  бит  бу шул вакыттагы җирне эшкәртү һәм аннан файдалану ысулы. Халык даладагы җирне саклаган,  ачык урыннарны күпләп сөрмәгән (Л.Брежнев  шул ук урыннарда чирәм җирләрне  сөрдереп, далада меңнәрчә еллар дәвамында тупланган уңдырышлы туфракны җил алып китмәдемени?),  малны да, җирнең кара туфрагын чыгармыйча, күченеп-күченеп кенә көткәннәр. Үлән яңадан үскәч, кире әйләнеп кайтканнар. Бу  - көтүчеләр. Ә башка халык һәм аларның  башлыклары шәһәрләрдә яшәгәннәр.
  Монголларның ашлык чәчмәгәнлеге билгеле. Ә Каракорым тирәсендә  ашлык үстереп, шәһәргә сатарга китергәннәр. Уйлап карасаң, бу шәһәрнең  Идел-Дон тирәләреннән ерак булмаганлыгын абайларга була.  Мәсәлән, соңрак  (Алтын Урда дәверендә)  Италия  сәяхәтчесе  Иосафат Барбаро  кыпчакларның алга киткән  агрокультурасы булуы, бодай, тарма чәчеп зур уңышлар алуы турында  язып калдырган. Ул бу галәмәтне Дон буенда, хәзерге  Ростов,  Волгоград, Воронеж  регионнарында, Төньяк Кавказ алдында күзәткән. Менә сиңа  кыргый күчмә халыклар. Ә алар бит соңрак барысы да татарлар  булып киткәннәр. Көнбатыш татарлары дигәне дә шул тирәләрдәрәк булган бит. Хәер,  әле һуннар (скифлар)  вакытында ук  инде  ашлык үстерү, шәһәрләр төзү  алга киткән булган. Бу турыда  Атиллага багышланган  гарәп, фарси язмаларда байтак  хәбәрләр табарга була. 
      Гомумән, төрле  дәверләрдәге  авторларның  татарлар турындагы  мәгълүматлары белән без урыс телендә генә танышабыз, шуларны  бер китаптан икенчесенә күчереп-күчереп  язылган  урыс һәм татар телендәге тарихи  әсәрләр укыйбыз. Баксаң, урысларның  императрица   Екатерина  заманында ук Русия һәм татар тарихын “төзәтүен” онытып җибәрәбез. Кызганычка каршы, татар  тарихчыларының  гарәпчә, фарсыча һәм башка телләрдәге  борынгы хезмәтләренең оригиналларын  укып, аңлап, шулардан чын тарих  китереп чыгарган  хезмәтләрен  күрмибез. Һәм алар тиз генә булмаслардыр, ахры.
        Мәшһүр Мәхмуд  Кашгарлы  үзенең төрки  телләр  сүзлегенә  татар телен дә  керткән, дидек өстәрәк. Хива ханы  һәм  күренекле  тарихчы Әбелгази  Баһадир шаһ материалларында да татарларның  Көнчыгыш Европада монголларга чаклы ук булганлыгы күрсәтелә. Шуны ук кайбер урыс елъязмаларында да  очратырга була. Мәсәлән, Н.С.Трубецкой  кыпчакларның түгел, ә татарларның  әле монгол яуларына чаклы ук  күршеләре  славян – рус  кнәзләре  тормышында актив  катнашканнар,  илдә тынычлык һәм бердәмлек урнаштырырга ярдәм итешкәнлекләре турында язып калдырган  (Г.Р.Еникеев буенча). Бу хәбәргә  игътибар бирү тиешле. Менә шушы түгелме соң  урта гасырлардагы  татар-урыс мөнәсәбәтләренең нигезе?
      Гомумән, татарларның  Чыңгыз-хан яуларына кадәр яшәгән җирләренең  көнчыгыш  тарафлары  нәкъ  өстә әйтеп кителгән  рун язулы ташлар  табылган урыннарда һәм аннан көнбатыштарак булгандыр. Ә ташлар Енисей һәм  Орхон буйларында  табылган.  Шул ташларда бит инде  “тугыз татар” һәм “утыз татар” дигән  кавемнәрнең  тарихы турындагы ышанычлы язулар. Аларны һич инкарь итеп булмый.  Халык  әйтмешли, татар тарихы ташка  басылган. Моны  академик В.П.Васильев та раслаган. Ул  татарларның  Чыңгыз хан җитәкчелегендә  Тангут патшалыгына  яуга  тарихта язылганча  көнчыгыш  тарафыннан түгел, ә көнбатыштан, Иртыш – Енисей буйларыннан  барган, дип язып калдырган. Ә көнбатыш чикләре турында өстә күп язылды, алар Днепр елгасына кадәр барып җиткәннәр. (Ә бәлки арырактыр да).
         В.В.Бартольд (һәм Л.Гумилев)  язмалары буенча, Урта гасырлардагы  Чыңгыз ханның  кавеме булган татарлар  ярым-кыргый  халха-монголлардан  аермалы буларак, телләре, материаль һәм рухый  мәдәниятләре буенча  уйгур кавемнәренә  тиң   һөнәрчеләр, бакчачылар һәм сәүдәгәрләр  халкы  булганнар. Г.Р.Еникеев әйтүенчә, дөнья историографиясенең  ышанычлы  мәгълүматлары  буенча, татарлар әле Чыңгыз хан эпохасына кадәр үк  югары культуралы шәһәрләр  төзегәннәр, континентара  сәүдә алып барганнар, елга флоты, металл эшкәртү,  җир эшкәртеп  төрле  продукция  алуны булдырганнар.  

А.Лызлов сүзләре буенча, Чыңгызхан татарларының яшәгән урыннары “Идел арты урдасы” (Заволжская орда) дип аталган. Көнбатыш тарафы турында инде әйтелде. Ә төньяк тарафында Болгар белән чиктәш булганнар (А.Лызлов. “Скифская история”. Ләкин өстәрәк татар шәһәре Тухчинның Болгар иленең уртасында булганлыгы язылган иде, автор). Димәк әлеге автор Идел Болгары турында да күпмедер мәгълүмат бирә. Күренә ки, татар иле гаять зур территорияне биләп торган. Ә Заволжская Орданың үз эченә кидәннәр илен дә сыйдырган шул ук элекке Кимәк каһанлыгының дәвамчысы булуы ихтималлыгы турында инде язылды.

“Идел арты урдасы” дигән сүз  шул ук вакытта  “Идел алды урдасы” да булгандыр дип әйтергә  мөмкинлек бирә. Ә бу исә өстә әйтелгән, монгол яуларына кадәр үк  Кыпчак даласының (Дешт – и – кипчак) көнбатыш өлешендә дә  кыпчак татарлары (көнбатыш татарлары) дигән кавемнең  яшәгәнлеге  турындагы фикерне  растлый.  Шул уңайдан әйтеп китик, таш язмаларда “утыз татар”  һәм “тугыз татар”  турында язылган (Татар әдәбияты”   I нче том). Аларның берсе - А.Лызловта әйтелгән  “Идел арты урдасы” һәм икенчесе - “Идел алды урдасы” , ягъни, көнбатыш татарлары түгел микән? 
       Хәер, тарихи чыганаклар исә татар кабиләләренең күбрәк булганлыгын күрсәтә. Рәшидетдиннән  билгеле булганча, үзләренең  падишаһлары  һәм аерым черүләре булган  алты татар кабиләсе булган (РД, с.103). Кайсыбер авторлар ундүрт татар кабиләсе булганлыгын язалар. Татарлар борынгы заманда ук инде  Кытайга чаклы булган мәйданнарда бөтен төрки  кабиләләрен буйсындырган булганнар. Ул вакытларда ук  татар исеме  бөтен Азияга билгеле булган.

Соңрак кытай сәяси һәм тарихчылык даирәләрендә монголларны татарлар дип атау гадәткә кергән булган, дип язалар. Һәм бу, янәсе, кытайлылардан чыккан галәмәт кенә булмаган, монголлар үзләре моны эшләгәннәр. Кыскасы, Л.Гумилев дөрес язган булса, монголлар үз атамаларын ташлап, татар этнонимын алганнар. Ә монголлар тарафыннан үтерелми калган татарлар, янәсе, монголлар дип атала башлаганнар. Шуннан башлап (1206 ел), янәсе, монгол тарихи чыганаклары “Мэн-да Бэйлу” һәм Хэй-до Шимое” монголлар турында инде язмыйлар, бөтен документларда татарлар турында гына языла. Һәм шулай итеп, 1220-42 елларда монголлар тарафыннан басып алынган җирләрдәге бөтен илләрдә бары тик татарларны гына белгәннәр. Бу турыда фарси, әрмән, славян елъязмалары барысы да сөйләп тора.

   “Монголдан  килеп чыккан” татарлар өч төрле булган икән: ак татарлар – ак йөзле  төрки онгутлар, уйгурлар һ.б төрки кабиләләр. Болар миһербанлы, ата-аналарын  хөрмәт итүче халык булганнар. Кара татарлар – (Чыңгыз хан шул кабиләдән булган диләр) күпсанлы  сугышчан халык булганнар (кара – батыр, баһадир, бөек  дигәнне, касыбер җирләрдә - төньяк  тарафын аңлаткан).  Һәм кыргый  татарлар – төньяктарак сунарчылык, балыкчылык һәм болан үрчетү белән көн күреп  яшәгән тунгус – маньчжур  кабиләләре. 
      Әле язылып киткән мәгълүматлар, әлбәттә, аптырашта калдыра. Ничек итеп инде  халык  (монголлар), үз исеменнән  ваз кичеп, башка, җитмәсә үзләренә дошман булган халык исемен алсын икән ди? Кызганычка каршы, тарихи чыганакларда бу турыда  аңлатмалар очрамый. Һәм мондый әкәмәт тарихта  бүтән  билгеле түгел. Ләкин автор  нәкъ  шундый  казусларны  укучы белән бергәләп  ачыклау өчен бу  язманы башлады да инде.  

Бу мәсәләне болай чишәргә була кебек. Монгол язма тарихы XVII гасырда гына барлыкка килгән. Чөнки шуңа кадәр бу халык хәрефсез, язусыз булган. Әлбәттә, XVII гасырда Чыңгыз хан һәм аның тарихы кытай, фарси, Европа, урыс тарихчылары һәм башкалар тарафыннан күптән эшләнгән булган. Аларны укыгач монголларның гаҗәпләнүе һәм сөенүенең чиге булмагандыр. Шулай булмыйча, далаларда таралып, тирмәләрдә яшәп, мал көтүдән башканы белмәгән кабиләләрнең 400 ел элек шундый шанлы ата-бабалары булуы, аларның ярты дөньяны дер селкеткәнлеген белү искитәрлек нәрсә түгелмени?. Җитмәсә, XVII – XVIII гасырларда бөтен Себерне йөреп чыккан галимнәр дә, 200-300 ел элек кенә ярты дөньяны дер селкеткән дәүләтләрнең эзен дә тапмыйлар. Далаларда сибелеп яшәгән ярлы, мескен көтүчеләрдән башка берни дә булмый. Ә менә татарлар яшәгән җирләрдә цивилизация билгеләре дошманнар тарафыннан җимерелсә дә, ачыктан-ачык күренеп яткан булалар. Кызганычка каршы, аларның күбесенең ташларын ташып алып, шул урындагы халыклар үзләренә йортлар һәм башка биналар төзегәннәр. Хәзерге Идел буендагы Болгарны гына да күз алдына китерик: изге тарихи биналарга терәтеп, шуларның ташларыннан урыслар чиркәү салып куйганнар бит. Бу нинди андый башка кавемнәрнең рухына төкереп карау? Мондый җинаятьләр өчен ул халык Аллаһы хөкеменә тартылмый калмас. Өстә китерелгән табышмакны чишүнең беренче варианты шундыйдыр, дип әйтергә булыр иде. Монголлар чыннан да үзләренең дошманы булган татарлар исемен алганнар. Ни өчен? Төрле ерткычлыклар эшләп, дошманнарының исемен дөнья халыклары алдында пычратыр өчен. Бу максатына алар ирешкән, дип әйтергә була: татар чыннан да ничә йөз еллар буе каргала. Ләкин эш шунда ки, Чыңгыз хан бит тәре йөртүчеләр һм башка Европа илбасарларына тиң явызлык эшләмәгән. Киресенчә, үз эшчәнлегенең уңай яклары өчен ЮНЕСКО аңа хәтта “Меңьеллык кешесе” дигән мактаулы исем бирде. Димәк бу вариант батмый, һәм башкаларын эзләргә кирәк.

        А.Бушков, А.Лызлов һәм башка авторларга таянып, төрки – татарларның  нәкъ менә  үз вакытында берничә тапкыр Ерак көнчыгыштан  алып Карпат тауларынача  җирләрдә  бөек каһанатлар – империяләр төзеп,  Евразияне дер селкеткән  заманалары,  дәүләтләр, шәһәрләр төзү  тәҗрибәсе булган халык дип әйтергә хакыбыз бар. Шул заманнардан элегрәк тә  Үзәк Азиянең үзендә дә  шул ук төркиләр бер-бер артлы  эре-эре каганатлар төзегән булганнар  бит. Шуңа күрә, дөньякүләм  зур яулар  оештыру һәм  бөек каһанатлар  төзү эше бары тик   төркиләр һәм аларны  оештыручы һәм җитәкче милләт булган  татарларның гына  кулыннан килерлек  гамәл булган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Европа, Русия  елъязмачылары һәм  тарихчылары  тарафыннан  татарларга карата  гасырларга сузылган  каһәр һәм җәбернең  бу – тагын бер  сәбәбедер. 

Шулай итеп, XIII гасырдагы монгол-татар яулары дигән хәрәкәтләр татарлар тарафыннан оештырылган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Ә монгол дигән кушымтаны ниндидер максат белән соңрак өстәгәннәр (бу турыда да язылды). Яисә, монгол дигән сүзнең мәгънәсе элек икенче төрлерәк булган, соңрак үзгәргән (А.Фоменко монгол сүзен великие дип аңлатырга тырыша. Ләкин, янәсе, татары түгел, русские великие, һәм татарлар түгел, руслар Евразиянең хуҗасы булганнар). Башта ул ниндидер сәяси яки социаль термин булгандыр. Хәер, бу турыда өстәрәк инде язылды. Әлбәттә, Рәшидетдин буенча, татар гаскәрендә күпмедер монгол булган, Ләкин алар Батый хан заманында илләренә кайтып киткәннәр. Шул уңайдан хан олы бәйрәм уздырган (Рашидетдин. “Җәми әт – таварих”). Шулай итеп, Чыңгыз ханның гаскәре башлыча татарлардан һәм аларга буйсынган башка төркиләрдән торган дигән нәтиҗәгә килдек. Урта гасырларда Европа картографлары тарафыннан чыгарылган карталарда ярты Европа һәм Азия татарлар җирләре, дип күрсәтелгән булган. Бу юкка түгел, ә татарларның шул заманнарда гаять билгеле һәм данлыклы булганлыкларын күрсәтәдер. Һәм бөтен Иран, Кытай, Европа, Русия тарихчыларының татарны тарихтан сызып ташларга тырышулары барып чыкмаган: безнең бөек ата-бабаларыбызның эзләре күп җирдә калган. Традицион тарихчылар татарның тәүге тарихы күрсәтелгән, монголлар һәм татарлар турында язылган беренчел, иң ышанычлы дип уйланыла торган чыганаклар - “Алтан тобчи” һәм “Серле хикәят” (“Сокровенное сказание”) дип язалар. Беренчесе монгол телендә һәм “Алтан тобчи” сүзен йә “Алтын кыйсса”, йә “Алтын төймә” дип, йә “Алтын пуля” дип тәрҗемә итәләр икән. Мин “Алтын төенчек” дип тә тәкъдим итәр идем (автор). Алтай телендә тупчу – төенчек төенләү (Р.Әхмәтҗәнов. “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге”). Ә “Серле хикәят” – кытай иероглифлары белән язылган, ләкин эчтәлеге буенча “Алтан тобчи” га якын икән. Ә хәзер иң кызыгы: А.Бушков буенча, “Алтан Тобчи”ның бердәнбер экземплярына Монголияда бер галим 1926 елда таныш булмаган бер көтүче юртасында юлыккан һәм ялына торгач, юрта хуҗасы китапны әлеге кешегә биреп җибәргән. Бу факт әлеге галим сүзләре буенча гына билгеле, шуңа күрә, әлеге галим өстән төшерелгән сәяси заказ буенча тарих язган да, теге көтүчегә ничектер тоттырган, дип уйлау да сәер булмас иде. Монгол язуы XVIII гасырда гына барлыкка килгәнгә күрәдерме, әлеге язма галимнәр тарафыннан нәкъ шул гасырныкы дип билгеләнгән. Димәк, Чыңгыз хан турындагы тәфсилле генә хикәятне, кемнәрдер ятлап алып 400-500 ел буе саклаганнар һәм, буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Ә алфавитлары барлыкка килгәч, язып куйганнар. Дөрестән дә шунсы бар: әгәр хикәят, яки риваять озак еллар халыктан – халыкка сөйләнеп күчеп килә икән, ул һичшиксез әкият сыман бер мифка әйләнә. Чөнки һәр кеше, үзенең менталитетыннан чыгып, әлеге риваятка бер - ике генә сүз яки фикер өстәсә дә, йөзәр еллар эчендә хикәятнең эчтәлеге бик нык үзгәрә. Ләкин татарлар турындагы миф әлеге язмадан башка монгол халкы телендә бөтенләй сакланмаган. Ә XVIII гасырда бу язманы кәгазьгә күчергән кешенең исемен галимнәр Лубсан Данзан дип атарга сөйләшкәннәр. Ник соң авторлыкны аңа “бирергә” булганнар? Чөнки галимнәр XVIII гасырда укый-яза белгән бары тик бер монахның гына исемен хәтерлиләр икән. Аның да исеме шулайрак икән. Ни өчен XVIII гасырныкы дип уйлыйсыз, дип сорагач, галимнәрнең берсе В.Хейссиг: “Мин озак уйладым һәм шундый нәтиҗәгә килдем”,-дип кенә җавап биргән. Һәм тарихчылар мондый “саллы” дәлилне берсүзсез кабул иткәннәр.

“Халык тарихчылары” фикере буенча, менә  шундый фокуслар күрсәтү атаклы академик тарихчылар тарафыннан  гыйльми  эш башкару дип атала икән. Андый ысулларга  безнең кебек гади кешенең хәленнән килми икән. Әйтеп китик, әлеге китапның нинди телдә язылганлыгын да билгели алмаганнар: әллә борынгы уйгур телендә, әллә монгол, әллә кытай телендә.

“Алтан тобчи”ны укыганда сәеррәк бер хис туа, чөнки ул тарихи әсәр йә булмаса эпос стилендә түгел, ә ниндидер көнчыгыш әкиятләрен хәтерләтә торган язма. Әйтерсең лә аны бер автор утырган да берничә көн эчендә башкарып та чыккан. Әсәрне елъязма дип әйтеп булмый, чөнки анда вакыт үлчәме юк, бөтен хикәят тормышта очрамый торган серле хайваннар, изге кошлар, монголларның ерак ата-бабасы анасының (исеме Алан-гоа) яктылык нурыннан авырга узуы һәм бер – бер артлы 3 угылының дөньяга килүе һ.б. Әлбәттә, бетмәс-төкәнмәс ызгыш-сугышлар турында язылган. Ләкин ул сугышлар бары тик Онон елгасы буйларында, монголлар үзләре яшәгән җирләрдә, монголлар белән татарлар, сәлҗигутлар, тайчжигутлар, хонгхиратлар, меркитлар, кереитлар, тангутлар һәм башка шундагы кабиләләр арасында гына барган. Әсәр, гомумән, Чыңгыз ханга гына багышланган, һәм аның үлеме белән тәмамлана. Үләр алдыннан ул олы улы Җучига кыпчаклар илен (шуңа күрә Бату кыпчаклардан арырак җирләрне басып алмаган түгелме соң), ә Чагатайга сартагчиннар вилаятен васыять итеп калдыра. Бер төрле дә, “Соңгы диңгезгә кадәр булган җирләрне яулап алыгыз” дигән сүз юк. Без анда монголларның көнбатыш тарафына яу чабуын да, Урта Азияда, Индостанда, Иран, Фәләстин һәм Кавказда сугышлар алып баруы турында да, Калка елгасында рус – кыпчак черүен тар-мар итүе турында да бер төрле мәгълүматлар да күрмибез. Шунсы да күзгә бәрелә: әсәрдә тарихларда язылганча, бер төрле дә шәһәрләр төзү, бөек каһанлык барлыкка китерү, юллар, почта станцияләре – ямнар булдыру, дөньяда иң даһи һәм гадел кануннарның берсе дип исәпләнә торган язуны (ясаны) гамәлгә кертү һәм башка бөек эшләр башкару – берсе дә юк. Әлбәттә, бу аптыратмый калмый.

 “Серле хикәят”нең (кытайча “Юань-чао  би – ши”) дә тарихы  гыйбрәтле икән. Бу язманы “Алтан тобчи”ның бер варианты гына  дип әйтелде инде. Аны  кытай галиме Чжан  Муның  XIX  гасырда бастырылган  “Борынгы  әсәрләр җыентыгы”  дип аталган китабында очратып Русиягә алып кайтканнар. Әйтергә кирәк, бу әсәрнең дә  оригиналы табылмаган. Шунсы да бар,  Кытайда тарих китапларын  даими рәвештә әледән әле җыештырып алып үзләренә ничек кирәк, шулай  төзәтә торган булганнар (Екатерина II алардан өйрәнгән түгелме соң?). Ягъни, һәр хакимлек  итүче нәсел  үзләреннән алда булган династиянең тарихын үзгәрткән. Моны   барлыгысы 20-30 мәртәбә эшләгәннәр (Академия наук СССР “Всемирная история”.) Ә ни өчен? Янәсе, падишаһлыкка  килгән яңа династиянең  легитимлыгын (падишаһ булып кануннар бозмыйча гына калуын) исбатлар өчен. 
Икенче вариант та бар: тарихны яшүсмерләрне  тиешенчә (патриотик  юнәлештәдер инде) тәрбияләү  өчен  ничек кирәк шулай төзәтү. Хәер, моның икесенә дә ышанырга була, чөнки бездә дә шулайрак түгелме соң, хөрмәтле укучы?  Мәсәлән, Екатерина II  нең  Русьтагы  бөтен елъязмаларны  җыештырып алып юкка чыгруы, аларның урынына  төзәтелгән  күчермәләрен (ПСРЛ- полный свод русских летописей) булдыруы, шуларның нигезендә урыс белән татарның  бөтенләй яңача тарихын яздыруы инде сер түгел бит. 

Кызганычка каршы, татар тарихчыларының да чын тарихны кайтару омтылышы күренми. Мәсәлән, бер билгеле генә хәзерге заман татар тарихчысына, татар тарихын күпмегә тирәнрәк “чокырга кирәк булыр иде?”- дигән кебегрәк сорау бирелгәч, тегесе: “Тирәнрәк кирәкми. Булганы җиткән, халкыбызның тынычлыгы өчен шунсы да җитә”, дигәндәйрәк җавап биргән. Аныңча, татарлар тыныч кына урыска әйләнеп бетсеннәр, дигәнне аңлата микән инде бу җавап? Проблеманың икенче ягы да бар: А.Фоменконың уйдырмага охшаш бер язуы буенча, Кытай тарихы Европа тарихын кабатлый икән бит. Кытайдагы төрле тарихи вакыйгалар, вакыты буенча Европадагыларга туры килеп тора икән. Бары тик шул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең исемнәре үзгәртелгән дә ул хәлләрнең урыны Европада түгел, ә Кытайда итеп күрсәтелгән. Ничек болай булып чыкканын төрлечә аңлаталар. Ахрысы, өстә әйтелгәнчә, Кытай тарихын әледән әле яңадан язу сөрешендә аңа Европа тарихы фрагментларын керткәннәр. Менә шуннан кергән Кытай һәм Монголия тарихына татарларның ярты дөньяны һәм Кытайны басып алуы турындагы әкиятләр. Мәсәлән, Европага һуннарның басып керүе, Кытайга гуннарның басып керүе белән туры килә икән һ.б. Сорау туа, татарның Кытайга каршы булган сугышлары тарихында көнбатыштарак яшәгән татарларның Хитай (Кара-Китай, Кытай) белән сугышуы тасвирланмады микән соң? Кыскасы, Н.Фоменко һәм А.Бушков һ.б. язуынча, Кытай тарихы шулкадәр буталган һәм тулы түгел ки, бу илнең эзлекле чын тарихын китереп чыгару хәзер мөмкин түгел, дип белдерәләр. Әлеге авторлар моны Русия Фәннәр акдемиясыың Тарих институты матриалларына сылтап әйтәләр. Әмма мондый әкияткә охшаган тарихи чыганакларга ышанып буламы соң? Ләкин башка чыганаклар юк. “Алтан тобчи” белән “Серле хикәят” һәм тагын бер-ике кытай язмасы - борынгы монголлар һәм Чыңгыз хан турындагы язмаларның бердәнбере бит. Аңлашыла инде: аларның оригиналы сакланмаган. Нәкъ Русия елъязмаларының оригиналлары кебек. “Алтан тобчи”ның оригиналы турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәктер, Рәшидетдиннең “Елъязмалар мәҗмугасы”ндагы Чыңгыз ханның тууы, тормышы дигән өлешләре “Алтан тобчи” дагы язмаларга якын. Ләкин Рәшидетдин XIII – XIV йөздә яшәгән, ә лама Лубсан Данзан XVII гасырда. Димәк ул Рәшидетдин язмалары белән таныш булган, һәм монгол тарихын бөтенләй монгол язмаган. Лубсан Данзанның чыннан да булганлыгы да мәгълүм түгел. Кайсыбер авторлар, кытай чыганаклары элегрәк язылган булганнар һәм фарси галиме алардан күчергән дип тә әйтәләр. Җитмәсә, Рәшидетдин тасвирлаган, тауларда яшәгән төрле кабиләләр тормышы бөтенләй монголларныкына охшамаган. Хәер, Рәшидетдиннең барлык галимнәр өчен дә төп тарихи чыганак булып киткән “Елъязмалар мәҗмугасы” да тарихчылар тарафыннан XIX гасырда гына табылган дигән хәбәр бар һәм шуңа күрә ул соңгы гасырларда гына иҗат ителгән яки аңа кемдер тарафыннан ниндидер төзәтмәләр кертелгәндер, дигән фикер дә тууы мөмкин. Гомумән, Русиядә сакланган аз гына сандагы оригиналларга да ышаныч юк. Ник дисәң, славянофил галимнәргә безнең илдә булган бөтен раритетларны төзәтеп чыгу берни тормас иде.

Чыңгыз хан заманында  алып барылган нәселләр язмасы булган “Алтын дәбтәр”не  дә тотып караган кеше булмаган. Ә бит ул мифик  документка бик  мөһим мәгълүматлар нигезләнгән булган. Мәсәлән, Чыңгыз хан гаскәрендәге төрле кабиләләр тарафыннан җибәрелгән яугирләр санын һәм башка  мәгълүматларны шул Алтын дәфтәрдән алынган диләр. Ләкин аның үзен укып караган кеше булмаган. Кыскасы, хәл мөшкел, ягъни монгол яуларын тасвирлаган ышанычлы беренчел документлар юк.  Ә дөньяга таралган  тау-тау тарихи китаплар, статьялар, монографияләр,  диссертацияләр – барысы да шушы чиктән тыш шикле ике - өч язмага  нигезләнеп, бер  автор  икенчесеннән  күчереп, бер  галим  икенчесенекенә сылтап кына язылганнар. Монда без  “Алтан тобчи”да  да һәм  “Серле хикәят”тә  дә,  татарларның  милли каһарманы булган  Чыңгыз ханның данын монголлар һәм  кытайлылар тарафыннан  үзләштерергә омтылу  булырга мөмкин дибрәк ишарәлибез. Хәзерге вакытта исә мондый юлга элек эзләре дә, исемнәре дә булмаган башка халыклар да басты.  Ә тарихта мондый  хәлләр еш очрый. Мәсәлән,  Александр Македонскийны Искәндәр Зөлкарнайн  исеме белән уннарча төрле христиан, мөселман һәм  башка халыклар  үзләренеке дип исәпли. Аңа багышлап эпик әсәрләр иҗат итә. Шулардан  атаклы  фарси  шагыйре Фирдәүсинең  “Шаһнамә”сен  атарга була.   Бу  атаклы әсәрдә  Фирдәүси   Искәндәрне,  тарихтан билгеле булганча, персларның дошманы итеп түгел, аларның  падишаһы итеп  тасвирлый.

Исеме шулай ук билгеле булмаган Һәм ни сәбәптәндер XIII гасырныкы дип уйланылган кытай авторы үзенең әсәрендә: “Татарларның иң тәүге дан казанган урыннары кидәннәр җиреннән төньяк – көнбатыш тарафта иде...” – дип язган (“Мэн - да бэй – лу” яки “Монгол – татарлар турындагы тулы хикәят”). Ә кидәннәрнең хәзерге Кытайдан көнбатыштарак булганлыгын без беләбез инде. Ул гына да түгел, бу тагын әлеге дә баягы Идел арты Урдасы җирләренә, Иртыш – Урал буйларына ишарәләү. Сәер хәл, ләкин бу очракта кытай чыганагы татарлар файдасына эшли. Инде хәзерге заман тарихчыларына мөрәҗәгать итик. Шул ук вакыттагы вакыйгалар турында М.Әхмәтҗанов та яза: “Бату хан белән 1236 елда монда килгән мөселман – татарлар: җәлаирләр, найманнар, киреитләр, куңгратлар, меңнәр, гәрәйләр, табыннар, катайлар, дуваннар, боркытлар бу җирләрдә XI – XII гасырлардан башлап яшәгән кырык угызларны, каңлыларны, кыпчакларны үзләренең составына керткәннәр. Бу татар – мөселманнар Идел буе һәм Җаек җирләренә Караханидлар һәм Хорезм дәүләтләреннән килгән булганнар” (М.Әхмәтҗанов. Идел – Урал регионының татар халкы). Өстәрәк китерелгән мәгълүматлар татарлар турында беренчел язмалар монголлар түгел, кытай тарихчылары тарафыннан уйлап чыгарылган булганнарын аңлата. Бу турыда күп кенә документлардан өзекләр китерелде. Ни өчен монголлардан түгел? Чөнки аларның ул вакытларда язма сөйләмнәре булмаган. Икенчедән, тарихлары да гадирәк, мал көтүчеләр тарихы гына булган. Ә ни өчен соң Кытай тарихчылары уйлап чыгарганнар? Аларның максаты - Кытай белән бәйләнгән татарлар ярдәмендә Бөек Монгол империясен төзү, киләчәктә Бөек Кытай җирләрен җыю, киңәйтүне күздә тоткан. Һәм бу юнәлештә хәрәкәт итү әлегә кадәр көн тәртибендә. (Н.С.Трубецкой). Мәсәлән, кытай тарихчылары татарларның берничә гасыр буе Кытайның төньягында аларга каршы сугышып яшәүләре турында язуы, шул җирләрне Кытай тарафыннан басып алу өчен нигез була ала һәм өлешчә бу омтылышлар тормышка ашкан да булырга мөмкин, моның өчен борынгы һәм хәзерге Кытай карталарын карау да җитә. Кытайның төньякка һәм көнчыгыш тарафына хәтсез генә җәелүе шуның нәтиҗәсе булмадымы соң. Алай булса, Кытайның сугышып аласы җирләре әле алда да күптер. Ләкин, икенче яктан, кытайлылар татарларның элекке җирләренә дәгъваларын танысалар, аларны татарныкы дип белдерсәләр, яңа геосәяси вазгыятьләр дә барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән, кытайлылар белән татарларның киләчәктә беректәш булуы. Хәер, тарихны белгән кытайлылар моңа юл куймаслардыр.

      Әлеге кытайлылар турында  язылган  тарих,  Чыңгыз хан  яуларының  Иранга кадәр килеп җиткән елларына чаклы,  Кытай мәнфәгатьләренә, аларның максатына туры киләдер. Ә инде  монголларның  тагын да  арырак, “соңгы диңгезгә кадәр” булган хәрәкәте дигән гыйбарә бөтенләй башка халыкларның тегермәненә су коядыр, дип уйлау нигезле. Һәм бу турыда  хикәят алда. 
         Шулай итеп  Кыпчак даласында (һәм тагын да киңрәк булган   Дунайдан алып  Алтайга кадәр булган  җирләрдә)  ике тугандаш халык: татарлар һәм кыпчаклар яшәгән.  Андагы татарлар үзләрен үзләре Чыңгыз хан татарлары дип атаганнар.  Ә Чыңгыз хан  кыпчакларны  үзенең кардәшләре дип зурлаган. Әлбәттә,  Европа һәм урыс галимнәренең ялган тарихында  әлеге җирләрдәге күпсанлы татарларның  булганлыгы инкяр ителә. Янәсе, урыслар төрле халыкларны татарлар дип атарга күнеккәннәр. Ләкин икенче яктан уйлап карасаң, Алтын Урда таркалгач  барлыкка килгән татар булмаган  халыклар  татар исемен алырлар идеме? Кем кушкан моны аларга? Ә менә  Урыс администрациясенең  соңрак  кайсыбер татар халыкларга көчләп  икенче атама тагуы  тарихи факттыр. Мәсәлән, Кавказдагы, себердәге һәм Алтайдагы татарларга күптән икенче исемнәр бирелде.
  Б. Кумеков  буенча, күп кенә кыпчаклар  үзләрен татарларның кардәше булуын әйткәннәр. Кыпчак термины ул вакытларда өч мәгънәгә ия булган: “Кыпчак даласы”  территориясы”,   “Кыпчак даласының  төп халкы, төркиләр”, Кыпчак – би дән башланган  кыпчак дип аталган  кабилә исеме. Бу кабилә  атамасы  турындагы  хәбәр  “Чыңгыз хан кавеме” дигән дастанда  китерелә. Ә менә “Казан татарлары”,  “Себер татарлары”, дигән  һәм башка  исемнәр -  татарларны бүлгәләп киметү өчен  ясалганнар. 
  Күп кенә авторлар  кыпчакларның  һәм булгарларның түгел, ә нәкъ менә татарларның  Үзәк  һәм Көнбатыш Азиядә генә түгел,  Көнчыгыш Европада  әле XIII гасырга кадәр яшәгәнлекләрен  таныйлар. Ләкин бу фактлар  аерым белгечләргә генә билгеле. Ә менә  VIII гасырдан башлап Чыңгыз – хан татарларының кыпчакларга  тугандаш булулары билгеле булган (В.Кутузов. Держава монголов. Советский союз).

Ошбу баб укучыда түбәндәге фикерләрне тудырырга тиеш иде. Татар халкы борынгы заманнардан башлап XIII гасырларга кадәр күтәрелү, түбән төшү һәм яңадан данга күмелү дәверләрен кичергән. Ул, Шарль Монтескье әйтүенчә, чын мәгънәдә дөньяның падишаһы булган Азиядә урта гасырларда, тарихларда тасвирланган татар – монгол яулары кебек масштаблы вакыйгаларны бары тик татарлар гына башкара алырлык булган. Калган кавемнәр (кытайлылардан кала) далаларда көтү көтеп йөргән аз санлы күчмә халыклар шәкелендә генә булганнар. Тарихта билгеле булган татар-монгол яулары дигән сугышларны татарлар башкарган.


                           Урыс тарихының башы

Татар тарихы урысныкы белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, без аларның берсен белмичә, икенчесен дә аңлый алмас идек. Шуңа күрә, кыскача гына урыс тарихына күз салыйк. Без инде урыс тарихы Киев Русеннан башлана, дигән “аксиома”га күптән күнеккәнбез. Әлбәттә, Русия тарихында Киев Русе бик мөһим урын алып тора. Киев үзе дә урыс шәһәрләренең анасы дигән исем йөртә. Нигезлеме бу тезис? Моны ачыклар өчен бик кыскача гына итеп тарихи вакыйгаларның чылбырын карап китик. VI – VII гасырларда хәзерге Украина җирләрендә славян кабиләләре антлар яшәгән дип фаразлана. Дөрес, бу бернинди археологик һәм тарихи материаллар белән дә ныгытылмый. Шулай ук нәкъ шул урыннарга тәңгәл килгән скиф курганнарындагы хәзинәләрне, башка табылдык мәдәни - материаль артефактларны славяннарга нисбәтләү дә бара, ләкин күп кенә тарихчылар бу гамәлнең гадәттәгечә нигезсез, бернинди дәлилсез рәвештә башка халыкларның тарихын урларга маташу, дип тәкърарлыйлар.

        IX гасырларда инде әлеге регионда славян кабиләләреннән булган поляннар  һәм башкалар яшәгәннәр, дип мөһер сугылган.  Ләкин без бу Кара диңгезнең  төньяк яры  буендагы далаларның   һәрвакытта диярлек  төрки  телле  дала халкы мал  көтеп яшәгәннәрен  беләбез. Чөнки  дала тормышы элекке заманнарда  үзенә бер төрле яшәеш катламы  булып  тарихка кереп калган.  Борынгы  скиф һәм сарматлар,  һуннар, төркиләр һәм аварлар,  бәҗәнәкләр һәм   кыпчаклар, татарлар – болар барысы да  әлеге далаларның хуҗалары булганнар. Һәм  бөтен  Украина, Молдавия һәм арырак  урнашкан  илләрдәге  төрки телдәге күп санлы топонимнар бу турыда кычкырып торалар. Кнәз Святослав (Свентослав, Сфендослав) көньяк  һәм көнчыгыш илләрне таларга барганда, һәрвакыт  төрки халыкларның  җирләре, көтүлекләре аша үтә торган булган. Тарихларда  җанвардан да  явыз итеп тасвирланган  бу урыс һәм славян халыклары  узганда да, барганда да  ул  тыныч мал көтүче халыкны  талап, коллыкка алып китеп интектергәнлекләре  язылган. Бер дә юкка Сфендославның баш сөягеннән  савыт ясамаганнардыр  бәҗәнәкләр. Хәер, Святославның  үтерелүен, аның христианлыкка бирелгәнлеге өчен  Владимир үтерткән, дигән  версия дә бар (А.Бушков. Призрак Золотой Орды.)
      Киев шәһәренең үзен дә  төрки телле халык  салган булуын  исбат итәләр  кайсыбер тарихчылар. Аның Башту , Киоба, Куяба  дигән  төрки  атамалары  кайсыбер  язмалардан күренә. Бу турыда 2000 елда “Инсан”  басмаханәсендә чыгарылган  “Киев Русе тарихы очерклары”нда күрсәтелгәнчә, Шәмси Башту  поэмасында  Киевның  нигезләүчесе итеп  Кубрат ханның туганы  Шамбат  атала. Шәһәрнең исеме Самбатос (Шамбат) була. Димәк, Киев  ярымкыргый славян кабиләләре тарафыннан түгел, болгарлар тарафыннан салына. (Олейник Ю., 1992, 76—78). 
     «…Беренче мәртәбә  күпләр белмәгән яки  яшерелгән нәрсә ачыкланды: славян телле һәм православиегә  табынган Киев Русе  төрки телле һәм мөселман динендәге Бөек (Кара) Булгариянең (башкаласы Башту, Киоба, Киев) дәвамчысы  булган. Борынгы һәм хәзерге заман рус теле  ике  телгә - төрки һәм  славян-рус  телләренә нигезләнгән. Һәм бу аның үзенә бер  төрлелеген, һәм аның башка славян телләреннән  аерылып торуына  китергән. Икенче төрле әйткәндә, төркиләнүгә  славян-рус теленең лексикасы гына түгел, морфологиясе дә дучар ителгән” (Анатолий Железный.           “Тюркизмы в русском языке”).
     Киевның төркиләр шәһәре булганлыгын Әл – Гәрнати да язып калдырган. “Мин славяннар иленең шәһәренә килдем. Аны “Куйав”  дип атыйлар. Анда меңнәрчә  мәгъриб  кешеләре  яши. Үзләре төркиләргә охшаганнар, төрки телендә сөйләшәләр һәм  алар кебек ук аталар. Бу илдә аларны бәҗнәкләр (бәҗәнәкләр, автор) дип атыйлар (Абу Хамид Мухаммад ибн Абд ар-Рахим ал-Гарнати ал-Андалуси "Му'риб ан бахд аджаиб ал-магриб").
       Әлбәттә, алар төньякта  һәм көнбатыш тарафында  урнашкан  славяннарның күршесе булганнар. Күршеләр буларак, аларның үзара  дуслык һәм тынычлык принципларында корылган мөнәсәбәтләрдә яшәгәнлеге дә билгеле. Мәсәлән, славяннарның һәм русларның  кыпчаклар белән  тату яшәве  генә түгел,  аларның  катнаш гаиләләр коруы да тарихта яхшы билгеле. Кыпчакларны руслар, хәтта, “кодалар” дип атаганнар. Шундый ук хәлләр  кыпчакларга кадәр дә  булмагандыр, дип кем әйтә ала?
     Шуңа күрә төрки һәм  славян  кабиләләренең   катнаш  антропологик  сыйфатлы  буыннар китереп чыгаруы  табигый. 
      IX гасырда  шушы  халык   арасына   төньяктан  урыс  юлбасары  токымы  булган Рюрик килеп керә һәм  кнәз булып ала. Новгород ягыннан   Вольга (Олег) белән бергә  күп кенә  словеннар килүенә  дә шик юк. Киевның элекке  кнәзе Аскольд (Аскел)  мәкерле һәм  кабәхәт  рәвештә юк ителә. Шундук әйләнә - тирәдәге  кабиләләр белән низагка керү, аларга һөҗүм итүләр башлана. 
        Инде бу хәлләр турында тәфсилләбрәк сөйлик.
       “Безнеке дә, америкалылар кебек, үз һиндлыларыбыз бар. Ләкин аларны башкача атаганнар. Могиканнар һәм гуроннар түгел, ә сарматлар, кыпчаклар һәм татарлар. Һәм бары тик аларны  “йотып  сеңдергәч”  кенә без үз илебездә хуҗа булдык” (О.Бузина. Тайная история Украины). Бу автор дөрес әйтә, европалылар тарафыннан  Америка  һиндлеләрен  коллыкка төшерү  XV гасырда башланган булса, славян – урыслар тарафыннан  төрки – татарны  сугышып алу, аларны  “йотып сеңдерү” 700 – 800  еллар элегрәк башланган.
    Дөрес, бу Украина язучысы тарафыннан әйтелгән. Ләкин ул  үзен әле дә Урта гасырлардагы Киев Русе халкы баласы, ә украиннар, һәм бары тик алар гына - чын  урыслар, дип исбатлый. Бу, бәлки, шулайдыр да, һәм бу язманы укыгач, хәрмәтле укучының бу турыда үз фикере  дә барлыкка килер   бәлки. Хәер бу турыда  иске елъязмаларда мәгълүматлар күп, шуларның бер – икесен генә китерәбез. 
    Бу турыда  елъязмаларда  менә нинди хәбәрләр табарга була. “Святослав (1146 елда), күз яшьләрен түгә - түгә  Суздальга  Юрийга җибәргән (хат,  автор): Минем туганым  Всеволодны  алла  алды, ә Игорьны  Изяслав тоткарлады. Кил әле русь җиренә - Киевка!” Күргәнебезчә, Суздаль, соңрак  Владимир, Мәскәү кнәзлекләре Русь дип аталмаганнар.
Тагын бер мисал:  Киевтан куылган Ростислав  1149 елда  Суздальга  әтисе Юрий Долгорукий янына килә һәм әйтә: “Мин ишеттем, сине  русь җире тели һәм кара  бүреклеләр (төркиләр, автор)”.( А.Палий, историк. Украинская правда). Күрәбез ки, монда  да  Киев – Русь дигән  мәгънәдә әйтелә. Ә Ростов, Владимир, Суздаль  җирләре әле Руська кермиләр. Хәзерге украин авторлар: В.Белинский, А.Палий һ.б. Мәскәү  башлыча угро-фин, төрки кабиләләр халыкларыннан  оештырылган, һәм ул  законсыз рәвештә  Киевка нисбәтле булган  Русь атамасын  үзләштергән, дип  гаеплиләр. Соңгы  мисалда  без кара бүреклеләрнең (черные клобуки) русь җирендә  мөһим урын тотканлыкларын  да  күрәбез.
  Әйткәнебезчә, мондый язмалар байтак.
  Яңа эраның  XIII гасырларыннан башлап (ә кайбер авторлар элегрәк, дип тә әйтәләр) татар язмышы  урыс халкыныкы  белән  катнашып киткән булганга, (бигрәк тә тарих  белән аз кызыксынган яшьләр өчен) кыскача гына  алар турында да  сөйләп китми ярамастыр. 

Урыс халкы славян халыклары төркеменә керә. Хәзерге заманда бу төркемдә барысы дистәдән артык халык бар. Шуларның иң күп санлылары: урыслар, украиннар, поляклар, белоруслар, чехлар, болгарлар, словаклар, серблар һ.б.. Әйтергә кирәк, урыс, белорус һәм украин халыкларының һәм өлешчә полякларның да язмышы бер-беренә нык бәйләнгән. Җитмәсә, алдагы өчесе элегрәк урыс халкы составына кергәннәр (Киев Русе). Хәер, “Киев Русе” дигән термин берничә йөз елдан соң уйлап чыгарылган, дип язалар украин язучылар. Яңа эраның башында антлар, словеннар һәм венедлар дигән гомуми исем астында билгеле, дип уйланылган халык соңрак шундый ук гомуми славяннар дигән исем белән безгә танышлар. Славяннар турындагы кайсыбер мәгълүматларны түбәндәге өзектән укырга була (Прокопий Кесарейский, Византия гаскәр башлыгы Велизарийның сәркатибы язмалары):

“...Сугышка алар билгә кадәр чишенеп, ягъни күлмәксез, кулларына сөңге һәм кылыч тотып  кына керәләр. Ярым шәрә  славян бандалары  бик җитезләр, качып торып, көтмәгәндә һөҗүм итәләр, кинәттән  һәм мәкерле сугалар. Алар Балканны таларга  эш хакы алырга баргандай  атлыгып киләләр, һәм аны алмый китмиләр.Тиздән алар бөтен Урта һәм Көньяк европаны басып алдылар, Альп тауларына һәм Шпрее елгасына, Адриатик диңгезе ярларына барып җиттеләр”.
“Безнең гөнаһларыбыз өчен алла безгә  антларны һәм славяннарны җибәрде”, дип  пошынган  билгеле тарихчы Йордан.

Византиялеләр дә славяннар-руслардан куркыбрак яшәгәннәр. “Бу халыкның башсыз, кыю, сугышчан һәм куәтле икәнлеген, аның бөтен күрше кабиләләргә һөҗүм итүен күпләр җөплиләр, -дип язган Лев Диакон үзенең “Тарихлар” дигән әсәрендә. Һәм дәвам иткән: Бу турыда илаһи Иезекииль: Менә мин сиңа Яэҗүҗ – Мәэҗүҗне (Гог һәм Магог, автор) – кнәз Росны җибәрсәм! – дип куркыткан”.

   Шулай итеп, һуннарга караганда  да  коточкычрак булган  славяннар  Европага басып кына кермәгәннәр, ә ярты Европага хуҗа булып алганнар. Бу турыда,  византияле Менандр Протектор  сүзләре буенча, славян  юлбашчысы Даврит болай дигән: “Башкалар безнең җирләребезгә түгел, без үзебез башкаларның җирләренә хуҗа булырга күнеккәнбез!”.

Хөрмәтле укучы кемнәр турында язылган икәнен бик яхшы аңлый булыр.

Антлар, славяннар  һәм, гомумән,  урыс  халкы  турындагы  беренчел мәгълүматлар  кайдан алынган соң? XI  гасырда  Киевта  Киево – Печерский монастыреның  Нестор  атлы монахы булган имеш ди. Ул башка  монахларга караганда  укымышлырак булган  һәм тарих белән бик кызыксынган. Менә шушы кешенең кулында  кайдандыр килеп кергән  Византия, Греция, Рим империясендә  язылган  борынгы язмалар булган . Ул гына да түгел, шундый ук борынгы  славян тарихчылары  башкарган “Начальный свод” дигән  тарихи язма да  булган имеш. Менә шушылардан файдаланып, Нестор  “Замана еллары хикәяте” (“Повесть  временных лет”) дигән тарихи китап - елъязма  язган имеш. Ул славяннар тарихының  антлар заманынан башлап (яңа эраның  500-600 нче еллары)  үзе вафат булган  елларга кадәрге вакытларны эченә сыйдырган. Әлбәттә инде, өстәрәк әйтелгәнчә, әлеге  күрсәтелгән  беренчел документлар сакланмаган. Хәер, бу гадәти  очрак, чөнки  урыс псевдотарихчыларның  горурлыгы булган  “Слово о полку  Игореве”  һәм “Велесова книга” дигән, русларның борынгылыгын һәм бөеклеген күрсәтергә тиешле  булган китапларның да  оригиналын  саклап кала алмаганнар  бит. Бары тик аларның күчермәләре  генә  XIX гасырлар тирәсендә  пәйда булган. Димәк Нестор эшләгән бу язманың чынлыгын бары бер генә кеше – Киев кнәзе Мстислав (ул Несторның өстә әйтелгән язмасын үзгәртергә кушкан Киев кнәзе) һәм алла белә. Нәкъ менә  өстә искә алынган  монгол һәм кытай чыганакларының оригиналлары кебек.
    Бу гына аз  әле.  Кайбер урыс тарихчыларының  тәкърарлавы буенча,  бу галәмәт шикле булган  “Замана еллары хикәяте”  соңрак та  үзгәртелгән, төзәтелгән булган. (Д.Калюжный. “Хронотрон”). Хуш. Алай булгач, нинди документлар буенча Русия тарихы билгеле соң?         Борынгы Русьта булган хәлләр турында  гадәттә  “Замана  еллары  хикәяте” буенча эшләнгән “Радзивил  кулъязма”сын төп чыганак итеп китерәләр. Дөрес,  өстә әйтелгәнчә, “Замана еллары хикәяте”нең  “төзәтелгән” оригиналы да юкка чыккан булган  дип әйтелгән иде инде (дөресрәге, ул XVIII гасырда гына язылган булган). Бәхеткә каршы,  имеш, аңардан   варягларны  славяннар өстеннән падишаһлык итеп чакыру  турындагы  бәян  кемдер тарафыннан күчереп  алынган булган һәм шул  язма   “Радзивил  елъязмасы”на кертелгән  икән. Ләкин эш шунда ки, әлеге кулъязма  XVIII  гасырда гына  Петр I  тарафыннан Кенигсбергтан  табып китерелгән.   Соңрак әлеге  кулъязманың да  алдап ясалган  документ икәнлеге беленгән. Килеп җиттек. Җитмәсә, әлеге  Нестор дигән кеше турында да, ул уйлап чыгарылган шәхес кенә, дигән  фикер йөри. Һәрхәлдә, XVIII гасырга чаклы язылган бер документта да аның турында бер хәбәр дә юк икән.  Шулай итеп, Русиянең  борынгы  дөрес тарихы  инде  юк. Аның урынына XVIII – XIX гасырларда уйлап чыгарылган тарих кына бар. Димәк татарныкы да шулай ук, чөнки аларның зур өлеше  бер-беренә үрелеп бара.
      Урыс тарихчысы  В.И.Ключевский   язмаларыннан күренгәнчә,  Русиядә  елъязмалар  язуның  җанлана башлаган  дәвере – XVI гасыр дип  күрсәтелә. Башта  тарихны  Владимир Мономахтан гына   башлаганнар. Бу тарихка  Киев  Русеның   норманнардан башланган булуы   бөтенләй кертелмәгән булган.  Ләкин соңрак  урыс тарихын борынгырак һәм бөтен  Европа   алдында  затлырак   итеп күрсәтергә омтылу  көч алган. Менә  шул вакытта  Русиянең яңа тарихы уйлап чыгарыла башлаган да инде. Шуңа күрә Рюрик та пәйда булган.
       Патша Алексей Романов  1657 елның  3 нче  ноябрьдә чыккан   Указы белән  бу эшне  башларга кушкан. Ләкин эш авыр барган:  тарих язар өчен кирәкле беренчел  язмалар сакланмаган булган. Ә  кнәзләрнең  нәселлек – варислык  мөнәсәбәтләрен теркәп бара торган   “Степенная книга” да юкка чыккан икән. Кыскасы, В.О Ключевский язганча, Русиядә  андый эшләр башкарырлык  “баш”лар  да,  кирәкле документлар да булмаган. 
       Ләкин документлар  да, “баш”лар да табыла башлаганнар. Һәм ары таба  кирәкле  “борынгы” кәгазьләрне  әзерләү эше зур масштабларда  алып барылган.
      Әлеге хәлләр турында милләттәшебез  Әлфир Гафуровның язмасыннан бер өзек китерү дә  файдалы булыр дип уйлыйбыз (хөрмәтле автор   ачуланмас, дип ышанып калабыз, чөнки ул да бит милләтебез тарихы турында кайгыртып язган): 

“...Бүгенге көндә безгә мәктәп, вуз тарих дәреслекләреннән башлап, олпат академикларыбыз иҗат иткән академик тарихи хезмәтләргә кадәр, барысында да, бер генә дөрес факт та, бер генә дөрес сүз дә, бер генә дөрес цифра да, бер генә дөрес хәреф тә юк, чөнки алар ялган, фальсификацияләнгән беренчел чыганаклардан алып язылганнар. Россия, рус тарихын фальсификацияләү Петр патша вакытында башлана. Шул вакытта илдә Европага аллага табынган кебек табыну чоры башланып китә. Шул вакытта Россиянең, русларның татар табигате, татар чыгышы, татар-шәрык асылы турындагы бар информация, бар документлар хакимият органнары тарафыннан, дәүләт хезмәтендә торган официоз тарихчылар тарафыннан юк ителә. Россия империясендә хезмәттә булган официаль хакимият йомышчылары, нигездә, немецлар, чын кульязмаларны, ельязмаларны, аларның төп нөхсәләрен юк итәләр, аларны үз белекчеләренчә бозалар, үзгәртәләр, һәм дә үзләреннән өстәп, ирекле инша (сочинение) формасында берничә тапкыр күчереп язалар, официаль тарих концепциясен нигезләр өчен подделка документлар, кульязмалар, ельязмалар төзиләр. Тарихи ельязмаларның, кульязмаларның бүгенге көндә бер төп нөхсәсе дә юк, бары тик немец тарихчыларының Россияне Европа итеп күрсәтергә тырышып язган күчермәләре һәм алар төзегән подделкалар гына. Тарихны, Россиянең шәрык, татар чынбарлыгын, татар асылын юкка чыгару өчен бигрәк тә Екатерина II нык тырышкан. (Әлфир Гафуров. “Невский – татар”). Милләттәшебез язган бу фикерне хупламый булмый.

     Инде килеп, әлеге уйлап чыгарылган тарихи  язмаларның  рәсми тарих чыганагы булуын һәм аларның канунлаштырылганлыгын исәпкә алып, шулар нигезендә  төзелгән  урыс тарихын  “дәвам итәргә”  җөрьәт итәбез. 

IX гасырга нисбәтле мәгълүматлар буенча, өстә әйтелгән антларның, венедларның һәм аларның соңрак славяннар дип аталган токымнарының токымнары Европаның көнчыгышында, башлыча Днепр бассейнында поляннар, древляннар, уличлар, кривичлар, дреговичлар, словеннар, радимичлар һәм тагын башкача аталган кабиләләр исеме астында яшәгәннәр. Аларның теле турындагы анык мәгълүматлар юк. Авторның фикере буенча, болар әлеге дә баягы урыс, украин һәм белорус халыкларының ата- бабалары булгандыр. Хәер, бу турыда башка фикерләр дә бар. Янәсе алар украин һәм белорус халыкларының гына ата-бабалары. Урыслар башка халыклардан барлыкка килгән. Ләкин моның асылы тарих белән танышып киткәч кенә аңлашылачак. Ләкин славян атамасының кайдан килеп чыгышы билгеле дип әйтергә була (әлбәттә, рәсми тарихта монсы юк). Билгеле булганча, урыслар аны “славить бога” сүзеннән бераз үзгәртелеп китереп чыгарылган, дип саныйлар. Эш шунда ки, славяннарның тагын бер начар гадәте булганлыгы билгеле: алар үз халкын коллыкка сату белән нык шөгыльләнгәннәр. Бу турыда Р.Фәхретдиновның “Болгар вә Казан төрекләре “ дигән китабының 75 нче битендә укырга була. Андагы хәбәрләр буенча, урыслар Болгарга күпләп сатлык кызлар алып киләләр икән. Авторның сүзе буенча, көнчыгыш базарларында коллыкка сатыла торган “болгар кызлары” нәкъ менә урыс кызлары булалар икән. Чөнки мөселманнарның үз кавем халкын коллыкка сатмаганын гарәпләр яхшы белгәннәр. Шулай ук 1275 елда вафат булган урыс епискобы Серапион урыс халкына төрле афәтләр килүнең сәбәбе булган гөнаһлары дип түбәндәгеләрне дә атаган: “... үз туганнарыбызны үтерәбез, талыйбыз, кәбахәтлеккә (в поганство) сатабыз...” Соңрак славяннар өстеннән хакимлек итәргә килгән Балтик буе юлбасарлары (астарак укып китәрсез) белән, славян югары катламының сүзләре килешеп киткән. Һәм алар бергәләшеп славян милләтләрен коллыкка сатуны дәвам иткәннәр. Аларча “славе” кол, ягъни коллыкка алу өчен яралтылган кавем, дигәнне аңлата икән. Менә кайдан калган урысларда горурлык тудыра торган “славян” сүзе. Бу кабиләләр үзара тату яшәмәгәннәр, ырулар һәм нәселләр арасында туктаусыз низаглар, канлы бәрелешләр булып торган. Вакыйгалар болайрак барса, алар бер-берен кырып бетереп, халыкны артык киметеп, тиздән күрше көчле кавемнәргә коллыкка төшү куркынычы астына калачаклар икән (шулай булгандыр да, бәлки варяглар славяннар өстеннән хакимлек итәргә бөтенләй чакыру буенча килмәгәннәрдер, дигән фикер дә яши). Шуны истә тотып, славян кабиләләренең төньяк тарафында яшәгәннәре варяг аксөякләренә үзләре өстеннән князьлек итүләрен сораганнар. Варяглар (ишкәкчеләр) дип Балтик, Төньяк, Ак диңгез тирәләрендә диңгездә пиратлык һәм коры җирдә юлбасарлык белән шөгыльләнгән кешеләрне атаганнар. Боларның нәселе викинглар һәм норманнар озак еллар дәвамында Британия утрауларын, Франция, Испания, Италия һәм башка илләрнең яр буйлары халыкларын талап, котларын алып йөргәннәр. Славяннарның чакыруы буенча 862 елда Скандинавиядәге “рутен – русен – русь” нәселе ярчыклары әлеге варяг токымыннан булган Рюрик, Трувор һәм Синеус Новгород, Белоозеро һәм Изборск шәһәрләрендә князьлек итә башлаганнар (“Россия тарихы”). Шунсы да бар, шведлар Балтик буе славяннарына һәм чудь халкына моңа кадәр дә ясак түләтәләр икән. Һәм, гомумән, төрле Скандинавия кланнары арасында Балтик буе өчен көрәш күп еллар дәвам иткән булган. Ә атаклы, Русия кнәзләренә һәм падишаһларына үз исемен фамилия итеп биргән Рюрик, үзе элегрәк шведлардагы Рустринген (шуннан чыгып, шведларны “руотси” һәм “русь” дип тә атаганнар) округында хакимлек иткән. Ул Скъелдунг кланының викингы булган.

 “Замана  еллары хикәяте”  варягларны чакыруны болайрак тәфсирли: “Һәм менә алар (славяннар, автор) диңгез артына  варяглар  янына  юнәлделәр. Бу варяг  кавеме  русь дип атала,  чөнки һәр варяг кабиләсенең үз исеме бар: шведлар, норвеглар, готлар...”. 
      Г.Сковороданың  язмалары буенча, падишаһлык итәргә килгән  пиратларның  кабиләләре  бодричлар, лютичлар, рароглар, поморяннар  дип  аталганнар һәм  Одра, Лаба елгалары,  Балтик буендагы Померания, Русен  яки  Руян утравы (хәзерге Рюге) тирәләреннән булганнар.

Бу фикерне инкяр итүе авыр. Чыннан да рус халкының ул вакытлардагы безгә билгеле булган исемнәре Скандинавия халыклары исемнәре бит: Рюриковичлар нәселеннән булган беренче князьләр – Вольга (Олег), Ингвар (Игорь). Аскольд, Рюрик, Хельга (княгиня Ольга), һәм башка исемнәр дә без варяглар, дип кычкырып торалар ич. Олегның греклар белән төзегән килешүенә кул куйган кешеләрне дә славян дип әйтеп булмый: Карл, Ингельд, Фарлоф, Вермид, Рулав, Гуди, Руальд, Карн, Фрелав, Руар, Актеву, Труан, Лидул, Фост, Стемид. IX – X гасырларда яшәгән гарәп галиме Ибн – Рустә русларның зур гына бер утрауда яшәгәнлекләре, аларның славяннарга һөҗүмнәр оештырулары, тегеләренең кешеләрен күпләп алып китеп, Булгар, Итиль базарларында сатканлыклары турыда язып калдырган. Руслар иген икмиләр, азык – төлекне башлыча славяннардан талап алалар. Үзләре бик кыю һәм батырлар. Ләкин батырлыкларын ат өстендә түгел, кораблардан төшеп сугышуда күрсәтәләр, дип язган тарихчы. Аңлашыла ки, әлеге һөҗүм итү ысулы руслар – славяннар тарафыннан соңрак та озак кына кулланылган. Күрәбез ки, славяннар үзләре дә шундый булган, ләкин аларны кулга төшергән руслар тагын да өлгеррәк булганнар. Димәк, урыс һәм славянның берләшүе – явызлыкның квадраты кебек нәрсә булган. Һәм бу “квадрат” күрше – тирәләренә, бигрәк тә булгарларга һәм татарларга авыр богау булып муеннарына киеләчәк икәнен ул вакытларда берәр адәм баласы чамалады микән? Әлеге элек “из варяг в греки” дигән су юлларында (башлыча Дунай, Днепр буйлап) коллар сату, сәүдәгәрләрне талау белән шөгыльләнгән викинглар славяннарга “сверхдержава” идеясен сеңдерәләр, һәм славян кабиләләренә яңа исем дә бирәләр – русичлар, русиннар, – XVII гасырга кадәр шушы көнчыгыш славян кабиләләрен шулай атаганнар, дигән фикер дә яши. (Ләкин моның белән килешүе авыр: бандитларның “сверхдержава” дигән идея буенча яшәве күренми монда. Бу идеяне аларга татарлар биргән, ул гына да түгел, сверхдержаваны төзеп биргәннәр. Автор). Ошбу викинглар Новгород җирләрендә шулкадәр тыгыз урнашкан булганнар ки, XVIII гасырга кадәр (мең ел дәвамында) үзләренең кайдан килгәнлекләрен яхшы белгәннәр. Шул вакытта үзләрен “варяг”, дип атаган бу халыкны императрица Екатерина көчләп үз телләрен “онытырга” кушкан. (Г.Сковорода).

    Озакламый Рюрик  үзенең төп эше – юлбасарлык  белән  шөгыльләнергә уйлаган һәм   дружинасы белән  көнъякка  юл  алган.  Киев шәһәренә килеп җитеп,  Андагы хакимнәр  Аскольд белән Дирны  алдау юлы белән  шәһәрдән чыгарткан һәм аларны үтереп, Киевта князь булып калган.  Русиянең атаклы  князьләре Рюриковичлар  үзләренең  бөек эшләрен менә шулай башлаганнар  һәм шулай  ук  дәвам да иткәннәр дә.
     Хәзерге вакытта  рус халкының  килеп чыгышы,  аның тарихы  ике  төрле итеп аңлатыла. Беренчесе - әлеге  норман  теориясе.  Икенчесе -славянчыларныкы. Алар  тәкърарлавынча,  русь ул славян кабиләсе атамасы. Һәм ул, янәсе, Киевтан ерак түгел  Днепрга коя торган Рось  елгасы исеменнән алынган. Һәм, гомумән, урысларның славяннардан килеп чыгуы турындагы тарих та бик саллы. Бу турыда, мәсәлән, А.Дикийның “К истории Украины” дигән язмасында укырга була. Славянофиллар норманчыларны  урысларның дошманнары дип исәплиләр.
      Бу ике теория инде  400 елдан артык   бер-бере белән көрәшә. Хәзерге вакытта  норман теориясе  җиңеп чыкты, дип әйтергә була, чөнки  рәсми даирәләр  аның яклылар. Шулай булмыйча хәл дә юк, чөнки Балтик буендагы русь кабиләләре турындагы Европада  булган  мәгълүматлар  күп һәм алар ышанычлы исәпләнә. Икенчедән, Русиядә  Европа  якка йөз тоткан  урыслар  хәзер дә күп. Ә  норманчылык  нәкъ  шуларның  теориясе бит. Петр I  башлаган,  урысны европалы кешегә әверелдерү программасы  һаман эшли, дип әйтергә була. Ә моның өчен, аларча,  урысның этногенезын  азиаттан түгел, европалы кавемнәрдән  китереп  чыгарырга кирәк бит инде. 

Шунсы да бар, Рось елгасы буйлары һәрвакыт төрки кабиләләр яшәгән җирләр булганнар, анда русь дигән халык булмаган.

Әмма  үзләрен Русия патриотлары дип белдергән   төрле ультрапатриотик төркемнәрнең дә  позицияләре  көчле. Урыс халкы славяннардан бернинди Балтик буе  юлбасарлары  ярдәменнән башка барлыкка килгәннәр, дигән тарихчылар  рус халкының  мин-минлеген  ныгыталар һәм шуңа  бәянәләр. Үз заманында  европалылыкка  каршы юнәлеш буларак  калыплашкан һәм ныгыган  бу  идеология  хәзер дә яши, аның  яклылар “Русия урысларга гына”, дигән  шигарьне  үзләренә байрак итеп ала  һәм  Русияне яңадан бөек империя итәр өчен   урыс үсмерләреннән  үзенә ярдәмче һәм алмашчы әзерли, Хәер, бәлки бу – шовинистик вирусы белән  авыручы урыс электораты ярдәмендә  думаларга депутатлык  һәм башка  утлыкларга (кормушка) юл яру өчен генә эшләнәдер. Булырга мөмкин, чөнки  карьерачыларның  принциплары булмый бит. Ләкин, ничек  кенә булса да, алар ут белән уйныйлар.
IX-X  гасырларга кире әйләнеп кайтыйк һәм  хикәятне дәвам иттерик.
 Бу язманың  максаты,   татар тарихы кебек үк,  урысныкын да  бәйнә-бәйнә сөйләп бирүне  күздә тотмый. Кыскача, болай:  Скандинавиядән килгән  һәм  Киевта  князьләр булып киткән  варяглар  (Вольга,  Ингвар һ.б.)  шундук  тирә-яктагы бөтен илләр белән диярлек  талау сугышлары алып бара башлыйлар. Бигрәк тә бай Византия  һәм аның башкаласы  Царьград (Константинополь)  аларны бик кызыктыра.  Алар   зур-зур көймәләргә утырып барып, бу каланы алалар һәм  талыйлар. Туктаусыз  якын – тирәдәге төрки  кавемнәр белән  ызгышалар. Аларның җирләре, көтүлекләре  аша  башка илләрне таларга йөргәннәр. Гомумән, төркиләрне  урыслар  алла тарафыннан  талар өчен бирелгән, дибрәк  исәпләгәннәр, ахры.  Гаепләрен дә тапканнар, янәсе күчмә халыклар боларга гел һөҗүм ясап, талап  торганнар.  Юкка гына  бәҗәнәк  падишаһы  князь  Олегның  баш сөягеннән үзенә   савыт эшләмәгәндер бит инде.
  Бер-ике  сүз әлеге күчмә  кавемнәр хакында.  Каспий һәм  Кара диңгез буйларындагы далаларда Карпат тауларына кадәр һәрвакыт төрки халыклар яшәгәннәр:  кимврлар, скифлар, сарматлар, һуннар, хәзәрләр, төркиләр, кыпчаклар, татарлар һәм башкалар.  Өстәрәк  күчмәлекнең кыргыйлык түгел, ә шул вакытлардагы мөмкинлекләрдән чыгып, даладагы иң  җайлы  яшәү рәвеше генә булуы  турында  язылды инде.
      X гасырның  урталарында (965 ел) кнәз  Святослав  Идел Болгары ягына юл тота. Урыс тарихында бу болай  язылган: “Святослав болгарларны күндәмрәк булырга  мәҗбүр итте”. Болгар тарихында  моның аңлаешлырак  варианты бар:  үтерүләр, талаулар, коллыкка алып китүләр.  Гомумән, Ибн – Фазланның  язмаларын карасаң, ул  урысларның Болгарга  күпкә ешрак  һөҗүм итүләрен  әйтеп үткән, (ә тегеләре бу яктан “уңмаган” булганнар ахры, күбрәк үч алу өчен генә баргалаганнар). Шуннан соң  кнәз Идел буендагы халыкларны талый-талый  түбәнли дә Хәзәрстан башкаласы Итилне  ташын ташка куймый җимерә, халкын юк итә, кырылмый, сатылмый  калганы тарала. Аннан соң   хәзерге  Таманьдагы  Тама-тарханы алып, урыс кнәзлеге “Тьмуторокань”  дип атый. Ул берничә дистә ел гына  урысныкы булып саналса да, алар аны һаман горурлык белән  сөйлиләр һәм үзләренеке итеп исәплиләр... Гомумән, шул вакыттагы урысларның  кабәхәтлеккә һәм әхлаксызлыкка  нигезләнгән бу гамәле – ягъни  сугышып алган  башка милләтләр җирләрен  күз дә йоммыйча үзләренеке дип атау – акылга сыймый торган хәл. 

985 елда Киев кнәзе Владимир бик зур чирү белән Булгарны сугышып алып Киевка кертү максаты белән Идел буена китә. Дөрес, ул уңышсызлыкка очрый. Шулай итеп, Киев русе тарихы дәвам итә. Башта искә төшереп үтик, ул вакыттагы Европаның көнчыгыш өлеше яртылаш төрки телле халыкларныкы булган. Мәсәлән Киев Князе Ярослав Мудрый, илне бәҗәнәкләрдән һәм төркиләрдән (торки) сакланыр өчен Рось елгасы буйлап ныгытылган кальгәләр салдырып китә (дөресен әйткәндә, төрки кабиләләрне талар өчен ныгытылган пунктлар). Ә бит ул Елгадан Кара диңгезгә чаклы берничә йөз чакрым. Димәк ул җирләр бөтенләе белән бәҗәнәкләрнеке булган. Русь – Украина җирләре Идел буендагы Булгардан хәзерге Рязань, Тула, Карпат таулары сызыгының төньягында булган. Ә көньягы элегрәк булгарларныкы, соңрак бәҗәнәкләр, карабүреклеләрнеке булган. Димәк, Киев төркиләр җирендә булган, дип әйтергә була. Бу турыда Мурад Аджиның “Тюрки и мир” дигән романында тәфсилләп язылган. Хәер, тирәнрәк чокысаң, Мәскәү тирәләренең төрки хуҗалары турында да сөйләп алырга булыр иде. Ләкин әлегә рәсми тарих кысаларында калыйк. Киев кнәзлегенең тарихында тискәре урын тоткан еллар – аның таркаулык дәвере. Бу дәүләт эчендәге низаглар Святополк үлгәннән соң (972 ел) башлана һәм 1240 елларга кадәр, ягъни Саин (Бату) ханның һөҗүменә чаклы дәвам итә. Ә низагның сәбәбе – Бөек Русь тәхете варисларының кнәз Владимирдан (Красное Солнышко) калган тәхеткә утыру тәртибен бозу, дип саныйлар тарихчылар. Кыскасы, кнәзләрнең токымнары күбәеп киткәч, аларга кнәзлекләр җитми башлый, икенчедән, аларның һәрберсе иң югары статуска ия булган Киев кнәзлегенә утырырга тырыша. Алар арасындагы көрәш һәрвакыт үзәра сугышларга, талауга, яндыруга һәм халыкның кырылуына китерә. Шушы вакыт эчендә Киев кнәзлеге тәхетендә 48 кнәз берен-бере алыштыра. Аларның барысы да каршы як тарафыннан көч кулланып куыла, яки үтерелә. Нәтиҗәдә, әлеге үзара сугышлар һәм низаглар аркасында, кырыклап вак кнәзлекләрне үз эченә алган өч Бөек кнәзлек үзәге барлыкка килә: Киев, Мәскәү һәм Галич - Волынь кнәзлеге. Бу язмада Мәскәүдән кала ике кнәзлек турында тәфсилләп сөйләү каралмаган. Татар тарихы Мәскәү кнәзлеге белән турыдан – туры бәйләнгән булганга, сүз күбрәк аның турында барачак.

  1125 елда вафат булган Киев кнәзе Владимирның 8 улы һәм бихисап  оныклары кала. Кнәзлекләр  саны аз булганга, соңрак Долгорукий  кушаматы бирелгән  Юрий  бернисез кала. Ул йә  агаларына баш иеп,  тамак туйдыру турында  ялынырга, яки   олы  юлга  чыгып, юлбасарлык итәргә тиеш була (эшләп ашарга  андыйларга “ярамаган була”).  Ул өченче юл сайлый:  берничә дистә (бәлки, йөздер)  үзе кебек эшем кешеләреннән   дружина (кылган гамәлләре буенча - банда) туплый да, төньякка халык сирәк яши торган  җирләрне эзләп китә. Шулай итеп ул  Владимир, Суздаль, Ростов  дигән  җирләргә  чудь, весь (вису), меря, мурома (фин – угор телле тайгада яшәүче халыклар  төркеменең аталышы) һәм шулай ук төркиләрдән булган мишәр – татарлар (мещера)  кабиләләре  янына барып чыга.  Ә бу җирләрнең  Булгария контроле астында булып, аларга ясак түләп торган  халыклар икәнен язган идек инде.  Шунсы да бар, булгарлар  һәм татарлар бу халыклар белән  гадел  сату – алу  алып барган, аларга карата көч кулланып баемаган. Ләкин аларның үз биләмәләрен  саклау һәм мөселман  милләттәшләре – татарларны (мишәрләрне) якларлык көчләре булмаган, ахры. Шулай итеп бу җирләрне  Юрий Долгорукий үз дружинасы  белән басып алган һәм  хәзерге, XXI гасыр югарылыгыннан карасак, элекке мондагы мишәрләрдән кала, барлык   милләтләрнең  исеме  генә калган. Үзләре күптән инде юк.

“Юрий Долгорукий – Владимир Мономахның кечерәк улларыннан берсе буларак, Ростов өлкәсе князьләренең беренчесе булды. Аңа кадәр бу чудь почмагы Переяслав кнәзлегенә өстәмә генә иде”. (О.Ключевский “О русской истории”, 107 -108 б.). Күргәнегезчә, Киевтан төньяктарак урнашкан, урыс аягы басмаган бу җирләрне тарихчы әллә кайчан урысныкы, Переяслав кнәзлегенеке, дип язып куйган. Янәсе, ул шундый бөек халык ки, җир шарындагы һәрбер җирне үзенә нисбәтләп куярга хакы булган. Дөресрәге, элек ул җирләрне басып алганнар, соңрак дөрес эшләнгән дип пичәтләп куйганнар. Ә менә халыкларга үзләренә тиң итеп караган болгар – татарларның, гомумән, бернигә дә хаклары юк икән. Бу турыда галимә Ф.Бәйрәмова, башка авторларның сүзләренә таянып, менә ничек яза:

   “Бу хакта тарихчы Рөстәм Нәбиев тә бик җентекләп яза. Үзенең “Булгар и Северная Европа. Древние связи” дип аталган китабында ул төньяктагы су юлларының, нигездә, болгарлар кулында булганлыгын әйтә. Төньяк Двина, Шексна елгалары, Аккүл, Кубен, Онега, Ладога күлләре аша алар Балтыйк диңгезенә, Скандинавия илләренә кадәр барып җиткәннәр. Борынгы болгарлар шулай ук Нократ елгасы аша Мезень, Печора елгаларына чыгып, Төньяк Боз окенанына кадәр барып җиткәннәр, башка кыйтгаларга таралганнар. 
        Урыс елгалары юлы  тарихчысы  Н.П.Загоскин   болай  әйткән: “әле борынгы гарәп   авторлары    Идел һәм Шекснада   булгарларның эре-эре   сәүдә кораблары йөрүе турында язып калдырганнар. Алар Кама тамагыннан  Белоозерога кадәр барганнар... Булгарлар, ахры, Төньякта  хакимлек иткәннәр (Р.Набиев. Булгар и Северн. Европа. Древние связи. – Казань, 2001, стр.46, 52.).

1893 елда, Белозерски тирәсендәге Шексна елгасы буеннан таш балбалның табылуы биредә борын-борыннан төрки халыклар яшәгәнлеген күрсәтә. Кырыс ир-ат кыяфәтендәге бу таш балбаллар Алтайдан, Тыва тирәләреннән, кыпчак далаларыннан һаман табылып тора, ә менә төньякта да мондый хәзинә табылганлыгы – бик кызык хәбәр. Бу тирәдә Болван авылы да булган, әмма Череповец су саклагычын төзегәч, ул су астында калган. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Александр Кузнецовның “Болваны на Лысой горе” дип аталган китабыннан табарга була. – Вологда, 1999.)” Ф.Бәйрәмова. “Төньякта татар эзләре”.

           Татар – мишәрләр  Иделнең  уң як яры буенда, Идел һәм Ока араларында  һәм мишәр  түбәнлегендә  халык буларак формалашканнар.  Аларның эзе  бу җирләрдә әле  яңа эрага кадәр үк  күзәтелгән. Мишәрләрнең  борынгы ата – бабалары  “акацирлар”, соңрак  “моҗарлар” һәм  “кыпчак татарлар” исеме астында да билгеле (өстәрәк әлеге кыпчак татарларының  әле  IX гасырда ук гарәпләргә һәм Египет хакимнәренә билгеле булуларын искәрткән идек).  Әлбәттә, бу сөрештә  төркиләшкән финно – угорлар һәм булгарлашкан бортаслар да катнашкан.  Мәсәлән, мишәрләрнең  Сергач (хәзерге Нижгар  татарлары) төркеменең  нәсел башы нәкъ  шул бортас һәм  моҗарлар булган. 
      Шулай итеп, төп халкы фин - угорлар һәм төркиләр булган  Владимир  кнәзлеге  Русиянең  башлангычы була.  Славян халкы  күп   буламы соң анда? Әлбәттә, башта анда славяннар бөтенләй булмый. Донның, Оканың  сул ягы, Марко – Поло сүзләре буенча, славяннар – урыслар җирләре түгел.  Рәсми тарих буенча, Киев, Чернигов кнәзлегендәге  славяннар һәм урыслар, Суздаль кнәзлеге барлыкка килгәч, анда  берничә дулкын булып  күпләп – күпләп күченгәннәр. Ә менә  В.Белинский  Киев һәм Чернигов халкының   чудь урман – сазлыкларына   барып батарга  нигезе дә, теләге дә булмаган, дип  исбатлый. Ул вакытларда халык әле кнәзләрнең  крепостнойлары итеп ныгытылмаган һәм  үзе теләмәгән җиргә кнәз артыннан  йөремәгән. Автор бу турыда бик  аңлаешлы, ышанычлы  дәлилләр китерә (В.Белинский. “Страна Моксель”). Әлеге автор әйтүенчә, Владимир кнәзлеге  барлыкка килә башлагач, Киев Русеннан   төньякка халык бөтенләй күчмәгән дип әйтерлек. Дөрес, авторның бу турыда үз фикере дә бар. Славяннар (кнәзләр түгел, чөнки алар славяннардан түгел, урыслардан булганнар) Киевтан  төньякка  христианлыкка,  яки мөселманлыкка,  яки  католиклыкка  көчләп кертүдән  качып  киткәннәрдер. Ни өчен өч дин турында сүз бара? Русия тарихы шул кадәр буталчык һәм  рәсми тарих  дөреслекне шул кадәр  нык яшергән ки, хакыйкатьне  инде ачуы авыр. Ә  тарихи  чыганаклар буенча, Киев тирәсендәге халыкны  чыннан да ниндидер дингә көчләп керткәннәр  һәм  иң яшерелгәне  католик дине  булган, ахры. Ә бәлки  бер генә дингә дә түгелдер.

Шунсы аңлашыла, славян халкы төньякка начар тормыштан качып китмәгән. Бу турыда шундый мисал сөйли: “Мәсәлән, хәзерге Хмельницкая өлкәсе Галицко - Волынь кнәзлегенә 1199 елдан кергән булган. Борынгы елъязмалар буенча, IX – XI гасырларда бу Подолия җирендә 12 шәһәр һәм күп кенә авыллар булганлыгы билгеле. Ләкин 1240 елда татарлар һөҗүм итеп, талап китүләренә карамастан, тормыш тукталмаган, XV гасырда шәһәрләр һәм авыллар саны 10 мәртәбә арткан (В.Белинский, “Страна Моксель). Хәер, башка кнәзлекләр дә шулай ук үскәннәр, халык саны арткан.

     Шунсын да искәртеп  китү  зарурдыр,  В.Белинский язуынча, Ю.Долгорукий заманында да, аңардан соң  утырган  кнәз вакытында да  Мәскәү төзелә башлаган, дигән   хәбәр язылган  беренчел  документлар табылмаган. Мәскәү Мәңгү – ханның боерыгы буенча шәһәр буларак  1277 елда төзелгән һәм анда беренче кнәз утыртылган.

Ул арада, шундагы җирле бер хатыннан ( юлбасарлар ватагасы яшьләр булгангадырмы, әллә башка сәбәптәнме, барысы да буйдак булганнар, дөресрәге, С.Соловьев әйткәнчә, юлбасарлыкка чыкканда үзләре белән хатыннарын йөртмәгәннәр) Ю.Долгорукийның малае туа. Аңа Андрей дип исем кушыла. Соңрак ул шундый ук (йомшаграк итеп әйткәндә) начар холыклы, җисеме исеменә туры килмәгән Андрей Боголюбский дип даны чыккан. Вакыты җитеп, бәлигъ булгач, атасы аңа Клязьма елгасы буенда Суздальнең бер чите булган Владимирны удел итеп бирә. (В.О. Ключевский. “О русской истории”. Стр.108). Андрей шундый кеше булып үскән ки, атасы белән килгән боярларны, дружинаны санга сукмый башлаган. Аларны Суздаль җиреннән бөтенләйгә куган һәм үз кнәзлегендә чикләнмәгән хакимият урнаштырган. Ә дөресен әйткәндә, талап җыйган байлыкны боярлар белән бүлешәсе килмәгәндер. (В.О.Ключевской. “О русской истории”.стр.112) Бу кнәз үзенә урындагы халык яшьләре арасыннан “кече дружина” оештырган. Һәм олы эш башлаган. Нинди эш икәне аңлашыла инде. Ул бу юлда шундый “уңышларга ирешкән” ки, дружинасын арттырып, көньяк кнәзлекләрдә башланган үзара сугышларга барып кысылырга уйлаган. Шундый ук күңелендә бер мәрхәмәтлелеге, кешелеклелеге булмаган башка яшь кнәзләр белән бергә 1169 елда ата – бабаларының бишеге, ягъни, рус шәһәрләренең анасы Киевны бик нык талап, яндырып һәм җимереп киткән. Храмнар, чиркәүләр җимерелгән, таланган. Шулай итеп ул Киевны алып, талап җимереп киткән бөтен илбасарларны да уздырган. Менә шундый “бөек” гамәл великороссларның беренче мәртәбә тарихи сәхнәгә чыгуы булган (В.О.Ключевский. “О русской истории”. стр.109). Дөресен әйткәндә, великорослар үзләренең бөек эшләрен ничек башлаганнар, шулай ук дәвам иткәннәр дә. Шулай итеп кнәзлек тиз үскән, чөнки Ю.Долгорукийның уллары һәм оныклары туа, үсә торган, аларның һәрберсе чудь, весь, мурома, мокша, мишәр - татар кызларына өйләнә барган. Авыл саен бер кнәз утыртылган һәм ул кнәзлекләр тиз генә күтәрелә дә торганнар. Берничә йөз елдан соң бу җирләр Русь дип атала башлаячак. Ә бит Русь элегрәк икенче җирдә булган. Бу турыда шул ук В.О.Ключевский болай дип язган: “Бары бер генә славян теле булган – Дунай славяннары, чехлар, ляхлар, морава һәм поляннар – Русь”. (В.О.Ключевский, күрсәтелгән хезмәт, 23-24 б.) Әлеге булачак Русь җире турысында тарихта тирән эз калдырган сәяхәтче Вильгельм де Рубрук 1253 елда үз сүзләрен язып калдырган: “Танаид (Дон) артындагы бу ил бик матур, урман – елгалары күп. Төньяктарак (Сартакның ставкасыннан) – олы урманнар һәм алар арасында ике төрле халык яши: кечкенә куышларда яшәүче – моксель һәм мердис (мордва. – В.Белинский). Моксель – мәҗүси халык, мердас – сарациннар (мөселманнар). Алар артында – Этилия (Идел, автор). (Вильгельм де Рубрук. “Путешествие...,стр.88) Моксель дип әлеге дә баягы Суздаль кнәзлегендәге “булачак русь” аталган. Икенчедән, әлеге таныш булмаган сүзнең каян килеп чыкканын ачыклап карау кирәктер. Гарәп сәяхәтчеләренең язмаларында мордва халкы җирләре белән янәшәрәк һәм төньяктарак гарәпчә м-к-с дип исемләнгән халыклар күрсәтелгән. Бу урыннарда мокша, мещера, весь кабиләләре яшәгәнгә күрә, кайбер авторлар әлеге м-к-с (гарәп алфавитында сузык авазлар кулланылмаган) дигән сүзне шуларга нисбәтлиләр һәм моксель дип әйтәләр. Монда кайбер нәрсәләрне ачыклап китәргә кирәктер. Беренчедән, Сартакның ставкасы дигән сүз хата түгел. Татар ханнары гадәтенчә, хан углы бәлигъ булгач (16 яшьләрдә), ул атасыннан аерып чыгарылган. Бу очракта Бату улы Сартак атасы исән чакта ук инде олыс бие булып тора башлаган, ахры. Аңа Идел белән Дон арасындагы җирләр бирелгән булган. Шулай итеп Суздаль кнәзлеге башта Бату, соңрак Сартак җирләрендә төзелгән. Әлбәттә, Сартак үлгәч, ханлык берләштерелеп, Бәркәгә буйсынгандыр. Кызганычка каршы, соңрак, Үзбәк хан вакытында Сартакның олысы, ягъни Идел белән Дон, Ока арасы Мәскәү олысына бирелгән һәм рәсми рәвештә бөтен кыпчак, татар, мишәр халкы белән татарныкы түгел, урыс җире булып киткән. Әгәр шулай булмаган булса, хәзерге Татарстан җире бик иркен буласы икән. Бәлки ул чакта тарих та башкача барган булыр иде. Хәер, без төп темадан бер якка тайпылдык бугай. Икенчедән, ставканың урыны турында. Әлеге урын В.Белинскийның “Страна Моксель” дигән китабында Воронеж шәһәреннән төньяк – көнчыгышта диелгән. Картаны карасаң, шуннан ерак түгел таныш атама - Наровчат (тарихтагы Наручат) шәһәрен табасың. Ләкин ул Гиясетдин Мөхәммәт Үзбәк хан заманында 1361 елда барлыкка килгән һәм ханның кышкы резиденциясе булган дип язалар (ләкин кышлык дип әйтү дөрес булмыйдыр, күчмәләр, киресенчә, җылы якларда кышлаганнар, төньякта җәйләгәннәр, автор). Тарихта Үзбәк хан аны Җучи олысының төньяк башкаласы булган Нуриҗан урынында төзегән булган, дип әйтелә. Димәк, Наручат элегрәк барлыкка килгән булгандыр, һәм икенче төрле исем астында Сартакның да җәйләү урыны булуы мөмкин. Искә төшереп китик, Батуның җәйлеге Булгар булган, ләкин ул да соңрак аны икенче шәһәргә - Укәккә күчергән.


                                   Русьта    дин  һәм  тел 
         
 Көнчыгыш Европаның көньяк өлешен һәрвакыт төрки халыклар биләгән. Дунайдан алып Донга кадәр булган араны  IX  гасырларда  һәм элегрәк  һуннар,  бәҗәнәкләр, карабүреклеләр, татарлар (Кырым, Перекоп) һәм кыпчаклар биләгән. Көнчыгыштарак, Дон һәм Ока белән Идел арасында  кыпчаклар, хәзәрләр, болгарлар, соңрак көнбатыш татарлары, маҗарлар, бортаслар, мишәрләр  дөнья көткәннәр. Шуңа күрә Киевтан гына түгел, хәтта  Курсктан төньяктарак яшәгән славян кабиләләре халыклары да  антропологик һәм  лингвистик яктан  төркиләргә хас үзенчәлекләрне үзләштергәннәр. Шул сәбәптән  көнчыгыш  Европа славяннары арасында аерма бик зур:  төньяк славяннар – урыслар  борынгы чудь, весь  һәм башка  шул яктагы  угро-фин телле  кавемнәргә  тартым.  Көньяк славяннар – украиннар  төрки халыкларга охшаганнар.
        Әлеге  далалар һәм урман – далалар (Мәскәүгә һәм хәтта аннан да  төньяктарак  регионнарга чаклы) борын заманда  иңеннән - иңенә  төркиләрдән калган  балбаллар  белән  тулган булган. Бу  таш  истәлекләр, корсак турысына куеп, ике куллап  савыт яки  трөбкәгә чорналган   кәгазь кебек  нәрсәләр тоткан  кеше фигуралары  булган. Кызганычка каршы алар инде  юкка тигез, тик кайсыберләре генә музейларда урын алып калган. Кайбер галимнәр,  әлеге  балбаллар – мәҗүси төркиләрнең   потлары, дип уйлыйлар. Башка  авторлар сүзе буенча, кулга  савыт тотып  аллага ялвару  - несториан мәзһәбендәге  христиан  кавемнәргә карый, имеш. Ләкин моның белән килешәсе килми, чөнки христиан диненең бер мәзһәбе булган несторианлыкта потка табыну, балбаллар кую булмаган.  Әлбәттә, бу очракта  әлеге балбалларның   “яшен”  белми торып, аларның динен дә билгеләп булмый. Мәсәлән, кыпчакларның, һуннар  шикелле үк   Тәңрегә  табынганлыклары билгеле, дип санала. Ләкин тәңречеләрнең дә потларга, балбалларга табынулары билгеле түгел. Димәк, бу балбаллар  алардан да борынгырак  яшәгән кавемнәрнеке булуы бар. Шулай итеп,  ул регионнардагы  төрки халыклар  меңнәрчә еллар элек шаманлыкта булганнар, аннары  тәңречелек  дине тотканнар (һуннар, төркиләр), соңрак (IV – VII)  гасырларда  көнчыгыштан килгән  күпмедер өлеше – несториан динендә  булганнардыр, хәзәрләр – иудаизмда, күпмедер төркиләр – арианлыкка һәм соңрак мөселманлыкка күчкәннәрдер.
    Ләкин аларның  урыс халкына нинди катнашы бар соң?  Эш шунда ки, ул вакыттагы  славян -  урыслар – бүгенге украиннарның ата – бабалары. Ә теге балбаллар куйган халык та шулай ук  аларның  тагын да борынгырак  ата-бабалары булып чыга. 
        Ә шулай да, безгә якынрак дәвердә, мәсәлән  X гасырларда  Киев славяннары (урыслары) нинди дин тотканнар соң?  Бу турыда өч версия бар. Беренчесе, рәсми тарих версиясе. Аның буенча, элек мәҗүси (язычник) булган  халыкны  988 елда  кнәз Владимир  чукындырган һәм  православ халык иткән.  Русия халкы берничә йөз ел каршылык күрсәткән. Бик күп кан коелган. Ләкин бу турыда язмалар ташка үлчим генә калган һәм алар бөтенләй ышандырырлык түгел икән. Ул гына да түгел, Киев халкының Константинополь аша грек   христианлыгы мәзһәбенә кертелүе турында  Византия дини анналларында бер сүз дә юк. Бу бик гаҗәп хәл. Югыйсә, ул вакытларда ук  ярты Европаны тетрәтеп торган урыс – славяннарны  үз диннәре астына ала  алулары турындагы хәбәр  Византия империясе  өчен бик зур уңыш казану булырга тиеш иде бит. Ләкин  греклар бу турыда ничектер сизми дә калган. Бу турыда бары тик  XIV гасырда  гына  Ватикан хроникасына  бер язма табылган. Ә бу язманың  XI  гасырда  язылган  “Замана еллары хикәяте”ннән (Повесть временных лет) күчереп алынганлыгы аңлашылган.(М. В. Бибиков, Когда была крещена Русь? взгляд из Византии...) Ә әлеге ПВЛ ның XIV гасырдан да элегрәк түгел  кем тарафыннандыр язылган булганы инде ачыкланган.
Ләкин, шуңа карамастан, бу вариант  рәсми  Русия тарихына  кертелгән  һәм  ныклап мөһерләнгән   һәм аңа тияргә ярамый. 
       Икенче вариант кызыграк. Байтак кына  чит ил  тарихчыларының   хәбәрләре буенча,  Киев урыслары ариан мәзһәбендәге  христиан дине  кабул иткән булганнар.  Һәм, имеш,  988  елда кнәз Владимирның үзенә буйсынган  кабиләләрне  көчләп-көчләп  православиегә кертүе  соңрак уйлап чыгарылган уйдырма  гына булган. (А.Г.Кузьмин. “Начало. Тайны рождения русского народа”). Һәм, әлбәттә инде  арианлык Византиядән килмәгән, чөнки  элеге дин  Кара диңгез артында ересь (гөнаһлы  гамәл, алладан китү)  дип саналган.

X гасырда арианлык варяглар белән бергә славяннар җиренә - булачак Русиянең көнбатышына күченеп килгән (М.Аджи. “Тюрки и мир”). Ә калган җирләрендә тәңречелек хөкем сөргән (А.Бушков. Чингисхан). Икенче чыганаклар буенча, арианлык славяннарга Лаба буе славяннарыннан килгән, дигән фикер дә бар. Кыскасы, дин мәсәләсенә килгәндә, вазгыять гади генә булмаган. Киев кнәзлегенә көнбатыштан католиклар, арианнар йогынты ясаганнар. Көньяктан - ислам һәм православие, хәзәрләр ягыннан – яһуди дине, көнчыгышта көчле ислам илләре – Хорезм, Булгария, татарлар чолгап алганнар. Рәсми тарих урыслар һәм славяннар 988 елда кнәз Владимир тарафыннан православиегә кертелгәннәр дип әйтсә дә, күп кенә тарихи чыганаклар моны инкяр итәләр. Мәсәлән, поляк тарихчылары Владимирның бөтенләй христиан булмаганлыгын, бөтен гомерен мәҗүсилектә үткәргәнен язалар. Ләкин урыс кнәзлекләрендә христианлыкның булганлыгын инкяр итеп булмый. Ләкин ниди христианлык турында сүз бара? Өстәрәк әйтелгәнчә, кайсыбер тарихчылар аларның арианлык мәзһәбендәге христианлык кабул иткәнлекләрен әйтәләр, дип язылды инде. Янәсе, аларга аны Лаба буе славяннары, яисә Рюрик белән килгән урыслар китергән дип аңлаталар. (А.Г.Кузьмин. “Начало.Тайны рождения русского народа”). Арианлыкның христианлыктан төп аермасы шунда ки, арианнар Гайсә пәйгамбәрне (Иисус Христосны) алла дип танымыйлар, чөнки Иисусны алла үзе яралткан һәм ул алла белән тиң була алмый, гәрчә аңа илаһи рух кертелгән булса да. Икенчедән, арианлыкта да, тәңречелектәге кебек, алланың бер үк вакытта ике яки өч затта (ипостась) гәүдәләнүе (бог-троица) булмаган. Арианлык Египетта барлыкка килгән (Александрия). Башта христианлыкның бер тармагы булган бу дин, диңгез юлы белән Алтайдан Индостан аша Төньяк-көнбатыш Африкага үтеп кергән тәңречелек тәэсире астында шәкелләшкән, дип әйтелә (М.Аджи. Тюрки и мир).

         Арианлыкны  Александрия  рухание  Арий  (Areios) гамәлгә кертә һәм бик нык яклап чыга. Ләкин христианнарның  яңа эраның 325 елындагы Никея соборында аны динсезлек (диннән аерылу, ересь)  дип игълан  итәләр. Әмма Византия императоры Константин басымы астында бу дин рәсми рәвештә таныла. Ләкин Константинның үлеме һәм императорлар алмашыну арианлыкның язмышын дә тискәре якка хәл итә: ул яңадан  рәсми дин булудан туктый. Алай да төрле илләрдә арианлык инде көчләнеп өлгергән була. Соңрак арианлык  варварлар дине  буларак тарихка керә. 

Европада барган инквизиция арианнарны төньякка – Германия, Дания, Швеция һәм башка җирләргә күчәргә мәҗбүр иткән. Кайсыбер тарихчылар инквизициянең нәкъ менә шушы арианнарга һәм шулай ук тәңречеләргә каршы католиклар алып барган көрәш дип тә исәплиләр. Ә соңрак Европада шаулап үткән Реформация да шул ук арианнар тарафыннан башкарылган дигән фикер дә бар. Ә гарәп тарихчылары, иәһүдиләр бөтенләй башка, өченче вариантны күрсәтәләр.

Киев кнәзлегенә килгәндә, монда да  дин турындагы мәгълүматлар бик буталчыклы. Өстәрәк  Киев кнәзлегендә  рәсми тарих әйткән  православие дине түгел, ә арианлык мәзһәбендәге христианлык кертелгән булган  дип әйтелгән иде инде. Икенче яктан караганда,  Скандинавия сагалары да Польша хроникалары кебек үк Владимирның  бернинди православие дә кабул итмәгәнлеген, үлгәнче мәҗүсилектә булганлыгын  исбатлыйлар.

Ләкин кайсыбер тарихи язмаларда славяннарның исламны күптәннән кабул иткәнлекләрен күрсәтәләр. Мәсәлән, шул ук Киев кнәзе Владимир Святославичның Киев халкын чукындырган гына түгел, озак та үтмичә, үзе ислам кабул иткәнлеге билгеле. Ләкин күп санлы урыс елъязмалары бу турыда ләм – мим. Әмма X гасыр гарәп чыганаклары Әүфи, Ибн Русте, Димашки язмаларыннан өзекләрне В.В.Бартольдның 1896 елда урыс телендә бастырган язмаларында бу турыда хәбәр байтак. Мәсәлән, Мөхәммәт Әл - Әүфи тарафыннан түбәндәгеләр хәбәр ителә: “Русларның үзләренә азык табу юлы бер генә иде - кылыч. Әгәр балаларының атасы үлсә, бөтен милеге кызга, ә улына кылычы гына бирелә һәм атасының яшәү кирәк-ярагын юлбасарлык белән тапканлыгы аңлатыла. Ләкин 300 (һиҗри буенча, автор) ел элек алар христианнар булгач, кылычларын кыннарына тыгарга туры килде. Бүтән төрле ысул белән ризык табарга өйрәтелмәгәнлектән, аларның эшләре көйсезләнде, талаудан башканы белмәгән урыслар ач утыра башладылар. Шуннан соң, ислам дин өчен сугышлар рөхсәт итә икән, дип уйлаганга күрә, алар ислам диненә таба борылдылар. Аларның максаты – дин өчен көрәш сылтавы белән тагын талауга тотыну була. Кнәзнең якыннарыннан дүрт илче Хорезм шаһына киттеләр. Болар Буладмир (Владимир, автор) атлы падишаһ туганнарыннан иделәр. Хорезм шаһына килгәч, ул боларның ислам кабул итәргә теләүләренә бик сөенде, зур бүләкләр һәм дингә өйрәтү өчен бер имам биреп, илләренә озатты. Шуннан соң руслар мөселман булдылар. (Бартольд В.В., «Новое мусульманское известие о русских Ауфи», Записки Восточного отделения Императорск. Археологического общества, т.9. СПб., 1896 г. стр.262-267).

Шуннан соң тагын кораблар белән  дә, җәяү дә төрле якларга йөреп талаулар башлана. Бу турыда  Бартольдның  башка тәрҗемәләре дә сөйли.

Шулай итеп атаклы, Киев Русен чукындырган кнәз – Изге Владимир - христиан түгел, мөселман булган. Ләкин, уйлап карасаң, ни өчен ул бу юлга баскан? Чыннан да ул дин өчен сугышлар ачу өчен исламны кабул иткәнме? Ахрысы, аны тормыш үзе шул юлга этәргәндер. Актарыйк чыганакларны. Әһә, Владимир “иске дусты” Византиягә яулар чабар өчен эшләгән икән бит моны. Ерак та түгел көч алучы гарәпләр, көнчыгышта шанлы мөселман дәүләте – Хорезм, төньяктарак – Булгар, мөселман хәзәрләр, Кавказ халыклары. Кыскасы, зур көч. Аларның барысы белән дә мөселман булсаң гына сөйләшеп – аңлашып булыр ахры. Киевтагы борынгы каберләрнең дә ислам таләпләре буенча күмелгәнлекләре мәгълүм булган. Күп каберләр мәҗүсиләрчә. Христиан каберләре 1498 елдан башлап кына күренә башлаганнар. Бу факт күп нәрсә турында сөйли. Владимир 988 елда Киев халкын чукындыргач, Десятинная церковь дигән храмны төзегәннәр, ди рәсми тарих. Ләкин “Тарих һәм матди культура институты”ның хисап язмалары буенча, Десятинная церковь унөченче гасырда гына күмелгән зур чокыр өстенә төзелгән булган. Ахрысы, ул башта мәчет булгандыр. Кыскасы, кая карасаң да ялган. Билгеле “Задонщина” язмалары буенча, урыслар, “София Киевская” храмын һәм татарларны талап, үз хатыннарына затлы намазлыклар алып кайтып бирәләр икән. Кайсыбер чыганаклар буенча, Киев князе Аскольдның (Аскел) Болгар ханы кияве булганлыгы һәм аның үзенең дә ханның вассалы булганлыгы билгеле. Ә аны Хәзәр дәүләте кешесе кнәз Олег (Вольга) үтергән. Бу факт скандинавларның ул вакытта Хәзәрләргә буйсынганлыгын күрсәтә. Ә хәзәрләр ул вакытларда мөселманнар булганнар (X гасыр). Шунсы билгеле: Радзивил елъязмасы буенча, Святослав Балканда сугышлар алып барганда күтәргән байрагында гарәп хәрефләре белән “Дин” дип язылган булган. Ул вакытта аның каһан дип зурлануы да билгеле. Һәм, гомумән, ул вакытларда славян җирләрендә һәм, хәтта Белоруссия һәм Литвада да гарәп алфавиты кулланганнар. Бу турыда византияле Феофан, Никифор һәм Леон төрле очракларны мисал итеп хәбәр итәләр. Н.Д.Знойко, Азия як белән сату – алу эшен алып бару өчен мөселман булу кирәк, дип язган «О походах Святослава на Восток” дигән язмасында (Журнал Министерства народного просвещения. 1901, декабрь. С. 273—274.).

Өстәрәк, урыслар исламны талау сугышлары алып бару өчен  кабул иткәннәрдер, дип әйткән идек инде.   Башлыча алар  Балкан  тирәсендәге  христиан илләрен талыйлар. Бу турыда  башка авторлар да яза. Мәсәлән, С. П. Толстов (По следам древнехорезмийской цивилизации. М., 1948. С. 261.): “Исламда Владимир (Киевны христианлыкка күндергән Владимир) Иске  дошманы  Византиягә  каршы дин сугышы   ачу мөмкинлеген эзли”.  Хөрмәтле укучы хәтерлидер, мәктәптә безгә  Византия  Русьның дус иле булган, ул  Владимирны һәм Ольганы  чукындырган, дип тукыйлар иде. 
 Төрек  тарихчысы  М.Кятиб  хәбәр  итүенчә, руслар исламны  һиҗри буенча  333 нче елда кабул иттеләр, дип яза.
 Поляк  авторлары да  калышмый  һәм  урысларның  грек динен дә (православие),  латин динен дә тотмаганлыкларын  язалар (Щавелева Н.И. Польские латиноязычные средневековые источники. М, 1990.). Аларның  тарихи  документларыннан   һәм  борынгы язмаларыннан күренгәнчә, Алтын Урдада  Бәркә (өстә китерелгән бер чыганакта  исламны Урдада Бату  кертә башлавы турында әйтелгән иде) тарафыннан ислам тарала башлагач, Урта гасырларда  урыслар арасында  да ислам урын алганлыгы күренә. Бу сөреш, әлбәттә, Үзбәк хан заманында  тагын да  киңәя. Моны түбәнрәк китерелгән  фактлар ярдәмендә  исбатларга мөмкинлек бар.
         Кайсыбер  урыс архитектурасы  истәлекләре  дип аталган  храмнар  классик мөселман  архитектурасына нисбәтлеләр. Алар ак таштан төзелгән, орнаментлары һәм  мәк башына охшаш  гөмбәзләре  болгар  мәчетләренә  хас. Шул уңайдан, Казан кремлендә  дә нәкъ шундый   храмнарның булганлыгы билгеле. Шунсын да  әйтеп үтик, Мәскәүнең  уртасындагы  “Бөтен изгеләр  храмы (Храм всех святых)”  Ирандагы, Урта Азиядәге  һәм Һиндостандагы  мөселман   мәчетләреннән  аерылмый дип әйтерлек.

Суздаль һәм Киев кнәзлегендәге каберлекләрдә мәетләрнең ислам кануннары буенча җирләнгән булуы да моңа дәлил булып тора дидек Христиан кануннарына туры килгән каберләр XV гасырның ахырында гына пәйда булган.

       Мөселманлыкның  финно-угор халыклары арасында  таралганлыгын  күренекле тарихчы һәм мәгърифәтчебез  Шиһап Мәрҗәни дә күрсәтеп үткән (Ш.Мәрҗәни., 1993). Ә бит  Владимир – Суздаль кнәзлекләрендәге  халыклар  XIV – XV  гасырларга кадәр  нәкъ  электән шунда яшәгән, ләкин шул  гасырларда урыска әйләндерелгән  финно – угор  кабиләләре:  мурома, весь, меря, мордва  һәм  мещера кавемнәре булган. Мишәр  милләттәшләребез  урыс кнәзлекләрендә  сизелерлек  абруй казанганнар һәм  халык арасында ислам таратуда зур урын тотканнар. Гомумән, татарның урыс кнәзлекләрендә урын ала башлавы мишәрләрдән башлана, һәм  ханнар тарафыннан  үз вәкилләре, чиновниклары, баскаклары, хәрби хезмәттәге  Урда кешеләре буларак җибәрелгән татарлар  белән дәвам итә. Тарихчыларның Урда  татарлары  үзләре теләп  урыс кнәзләренә хезмәткә  күчкәннәр, дигән  сүз дөреслеккә килмидер. Бу очракта  алар  үз хезмәтләрен ханлыкның  башка  урынында, ягъни, Мәскәү олысында  ханнар боерыгы буенча дәвам иткәннәр дип кенә карарга кирәктер. Соңрак, вазгыять үзгәреп, Урдада  низаглар башлангач, татарларның токымнары  4 нче – 5 нче  буыннарда  урыслаша башлап, урыс дворяннарына  әверелгәннәрдер.
       Әлбәттә, XIV – XV  гасырларда Урдада барган тәхет өчен көрәшүләр, низаглар заманында  Мәскәү кнәзлегенә  үзләре теләп күчүче  татарлар да  булгандыр.

Урыс шәһәрләрендә мөселманнарның күпләп яшәгәнлекне В.Н.Татищев та әйтеп үткән (Татищев В.Н. “История Российская”). Алтын Урда ханы Үзбәкнең һ.б. урыс кнәзләре белән кодалашулары да күп нәрсәләр турында сөйли. Бу очракта Үзбәк хан киявенең исламга күчүе тәгаенләнә. Бу хәл Мәскәү кнәзләренең чәч толымнары, өс һәм баш киемнәре буенча да беленә. Кнәзләр үзләренең нәселләренең татар ханнарыннан чыгуын күрсәтергә омтылганнар (Измайлов И. Родина. 1997 №2). Башка чыганаклар да бу дәвердә исламның урыс кнәзлекләрендә киңрәк тарала барганын белдерәләр. Бөек кнәз Василий Темный нәкъ менә татар теленә һәм гадәтләренә мөкиббән киткән өчен боярлар тарафыннан сукырайтылган. С.Герберштейн (миниатюралары) һәм М.Литвин буенча, боярлар да күп вакыт азиятларга охшатып киенгәннәр. Бу хәлләр Мәскәү кнәзлегендә XVI гасырның урталарына кадәр дәвам иткән. Явыз Иванның Казанга шулкадәр каты бәрелүе Мәскәү кнәзлегендәге өстә әйтелгән традицияләргә каршы көрәшенең бер тармагы булгандыр, дип әйтергә дә буладыр? Икенче яктан, Мәскәү ягына чыккан күп кенә татарларның да христианлыкка күчүе билгеле. Бу турыда борынгы монастырьларның татарлар тарафыннан салынган булуы да шул турыда сөйли. Соңгы елларда төрле авторлар тарафыннан башкарылган хезмәтләрдә йөзәрләгән урыс дворянарының башта мөселман булганлыклары, аларның хәзергә хәтле сакланган гербларында мөселманлыкны белдергән билгеләре булуы, ә соңрак бу дворяннарның христианлыкка күчүләре әйтелә. Тарихчылар күрсәтүенчә, исламның иң күп таралган урыны – Суздаль (соңрак Мәскәү) кнәзлегендә булгандыр, дип әйтергә була. Бигрәк тә исламга кнәзлекнең аксөякләре бирелгән булган. Моны XVI гасырларда Мәскәү кнәзлеге чиновниклары (дьяклар) арасында күбесенең татар фамилияле булуы күрсәтә (Г. Носовский һәм А.Фоменко тикшеренүләре). Бу турыда С.Герберштейн да язып калдырган (Герберштейн С. Записки о московских делах. Спб.: 1908. С.85). Христианлык кара халыкның, ярлыларның дине булып калган. Шуңа күрә дә аларны мыскыллап христианнар (соңрак крестьяннар), дип атаганнар да ( Вернадский Г.В. «Монголы и Русь». Тверь. 2000. С.137.385).).

        Мәскәү (һәм Киев) кнәзлегендә  исламның нык урын алганлыгы турында  Афанасий Никитин  юлъязмаларында да ачык күренә: Үзенең  берничә ел буе алып барган  юлъязмаларында ул: “...а имя ми Офонасей, а бесерменьское имя хозя Исуфъ Хоросани”. Ягъни А.Никитинның ике исеме булган: христиан исеме һәм мөселман исеме. Икенче  урында  шул ук автор  Индостандагы бер кавем турында болай ди: “А намаз же их на восток, по-русьскыи”. Никитинның  ошбу  язмасы  мөселман догалары һәм корьән сүрәләрендәге аятлар белән тутырылган (Никитин А. «Хождение за три моря». М.: Советская Россия, 1980. С.57).

Константинополь патриархының илчесе Максимилиан Мәскәүдәге диннең грек (православие, автор) һәм латин (католик, автор) догматларына туры килми, ә падишаһ - схизматик (еретик, диннән китүче, автор) булуын искәртә (Герберштейн. с.65). М.Худяков та ул вакыттагы мәскәүлеләрнең исламга бик каты бирелгәнлекләре, спиртлы эчемлекләр тараткан һәм кулланган өчен гаепле кешеләргә каты җәза бирүләре турында язган. Шул вакыттагы язмалар буенча, Мәскәүдә татарлар бик күп булган. Бу хәзерге топонимнар буенча да күренә. Шул ук вакытта Казанда да урыс мөселманнары артуы турында язмалар бар. Тарих әйләнешенә кертелмәгән “Җәгъфәр тарихы” язмаларында Казанда 30000 ләп “кара мөслим”нәр (көнбатыш мөселманнары) яшәве билгеле. “Казанская история” авторы язуынча да, Казанда яшәүче урыс мөселманнар урыслар Казанны алыр алдыннан да, шәһәр алынгач та үзләренең “чын” исемнәрен әйтмәгәннәр һәм Казаннан да китмәгәннәр. Исламны да ташламаганнар (Худяков М.Г. 1992). Шунсын да әйтеп үтү кирәк ки, славяннар һәм урыслар исламны үзләре теләп кабул иткәннәр. Көчләп дин алыштыру булмаган. Бу турыда К.Фукс язмаларында да әйтелә. (Фукс К. 1996).

       Кнәзләрнең  исламга  кергәнлекләрен  аларның сугыш киемендә дә  күренә торган булган. Мәсәлән, кнәз Ф.Мстиславскийның  шешәгендә   гарәп язулары  барлыгы билгеле. А.Невскийның  шлемында  Корьәннең  16 сүрәсенең  13 аяты язылган булган  һ.б.
      Мәскәү кнәзләре  тәңкәләрендә  гарәп һәм урыс язулары булган. Василий III нең  чалмадан йөрүе билгеле (С.Герберштейн). Степан Разин шулай ук чалмадан йөргән.
     Михалон Литвин  москальларның һәм татарларның шәрап эчмичә, аны  христианнарга сатканлыкларын язган. Ә шулай да урыслар  дуңгыз итен ашауны ташламаганнар.
      Әлбәттә, урыс халкының ислам тотуын кайбер авторлар  аңлашылмаучылык кына, дип исәплиләр. Янәсе, ул вакытларда ислам белән христианлыкның әлләни  аермасы булмаган. (Әлбәттә, моңа ышануы кыен.  Чөнки  ислам йолаларын үтәү җиңел түгел, сөннәткә утыру үзе генә дә ни тора. Шул ук ураза, бишвакыт намаз һ.б. – болар православиедәге уңайлыклардан ерак тора.) Тарихчылар әйтүенчә,  XV гасыр ахырында  славян телендәге  библия килеп чыккач, янәсе, хәлләр ачыклана башлаган, ягъни  православие белән исламның  бер-береннән ерак кына торган ике дин булганлыгы  аңлашылган. Ләкин  әле шуннан соң да  мөселманлык югалмаган. 
    Өстә әйтелгән  хәбәр – славян телендәге библиянең  урыслар кулына килеп керүе һәм халыкның исламнан  баш тарта башлавы тыныч кына үткәнме, ягъни  урыс халкы  үзләре теләп православие ягына ауганнармы, дигән сорау туарга мөмкин. Бу турыда, әлбәттә, язмалар юк, чөнки алар була алмыйлар да, шулай булмыйча,  өстә язылган хәлләр иң зур сер бит инде.  Бәхеткә каршы, урыс тарихчылары бөтен кирәкмәгән язмаларны юкка чыгара, төзәтә алмаганнар. Ә менә бирелгән сорауга  туры җавап барыбер  юк, ләкин без фараз итә алабыз: Е.Глинская заманында Мәскәүдә  ниндидер  низаглар тудыручылар белән көрәш җәелә, кнәз Шуйскийлар  алар белән көрәшне тагын көчәйтәләр. Бу нинди андый  низаг чыгаручылар икән? Мөселман урысларга һәм татарларга каршы көрәш башлану түгел микән?
    Шул ук вакытларда Казанга һөҗүмнәр башлана һәм шәһәр  Явыз Иван тарафыннан  алына. Аның артыннан ниндидер буталчык сәбәпләр аркасында башланган, тарихчылар тарафыннан аңлаешлы итеп ачыкланмаган  опричнина дигән  канлы  чаралар үткәрелә. Имеш, Явыз Иван  боярларга каршы көрәш башлаган. Монда да тарихның ак таплары саклана кебек. Ягъни, монсы да өстәге хәлләр белән бәйле булгандыр, ягъни  мөселман боярларны юк итеп, халыкны көчләп  православиегә кертү баргандыр, дип әйтәсе килә.
    Һәм,  ниһаять, патриарх Никон  1666 елда  “чын” христиан динен кертергә уйлаган һәм болгарлардан  христанлыкның “Богомильство” дигән мәзһәбен  китергән.  Тарихтагы бу дин реформасының, ягни  мөселманнарны  христианга  күндерүнең   йөзләрчә мең  корбаннар бәрабәренә  эшләнүе  яшерелми һәм  хөрмәтле укучы  моны  хәтерлидер.  Ләкин бу гамәл рәсми тарихта  христианлыктагы  күп еллар эчендә җыелган  ялгышларны төзәтү, христиан динен тотуны  Инҗилдә язылганча үткәрүгә кайту дип аңлатыла.  Шул вакытларда  инде  дистәләрчә мең  иске агым яклылар (староверлар) пәйда була. Аларның урманнарда  качып төзелгән авылларын  яндыру, талау, кыру озак дәвам иткән. Инде аңлашыла булса кирәк, староверлар - мөселман булган урыслар һәм татарлар  булганнардыр. Һәрхәлдә, ул староверларның һәм мөселманнарның  яшәү һәм дин тоту  рәвешендә  охшашлыклар  озак сакланган  («Вестник Европы» № 4 за 1828 год.)
     Шушы  вакыйгаларның   дәвамы буларак  без инде  татарларны көчләп чукындыруның  фаҗигалы  дәверләрен беләбез. Ул Казанны алганнан соң  4 ел узгач  ук  башлана. 1556 елда  бу  җинаять  татарларның көчле баш күтәрүенә китерә  һәм  чукындыру  тукталып тора. 
     Ә бит шул  вакытлардан 200 – 300 ел элек  кенә  татар ханнары  христиан чиркәвенә, руханиларына чикләнмәгән хокуклар биргәннәр, дип яза  рәсми тарих. Һәм бу галәмәтне  бер тарихчы да аңлата алмый, Янәсе, нигә соң бу ярым кыргый татар – монголлар  христиан динен   шулкадәрле хөрмәтлиләр. Баксаң, урыс җирләренә татар-монголлар түгел,  рәттән генә яшәгән  татарлар килгән.  Һәм алар үзләре дә  хәзер ничек, элек тә  шундый тыныч, мәрхәмәтле халык булганнар, һәм алар тоткан ислам дине дә  шулай ук башка диннәргә, һәм бигрәк тә христиан  диненә  карата  толерант булган. Бу  гамәл Корьән аятьләре  күрсәтүе буенча  башкарылган. Әлбәттә, шул заманнарда яшәгән  урыслар бу турыда яхшы белгәннәрдер, ләкин урыс  һәм татар тарихын алар язмаган шул, XVII - XVIII   гасырларда аны  бөтенләй башкача  фикерләүче  кешеләр  уйлап чыгарган.  Аларның максаты чын тарихны ачу түгел, аны яшерү булган.

Ошбу бабны йомгаклау гамәленнән, борынгы славян һәм урыс җирләренең төрле өлешләрендә дин һәм тел куллану вазгыяте төрлечә булган, дип әйтергә кирәктер. Кнәзлекләрдәге төп дин ислам булган, дип әйтергә нигез бар. Моның сәбәбе – гарәп миссионерларының активлыгы һәм тирә - юньдәге халыкларның исламга бирелгәнлеге һәм иң мөһиме – Урда ханнарының, татар халкының исламда булганлыкларыдыр.

      Тарихларга кереп калган атаклы княгиня Ольганың  да кыпчак кызы  һәм мөселман булганлыгы   турында фикерләр бар. Ул христиан диненә  Константинопольдә  күчкән дип әйтсәләр дә, Византия тарихи чыганаклары моны  расламыйлар.
    Еллар тезмәсеннән бераз тайпылып булсада, искәртеп үтү лязимдыр: Русиядә  ислам  бик күп кешеләрне үзенә тарткан, һәм бу бер дә  мөселманнардан  булган ханнар кушуы буенча  барган сөреш булмаган. Һәм бу  галәмәт Русиянең алдынгы  затлары  арасында  соңгы гасырларга кадәр  күзәтелгән. Бу турыда  бөек  Л.Н.Толстой  фикерен китерү дә җитәдер:  “Православиедән  исламга күчү турында әйткәндә, мин мондый күчүне  бөтен җаным белән  хуп күрер идем. Ничек кенә сәер тоелмасын, миңа, чын мәгънәсендәге  христиан  идеалларын һәм  христиан  тәгълиматын  югарырак  күргән кешегә, ислам  үзенең тышкы  формалары белән  чиркәү правословиесеннән  чагыштыра алмаслык  дәрәҗәдә  өстенрәк  булып күренә.  Шулай итеп, әгәр кешегә йә  чиркәү правословиесен,  яки  исламны  сайлау турында    ике генә юл бирелгән булса, ул бары тик  бер генә алла һәм бер генә пәйгамбәр турындагы догматны таныган  исламны  катлаулы һәм аңлашылмаган  Троица, гөнаһыңны йолу, серле  йолалар, изгеләр һәм аларның  сүрәтләре, катлаулы  гыйбадәт кылулары булган  правословиедән  өстен күрер”.      Ясная  Поляна, 15 март 1909 ел

Телгә килгәндә дә хәлләр башкачарак булган, дип әйтергә нигез бар. Борынгы славяннар урыс җирләренең көнбатыш өлешен биләгәннәр, дип әйтергә була. Көньяк һәм Доннан көнчыгышрак өлеше төрки телле халыклар җирләре булган. Славяннардан һәм кыпчак – мишәрләрдән төньяктарак угро – фин телле халыклар җирләре булган. Димәк, славяннар һәм урыс тарихы - шушы җирләрне сугышып алу һәм яңа кнәзлекләр оештырудан торган, дип әйтергә буладыр. Соңрак барлыкка килгән Владимир, Суздаль һәм Ростов кнәзлекләре төньяк – көнчыгыштагы весь, меря, мурома, мещера кабиләләре җирләрендә төзелгәнгә күрә, кнәзлекнең төп теле угро – фин халыклары теле була. Ләкин ул вакытларда көчле булган мишәрләр (мещера) аркасында татар теле дә ныклы позиция яулаган. Гомумән, гарәп галиме Шәрәф әз – Заман Таһир Мәрвази (XII гасыр) урысларны төркиләргә нисбәтли. Ягъни XII гасыр урыслары төркиләр булганнар. Һәм моны елъязмалар да җөпли. Ә 1131 – 1153 елларда Киевта булган Әл – Гарнати шәһәрнең төрки телендә сөйләшкән, төркиләргә нисбәтле халыклар белән тулганлыгын язып калдырган.

        Тверь сәүдәгәре  А.Никитин үзенең өстәрәк китерелгән язмасында, әле Индостанга барып эләкмәс борын ук  уңай гына  урыс теленнән татар теленә  күчеп  яза. Бу аның татар телен дә  камил белгәнлеген  күрсәтә. Ә бит  А.Никитин – Тверь кешесе, ул  төньяктан, ягъни  урысларның генетик яктан  “сафрак” булган яклардан. Ләкин анда да  татар теле кулланылган.  
      “Константинопольнең  алынуы”  дигән  язманы башкарган  елъязмачы  Нестор да  үзенең мөселман исемен  Искәндәр дип күрсәткән.

Шулай итеп, Русьның төрле төбәкләрендә шундагы халыкларның телләре әле озак сакланган, дип әйтергә була. Мәсәлән, Киев һәм Рязань, Владимир, Мәскәү кнәзлекләрендә төрки – татар теле көчле булгандыр, Бату басып керүеннән соң татар теле бөтенләй көч алгандыр дип, төньяктарак угро – финнарныкы, көнбатыш кнәзлекләрдә славян – урыс теле саклангандыр, дип әйтә алабыз. Бу фаразлаулар тарихи чыганаклар тарафыннан да дәлилләнә.

     Ә.Гафуров буенча да: “Әле яртысы да, биштән бере дә кермәгән, теркәлмәгән, бүгенге көндә иң тулы дип исәпләнгән Е.Н. Шипованың "Словарь тюркизмов на русском языке" дип аталучы академик  сүзлектә дә рус телендәге ике мең татар алынмасы саналган. Кайбер белгечләр рус телендәге татар, бүгенге көндә татар чыгышлыгы  өйрәнелмәгән, ачыкланмаганнарын да искә алганда, төрки-татар алынмалар 40 проценттан ким түгел  дип исәплиләр. Әгәр дә фәнни-техник терминнарны  кертми исәпләгәндә, рус телендәге татар  сүзләре бу нисбәттән күпкә артык. Ә Россия дәүләте барлыкка килгән вакытта, Московия вакытында, бу илнең теле гомумән татарча булган. Мәсәлән, 1589 елны басылып чыккан "Парижский словарь московитского языка» сүзлеге – гел татар сүзләреннән тора диярлек. Ул вакыттагы московитларның телләре ни кадәр дәрәҗәдә русча булганын күрсәтеп югарыда күрсәтеп кителгән Владимир Белинскийдан бер өзек: « 1618 елда (Явыз Иваннан соң 32 елдан) инглиз лингвисты Ричард Джемс московитлар телендә барысы 16 рус сүзен тапкан. XVII  гасырның ахырында  немец  галиме Лудольф  Мәскәүдә бары  41 урыс сүзе таба. Күп түгел.  Калган сүзләр татарча булган.”.              

Галимнәр әйтүенчә, руслар белән татарлар бер-беренә бик охшашлар. Мәсәлән, генетиклар Елена һәм Олег Балановскийлар хезмәтләре буенча, татарларда да, русларда да шул ук финно-угор халыклары геннары, күпмедер микъдарда монголоидлык геннары бар. Ләкин монголоид геннары электән үк күп халыкларда булганлыкны Мурад Аджи («Тюрки и мир») да җөпли. Ул әле борынгы заманнардан башлап Европага кадәр үк таралган булган. Ләкин галимнәр XIII гасырларда урыслар белән монголларның ниндидер контактка кергән булганлыкларын инкяр итәләр. Бу исә татар-монгол яуларында монголларның катнашмаганлыклары турында сөйли.


                                       Болгарлар  һәм татарлар

Инде татар-болгар проблемасына әйләнеп кайтыйк. Өстәрәк халыклар армашыну дип аңлатылган “чылбырны” болгарлар дигән җирендә өзеп, Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергән болгарларның, каһанлык таркалгач, Азак һәм Кара диңгез буйларында (Кубань һәм Доннан алып Карпат тауларынача) Бөек Болгария дигән дәүләт төзегән җирендә тукталыйк. Искәртеп кую кирәктер ки, Бөек Болгария һәм Идел – Кама Болгариясе турында монда тәфсилләп язу күздә тотылмый. Кызыксынган милләттәшләребез булса, бу турыда язылган хезмәтләр күп. Борынгы Хорезм тарихын ныклап өйрәнгән С.П.Толстов борынгы Хорезм кешеләренең, Кара диңгез тирәлегендәге скифлар кебек үк, Кама тирәсе халыклары белән күптәнге бәйләнешләре булганлыгын ачыклый. Шуннан чыгып, С.Толстов болгарларның Кама, Кара диңгез һәм Көнбатыш Себергә бер үк вакытта килеп чыккан булулары мөмкинлеген яза (Толстов С.П., 1948).

      Бу турыда башка авторларның  фикерләрен китерергә була. Мәсәлән  бик җитди тикшеренүләр үткәргән  ике авторның  язмалары буенча, төрки халыкларның  һәм шул исәптән  булгарларның да  борынгы, дөньяга килгән җирләре  Идел – Урал  җирләре булган [Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 16—28].

Бу турыда “Татарларның ата – бабалары” һәм “Татарларның теле һәм моңы” дигән бабларда да байтак кына мәгълүматлар бирелгән иде инде. Искәртеп куйыйк ки, бу язмада Кара диңгез һәм Азов диңгезе тирәләрендәге, аннары Идел - Кама болгарлары күздә тотыла.

   Болгар галиме Петр Добрев әлеге болгарларның иле Бөек Болгариянең   борынгы  акацирлар (маҗарлар / мишәрләр) дәүләте уртасында  төзелгән  булганлыгын  искәртә.   Аның башкаласы Таманьда, хәзерге Сенной дигән станция  тирәсендәге борынгы Фәнәгүр (Фанагория) булган. 635 елда  Дуло кабиләсенең оногур ыруыннан булган Бөек Болгар ханы  Кубратның  Рум (Византия)  белән солых төзегәнлеге тарихта билгеле. Бу исә болгарлар иленең  мәшһүр  Рум  дәүләте  белән рәттән торырлык  көчле булганлыгын күрсәтә. Кызганычка каршы, 642 елда Кубрат ханның  дөньядан китүе  күрше  Хәзәр  иленең  Бөек Болгар  җирләрен сугышып алу  ниятен  көчәйтә.  Ниһаять, болгарлар иле  хәзәрләр белән сугышларда  җиңелә һәм шуннан соң таркала башлый.  Бу галәмәтнең тагын бер  сәбәбе бар: Кубрат хан вафат булгач, аның уллары тәхет дәгъвалашып  үзара низагка керәләр  һәм илне көчсезләндерәләр. Хәзәрләр, шуның белән файдаланып, Болгар җирләрен үз кулларына төшерәләр. Болгар  халкының бер өлеше Кавказ тарафына, күпмедер өлеше Гарәбстанга күчә, ә Кубратның улы Аспарухка ияргән  зур төркеме  көнбатыш тарафына  юнәлә һәм хәзерге Болгария дигән  дәүләтнең (681 елда барлыкка килгән) төп халкын тәшкил итә. Ул, славяннар һәм Византия белән көрәшләрдә,  үзенең төрки телен саклап кала алмый,  берничә йөз ел эчендә башта христиан диненә, аннан соң славян теленә күчәргә мәҗбүр була. Шунсы кызык, хәзерге  славян  төркеменә кергән халыклар (шулай ук руслар да) үзләренең борынгы теле дип  борынгы болгар телен атыйлар. Ә  борынгы болгар теле (шулай ук язма теле дә) төрки тел булган бит ул. Димәк, борынгы болгарлар әле Азак диңгезе яныннан таралып, күченеп беткәнгә чаклы ук бик куәтле булганнар, күршеләренә, шул исәптән славяннарга зур йогынты ясаганнар һәм  славяннар болгар телен алган булганнар. Бу хәл исә болгарларның  Азак диңгезе  тирәсендәге ханлыгы  тарихта әйтелгәнгә караганда күпкә зуррак, киңрәк, Идел-Дон-Днепр буйларына кадәр сузылган  булганлыгын күрсәтә.

Болгарларның бер өлеше, кабарда кавеме белән кысрыкланып, Кавказ таулары итәгенә сыенырга мәҗбүр булалар һәм бүгенге көнгә кадәр шул урыннарда балкар һәм карачай халыклары исеме астында яшиләр (Н. А. Караулов. “Балкары на Кавказе”.— “Сборник материалов для описания, местностей и племен Кавказа”. Вып. 38, Тифлис, 1908, с. 132—133). Тагын бер болгарлар төркеменең элек яшәгән тирәләрдә калганлыгы һәм хәзәрләр кул астында булып, тирә-яктагы кавемнәр белән сугышларда катнашуы билгеле. Болар үзләре “йомры баш сөякле һәм монголоид катышмалы халык булып, VIII – X гасырлардагы салтово-маяк археологик культурасына нисбәтле кабиләләр булганнар (Плетнёва С.А.Хазары. 1986)”. Болар билгесез фарси телле авторның “Худуд әл – Галәм” (“Дөнья чикләре”) язмасында “Эчке болгарлар”, ә Византия императоры Константин Багрянородный тарафыннан “Кара болгарлар” дип аталганнар (кара сүзе бөек дигәнне аңлаткан). Әлеге фактлар, әлбәттә, болгарларның антропологик билгеләренә төзәтмәләр кертә ала, ягъни, түбәнрәк күрсәтелгән, Идел – Камага күчкән болгарларның да монголоидлыгы сизелерлек булганлыгына ишарә ясый. Әгәр шулай булган булса, татар – булгар проблемасы бөтенләй башка төсмер ала. Кара болгарлар турындагы мәгълүматлар аларның соңрак Кырымга килеп кергәнлекләре һәм ары таба Кара диңгез яры буйлап Дунай Болгариясенә таба күчүләре турында хәбәр итәләр.

     Ләкин кайсыбер авторларның  хәбәрләре буенча,  булгарларның Дунай буена һәм арырак күченүләре  элегрәк  булган дип  уйларга  була. Мәсәлән, А.Карасикның “Болгары на Дунае” (А.Карасик.”Именник болгарских ханов”) дигән язмасында, Константин Манассиянең әйтүенә таянып,  булгарларның Дунай буена күченүен 475 елга нисбәтли. Бу, ахры, болгарларның Дунай ягына  берничә дулкын булып күченгән булуларын күрсәтәдер.
     Болгарларның Азак диңгезе, Кубань  һәм Дон елгасы буенда калган халкының зур бер өлеше Кодрак (Котраг) кул астында  Идел буйлап төньякка күченә һәм хәзерге  Идел-Урал татарлары яшәгән территориядә  Идел – Кама Болгариясе дигән  дәүләт төзи, дип язылган тарихта.  Тик шунсын исәпкә алырга кирәк: ул җирләрдә инде Кодрак болгарлары килгәнче үк төрки һәм угро-фин халыклары һәм шулай ук бу тирәгә  элегрәк килгән болгарлар Биармия (Биәрем) дигән  дәүләттә тыныч кына яшәп яткан булганнар. Болгарлар килгәч, ул  дәүләт Болгария (Булгария) исемен алган (М.Зәкиев. “Борынгы татарларның тәүге дәүләте – Биармия”).
          Шунсы бар, өстә китерелгән А.Карасик хезмәтендә  булгарларның Котраг җитәкчелегендәге төркеме  Идел буена түгел,  Донның  сул ягы буйлап (төньякка, автор) күченгән дип  язылган. Бу фикерне А.Орлов та яклый. Ахрысы, болгарлар Идел һәм Камага соңрак  күчкәннәр.

Чыннан да, шул ук чыганакларда Дон буйлап төньякка күченгән болгарларның эзләре мишәрләр җирләренә кадәр табыла, һәм аларның мишәрләр белән кушылганлыгы күрсәтелә (А.Орлов). Өстә әйтелгән вакыйгалар башка галимнәр тарафыннан да раслана.

Археологлар хәбәр итүенчә,  соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр алынган. Алар борынгы төркиләрнең Идел - Урал якларына килеп төпләнгән вакытларын “тирәнгәрәк” күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде билгеле булган, IV гасырларда яши башлаган Имән Кискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күченеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры: Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел. (Рәсми тарих тарафдарлары  Имән Кискә  культурасы кабиләләрен, әлбәттә, төркиләргә нисбәтле дип санамыйлар).

Бу кабиләләр, хәтта турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга - аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булырга мөмкин. Бу турыда Идел буенда һәм Уралда табылган археологик истәлекләр сөйли. Булгар тарихын күренекле галимебез тарихчы һәм археолог Равил Фәхретдинов та читләтеп үтмәгән. Үзенең “Татар тарихы “ дигән китабында ул болай яза: “ Әлбәттә, болгарлар килгәнче үк Идел буенда төрки кабиләләр яшәгән. Ул кабиләләрнең тарихи исемнәре әлегә мәгълүм түгел, әмма алар үзләреннән соң археологиядә “Имән Кискә культурасы” дип аталучы борынгы мәдәният калдырганнар... (Шуңа күрә, автор) Болгар дәүләтенең этник дөньясын бер болгарлар һәм алар белән килгән кардәш кабиләләр (суарлар, бирсула, искилләр, бәрәнҗәрләр) генә түгел, ә Урта Иделгә аларга кадәр үк килгән төрки тамырлар да тәшкил иткән... Болгар дәүләте төзелгәч, аның яшәешенең беренче чорында, ягъни X – XI йөзләрдә, монда яңа этник агым да килеп керә. Болар бераз башкачарак, әмма шул ук төрки дөньяның вәкилләре – көньяк – көнчыгыштан күченеп килгән кабиләләр. Алар калдырган истәлекләргә угыз, бәҗәнәк һәм кыпчак матди культурасы билгеләре хас. Шуңа күрә, Урта Иделдә инде XII йөздә бердәм болгар халкы оешкан дигән элеккеге билгеләмәне бердәнбер дөрес фикер, хәтта аксиома дип кабул итү яңа археологик мәгълүматлар нигезендә бәхәслерәк булып кала”. Тарихта мондагы элекке халык белән болгарлар арасындагы сугышлар булганлыгы авторга мәгълүм түгел. Ләкин андый бәрелешләр булмаган дип тә әйтеп булмый. Аңлашыла ки, бу дәүләт хәзерге Татарстаннан күпкә зуррак була, чөнки аңа хәзерге Екатеринбург, Чиләбе, Оренбург, Пермь һ.б. җирләр дә кергән. Мәсәлән, хәзерге Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә элек Болгар дип аталган авылларның булганлыгы күптән исбат ителгән (Дмитриев А.А). Шуларның берсе – элек Болгары дип аталган Красноуфимск шәһәре. Ул тирәләрдәге башкортлар (башкортча белми торган башкортлар) XVII гасырда килеп төпләнә башлаган урысларга үзләренең Болгардан 500 еллар элек килгәннәрен әйткәннәр (“Хозяственное описание Пермской губернии по материалам XVII века”). Пермь краендагы Болгар авылы әлегә кадәр бар”.

     Идел-Кама Болгарының  көньяк чикләре дә  киңрәк булган  һәм Идел буендагы буртасларга  (бортасларга) барып тоташкан. Буртасларга караганда булгарлар  көчлерәк булганнар һәм  тегеләргә  еш кына  яу чапканнар”.  XI – XIII  гасырларда төньяк – көнбатышта булгарлар  вису  җирләрен Великий Устюг  тирәләренә кадәр үз кулларында тотканнар. Ул вакытларда  ислам кабул иткән булган  мордва  һәм мишәрләр  белән булгарлар    тыгыз бәйләнештә  булганнар.

Кавказ алдындагы элекке Бөек Болгария халкының байтак өлеше үз урынында калып, хәзәрләргә буйсынып яшәргә мәҗбүр була. Кызганыч ки, аларга тагын бер афәт – гарәп басып алуларын кичерергә туры килә. 721-722 еллардан башлап, Гарәп Хәлифәте гаскәрләре Хәзәр һәм Болгарга берничә һөҗүм оештыралар, уннарча шәһәрләрен җимерәләр, дистәләгән мең болгар халкын коллыкка алып китәләр. Шуның аркасында VII-VIII гасырларда болгарлар Идел-Урал буйларына тагын дулкын-дулкын булып күченәләр.

Ләкин болгарлар барысы да китеп бетми. Азов буенда  калган болгарлар да  шул тирәдәге   кабиләләр  белән  нык аралашалар. Мәсәлән,  нәкъ менә шушы  заманнарда  хәзәр, булгар, бортас  һәм маҗар  кабиләләре берлеге  барлыкка килгән.  Татар - мишәрләрнең  ата-бабалары  монда – Кума  елгасы буенда  куман яки маҗар  берлегенә нисбәтле булган  эре шәһәрләр  салганнар. Шуларның иң зуры – Маҗар. Бу урта гасырларның иң эре шәһәрләренең берсе. Ул  көнчыгыш һәм көнбатышның транзит сәүдәсенең үзәге булган. 
   Көнчыгышта куманнар (кыпчаклар) үзләренең кабилә - ыру исемнәрен озак еллар саклап килгәннәр. Шуларның берсе  - татарлар булган. Соңрак аларны  чулым, бараба, ишим, себер, төмән татарлары  дип атаганнар.
   Галимнәрнең  әйтүенчә, Төньяк  Кавказ, Дон  һәм  Каспий буе түбәнлеге регионнары – өстә әйтеп кителгән  Идел буе халыклары  барлыкка килү урыны  ул. Соңрак аларның кушылуыннан   татар, татар- мишәр этносы килеп чыккан. Бу  сөрешләрдә  төп рольне  кыпчак – татар  дәүләте – Кимәк каһанлыгы, ә соңрак Идел арты урдасы (А.Лызлов буенча)  татарлары уйнаган. Кавказ оеткысы  татар этносының  мәдәни һәм тел  ягыннан  балкар, карачай, кумык  һәм караим халыкларына  охшашлыгын  тәэмин иткән. Шуңа күрә дә Идел буе татарларының бер өлеше   Төньяк  Кавказ  төркиләренә һәм маҗарларга хас понт  тибындагы халыкларга  охшашлар.   

Әйтеп китәргә кирәк, болгарларның килеп чыгышы көнчыгыштан килгән һуннар белән фин-угорлар кушылганнан килеп чыккан, дигән фараз да бар (Риза Фәхретдинов “Болгар вә Казан төрекләре”). Ә урыс тарихчылары булгарларга славян каны кушылган булган, дип тә язалар. Әлбәттә, моны инкяр итеп булмый.

           Р.Безертдиновның фикере буенча  шунсы  бар,  булгарлар Идел буенда  төркиләрне берләштерә алырлык ресурсларга ия булмаганнар: дин ягыннан да, көч ягыннан да. Һәм шуңа күрә  Булгария дигән көчле  илнең булганлыгы икеле. Булгария һәм  булгарлар турындагы  тарихны  Петр I заманында яза башлыйлар. Бу тарих татарга каршы  уйлап чыгарылган миф дип  кабул ителергә тиешле. XIX  гасырда калыплашкан бу миф  ЦК ВКП(б) ның 1944 елның  9 августы карары  белән көчләндерелә. Ул вакытта  Алтын Урда  тарихын өйрәнүне  тыеп, татар тарихын  Булгарныкы белән  бәйләү хуп күрелә.
       В.Кутузов (В.Кутузов. “Держава монгол. Союз советов”.)  язуынча, болгарлар Идел буеннан (көнбатышка, автор) маҗарлар кебек үк  VIII – X   гасырларда күчеп бетәләр  һәм Дунай аръягында  болгар дигән исем астында яшиләр. Идел буенда һәм Уралда аларның исемнәрен хәтерләткән топонимнар гына кала: булгар, маҗар, башгирд (башкорт). Монда калганнары  шушындагы һәм күченеп килгән  төркиләр (татарлар, автор) тарафыннан  татарлашалар. Көньяктан һәм көнчыгыштан күченгән  төркиләр, кыпчаклар арасында татар дигән этнос (халык) башкалардан өстен булып, төп урынны тотып торган. (Ләкин  без булгарларның барысы да күченеп бетмәгән, дигән позициядә калыйк, автор).
       Бу турыда без  Ризаэддин Фәхреддиновның  “Болгар вә Казан төрекләре” дигән  китабында дә укый алабыз: “Һиҗри белән 287, милади белән  907 елларда булган фетнәдә  Болгар төрекләреннән  бер олуг  җәмәгатьнең  көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары, һәм үзләре белән булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять  ителә”. Күрәбез ки, бу елны Болгардан көнбатышка байтак, яңа бер мәмләкәт төзергә җитәрлек  кеше күчкән.
        Болгар тарихы турында   “болгарчылар”  дип атала башлаган  милләттәшләребезнең  язмаларын да  китерик. 
      “Болгар иле борынгы заманнарда Хәзәр (Каспий) дингезеннән алып Ак дингезгә (Белое море) кадәр булган җирләрдә урнашкан көчле һәм чәчәк аткан дәүләт булган. Меңләгән манара һәм мәчетләр иле булган. 922-нче елда Болгар иленә Мөкътәдир Хәлифә хәзрәтләре тарафыннан җибәрелгән зур гына кәрван килеп җитә. Анда 3 мең гәрәп булып, шулар арасында табиплар, мөһәндисләр (инженерлар) вә төзүчеләр һәм башка Бәгъдәд һөнәрчеләре килә. Илчелек белән бергә килгән кешеләр арасында Әхмәт бин Фадлан исемле катиб тә була. Ул язып калдырган сүхүфләр безләр өчен бик тә кәдерле.
    Мәсәлән, Болгар дәүләте 922-нче елда Ислам динен кабул итте диләр. Ошбу сүз булгарлар турында түгел (болгарларның күбесе Айдар хан вакытында кабул итә, бәрәнҗәр-болгарлары да Кавказда булганда ук Ислам кабул итәләр), Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе турында  сүз бара (автор): моңа кадәр Җомга хөтбәләрендә Алмуш ханның исеме әйтелсә, 922-нче елдан алып Болгар иленең хөтбәләрендә Гәббәси Хәлифәнең исеме әйтелә башлый, Алмуш патшабыз “хан” дип түгел - “әмир” дип атала башлый. Шуның белән, Болгар иле Гәббәсия Хәлифәлегенә керә.   Гәрәпләр килгәндә үк болгарларның үз мәчетләре һәм мәктәп - мәдрәсәләре булган. Болгар халкы Ислам динен әллә кайчаннан ук тотканга охшый, чөнки археологик эшләр нәтиҗәсе Болгар илендәге тәңречелеккә урын калмаганын күрсәтә. Ислам дине болгарларның тормышына 922-нче елга кадәр үк нык үтеп кергән. Хәтта, Әхмәт бин Фадлан хәнбәли мәзһәбеннән булуы сәбәпле, болгарларның Хәнәфи мәзһәбе буенча намазларын укуларына шакката - ул аны белми, аңламый, сораша башлый, болгар галимнәре аңа җавап кайтаралар, аңлаталар. Болгарларның Ногъман бин Сабит (Имам Әбү Әгъзәм, Әбү Хәнифә) мәзһәбенә керүләре дә гәҗәеп хәл түгел, чөнки алар элек-электән үк Хәрәзем дәүләте белән дуслыкта яшәүләре аркасында Хәнәфи мәзһәбенә тартылалар. Хәрәзем дәүләте белән бергә хәзәрләргә каршы сугышалар. Моңа кадәр үк болгарлар Кавказда, Кубан, Тамьян, Дон якларында яшәгәндә хәзәрләргә каршы сугышканда гәрәпләрдән Ислам динен үзләштерә башлыйлар. Кубрат хан сөекле Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм (с.г.с.) хәзрәтләребезнең заманында яши. Расүлебезнең с.г.с. Коръәне-Шәрифне башка илләрнең патшаларына җибәргәне мәгълүм ки, димәк Коръән Кубрат ханга да эләгергә тиеш иде. Аннары ул имештер ки Аспарух исемле угълына эләгеп Дануб (Дунай) Болгарстанына киткән, һәм Дануб болгарларын грек поплары чукындырганда Изге Китапны яндыганнар ди имеш”.
      Өстә китерелгән  интернет сайтындагы  авторы күрсәтелмәгән  өзекнең бәхәсле җирләре бар, ә шулай да ул игътибарга лаек. Кызганыч ки, ул бернинди сылтамалар белән дә  ныгытылмаган. Аның  кайсысы  фикерләре  нигезле  икәнлеген бәлки киләчәк күрсәтер.
     А.Орлов  язмалары буенча, галимнәрнең тикшеренүләре тарафыннан Нижгар  (кыпчаклары, ягъни, мишәрләр) татарлары  җиренә  дә  Булгар  халкының әле  Батуга  чаклы ук күченеп утыруы  ачыклана. Ул вакытта  булгарлар  Иделнең көнбатыш ягын  буйдан – буйга  үзләштергән булганнар; аларның  авыл – шәһәрчекләре  Мордовия җирләренә һәм   хәзерге  Саров шәһәренә  кадәр  җәелгән булган. Шундый ук күченүләр һәм ике халыкның этник  контактлары  Алтын Урда дәверендә дә дәвам иткән.
  М.Гайнетдин  фикере буенча,  “...  Идел буендагы  болгар һәм башка халыкларның  бер-беренә мөнәсәбәте гади генә булмаган. Кабиләара низаглар  тыныч тормышны бозуга китерә һәм X гасырда  болгар югары катлавының  көнбатышка күченеп китүенә  сәбәб була (искә төшерик ки, Булгариядә нәкъ шул югары катлау гына  булгарлардан торган була да инде А.Орлов). Димәк ки, бу вакыйгадан соң  Булгариядә  булгарлар бөтенләй аз кала дигән сүз.  Ләкин монда  эчке низаглар  турында гына әйтү  дөрес булмас иде”.
  М. Гайнетдинның  “Болгар – татар  культура үзәге регионы” дигән язмасында бу хәлләр турында тәфсилләбрәк  тасвирланган. Мөхтәрәм автор  ачуланмас, дигән ышанычта калып, шул язмадан  кайсыбер фикерләрне китерәбез:
         “ Тарихларда һәм рәсми документларда Болгар йортының ислам динен кабул итүе 922 елның маенда Багдад хәлифәсенең илчеләре Болгарга килүләренә бәйләп аңлатыла. 922 ел Болгарның ислам кабул иткән елы дип йөртелә. Ләкин башка төрле фикерләр дә бар, һәм Болгар йорты Ибн Фадланнар илчелегеннән 180 еллар элек, 737-738 нче елда масса-күләмендә ислам диненә китерелә дип нәтиҗә чыгарырлык хәбәр гарәп тарихларында сакланып калган.
      Ибн Фадланның замандашы, 926 елда вафат булган гарәп тарихчысы Әбү Мөхәммәд Әхмәд ибн Әгъсам әл-Куфинең "Китаб әл-фотух" исемле тарихы безнең көннәргә килеп җиткән. Аның язуынча эскэлләр дә (болгарлар кебек) һуннар берләшмәсендә күренекле роль уйнаган кабиләләрнең берсе булып, "ил (корт) анасы" кебек, алга баручы отрядлардан (кабиләләрдән) артта, нигез өлкәгә әйләндерелгән төбәктә калып, шундагы көтүлекләр хуҗасы булып яшәвен дәвам иттергәнгә охшый. Кайберәүләр Идел буе мех (кыйммәтле җәнлек тиреләре) сәүдәсенә һәм шуңа бәйле һөнәрләргә, ә кайберәүләре игенчелек эшенә тартылып, туктаусыз ярым күчмә утрак тормышка күчә торганнар. 

Әлбәттә, булгарлар тормышында дин белән бәйләнгән төрле чуалышлар да зур гына низагларга китергән. Мәсәлән, Л. Гумилев язуы буенча, булгар кабиләләренең берсе суазлар (чувашларның ата – бабалары) ислам динен кабул итмичә, мәҗүсилектә калганнар һәм Идел артындагы урманнарга качарга мәҗбүр булганнар. (Ләкин, автор фикеренчә, суазларның ниндидер бер төркеме Булгариядә калгандыр һәм берничә йөз еллар үткәч, исламны кабул иткәннәрдер, һәм нәкъ менә шул сувазларның кабер ташларындагы язмалары соңрак чуваш язмалары дип кабул ителәләрдер, автор).

  М.Гайнетдин өстәрәк китерелгән  гарәп авторының мәгълүматларына таянып, шундыйрак фикерләр әйтә:  Гарәп сәрдары  Мәрван  Кавказ аша чыгып, яһуди динендә булган хәзәрләрне  исламга утырту  максаты белән  Итилгә таба юнәлә (шул ук VIII гасырда). Ләкин хәзәрләр  болгарлар ягына  качып китәләр. Мәрван аларны эзәрлекли барып,  Җигүле таулары янында  куып җитә. Ике арада булган сугышта җиңеп, хәзәрләрне  ислам диненә күндерә. Ләкин тегеләре күз буяр өчен генә  мөселман булалар, диелә әлеге китапта. 
    Ә искилләр (эскелләр) һәм болгарлар, Мәрван күзәтүе һәм мәҗбүр итүе белән, шул 737-738 елда, массакүләмендә һәм бердәм исламлаштырылалар. Әмәви хәлифәләрен үзләренең яңа дин башлыгы итеп таныйлар. Унике еллар үтәр-үтмәс, Әмәви династиясе юкка чыгарылып хәлифәлек тәхетенә Габбасилар чыга (750 ел). Әмәви  өммәтләре булган  бөтен мөселманнарны  Габбасиларга  көчләп  буйсындыру башлана.  Ибн – Фазлан  катиблек кылган 5000 (кайсыбер авторларда - 3000) кешелек кәрванның  922 елда Булгарга килүе  булгарларны  исламга күндерү максатыннан чыгып   түгел, нәкъ менә аларны    Габбасилар ягына  аудару өчен башкарылган була. Бу гамәл җиңел үтми, ил икегә бүленә:  булгарлар  Әмәвиләр яклы  булып кала, ә эскелләр  Габбасилар ягына  авышалар. Суазлар  мәҗүсилектә була. Менә шушы  бүленү булгар – эскел каршылыгына китерә. Ә соңрак, өстә әйтелгәнчә, булгар аксөякләренең  Венгриягә күченүенә  сәбәп була.

Өстә әйтелгәнчә (Л.Гумилев), булгарларның бер кабиләсе (сувазлар, чувашларның ата-бабалары) ислам динен кабул итмичә, Идел арты урманнарына качалар.

        Моны М.Әхмәтҗановның  “Нугай урдасы” дигән әсәрендә дә укырга була. Билли һәм Боксу, аннан соң Хәсән исемле болгар югары катлавы  кешеләре  җитәкләгән ике төркемнең Венгриягә күченүе 970 елларда  булды диелгән. Моны Святославның һәм Владимирның (Киев кнәзләре) шул ук вакытларда Болгарга һөҗүм ясаулары белән дә бәйләргә була. Ләкин, әйтергә кирәк, Святославның  Болгарда  хакимият алмаштырырга омтылуы турында мәгълүматлар юк кебек. Әмма М.Гайнетдин фикере буенча, Болгар аксөякләренең илдән Венгриягә качуы әлбәттә, Болгар патшасының хакимияттән читләтелүе, китүе белән аңлатыла. Әмма бу династия алмашынуы гына булмаган. Хакимият болгарлардан башка халыкка түгел, ә яңа фамилиягә (династия кулына) күчү  генә булса, аксөякләр шундый бердәмлек белән илне ташламаган булырлар иде. Хакимият, хәзерге татар теле кебек үк яңгырашлы кыпчак диалекты төркеменә керүче эскелләр (искилләр, чигилләр) кулына күчә. Ягъни эскелләр  дини нигездә башланган  низагта җиңеп чыга. Димәк, Булгариядә татар теле өстенлек ала, дип әйтергә була. Ләкин әле ул гына да түгел:

“Болгар патшасының элтабар (илтабар) дип аталуы бу төбәктә хакимият болгарлар килгәнче дә эскелләр (искиләр, чигилләр) кулында булганлыгын белдерә булса кирәк. Илтабар сүзе дә татар (кыпчак системасы) теле сүзе. “Малтабар”, “дантабар” һ.б. кебек табигый яңгырашы бу формадагы, конструкциядәге лексик берәмлекләр бүген дә актив яши алганын күрсәтә. Татар теле үтә консерватив - үзгәрешләргә бирешми, мең еллар үзгәрешсез, шул ук тамыр, шул ук яңгырашын саклап яши бирә. Шул ук “илтабар”, “искил”, “чигилләрнең”, 1230 еллар уртасында язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ының яисә 1150-1160 елларда, күрәсең чигилләр диалектында язылган һәм бүгенге диярлек татар телендә яңгырагандай күренгән Хуҗа Әхмәт Яссәви һәм аның мөритләре (шәкертләре) - Сөләйман Бакыргани һ.б. шигырьләре бу фикернең дөреслеген дәлилләргә мул материал бирәләр. Искилләр теле булгари патшалар заманында да Урта Азия белән сәүдәнең күренекле үзәге Болгар шәһәрендә һәм Болгар төбәгендә “икенче дәүләт теле” - этнослар аралашу теле хокукында яшәгән булуы мөмкин. Болгар тәхете эскел кнәзе кулына күчкән заманнардан, кыпчак теле системасындагы эскел теле, хәзерге татар теленең борынгы чишмә башы Идел-Кама регионында дәүләт теле булып кала, дип әйтергә дә буладыр”. (М.Гайнетдин. “Болгар – татар культура үзәге регионы”). М.Гайнетдинның бу төпле һәм күп нәрсә аңлаткан карашына кушылып һәм шуңа өстәп тагын бер фикер китерү зарурдыр: өстәрәк, абруйлы галимнәрнең язмалары буенча, борынгы скифларның эсегелләр – эскелләр – искилләр дигән татар кабиләләре белән бер үк кавемнәр булуын язган идек. Һәм шунда ук “царские скифы» дигән, бөтен скифлардан өстен булган кабиләне, тарихта шулай ук билгеле булган Көнбатыш себер – Урта Идел һәм Көньяк Уралда яшәгән “хан татарлар” дигән кавемнәрдер, дип фаразлаган идек. Әлеге искилләрнең шул ук “хан татарлар” булуы ихтимал. Чөнки, М.Зәкиев фикеренчә, эскил скиф сүзенең татарча әйтелеше генәдер. Җитмәсә, аларның яшәү урыны да Себердән көньяк-көнбатыш тарафтагы татарлар көн күргән җирләрдә булган (өстәрәк бу турыда язылды), ягъни Булгарга көнчыгыш яктан терәлеп торган. Уйлап карасаң, бу җирләр бит татарлар, кимәкләр һәм кыпчаклар төзегән Кимәк каһанлыгының төньяк өлеше, һәм А.Лызлов язган татарларның “Идел арты урдасы” дигән җирләр. Димәк бу вакытта инде (XII-XIII гасырлар) татарлар көчләнеп киткән булганнар, Кидән каһанлыгын, ягъни Кытайны (Чин түгел, Хитайны) Кимәк каһанлыгы белән берләштергәннәр. Булгар да, үзенең элекке исеме астында, шушы каһанлыкка кертелгән булырга охшый. Әлбәттә, Булгар ул каһанлыкта үзенә бер биек дивар белән уратып алынган вилаять булмагандыр, һәм болгар һәм татар халкы, башка кавемнәр бөтен җирләргә күченеп, аралашып яшәгәннәрдер, җитмәсә Булгария белән Кимәк каганлыгына нисбәтле булган Дала арасында чик тә билгеләнгән булмаган.

Өстәрәк, булгар белән татарның  кушылганлыгы  турында да  әйтелгән иде. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә: Булгарның  икътисады, мәдәнияте  яңа көч алып күтәрелеп киткән чаклары  нәкъ менә Алтын Урда составына кергәч башланган дигән  мәгълүматлар бар   (М.Пинегин).
Боларга өстәп, Кимәк каһанлыгы  турында  тагын бер-ике сүз  сөйләү файдалыдыр.      Мәсәлән,   Чиләбе, Оренбург өлкәләренең  көньяк өлешендә дистәләгән элекке  татар  шәһәрләре  җимерекләре табылган. Аларның күп булуы да мөмкин, ләкин  гыйльми эзләнүләр  алып барылмый. Табылган  артефактларның да  нинди дәверләргә, кайсы халыкларга нисбәтле  булуы турындагы мәгълүматлар  каядыр югала. Дөрес, шушы Көньяк Уралда табылган  дөрбәләр (мәсәлән, Тамерлан  манарасы) галимнәр тарафыннан тикшерелгән  һәм  аларның булгар  заманнарына  караганлыгы  һәм  Идел Болгар археологик истәлекләренә охшаш булуы билгеле. 
    Көньяк  Урал  X – XI  гасырларда  Кимәк каһанлыгының  төньяк өлешенә кергән, дип уйланыла.  Бу хәбәрләр хәтта  Кимәк каһанлыгының соңгы елларындагы (XI – XII гасырларда) халыкның һәм булгар – татарларның бер – бере арасына үтеп  кергәнлекне  күрсәтә ала. Татарларның бу  империядә  мөһим  урын тотканлыклары да  исбатланган (Д.М. Исхаков, И.Л. Измайлов. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV века, 2000 г.). Җитмәсә, Ибн Халдун  язып калдырганча, кыпчак  кабиләләрендә дә татар этногенетик  тамырлар сизелерлек булган.
Шул заманнардагы  карталарга караганда, Булгариянең  көньяк – көнчыгыш  чикләре  нәкъ әлеге Чиләбе өлкәсе җирләренә, ягъни  элекке Кимәк  каһанлыгы  биләмәләренә кадәр сузылган. Шундый ук фикерне  Башкортостан, Оренбург өлкәсе турында да әйтергә булыр иде. Аларның да  көньяк  өлеше  шушы ук каһанлыкның җирләренә урнашкан. Бу исә  кимәкләр, кыпчаклар һәм татарларның  Булгар халкы  белән чыннан да тыгыз бәйләнештә булганлыкларын  фаразларга  мөмкинлек бирә. Ә инде  XIII   гасырда  бу каһанлык җирләрендә  татарлар өстен чыга. Һәм аларның   Булгардагы милләттәшләренә  тәэсире, кирәк вакытында  ярдәме зур булгандыр. Җитмәсә, элегрәк вакытларда (VIII гасырдан соң) Кимәк  каһанлыгында  да  ислам тарала башлаганлыгы билгеле. Димәк  әлеге ике дәүләтнең  бәйләнешләре  һәм  этник, һәм  дини  яссылыкта да  ныгый барган, дип әйтергә була. 

Ләкин кайсыбер авторлар Булгария чикләренең Обька, Иртышка кадәр сузылган булганлыгын әйтәләр (М.З.Зәкиев). Икенче бер авторларның Хорезмга кадәр сузылган булган дигән фикере дә бар (П.И.Рычков).

Икенче яктан,     В.П.Костюков, Б.Е.Кумеков  язмаларына таянып, кимәкләрнең  каберлекләренең  Агыйдел  һәм Кама елгалары буенда табылганлыгын яза. (Кумеков Б. Е. Государство кимаков IX–XI вв. по арабским источникам. Алма-Ата, 1972.). Бу хәбәр татар-булгар проблемаларына бөтенләй яңа төсмер кертә, ягъни,  кимәк каһанлыгы җирләренә  Булгариянең кертелгән булуы исбатлана. 
Шуларның барысын да искә алып,  Булгар һәм аның  бөтен җире  тулысынча Кимәк каһанлыгына, ягъни, Идел арты Урдасы составына кереп киткән булган, дип әйтә алабыз,  һәм аны  шушы  зур дәүләттән  аерым карау дөрес булмас иде. Диннең (ислам), телнең, шәһәр культурасының төп элементларының (архитектура, төзү эше, зәргәнлек һәм башка һөнәрчелек) бөтен  Урда өчен  бер үк булуы  Булгарны  Урданың  органик кисәге итә.  Нәкъ  шул дәвердә  Булгар тормышында  сизелерлек позитив үзгәрешләр  күзәтелә: Үзәк Азиядән алынган чуен кою  технологиясе, утлы ату коралы барлыкка килүе, эпиграфик  истәлекләр кую, керамиканы һәм төзелеш кирпечен  чынаяк,  майолика һәм мозаика  белән бизәү. Димәк, Булгардагы каберлекләрдә  язулы ташлар куелуның  XIII гасырда гына башлануы  да  нәкъ шуны – Булгар халкының һәм исламның  шул вакытларда  көч алуы  белән аңлатыладыр да инде.

Соңрак Булгарның Алтын Урда белән нык бәйләнүе – аның әле байтак вакыт Җучи олысының үзәге булып торуы белән дә аңлатыла. Хәтта Урданың беренче көмеш тәңкәләре дә 1240 - 1250 елларда Булгарда чыга, ә Сарайда 1270 елда гына чыга башлый. (Г.А.Федоров – Давыдов. “Денежное дело и денежное обращение Болгара”). Кыпчак далалары халкы белән булгарларның элек үк күпмедер дәрәҗәдә берләшкән булуы татарларның аларга бер үк вакытта һөҗүм итүеннән күренә. Бу турыда XIII гасырда яшәгән гарәб елъязмачысы Ибне – Васил болай язган: “627 елда (1229 – 1230 ее.) татарлар белән кыпчаклар арасында сугыш уты кабынды”. Көнбатышка походка чыккан вакытларында да Чыңгыз балалары бер үк вакытта булгарларга да, кыпчакларга да ташланганнар: Саин Болгарга, ә Һуюк белән Мөнкә, барлык черүнең яртысын алып, кыпчакларга, мукшы һәм буртасларга һөҗүм иткәннәр һәм кыска гына вакыт эчендә аларны басып алганнар..”. (Рашидетдин 1960, с. 38). Шул вакытта, ягъни 1229 елда кыпчак - татар сугышлары вакытында булгарларга бик күп кыпчаклар барып сыенганлыгын әйтергә була.. (“Татары”, Москва "Наука", 2001г.Серия “Народы и Культуры"). Дөрес, бу факт рәсми тарих битләренә кертелмәгән. Бу сугышлар нәкъ шул – Булгарны татар кул астына кертә башлауның чагылышыдыр. Ул вакытта, мөгаен, Булгариядә татарларга каршы булган кланнар һаман сакланган булгандыр. Шунсын да әйтеп китү кирәктер, бу вакытларда Батуның ставкасы Каспий диңгезе буендагы Саксин тирәсендә булган дигән фикер бар (Халиков А.Х. 1994,24). Ул гына да түгел, 1223 елдан соң булган татар – булгар орышыннан соң Батуның шул ук Саксин ягына китүе билгеле. Димәк, әле Чыңгыз хан вакытында ук татарларның ставкалары шунда булган булып чыга.

      Булгарларның  татар  империясе орбитасына кертелгән булуы турындагы фикерне  хуплаучы авторлар тагын бар. Мәсәлән, бу турыда  Михаил Пинегин (“Казань в ее прошлом и настоящем” .С.-Петербург. 1890.) менә нәрсә яза: “Батый хан гаскәрләре якынлаша башлагач, Идел Булгариясенең кайбер кабиләләре  үзләре теләп татарлар ягына күчтеләр. Идел Булгариясе  татарлар тарафыннан бик тиз, Биләрдән кала башка  шәһәрләр зур сугышларсыз яулап алынды. Шәһәрләр һәм авыллар  Бату ягына  үзләре теләп   күчтеләр. Булгар гвардиясе тарафыннан  сакланган  Биләр дә татарларны озак тоткарламады. Таш дивар җимерелде. Качмый калган  гарнизон юк ителде. Булгар  Бату империясенә кертелде. Булгарның  ир затыннан булган халкы  Бату хан черүенә кушылды”.   
       Чыннан да, Булгарны алгач, татар черүенең  зураеп, яугирләре һәм атлары  байтак артканы сизелә һәм  бу урыс елъязмаларында  да  күрсәтелгән (ПСРЛ, т.1).
        Шушы язмада китерелгән  фактларны искә алып, сорау куймый булмый:  Булгар белән  Бату  иленең бәйләнешләре  1236 елда гына һәм  татарлар тарафыннан Булгарны алудан гына башланганмы икән.  Әллә инде элегрәк тә микән?  Монысына инде  уңай  җавап алынды  кебек, ләкин өстәп тагын  чыганаклар китерү зарур. Икенче сорау: гомумән,  күрсәтелгән елда (1236 елда) Батуның Булгарны  җимерүе, юкка чыгаруы булган хәл микән?  Әгәр дә ул чын булган булса, нигә Бату үзенең булачак  башкаласын җимерде икән?  Әгәр җимергән, юкка чыгарган булса, ул аны ничек алай тиз төзекләндерде икән. Һәм, гомумән, бу турыда ышанычлы  беренчел чыганаклар бар микән? Әллә инде Булгарны алу турындагы, китаптан – китапка бер сүзе дә үзгәртелми күчеп йөри торган  язмалар кем тарафыннандыр  ниндидер максат белән уйлап чыгарылды гына микән?  Хәер, бу язманың авторының максаты – татар – урыс бәйләнешләрен  ачыкларга тырышу бит. Ә бу  татар – булгар  темасы белән дә бәйләнгән булырга тиеш. Чыннан да бит, өстәрәк китерелгән язмалардан  аңлашылганча, татарлар белән кыпчак һәм калган булгарларның  якын күршеләр булганлыгы сизелә. Һәм алар арасындагы низагларның да  ешрак булган булуы мөмкиндер.  Бу турыда әле, бәлки, башка  фактлар да табылыр.
      Хәер, тарихи  чыганакларга караганда, “...кыпчакларның   һәм татарларның булгар җирләренә  дулкын – дулкын булып  берничә мәртәбә күченеп утырулары билгеле. Һәм   Батуга чаклы ук Идел буена күчкән кыпчакларның саны  булгарларның телен кыпчак теленә әйләндерерлек  зур булган. 1240 елда  да  шулай ук  Алтын Урдадагы кыпчакларның бер өлеше  Идел буена күчеп утырган һәм  җир эшкәртүче төп  ясак түли торган халыкка әверелгән.
Булгар җирләрендәге баш күтәрүләрне бастыру өчен дә соңрак күп кенә  кыпчак черүләре  файдаланылган. Шуннан соң  булгарларның байтак кына җирләре  кыпчакларга эләккән.”(Г.С.Сабирзянов, Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков, Казань, Магариф, 1995).
Хөрмәтле укучы хәтерли булыр, тарихта  еш кына  татарлар урынына  кыпчаклар, дип язу  урын алган. Баксаң, берничә дистә еллардан соң кыпчакның тарихтагы исеме генә кала.  Ә үзләре  тарих битләреннән юкка чыга.
Туктамыш  ханның  фәрманы буенча,  1380 елда  Нугай улусының бик күп татарлары  Идел   һәм  Урал таулары  ягына  күчереп утыртылган.  Күченеп килүчеләрнең төп өлеше  булгар җирләренә туры килгән. Бу вакытта  килгән татарлар  Булгар олысын  тулысынча  үз кулына алган.  Олыс бие итеп  Габдулла хан (Кара бәк, Олыс – би)  җибәрелгән.
    Габдулла хан урдасына татар кабиләләренә меңнәр, мангытлар, гәрәйләр, кирәятләр, боркытлар, табыннар, барыннар, төркмәннәр, каракалпаклар, бадраклар, катайлар, балыкчылар, кыргызлар, кыпчаклар, куңгратлар, токсобалар  һ.б. кергән  булган. 
 Билгеле  итальян сәяхәтчесе  Марко Поло  Батуның һәм  Бәркәнең  Сарайда да, Булгарда да   падишаһлык кылганлыклары турында яза.  Бәркәнең  мондый гамәле турында башка авторларның да  мәгълүматлары бар. Бу аларның кышын Сарайда, җәй көннәрен  Булгарда  яшәве белән бәйле булган (Путешествие в восточные страны Карпини и Рубрука. ГИГЛ., М,с.118). Алардан соңгырак ханнарның  болай Булгарга күченеп йөрүләре турында  язмалар юк кебек.  Ләкин бу әле  андый хәлләр башка булмаган, дигән сүз түгел. Чөнки алар җәйлекләрен Идел буендагы башка шәһәрләргә күчергәннәр. Мәсәлән Сартакның һәм Үзбәкнең Наручат тирәсендә җәйләүләре булганлыгын  алдарак  укырга мөмкинлек булыр. Әлбәттә, Батуның   Болгарны алгач ук  шуннан  падишаһлык  итә башлавын  Сарайның әле төзелмәгән  булганлыгы белән аңлатырга була, һәм шулай итәләр дә, ләкин бит ул вакытта  (рәсми тарих буенча), Болгар да  бик нык  җимерелгән булган.

Әлбәттә, мондый галәмәт (Бату белән Бәркәнең Болгарда торып хакимлек итүләре) булгарларга татар халкының аз-мазлап кына түгел, күпләп кушылуларына китерергә тиеш иде. Чөнки падишаһ берничә кеше генә түгел, үзе белән меңнәрчә кешеләрдән торган яраннарын йөртергә тиеш булгандыр. Мөгаен, бөтен черүе дә һәм диваны (хөкүмәте) да аның артыннан күчеп йөргәндер. Һәм, гомумән, күчмә халыкларның бөтен тормышы тәгәрмәч һәм ат өстендә үткән ич. Әле бит әлеге ханнар (әмирләр) турындагы хәбәрләрдә татарларның мал көтүләрен дә җәйгә Идел – Уралга куулары турында әйтелә, чөнки күченүнең бөтен мәгънәсе дә шунда. Бу табигый гамәл, һәм һич тә искитәрлек түгел, чөнки бу күченеп йөрүләр Көнбатыш Себердәге һәм Көньяк Уралдагы кимәкләр һәм кыпчаклар (шунда ук татарлар да) вакытыннан гына түгел, борынгы заманнардан ук башланган һәм ул күчмә тормышның нигезен тәшкил иткән. Менә шундый хәлләрне искә төшерсәң, булгар халкы ниндидер изоляциядә яшәп, үз телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калгандыр, дип әйтеп булмый.

Әле тагын шунсы да бар, эскелләр (искилләр)  Булгар  иленә  X  гасырда гына килеп кергәннәр, дип тә булмый.  Һәм булгар – искил  низаглары  күпкә  элек башлангандыр, ягъни булгарлар күчеп килгәндә искилләр  анда инде яшәгән дә булулары мөмкин. Урал – Иделдә  табылган   һун  көнкүреш  әйберләре һәм  чөй язулы кызыл балчык савыт-саба  һавадан төшмәгәндер бит. Шуларны исәпкә алып,  искилләр белән  һуннарны бәйләргә  дә нигез  бар кебек. Һәрхәлдә, Ибн – Рустә дә IX –X гасырда  Булгариянең  өч кавемнән торганлыгын  язып калдырган булган бит: булгар, берсула  һәм эсегел.

М.Зәкиевның билгеле язмасында болай диелә: “...Бу турыда Т.А.Трофимованың, булгар-татарларның аларга кадәр Идел буенда яшәгән борынгы халыклар белән этник бәйләнеше бар, дигән ныклы фикере билгеле. Бу идеяне С.Е.Малов та хуплый. Аның әйтүе буенча, “... әлеге ике тел стихиясе (татар һәм чуваш – С.Е. Малов) бу җирләрдә яңа эрага кадәр берничә йөз ел элек, хәзер ничек булса, шундый ук хәлдә булганнар. Әгәр дә хәзерге татарлар шул яңа эрага кадәр V гасырда яшәгән милләттәшләре белән хәзерге көндә очрашсалар, алар бер-берсе белән тулысынча аңлашырлар иде...(Малов С.Е., 1948 ел)”. С.Е.Малов мондый мәгълүматларны кайдан алгандыр, һәрхәлдә аңа ышанмаска нигез юк кебек, ә менә аның язмасы татар-болгар тарихына бик мөһим төзәтмә кертә һәм кайбер татар галимнәренең фикерен дә ныгыта. Ныгыта гына түгел, Идел буендагы булгар факторының әһәмиятен дә бик нык киметә. Киметә генә түгел, юкка чыгара яза. М. Зәкиев тә Идел – Камада (мин Урта Уралны да өстәр идем, автор) әле яңа эрага кадәр үк угро-фин һәм төрки телле халыклар биар (бигер- биләр- бүләр), кыпчак, суас, остяк (остык – астык), акацир (агачир-агадир-агафирс), ягъни мишәрләрнең этник ата-бабалары, сөн (хунну-гунн - һунн), хангар (кунгур- күңгер), сармат, кушан кабиләләре бердәмлекләре оешып, телләре бер-беренә тәэсир итеп, шул регион өчен үзенә бер төрле төрки тел – хәзерге татар теле барлыкка килгән, дип белдерә. Бу бик җитди фаразлау һәм күп нәрсәне ачыклый..

   Өстәрәк  булгар теленең  татар (кыпчак)  теленә  охшаш булганлыгы  турында   язган идек инде. М.Зәкиев һәм  М.Гайнетдин  язган  фикер  әлеге  фактны тулысынча аңлата, дип әйтергә була.  Дөрес, бу   турыда  Висконсин университеты  профессоры  Юлай Шамилның  да   үз карашы бар  (Ю.Шамил. “Болгар теле кая киткән”. “Идел” журналы 4/1994) Ул булгар теленең татар теле белән алышынуын  XIV  гасырда  бубон вабасы (бубонная чума) котыруы белән бәйли. Әлбәттә, ул вакыттагы  коточкыч үләт зур  зарар китергәндер. Ләкин ул  болгар теленә генә түгел, татар теленә дә зыян китерер иде. Әмма  Ю.Шамилның  икенче фикере  моны аңлата:

“Инде җавап табылмаган бер сорау калды: ни өчен Идел буе болгар теле 1358 елдан соң язма тел буларак яшәүдән туктый да, стандарт төрки тел шул ук урында һаман язма тел булып кала бирә? Ошбу гаять авыр сорауга җавап йөзеннән, игътибарны җәлеп итә¬рлек берничә күзәтү һәм теория тәкъдим ителде инде. Хикмәт шу¬нда, күрәсең: ул чорда әлеге тел Идел буе тарафының уку-язу тра¬дицияләрен дәвам иткән җәмгыя¬тьнең җирле сөйләмен чагылдыра башлаган булырга тиеш. Һәм дә Идел буе болгар теленең 1358 ел¬дан соң сакланмавы аның инде сөйләм теле буларак яшәүдән ту¬ктавыннан түгелме? Әгәр дә сәбәп шул икән, ул Ф.Хәкимҗановның мәгълүм фикерен раслаучы өстә¬мә дәлил була алыр иде. Галим әлеге тел шушы вакытта дини һәм ритуал гадәтләр үтәүдә «изге тел» (латин һәм гарәп телләре кебек) буларак кына файдаланылган дип са¬ный...” Күрәбез ки, Булгарның татар теленә күчүе ике төрле итеп аңлатыла. Ләкин беренчесе, М.Гайнетдиннеке (һәм аныкына каршы килмәгән М.Зәкиевныкы), отышлырак төсле. Һәрхәлдә, Булгар халкының дәүләт исемен (хәтта, бәлки, халык исемен дә) саклавы, ләкин телен алмаштыруы өстә китерелгән теория белән яхшы аңлатыла. Әмма бу турыда әле башка абруйлы фикерләр да бар. Мәсәлән, күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов: “Болгар дәүләте халкының татарлашуы бик тиз үтте. Моны XIII – XIV гасырларда куелган кабер ташларыннан бик ачык күреп була, дип яза (М.Әхмәтҗанов. “Нугай урдасы). Һәм М. Әхмәтҗанов шул ук вакыттагы вакыйгалар турында болай язган: Бату хан белән 1236 елда монда килгән мөселман – татарлар: җәлаирләр, найманнар, киреитләр, куңгратлар, меңнәр, гәрәйләр, табыннар, катайлар, дуваннар, боркытлар бу җирләрдә XI – XII гасырлардан башлап яшәгән кырык угызларны, каңлыларны, кыпчакларны үзләренең составына керткәннәр. Бу татар – мөселманнар Идел буе һәм Җаек җирләренә Караханидлар һәм Хорезм дәүләтләреннән килгән булганнар (М.Әхмәтҗанов. “Волго – Урал регионының татар халкы”)”. Сүз уңаеннан әйтеп китү кирәктер, әлеге Хорезм тирәләреннән килгән мөселман татарлар Булгариядә булган исламның ныгуына, тирә - якка таралуына китергәндер. Юкка гына ул вакытларда төркиләрдән башка бүтән халыклар да мөселманлыкка күчкән булмаганнардыр. Бу турыда А.Орлов болай яза: “X – XII гасырларда Иделнең уң як ярындагы Нижгар татарлары да ислам кабул иткән булалар. Алар гына түгел, археологик истәлекләрнең күрсәтүе буенча, мишәр - татарларның күршеләре булган мордва, черемис (мари) халыклары да мөселман булганнар. Риваятьләрдән белүебезчә, Түбән Новгородны салган вакытта ук инде анда мөселман мәчете булган. Шул җирләрдәге мордва халкының хакиме дә Ибраһим дигән мөселман исемен йөрткән” (А.М. Орлов. Нижегородские татары: этнические корни и исторические судьбы).

       Бу дәлилләрдән тыш тагын бер  версия өстәргә  кирәктер:  әле  XV гасырның башында ук  Идегәй һәм соңрак аның балалары мангыт кабиләләренә таянып,  элекке Олы Урда кабиләләрен (Алтын Урданың  күчмә татарларын, автор): мангытларны (меңнәр), кыпчакларны, каңлыларны, кенегесләрне, коңгыратларны, кирәетләрне, кыятларны, аргыннарны, шириннәрне, сөннәрне, найманнарны, катайларны, тамьяннарны, юрматыларны, боркытларны  үз кул астына җыя. Һәм Нугай Урдасы дигән исем алган зур дәүләт  әкрен-әкрен  көнбатышта  Дунайга кадәр, ә соңрак төньякта  Урал буйлап Пермь тирәләренә чаклы җәелә. Әлбәттә, нугай татарлары  булгарлар белән  кушылып та китәләр (Марсель Әхмәтҗанов.”Нугай Урдасы. 2002 ел). 

Әлеге, М. Әхмәтҗановның фикере Алтын Урдадагы татар теленең “безнең” татар теле булуына тагын бер дәлил, чөнки Сарайда һәм шул тирәләрдәге далаларда өстә китерелгән кабиләләрдән төзелгән күчмә татарлар яшәгән булып чыга. XV гасырның башларында, Алтын Урда таркалып беткәч, әлеге күчмәннәр Олы Урдага кергәннәр. Ләкин ул да озак яши алмаган. Аның халкы төрлесе төрле халык тарафыннан йотылган (казахлар һәм башкалар), күп кенә өлеше өстәрәк әйтелгән Нугай Урдасына кереп киткән. Бу Урданың соңрак Урта Уралга җәелүе һәм Болгар җирләренә дә күчеп утыруы мәгълүм. Алар шундагы төркиләр белән контактка кергәннәр, аларның телләрен дә бераз үзгәрткәннәр (Д.Рамазанова). Соңрак нугайларның бер өлеше Әстерхан, Кавказ алды җирләренә күчеп китсә дә, Идел – Уралда байтагы калган. Ләкин Урал татарлары теле нык үзгәргән, чөнки нугайларның теле үзгә булган, дигән фикер бер авторда да күренми. Урал татарлары моны үзләре дә сизмиләр. Шәхсән, мин үзем шулар исәбеннән. Әлбәттә, безнең телебез хәзерге татар әдәби теленә якыная бара, ләкин хәтеремдә: безнең әби-бабайларыбызның үзләренә генә хас булган, инде онытыла барган теле дә җирле диалект белән баетылган саф татар теле иде. Димәк ки, хәтта далада яшәүче күчмә татарлар теле дә шул ук гомуми татар теле булган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Ә бу инде Евразиядә борынгы заманнардан башлап таралып яшәгән барлык татарларның да телләре бер-беренә охшаш булган дигән тезисны тагын да ныгыта. Әлбәттә, көнчыгыш һәм көнбатыш татарлар телләре арасында гына күпмедер аерма булгандыр, ләкин алар бер-береннән күпкә аерылып тормагандыр.

        Идел буена килеп утыручы кабиләләр турында башка  авторлар да  үз фикерләрен белдерә: Олуг Мөхәммәт ханның Казанны алу вакытындагы  хәлләр турында  “Казанский летописец”  болай сөйли: ...Кырдан килеп Идел аша чыкты һәм   буш Казанга, Саин (Бату, автор) юртына кереп утырды. Шәһәргә  төрле халык килеп утыра башлады. Монда торып калган болгарлар бик шат булдылар. Казан халкы  үзләренең яклаучысы, саклаучысы булсын өчен  ханның аягына егылдылар. Урыслар тарафыннан яндырылган, таланган  Иске Казаннан ерак түгел бер җирдә падишаһ  нык агач  кальгә салдырды. Яңа падишаһка төрле яклардан: Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азактан, Кырымнан һ.б. җирләрдән  халык килеп сыенды.
       Ошбу фактны Н.М. Карамзин да җөпли (“История государства Российского”):  “Олуг мөхәммәт 1399 елда россияннар җимергән, яндырган Казанга керде. 40 еллап  бу шәһәр буш торды, берничә  алачыкта  мескен ярлы гаиләләр генә бар иде. Яңа урында  шәһәр салып, анда төрле кабилә халыклары яши башлады. Падишаһ аларның таянычы булды”.
     Өстәгеге фикерләрне  Р.Зарипов исемле  милләттәшебез (Р.Зарипов Башкортостан. “Татар цивилизациясе бармы?”) яклап чыга  (ул үзенең интернет-сайтындагы  фикерләрен  ошбу язмага керткән өчен ачуланмас, дип ышанып калабыз): 

“Без кемнәр, төп асылыбыз нәрсәдә? Моны бит татар халкының күбесе белми, чөнки аны оныттырырга тырышканнар һәм максатларына ирешкәннәр дисәк, бик дөрес булыр. Татар тарихын бозып язганнар, монголлар белән бутаганнар, болгарга әверелдергәннәр, төрек белән туганлаштырып кан-кардәшкә әйләндергәннәр, урыс белән хохолга кушып (татар кызларының бу халыкларга кияүгә чыгулары) “маңкорт”лар барлыкка китергәннәр. Бөтен дөньяга сибелгән, чәчелгән татарлар, кайда гына юк соң алар. Төрле исем алып яшәргә туры килде татарга, саный китсәк, болгар-татар, нугай-татар, керәшен-татар, типтәр һәм мишәр. Дәвам иттерсәң, кырым татары, себер татары, касыйм татары, пермь татары, әстерхан татары, сергач татары һ.б. Безнең якларда (хәзерге Башкортостан җирендә аерылып калган татарлар) “без үзебез нугай кешесе” дигән сөйләм сакланып калган. Билгеле, бу яклар тарихчы галимнәр, археологлар, этнографлар тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән, нәтиҗәдә татар цивилизациясенә карата һәм аның тарихына булган карашлар төрлечә. Мондый карашлар татарны бердәмлеккә алып бармый, киресенчә, тарката. Чыннан да, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы авылларга Нугай Урдасы ягыннан күчеп килгән кавемнәр нигез салганын ачыкларга туры килә. Безнең Урсай авылына нигез салучыларның 19 буын кешесе билгеле – шәҗәрәсе бар. Ул мәктәпнең Тарихи төбәк музеенда саклана”. Булгарларның еллар үтү белән татарга әйләнүләрен А.Лызлов та язып куйган. Әлеге автор үзенең, эчтәлегендә “монгол” дигән сүзнең бөтенләй булмаган атаклы “Скиф тарихы” дигән язмасында болай әйткән: “Күп кенә тарихчыларның фикере буенча, Камадан түбәнрәк, Бөек Идел белән Ак воложка (Агыйдел, автор) арасында олы Нугай урдасына кадәр болгар халыклары яши. Ә алардан түбәнрәк, Каспий диңгезенә чаклы, Иделнең теге як ярларындагы шулай ук Идел арты урдасы дип аталган җирләрдә татарлар яшәгән. Ул, көнбатышка киткән болгарлардан калган болгарлар, үзләре янындагы Идел арты урдасында Каспий диңгезенә кадәр яшәгән татарлар белән кушылганнар. Әлеге татарлар Кытай стенасы якларындагы далалардан килгән булганнар һәм Кама, Җаек буйларында яши башлаганнар. Монда торып калган болгарлар белән охшаш булганнар”. Болар бик саллы мәгълүматлар.

  Тагын бер  тарихи чыганактан өзек китерәбез: “...Бу Идел арты урдасында, кояш нурларыннан авырга узып,  тапкан баласына  Цингис (Чыңгыз, автор) дип  исем кушкан  хатынның  баһадир булып үскән  әлеге улы  урданы бик арттырган, киңәйткән.  Бу урда  халкының күплеге, аларның  батырлыгы, илнең байлыгы белән якын – тирәдәгеләрнең барысын да узган. Шул җирләрдә элек  яшәгән   болгарларның исеме буенча  шулай ук болгарлар дип аталган  бу халыктан  кнәз Бөек Владимирга  килгәннәр һәм Махомет  динен мактаганнар (Степенная книга, степень 1, глава 47.)”. Бу хәбәр  көнбатышка күчеп киткән булгарлар урынына  Чыңгыз хан татарларының күчеп килгәнлеге һәм аларның булгарлар дип атала башлаганлыгы турында сөйли. Игътибар итик, рәсми  тарих буенча, бу болгарларның  Киев кнәзе Владимирга барып, аларны исламга күндерегә тырышулары  X гасырның ахырында булган, дип әйтелән традицион тарихта. Бу хәбәр  өстәрәк китерелгән, X  гасырда  булгарларның көнбатышка киткәнлеге турындагы мәгълүматны   раслый.
Булгариянең  икътисадый һәм хәрби  яктан көчле заманнарында ул  көнчыгыш белән көнбатыш һәм көньяк  белән төньяк  арасында  барган сәүдә юлларын  үз кулында тоткан.  Дәүләт халкының үзенең дә  тауар җитештерү мөмкинлекләре зур булган. Иң  керемле тауар, мөгаен, төньяктан килә торган  кыйммәтле җәнлек тиресе  булгандыр. 
 Болгарларның ерактагырак күршеләре дә, якындагылары кебек үк, болгарларга ясак түләгәннәр. Мәсәлән, болгар җиреннән 20 көннән бер айга кадәр юл ераклыгында төньякта вису (весь) кабиләләре яшәгән. Алар турында Ибне Рустә белән Ибне Фадланнан башлап күп кенә көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географлары да язганнар. Соңрак бу кабиләләрнең төп өлеше руслашкан, ә аз гына  өлеше үзенең этник йөзен саклап кала алган. 

Менә шул борынгы ыруглык җәмгыяте дәрәҗәсендә яшәүче ерак төньяк кабиләләре Идел Булгарына буйсынган булганнар. Шулай ук гарәп чыганакларында «йура» дип, ә рус елъязмаларында «югра» яки «угра» дип аталган кабиләләр дә булгарларга бәйлелектә яшәгәннәр. Алар тагын да еракта - үзләренең көньяк күршеләреннән өч айлык юл арырак тормыш иткәннәр. Йуралар хәзерге хантларның (остякларның) һәм мансиларның (вогулларның) бабалары саналалар. Болгарлар шул төньяк кабиләләреннән ясак та җыйганнар, алар белән сәүдә дә иткәннәр. Ләкин тормыш гел алай тыныч кына бармаган. X гасырда ук әле генә руслар тарафыннан оештырылган Киев кнәзләре үзләренең гадәти гамәлләрен дәвам итү, ягъни, көнчыгыш күршеләре җирләренә кул сузу турында хыяллана башлаганнар.

     Өстә әйтелгән хәбәрләрне  тарихи  чыганаклар да ныгыта: “965 елда Киев кнәзе Святослав, атасы Владимирның  юллары белән  Болгариягә юнәлде. Ул  шәһәрләрне, авылларны яндырып, талап, Идел буйлап Хәзәргә кадәр түбәнләде. Бу илне  сугышып  алып,  халыкка  авыр ясак салды. Хәзәр иленең көнчыгыш тарафындагы шәһәрләр бөтенләй юк ителделәр”. 
Бу турыда  X гасыр гарәп  географы Ибн-Хәүкәл дә язып калдырган: “Руслар Итил  елгасы буендагы  булгарлар, буртаслар һәм  хәзәрләрнең илләрен   җимерделәр һәм таладылар (С.А.Плетнева. Хазары. «Наука» . 1976, с. 70 -71)”.

В.Кожинов “История Руси” дигән китабында әлеге походның хәзәрләргә буйсынган вятич халкын талаудан башланганлыгын яза. Бу хәл 965 елда була. Вятка халкы (хәзерге Киров өлкәсе) ул вакытта булгарларга буйсынган булган, димәк хәзәрләргә дә, дигән сүз, чөнки булгарлар үзләре дә хәзәрләрнең вассаллары булганнар. Монда без шуны күрәбез, Святослав ул вакытта ук, тарихта язылганча, Булгар шәһәрен генә түгел, Иделне үтеп күп җирләрне талаган була.

        Ул гына да түгел, Киев кнәзе Владимир  20 елдан соң  Булгарны бөтенләй  Киевка   буйсындырырга омтыла. Бу турыда   елъязмачы  хәбәрләренә таянып әйткән  Л.Гумилев сүзләрен китерәбез: Идел ярында торган (Хәзерге Казаннан ерак түгел)  Бөек Булгарны   сугышып алып  Киевка  кушу  барып чыкмады. Владимир белән Добрыняның бу уңышсыз походы  (985 ел)  турында елъязмачы  коры гына, “... итек киеп йөргән кешеләрдән  ясак алып булмас, чабата кигәннәрне  эзләргә кирәк”, дип язган.  Шулай итеп  Владимирның бу юнәлештәге  эше уңышлы булмады.  (“Святослав и Калокир”  Гумилёв Л.Н.) 
      Мондый максат, ягъни Булгарияне сугышып алып буйсындыру,  урыс кнәзлекләре  гамәлләренең көн тәртибеннән  шуннан соң  да төшмәгәндер, дип ышанып әйтергә була, чөнки  алдагы еллардагы вакыйгалар шуны күрсәтә.
Булгарлар белән урыслар арасындагы тынычлык килешүе белән тәмамланган 985 елгы рус походын һәм 1088 елда болгарларның  урыслар тартып алган   үз шәһәре Муромны кайтарып алырга тырышуларын  исәпкә алмаганда, нигездә, үзара мөнәсәбәтләр аңлашуга корылган булган. Идел Болгары белән Борынгы Рус дәүләте арасындагы киеренкелек бераз соңрак, Владимир – Суздаль кнәзлеге көчләнеп киткәч башланган. 

Дөрес, күрше дәүләтләр арасында килешүчәнлеккә нигезләнгән гамәлләр дә байтак булган. Мәсәлән, рус елъязмаларында тагын шундый бер вакыйга турында язылган: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә төялгән бодай җибәргән. Ул чакта Русьта зур ачлык булган, һәм руслар болгарларга ярдәм сорап килгәннәр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык сатканнар. Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик, Русьта ачлыклар элек еш булып торган, ул чакларда да аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итә килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда 1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында язылган. Бу очракта да руслар болгарларга барганнар, алардан ашлык төяп кайтканнар һәм шулай үлемнән котылып калганнар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы булыр. Андагы бер вакыйга турындагы хәбәрнең иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була:

«Фетнә бик куәтле булды, һәммә җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, адәм ашау галәмәтләренә барып җитте. Барча кеше Идел буйлап Болгарга бардылар, бодай да, азык та алып кайттылар һәм шуның белән җан саклап калдылар». 

Еллар үтә тора, әмма хәлләр дә үзгәрә. Булгар – татарның ут күршеләре булган урыс кнәзлекләренең аппетиты ачылганнан ачыла: Суздаль - Владимир кнәзләре тарафыннан Булгар җиренә даими рәвештә талау һәм басып алу яулары чабыла. Мондый шартларда Булгариягә тугандаш татар һәм башка милләтләрнең күченүе уңай күренеш, дип исәпләргә кирәктер. Булгариянең көнбатыш тарафындагы күршеләре булган урыслар ягыннан бик күп мәртәбәләр зыян күрүе гарәп тарихчылары буенча да һәм урыс елъязмалары буенча да билгеле. Мәсәлән, елъязмалар булгар - татарлар белән урысларның 965, 980, 1068, 1107, 1149 — 1157, 1164, 1171, 1205, 1218, 1220, 1221, 1222 елларда сугышканлыкларын язганнар. Бу сугышлар күбесенчә урыслар ягыннан башлана торган булган. Моны Ибн- Фадлан да раслый. Булгар, татарлар тарафыннан алынып, Алтын Урданың олысы итеп билгеләнгәнлеге турыда әйтелде инде. Әлбәттә, бу хәл үзе дә Булгарга татар администрациясенең, черүенең һәм башка сфералар хезмәткәрләренең күченүенә китергәндер.

     Алтын Урда татарларының  Булгарга  даими  рәвештә  ары таба  да  күченүе  М.Әхмәтҗановның  “Безнең илләр Нократ” дигән язмасы буенча да абайлана.

“1360 елда Бөек Новгородтан ушкуйниклар килеп Җүкәтау шәһәрен талыйлар. Урыс елъязмасы бу хакта “ушкуйниклар Җүкәтауны сугышып алдылар, бик күп татарларны үтерделәр”, дип хәбәр итә. Монда без урысларның булгарлар түгел, татарлар турында язганлыкларын күрәбез. Шушы һөҗүмнән соң Җүкәтау бикләре Алтын Урда мәмләкәте башкаласы Сарайга яклау сорап баралар. Сарай хөкүмәте, хәлне төзәтү өчен Болгар олысына 1361 елда Булат Тимер бикне юллый. Ул Болгар олысын ныгыту чарасына керешә. Булат Тимер Нугай бик улы Болгар олысы идарәчесе итеп Җанибәк хан (1343 – 1357) тарафыннан ук билгеләнгән булган. Моны 1366 елда Болгар шәһәрендә сугылган тәңкә раслый. Шул елда урыс ушкуйниклары һәм кенәзләренең юлбасарлык яулары яңадан башлана. Алар Нократ һәм Кама буйларына бөлдергеч һөҗүмнәрен кабатлыйлар. Төп болгарлар шушы һөҗүмнәр вакытында тар-мар китерелеп, татарлар белән тәмам берләшеп, кушылып бетүгә йөз тоталар. 1367 елгы урыс кенәзләренең берләшкән һөҗүме вакытында Болгар олысы тагын тар-мар китерелә. Булат Тимер Сарай тарафына кача һәм анда тәхеткә менгән яңа хан Газиз тарафыннан үтерелә.

  1369 елда Болгар олысын Хәсән Солтан идарә итә башлый. Аңа урыс кенәзләренең һәм  ушкуйникларының 1369, 1370, 1371, 1374, 1376, 1377 елларда туктаусыз ясаган һөҗүмнәрен татырга туры килә. Урыс елъязмалары Нократ, Кама һәм Идел буенда гел татарлар хакында гына сүз алып баралар, болгар халкы кенәзе түгел, ә Болгар олысы кенәзе (биге) хакында гына сөйлиләр. Урыс елъязмаларында болгарларның халык буларак теркәлмәве Урта Иделдә 1360 елдан соң бары татар халкы гына яшәгәнлеген раслый”. 
   Шунсын да искәртеп китик,  А.Лызлов һәм башка авторлар хәбәрләре буенча,  булгарларның инде татарлар белән  бергә кушылганлыгын   һәм урыс елъязмаларында татарлар турында гына языла башлаганлыгын инде  беләбез.

Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Булгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк - ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихында башкала дәрәҗәсен гәүдәләндергән Биләр шәһәре «Олуг» дип әйтелә башлаган. Бу турыдагы өзекләрне тагын да китерәбез.

Өстә әйтелгәнчә, руслар  көньякта, көнбатышта   башка төрки халыклар белән  сугышкан бер гасыр эчендә  булгарлар  тыныч яшиләр. Ләкин 1120 – 1121 елларда  урыс һөҗүмнәре яңадан башлана, һәм алар булгаргарга шулкадәр  зыян салалар ки,  булгарлар башкаланы, өстәрәк әйтелгәнчә, Булгар  шәһәреннән  ил  уртасындарак  булган  Биләргә күчерергә мәҗбүр булалар. 

Һөҗүмнәр кабатлана тора, 1184 елда, тик бу юлы Владимир – Суздаль ягыннан булган рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, әмма һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Билгеле булганча, Булгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Булгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары булгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буеңдагы булгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар, Булгарлар мондый талауларны туктатуны сорап ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктатмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Муром шәһәрләрен туздыралар, Рязаньга барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була. Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Биләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр. Ләкин бөтен урыс кнәзлекләреннән җыелган дружиналарның Булгарга һөҗүм итүләре үч алу яки талау гына түгел, аларның нияте киңрәк, колачлырак була, һәм без алда бу турыда укырбыз.

Ул вакытлардан соңрак Святослав  Ашлы шәһәрен булгарлардан  бөтенләй тартып ала.  Аннан соң  үзе җимергән бер булгар  кальгәсе  урынында  Нижний Новгород шәһәрен нигезли.  Бу исә  урысларга Идел артын  иркенләп талар өчен   һәм Иделнең  сул ягына да чыгу өчен  бер форпост була. Нәк менә 1552 елдагы  Зөя кальгәсе кебек була бу шәһәр.  Михаил Пинегин әйтүенчә: “бу елларда Булгария руслар тарафыннан  бетүнең  соңгы чигенә җиткерелгән иде; ләкин шулвакыт кызыклы тарихи вакыйга   була -  Булгарияның татарлар тарафыннан алынуы  булгар халкының котылуына, аякка бастырылуына китерә”.  Һәм чыннан да, ди ул, Идел арты  урдасы  составындагы  Булгария  әкрен  - әкрен күтәрелә,  Булгар, Казан кебек дистәләрчә эре шәһәрләр үсә,  тормыш кайный.

Хәзер инде искә төшерик, ничә еллар буе урыс һәм татар тарихчылары 1236 елда Булгария бетте, яшәүдән туктады, дип тәкрарлыйлар. Баксаң, киресенчә, Булгария юкка чыгудан котыла, тиз генә күтәрелеп китә, чәчәк ата, һәм аны нәкъ менә тугандаш татар халкы коткара. Булгарлар белән татарларның берләшеп, бер халык булып китүе турында өстә китерелгән тарихи чыганаклардан башка, М.Әхмәтҗанов та бер дәлил табарга ярдәм итә. Аның әйтүенчә булгарчылар “казан татарлары”н 1236 елда Бату хан тарафыннан басып алынган “Биләр дәүләтенең” турыдан – туры токымы һәм варислары, дип атыйлар икән (М.Әхмәтҗанов. “Идел – Урал татарлары”). Ләкин монда бер аңлашылмаучылык бар кебек: Биләрдә татарлар яшәгәннәр һәм аларны шулай ук татарлар сугышып алганнар, диелгән түгелме соң монда? Әллә бу бөтенләй дә аңлашылмаучылык түгелме? Әллә бу Биләрдә, шул вакыттагы Булгариянең башкаласында, татарлар өстенлектә булганлыкны танумы? Ә бу исә Батуның Булгарны сугышып алмаганлыгын, 1236 елга кадәр үк инде анда татарларның өстен халык булганлыгын белдерә, дип әйтергә мөмкинлек бирә. Традицион тарих буенча Чыңгыз ханның кыпчак - болгар җирләренә килеп керүе милади белән 1223 нче елда була, дип исәпләнә (4 февр. 1223 - 23 янв. 1224 г.). Хәер, бу елны исбат итүче документлар юк икән, бары тик тарихчы галимнәр генә шулай булсын, дип сөйләшкәннәр (А.Бушков.Чингисхан), гәрчә, А.Лызлов буенча, 1224 ел дип бедерелсә дә. Әлбәттә, Чыңгыз хан үзе түгел, ә аның яубашлары Җәбә белән Субудәй баһадирның 30 мең яугирдән торган черүе, көньяктан урап, Персияне, Кавказны дер селкетеп үтеп, кыпчак далаларына килеп чыга ( Дон - Днепр аралыгында) . Кыпчак ханы Юрий Кончакович татарларга каршы торып карый, ләкин җиңелеп, качып котыла (тарихта бу вакыйгаларны тасвирлаганда монголлар турында язылмый, бары тик татарлар гына). Кыпчаклар (Котян җитәкчелегендәге өлеше, автор) бу вакытта инде урыс князьләре йогынтысы астында булган булалар һәм татарлардан качып, урысларга барып сыеналар. Татарлар урыс князьләренә илчеләр җибәрәләр. Бу илчеләр урысларга, без сезнең белән сугышмыйбыз, безгә кыпчакларны бирегез, алар безнең дошманнарыбыз, дигән таләп куялар. Тегеләр бер кануннарга да сыймый торган зур явызлык эшлиләр: илчеләрне азаплап үтерәләр. Шуннан соң, князьләр (Киевныкы – Мстислав Романович, Галичинаныкы – Мстислав Удалой, Смоленскныкы – Владимир һ.б.) кыпчаклар белән берләшеп (ләкин берләшүләре сүздә генә була), татарларга каршы чыгалар, бу орышта бик каты җиңеләләр һәм илләренә таралалар.

Бу турыда без әле мәктәп программасына кергән дәреслекләрдән үк укып беләбез.  Кыскасы, татарлар  бу җиңүдән соң  урыслар артыннан чапмыйлар, бераз эзәрлекләгәч, кире борылып, инде турыдан, Идел аша  Каракорымга  ашыгалар. Ләкин кайтышлый  җае чыкканда  Идел болгарларын  талап кайтырга кирәк диптер инде, анда суклыгалар, ләкин  Җигүле таулары тирәсендә болгарлар тарафыннан  пыр туздырылып җиңелеп кайтып китәләр. Шунсын  да әйтик: урыс кнәзләренең  дружиналарында барлыгы  80 мең яугир була (С. Баймухаметов, Анатомия мифа), ә татарларныкын без инде беләбез – 20 меңнән артыграк  калган булгандыр.

Өстә язылган вариант рәсми тарих буенча китерелгән. Тарихта язылмаганы шул: татарлар Чыңгыз хан ставкасына эләгү өчен, никтер кире Идел буйлап Саксин каласына чаклы төшәләр. Бу гамәл татарларның ставкасы Каспий диңгезенең төньягындагы түбәнлекләрдә булганлыгын күрсәтә дигән сүз, чөнки татарлар ул вакытларда инде Иделнең ике ягында да яшәгән булганнар.

Гадәттә Калкадагы (Калка урыс җирләрендә булмаган) сугыш менә шулай кыскартып бирелә. Әгәр тәфсилләбрәк бирелгән альтернатив язмаларны укысаң, хәлләр икенче төрлерәк барган.  Татарлар урыс территориясенә кермәгәннәр, бары тик,  кыпчаклар белән безнең  арадагы ызгышка кысылмагыз, дип  әйтү өчен, илчеләр генә җибәргәннәр. Билгеле булганча, князьләр илчеләрне азаплап үтерәләр. Шуннан соң җыелышып  үз чикләре аша чыгып, озак кына баргач, татарлар станына һөҗүм итәләр,  күп кенә кешеләрен үтерәләр, малларын куып алып китәләр. Шуннан  соң 12  көн буе тагын талар җирләр эзлиләр. Ниһаять,  алар татар гаскәрләрен очраталар, һәм,  алар арасында  әлеге дә баягы Калкадагы  сугыш  башлана (А.Лызлов...).

Ләкин урыслар ахыр чиктә тиешлесен алалар. Әлеге орышның сәбәбе – беренчедән, урысларның вәхшиләрчә илчеләрне җәзалап үтерүе була, икенчедән аларның әлеге дә баягы - татарларны талап китү гамәле. Качып китеп барган Галич кнәзе батыр Мстислав Мстиславич Днепр елгасын чыккач, көймәләрне ватып, суга батырып, агызып куйган. Ул моны татарлар көймә белән чыгып арттан кумасыннар өчен эшләгән. Аның артыннан кача килгән бик күп урыс сугышчылары татар кылычына караганда елга аша йөзеп чыгуны хуп күргән һәм батып үлгән. Татарлар исә елга аша чыгу юлын барыбер тапканнар һәм Мстиславны тотканнар. Кайсыбер авторлар Калка елгасындагы сугышның һәм, гомумән, татар – монголларның 1223 елда көнчыгыш Европага килеп чыгуын болай аңлаталар: 1219 елда Хорезм шаһы Мөхәммәттә хезмәттә булган кыпчаклар Отрар шәһәре тирәсендә татарларның бик бай кәрванын талап, ничәдер йөз яки мең кешеләрен үтереп, бик күп тауарларын алалар (традицион тарихта бу җинаятьчеләрнең кыпчаклар булганлыгы әйтелми). Шушы гамәл татарлар белән кыпчаклар арасындагы дошманлыкка аңлатма бирә сыман. С.Баймухаметов версиясе буенча, вакыйгаларның соңрак булган дәвамы да икенче төрлерәк дип аңлатыла: Калка янындагы сугыштан соң татарлар булгарларга бөтенләй һөҗүм итмәгәннәр. Киресенчә, татарлар Иделне кичкәндә һөҗүм итеп, булгарлар аларның үткән сугышларда байтак кимегән черүен пыр туздырып җиңеп кайтарганнар. Әлеге автор сүзенчә, булгарлар шулай итеп үзләренә үзләре дошман булдырганнар.

(С. Баймухаметов, Анатомия мифа).   

Ләкин кайбер авторлар тарихның бу версияләренә каршы. Шуңа күрә вакыйгалар чылбыры да күпмедер икенче төрлерәк дип уйланыла ала. Мәсәлән, Калка елгасында 1223 (А.Лызлов буенча – 1224) елда кыпчак һәм урысларның татарларга каршы булган сугышы түгел, ә урыс князьлекләре арасындагы низаглары булуы мөмкин (А.Бушков.Славянская книга проклятий). Чыннан да, бу заманнарда Киев князе Владимир үлгәч аның уллары арасында башланган канлы сугышларның чак кызган чагы була бит. Ул вакытларда Юрий Кончаковичның кыпчаклары да урысларның низагларында актив катнашканнар. Ә иң мөһиме, эш шунда ки, әлеге татар черүендә Плоскиня дигән урыс кулы астында ниндидер кораллы сукбайлар-юлбасарлар (бродниклар) да булган (В.Ян. “Чингизхан”). Ләкин кайсыбер авторлар Плоскиняның урыс кнәзләре ягында булганлыгын һәм татарларга сөйләшүләр алып бару өчен җибәрелгәнлеген әйтәләр.). Князьләр, шул Плоскиня сүзенә ышанып, озак сугышып тормаганнар, татарларга бирелгәннәр, чөнки теге сукбайлар башлыгы, татарлар сезне тимиләр дип, тәре үпкән. Бу Плоскиня дигән кеше турында башка автор да яза. Ләкин аныңча ул Плаксиня исемле була. Монда да ул Җәбәнең черүендә урыслар булганлыгын әйтә (А.А.Гордеев. “История казаков”. Т.1,с.22). Шунсын да әйтергә кирәк, ул вакытларда татар – урыс чикләре тирәләрендә төрле милләт (урыс, татар, кыпчак, болгар, мишәр, мордва, автор) авыллары аралашып утырган булалар. Болар бернинди кнәзләрнең һәм ханнарның басымына да бирешмиләр, тыныч кына яши бирәләр. Шуңа күрә Калка елгасындагы сугыш – шул тирәләрдәге вак ызгышлырның бер чагылышы гына булуы мөмкин. Һәм шул чактагы сугышның ахыры булган, 1223 елда монголларның Булгарга һөҗүм итүе, бары тик урыс тарихи чыганакларында гына һәм бер-ике җөмлә белән генә бирелгән. Бу тарихи ялган шул елдан башлап татар белән булгарны капма-каршы куюны күздә тотып эшләнгән, ахры.

      Кыпчак – татар низаглары соңрак, берничә елдан соң  башланган, дигән  фикерне  XIII  гасырда яшәгән гарәб елъязмачысы  Ибне – Васил язып калдырган. Ул  “1229 – 30 елларда татарлар белән кыпчаклар  арасында сугыш  уты кабынды”, дип язган.  Рәсми тарих  буенча  без татарларның Булгариягә каршы  сугышуын беләбез. Ләкин  альтернатив чыганаклар башкача сөйли.  Мәсәлән, бу турыда Р.Безертдинов   болай яза: “Утыз мең  яугире булган черү белән Субедэй  һәм   шаһзадә  Кутай кыпчаклар җиренә яу чаптылар. 1228 елда алар Урал буе тирәләрендәге көнчыгыш кыпчакларны үзләренә буйсындырдылар. Шуннан соң татарларның атлы черүләре Җаек аша чыгып,  Каспий буе  далаларына басып керде. Татар – монголлар  кыпчаклар көтүлекләрен кысрыклап чыгардылар һәм  булгарларның  каравылчы черүләрен тар-мар иттеләр. Кыпчаклар  булгарлар җиренә качып котылдылар. Бер өлеше  Идел аркылы чыгып  качтылар. Татарлар Булгариягә  кермәделәр.  1228 – 29 елдагы бу поход  даладагы  һәм  бигрәк тә аның көнбатыш өлешендәге  тыныч тормышны бозмады. Котян кул астындагы  көнбатыш  кыпчаклар бу вакытларда Галич кнәзлеген талау белән мәшгульләр иде.
Кыпчак җирләрен  айкау,   буйсындыру 1235 елга кадәр дәвам итте һәм  Алтайдан алып Иделгә  кадәр булган җирләр  төрки – монгол (татар, автор) империясенә керделәр”. Без монда да 1235 елда  татарларның булгарлар белән бергә  булганлыкларын күрәбез.
Г.Тизенгаузенның  Ән-Нувайридан  китерелгән  хикәятендә болай  бәян ителгән: “ ...Дурут һәм   токсоба кабиләләре арасында килеп чыккан дошманлык  токсоба (татар, автор) кабиләләренең  җиңүе белән тәмамланган. Бу көнбатыш татарлары  көнчыгыштан килгән  татарлар белән бергә,  Котян  кул астындагы дурутларны  Венгриягә күчеп китәргә мәҗбүр итәләр”. 
Г. Тизенгаузен  сөйләгән әлеге хәлләр 1237 елдан  соң булган  һәм алар токсоба – дурут  сугышларының  дәвамы булгандыр, дип фаразларга  да була. Ни өчен дисәң, 1237 елда Рязаньны алгач, Бату черүен көньякка, кыпчаклар ягына алып китә. Кызганычка каршы,  иң мөһиме, татар  белән кыпчакның дошманлыгы һаман дәвам иткән.  Ул гына да түгел,  тарихи  чыганакларда  татар белән  көнбатыштагы кыпчаклар  кан дошманнар, дип әйтелгән.  Һәм Батуның көнбатыш походының максаты - нәкъ менә шул кыпчакларны  эзәрлекләп бару  булган, диләр кайсыбер авторлар (А.Бушков. К.Пензев һ.б.). Ләкин монсы бәхәсле, дип санарга була, чөнки Бату  1236 елдагы походын кыпчаклардан түгел, төньяк – көнчыгыш  урыс кнәзлекләреннән башлый.
      Калка буендагы орышның тагын бер  табышмагы – елъязмачының   урысларның кемнәргә каршы сугышуларын белмәгән булып кылануы. “Килгәннәр, янәсе, безнең гөнаһ шомлыгыбызга каршы кайдандыр күз күрмәгән, колак ишетмәгән  татарлар – моавитяннар (мөселманнар, автор), әллә таурменнар, әллә таурослар, әллә инде бәҗәнәкләр”.  Сизелә ки,  елъязмачы  урысларның   сугышны үзләре башлавын, татарларны талап  китүен, кабахәтлек күрсәтеп татар илчеләрен  газаплап үтерүен  танымаска, белмәмешкә  салынырга  маташа.  Әйтеп китү лязимдыр, урыс тарихчылары еш кына:   “татарлар безнең  гөнаһ - шомлыгыбызга каршы  алла тарафыннан җибәрелгәннәр”,-дип язганнар. Ахрысы, аларның  гөнаһы һәм гаебе зур булган һәм алар моны белгәннәр. 
       Күренекле  тарихчы  А.Лызлов, 400 елдан соң: “...татарлар шуннан соң (1224 елда)  кыпчакларның  кальгәләрен, шәһәрләрен һәм авылларын  нигезенә чаклы җимерделәр,  Дон, Меот (Азов) диңгезе, Таврика (Кырым)  һәм  Кара диңгез буйларын  үз кулларына алдылар  һәм шул җирләрдә урнаштылар”, дип яза.  Күрәбез ки, монда без татарларның бу сугыштан соң булгарларга җиңелеп кайтып китмәгәнлекләрен, һәм кыпчаклар  белән татарлар арасында зур сугышларның  әле озак  барганлыгын  абайлый алабыз. 
     Монда  без  кыпчакларның, димәк бүтән төркиләрнең дә, мәсәлән, традицион тарих буенча күптән инде каядыр күчеп китәргә тиеш булган  бәҗәнәкләрнең,  бер дә күчмә халыклар булмаганнарына тагын бер мәртәбә инанабыз.  Хәтта, шул ук авторның   бәҗәнәкләр, таурменнар – шул ук татарлар, дигән  гыйбарәсен дә  күрәбез.  
     1223 елдагы  Калкадагы сугыштан соң  Җәбә  белән Субедэйның  Булгарга суклыгып, җиңелеп кайтулары да шик астында кала.  Чөнки орыштан соң  татарлар беркая дә китмәгәннәр, кыпчаклар белән озак сугышканнар һәм Кара диңгез буйларында калганнар (А.Лызлов...).  Хәер, алар электән үк  шул тирәләрдә булганнардыр да.  Урыслар башта аларның торган җирен талап, малларын куып алып киткәннәр бит. Кызганычка каршы, А.Лызловның бу язмалары  рәсми тарих тарафыннан  исәпкә алынмый. Чөнки XVII  гасырда   “иҗат итүче”  урыс  елъязмачысының  бурычы – дөреслекне  ачу түгел, киресенчә, яшерү, бутау, татар белән кыпчак, булгар арсын бозып күрсәтү булган. Шуның өчен дә бит чын елъязмалар юкка чыгарылган. Моны  хәзерге  заманның күп кенә  нәкъ урыс  авторлары  әйтеп тора.
    Инде  Андрей Лызловның  өстәрәк китерелгән  “Скиф тарихы”ннан  булган өзегенә өстәп, шуны да  бәян итәргә кирәктер. Аның әйтүенчә  Иделнең түбәнге агымында яшәгән татарлар (Идел арты урдасы, ул  көнчыгыштан  Хвалис ягъни Каспий  диңгезе белән чикләнгән була,) бик көчле  кавем булганнар һәм Әстерхан  дәүләтеннән башка  бөтен урдалардан  да өстен торганнар.
       Монда бу автор  үз язмасына рәсми тарих  буенча  XII - XIII  гасырларда әле билгеле булмаган  Әстерхан дәүләтен  кертә.  Без инде,  Европа яки урыс галимнәре кебек,  борынгы авторларның мәгълүматларын  төзәтергә  җөрьәт итмибез  һәм аларга ышанабыз. Соңрак (200 еллардан соң)  Әстерхан дигән татар дәүләтенең  чыннан да булганлыгын исәпкә алып һәм  XIII  гасырдан соң ул тирәдә башка көчле халыкларның булмаганлыгын исебезгә төшереп,  Әстерхан – электән татарлар  дәүләте булгандыр  дип уйлыйбыз.   Димәк ки,  Идел арты урдасыннан башка тагын   бер татар дәүләте  булган булып чыга.  
      Әлеге хәбәрләр  Калка янындагы  сугышларда катнашкан татарларның бернинди дә  килгән монголлар түгел, ә күптәннән  шунда яшәгән татарлар икәнлеген  күрсәтә. Ул гына да түгел, елъязмачының  урыслар белән  тыгыз контактта торган, алар арасындагы  низагларны   бетерергә  ярдәм итешкән (өстәрәк карагыз) татарларның кем икәнлекләрен белми кылануы, урыс кнәзләренең  гаебе барлыгын  танымаска тырышуы гына булуы мөмкин.  Һәм алар чыннан да  татарларны таларга  (яки сугышып алырга) килгән булганнардыр. Моны  шуннан да шәйләргә була, Калка янындагы сугышта  күп кенә кнәзләр:  Киев, Чернигов кнәзләре дә, көнбатыштан Галич – Волынь кнәзләре дә һ.б. катнашкан була. Сорау туа:  традицион тарихта әйтелгәнчә, ничек итеп  берничә көн эчендә,  бу  кнәзләр, әллә кайдан татарлар дигән халык  килде  дигән  чакыру хәбәре алырга өлгерә, гаскәр җыя һәм   җәяү ике - өч меңләп чакрымны үтеп, Калка  буендагы сугышта катнаша?  Җавап:  Бу кампания урыслар тарафыннан алдан ук  ниятләнгән булган һәм  алар барысы да (шулай ук көнбатыштагы  Галич кнәзе дә) күптән  инде  бергә җыелган  булганнардыр. Автор фикеренчә, кнәзләр  татарлар җирләрен  сугышып алырга барган булганнардыр. Бәлки бу – урыс кнәзләренең яңа  сугышып алу походларының  башы булырга тиеш булгандыр. Һәм чыннан да, А.Лызловның версиясенә охшаш булган  Ипатьев  елъязмасы буенча, татарларның  кыпчакларны  беренче тапкыр  очратып тар-мар итүе белән  урыс дружиналарының  татарларны куа китүе арасында  берничә ай вакыт үткән була. Чөнки  ул арада  кнәзләр яңадан  Киевта җыелалар, анда киңәшләшәләр,  шуннан соң кнәзлекләренә кайтып, черүләрен тулыландыралар һәм  бергә Канев янында җыйналып, татар җирләренә китәләр. Калган гамәлләре А.Лызловта язылганга тәңгәл килә. 
       Ибн  әл - Әсир калдырган язмаларда да вакыйгалар  шулайрак бара, ләкин  аныңча  татарлар  Дон белән Днепр арасында ук булган булалар. Бу автор урыс кнәзләренең татарларны ике атна буе эзләп йөргәнлекләре,  3-4 тапкыр аларның ваграк  черүләрен  юк итүләре, 2-3 тапкыр малларын куып алып киткәнлекләре турында язган. Ниһаять, төп гаскәрләрен очратып, каты җиңелүгә дучар булалар. Әйтергә кирәк ки, Ибн әл - Әсир татар -  монголлар турында түгел, ә көнбатыш татарлар турында яза.
       Өстәрәк китерелгән  өзекләр, тарихта  язылганча,  1223 (1224) елдагы  татарларның  урыс дружиналарын  җиңүен  таный, ләкин  бу  орышның сәбәбен, урынын   һәм  аңардан соң булган вакыйгаларны бозып бирә. Җитмәсә, 1223, 1229, 1232  елларда  тарихи чыганакларда күрсәтелмәгән, уйлап чыгарылган, булгарларның татарларны җиңүе  турындагы орышларны китерә.  Моның  максаты – татарлар  белән булгарлар  арасында  дошманлык  хөкем сөргән, дигән тезисны  исбатларга  тырышу булгандыр.
      Өстә китерелгән  күп кенә   тарихи чыгынаклар һәм  галимнәрнең фикерләрен искә алып,  бу бабны  түбәндәгечә  йомгакларга мөмкинлек бар:

XIII гасырга кадәр Булгария дигән илнең башлыча исеме генә элеккечә сакланган. Халкының күпчелеге төрле сәбәпләр аркасында татар халкына әйләнгән, гәрчә алдагы бабларда алар булгарлар дип аталсалар да. Бу вакытларда Булгариядә татарлар күпчелекне тәшкил иткәннәр һәм хакимият алар кулында булган. Булгариянең берничә әмирлеккә бүлгәләнгән булуы да мөмкин. Булгариянең Бату яуларына кадәр үк тугандаш татарлар империясенә кертелгән булуы ихтимал. Булгариядәге халык кебек үк Кимәк ханлыгындагы татарларның исламда булуларында да шик юк, чөнки XIII гасырда инде шулай булырга тиеш иде дә. Кайсыбер тарихчылар да шул турыда язып калдырганнар. Димәк бу ике халык (булгарлар һәм татарлар) бер үк диндә булулары белән дә тугандаш халык булганнар. XIII гасыр башларына Булгария Владимир – Суздаль кнәзлекләре тарафыннан бик нык таланган, какшатылган, ул тиздән урыс кнәзлекләре кулына төшү куркынычы астында торган. XIV гасырда ушкуйниклар Булгарияне туктаусыз талаганнар. XV гасырда Булгария тагын шундый ук хәлдә булган: ушкуйниклар һәм урыс кнәзләре бик нык туздырганнан соң, Федор Пёстрый 1431 елда Булгарияне тулысынча басып алу мөмкинлеген алган. Бу юлы аны татар ханы Олуг Мөхәммәт коткарган һәм Казан ханлыгы төзелүнең сәбәпчесе булган.

     Хәзерге вакытка кадәр яшәп килгән булгар теориясе нәкъ менә шушы  хәлләрне яшерү өчен уйлап чыгарылган  булган, дип  фаразларга җөрьәт итәбез.


                                            Давыл    

Бу бабта татарларның булгар һәм урыс илләренә басып керүенең сәбәпләрен ачыклап китү күздә тотыла. Чөнки рәсми тарихта бу хәлләр анализлау күзлегеннән карап беркайчан да аңлатылмаганнар. Традицион тарих ничек язган, без шуңарга ышанырга тиеш булганбыз. Бөтен дөнья белгән, без мәктәп дәреслекләрендә укыган тарихта язылган вакыйгалар, һәм гомумән, ул вакыттагы урыс – татар арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы ачылмаган төсле тоела. Бик күп сораулар җавапсыз кала. Мәсәлән, менә шуларның берничәсе: Ник татар-монголлар урыс җирләренә басып кергәннәр, урыслар бит аларга зарарлык кылмаган булганнар? (Калка елгасы буенда татарларның илчеләрен үтерүне исәпләмәгәндә). Һәрхәлдә, тарихта бу турыда мәгълүматлар юк. Татар – монгол яуларының максаты нәрсәдә булган?

Нигә   алар  урыс кнәзләрен  урыннарында  калдырганнар? 

Нигә кнәзлекләр арасындагы низагларны бастырганнар? Нигә халык санын алганнар, ясакны болай да һәм күбрәк күләмдә алырга була иде бит? Ник бөтен Русьны алып бетермәгәннәр? Нигә көнбатыштагы Европа илләрен алуын алганнар, ләкин шундук бөтенләй ташлап кайтып киткәннәр? Нигә һөҗүмне бай көнбатыш кнәзлекләрдән түгел, ә әле тернәкләнеп кенә килгән ярлы Суздаль якларыннан башлаганнар? Һәм бары тик шул урыннарны гына ахырга чаклы диярлек кулларында тотканнар? Ә көнбатыш кнәзлекләр озак та үтми татар – монголлар кулыннан ычкынганнар, соңрак Бөек Литва кнәзлеге составына кереп киткәннәр. Күрәбез ки, сораулар күп, ләкин җавап табуы авыр. Иң мөһиме, татар-монгол басып алучыларның гамәлләрендә мантыйк күренми. Моны, һәрхәлдә хәзерге заман кешесе күзлегеннән чыгып караганда, аңлап булмый. Шуңа күрә соңгы вакытларда тарихны, һәм бигрәк тә, аның бу өлешен яңадан карап чыгу омтылышлары күренә башлады. Әле язылганча, вакыйгаларның өстә китерелгән версиясенә альтернатива буларак, икенче вариантын фаразлау табигыйдыр. Югарыда язылган бабларда, чит ил һәм урыс авторларының төрле елларда башкарылган язмаларына таянып, шундый яңа фикерләр әйтелгән иде: 1) Борынгы татарлар, көнчыгыштагылары да, һәм шулай ук көнбатыштагылары да телләрен, гореф – гадәтләрен саклап калган милләттәшләребез булганнар. Ике мең еллар буе Евразиядә билгеле булып, аларның шанлы һәм данлы булулары күп кенә ваграк кавемнәрнең дә татар исеме алуларына китергән. 2) Татар - монгол яуларында әйдәп баручы халык нәкъ шул татарлар булганнар. Монголлар ул яуларда аз булган. 3) Чыңгыз хан һәм аның нәселе монгол кавеменнән булмаганнар, кайсыбер авторлар аның татарлардан булганлыгын тәгаенлиләр. 4) Татарлар мөһим сәбәпсез бер халыкны да сугышып буйсындырмаган, башка кавемнәр татарларга үзләре теләп кушылганнар. 5) Булгарлар белән татарлар Идел – Уралда һәм Себердә тыгыз контактта булганнар. Ул гына да түгел, алар кушылып бер халык – татар халкы булып атала башлаганнар. 1236 елда Булгария татарларга нык каршылык күрсәтмәгән. Бары тик Биләр шәһәре генә сугышып алынган. Күп кенә булгарлар татар черүенә кергәннәр. Бу фактны раслаучы дәлилләрне, әлбәттә, табуы җиңел түгел, ләкин табыла. Шул фикерләргә таянып, тарихның яңарак версиясен фаразларга да мөмкинлек бар. Монда иң мөһиме – татарның Булгариягә һәм Руська һөҗүм итүенә нисбәтле яңа, ләкин нигезле фикерләр табу.

     Башта Идел буе һәм  Булгария тирәсендәге вазгыятьне  ачыкларга кирәктер.  1125 елда  Киев кнәзе  Владимир Мономах үлеп, аның күп санлы варислары  Киев тәхете өчен канлы сугышлар башлаган заманда, Мономахның кече улы Юрий (соңрак Долгорукий  кушаматын ала)  кнәзлексез кала. Туганнарына барып баш иясе килмичә (ә эшләп ашау кнәз балаларына килешми торган гамәл булган),  тәхеттән ераграк йөргән  бер төркем  олы һәм кече дружинниклардан  ватага җыеп,  ерак төньякка: весь, чудь, мещера (мишәр), муром  җирләренә юнәлә. Бу, күбрәге  урман һәм сазлыкларда яшәгән  финно – угор халыклары (мещера – төркиләрдән)  бердәм һәм сугышчан  урыс һәм славяннардан торган  ватагага каршы тора алмый, һәм Юрий тиз вакыт арасында  әлеге  халыкларның  авылларын һәм шәһәрләрен (мәсәлән, Ростов) тартып ала, урындагы халыкны колга әйләндереп, чыбыркы астыннан эшләтеп, авылларны шәһәрләргә  әйләндерә башлый. Бу юлбасарлар  барысы да дип әйтерлек  буйдак булганнар, чөнки  дружина (дөресрәге – банда) әгъзалары гаиләләрен   үзләре белән йөртмәгәннәр. Шуңа күрә алар  вису һәм башка халыкларның кызлары белән җенси мөнәсәбәтләргә керә башлаганнар, кайсыберләре аларга өйләнгәннәр. Алардан  инде   булачак  Владимир, Мәскәү кнәзләре, Мәскәү һәм  Русияның  титуллы   халкы  туа башлаган. 

Ләкин шунсын да әйтеп китәргә кирәктер: бөтен бу җирләр ул вакытларга кадәр весь, муром, меря һәм күп өлеше булгар – татар (мишәр) җирләре булган. Бу турыда Ф.Бәйрәмованың “Төньякта татар тарихы” дигән әсәрендә тәфсилләп сөйләнгән: “Җир шарының төньяк өлеше бик борынгы заманнардан төрки халыкларның, шул исәптән, татарларның да Ана-Ватаны булган. Алар Котыптан Тәңре тауларына кадәр, Татар бугазыннан Урал-Каф тауларынача, Себерләргә таралып, шул җирләрнең Хуҗасы булып яшәгәнннәр. Татарлар төрле чорда төрле исем-атамалар йөрткәннәр, төрле дәүләтләрнең составында булганнар, үзләре дә узган тарихларында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тотканнар. Татарларның скиф, һун, сармат, сак, кыпчак, болгар атамалары астында йөргән вакытлары да булган, хәзер исә без үзебезнең асыл исемебезне йөртәбез, татар дип аталабыз... Хәер, безнең язмабызның максаты андый ерак чорларга китү түгел, ә соңгы мең ел вакыт эчендә болгар-татарларның төньяктагы тарихын өйрәнү иде. Төньяк, дигәндә мин хәзерге Россиянең Архангельски, Вологда, Мурмански, Киров, Салехард, Псков, Великий Новгород, өлешчә Тверь, Кострома, Пермь тирәләрен күздә тотам. Шулай ук Урта, Төньяк һәм Поляр Урал, Ак һәм Кар диңгезе буйлары, Кола, Ямал ярымутраулары, Яңа Җир утравы төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнелмәгән, бу хакта хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Югыйсә, борынгы бабаларыбызның бу якларда яшәүләре, сәүдә итүләре, ил һәм җир өчен сугышлар алып барулары турында билгеле бит!.. Безгә калса, монда сүз Идел һәм Шексна елгалары буйлап югарыга күтәрелүче болгар бабаларыбыз турында бара. Чөнки сигезенче гасырда бу якларда гарәп сәүдәгәрләренең йөрүе икеле, ә менә болгарлар, киресенчә, бик актив булганнар. Бу хакта тарихчы Рөстәм Нәбиев тә бик җентекләп яза. Үзенең “Булгар и Северная Европа. Древние связи” дип аталган китабында ул төньяктагы су юлларының, нигездә, болгарлар кулында булуын яза. Төньяк Двина, Шексна елгалары, Аккүл, Кубен, Онега, Ладога күлләре аша алар Балтыйк диңгезенә, Скандинавия илләренә кадәр барып җиткәннәр. Борынгы болгарлар шулай ук Нократ елгасы аша Мезень, Печора елгаларына чыгып, Төньяк Боз окенанына кадәр барып җиткән кыйтгаларга таралганнар. Елга юлары тарихчысы Н.П.Загоскин исбатлавынча, борынгы гарәп авторлары булгарларның Кама белән Белоозеро тирәсендә йөзгәннәрен сөйләгәннәр. IX – XI гасырларда булгарлар, ахры, Төньякта хакимлек иткәннәр. (Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи. – Казань, 2001, стр.46, 52.) 1893 елда, Белозерски тирәсендәге Шексна елгасы буеннан таш балбалның табылуы биредә борын-борыннан төрки халыклар яшәгәнлеген күрсәтә. Бу тирәдә Болван авылы да булган, әмма Череповец су саклагычын төзегәч, ул су астында калган. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Александр Кузнецовның “Болваны на Лысой горе” дип аталган китабыннан табарга була. – Вологда, 1999.)”. Булгарларның нәкъ шул элекке вису, соңрак Владимир – Суздаль кнәзлеге булып киткән җирләрдә җирле халык белән җайлы гына сату итеп, аларга тормыш кирәк – яраклары алып барып, тегеләрдән кыйммәтле җәнлек тиреләре алып, башка якларга сатканлыклары, кайсы вакытларда аларга ясак түләтеп торганлыклары күптән билгеле. Бу турыда Ибн – Фазлан, Ибн – Рустә һ.б. язмаларын карау да җитә. Кызганычка каршы, нәкъ шул тирәләргә, һәм бераз гына көнбатыштарак булган милләттәшләребез татарлар (мишәрләр) җиренә, аларның күршесе муромага тую белмәс урыс кнәзләренең балалары килеп борын тыга. Ул гына да түгел, Булгария йогынтысында булган мөселман мордва халкына да кул суза. Бу турыда тарихи чыганаклар болай әйтә: “Әле XIII гасырда ук мордва халкы яшәгән җирләр Рязань һәм Нижегород кнәзлекләренә керде ( БСЭ, третье издание, том 16, стр.567). Мишәрләр дип аталган милләттәшләребез мещеряклар дигән исем астында да билгеле булган. Аларны угро – фин телле кавемнәргә нисбәтләгәннәр. Ләкин байтак галимнәр, бигрәк тә М.З.Зәкиев, мишәрләрнең электән үк төрки телле халык булганлыгын исбат иткән. Аларның элек Идел – Ока арасында һәм көнбатыштарак яшәгәнлекләре билгеле. Күбесе әле хәзер дә шул ук урыннарда, шул исәптән Мәскәүдә күпләп яшиләр. Мишәрләр үзләрен татар дип исәплиләр, күбесе мишәр атамасын кабул итми. Хәзерге вакытта бу милләттәшләребез тулысынча татар теле һәм мәдәнияте дөньясына керәләр һәм анда искиткеч югары урын алып торалар. Без телебезнең көнбатыш диалектына кергән мишәр татар телен урта диалектныкын аңалагандай тулысынча аңлыйбыз. Татар халкының өчтән берен тәшкил иткән бу көнбатыш татарлары мең ел элек булгарлар белән тыгыз контактта яшәгәннәр. Булгарларның Иделнең уң ягында яшәгән өлеше алар белән этник, лингвистик, икътисадый бәйләнештә булганнар. Владимир Мономахның улы Юрий Долгорукий яңа кнәзлек төзү урыннары эзләп, нәкъ шушы татарлар җиренә килеп кергән. Төньяк халыклары весь, мурома һ.б. белән бергә аларның да җирләрен басып алган, халкын үзенең колы иткән. Идел – Уралда һәм Себердә яшәгән татар халкы бу вазгыять турында хәбәрдар булмагандыр, дип әйтеп булмый, чөнки 1220 елларда Владимир – Суздаль кнәзләре көнчыгыш чикләрен күчерә - күчерә, Иделгә чаклы булган булгар җирләрен, шәһәрләрен басып алганнар гына түгел, Иделнең сул ягына да чыга башлаган булганнар. Көн тәртибендә инде көчсезләнә башлаган татар – булгар җирләренең урыслар кулына төшүе торган. Шулай итеп бу кнәзләр, бабалары Киев кнәзе Владимирның әле X гасырда башлаган, ләкин тормышка ашыра алмаган хыялын – Булгарияне урыс дәүләтенә буйсындыруны яңадан башлаган.

Гомумән,  Г.Әхмәров  мәгълүматлары буенча, Европага татарлар килгәнче  руслар белән булгарлар арасында  16 сугыш  булган. Булгария монголлар (татарлар, автор) кулында чакта  урыслар белән булгарлар арасында тагын 12 тапкыр сугыш уты кабынган.  Без беләбез ки, бу сугышлар урыслар ягыннан басып алу, талау сугышлары булганнар.

Рәсми тарих урыс кнәзлекләренең бу гамәлләрен исәпкә алмый, чөнки инде күптән андый кыңгыр эшләр канунлаштырылган. Ә борынгы заманда татарлар алай дип исәпләмәгән булганнардыр һәм милләттәшләрен яклап походка чыкканнар, дип уйларга нигез бар.

       Автор уенча,  вакыйгалар  сөреше  болайрак булырга мөмкин иде.  Яңа,  агрессив  омтылышларга   нигезләнгән   Владимир – Суздаль  кнәзлегенең  барлыкка килүе  ул вакытта инде көчсезләнә барган, Иделнең уң ягындагы җирләрен һәм  Ашлы шәһәрен югалткан Булгарияне юкка чыгу алдына  куйган. Юрий Долгорукийның оныклары булган  кнәзләр  булгарлар  контроле астында булган һәм үзенең мехлары белән булгар иктисадының байтак өлешен тәшкил иткән  вису  җирләрен  басып алып  кына калмаганнар, күптән инде болгар – татарга караган Идел – Дон арасын да, һәм, шул исәптән, мөселманнар булган  мишәрне кол иткәннәр һәм мордваны да кул асларына ала башлаганнар. 
       Суздаль  сәясәтенең  көн тәртибендә  Булгарияне кулга төшерү дә каралган булган, дип әйтергә ярый. Әлбәттә, моны аңлавы кыен түгел, чөнки  славяннар һәм  урыслар турындагы чит ил тарихчылары   калдырган язмаларны искә төшергәндә (“Урыс тарихының башы” дигән бабта күрдегез), бай, байтак кына  игенче һәм һөнәрчеләр  халкы,  эшкәртелгән  уңдырышлы җирләре, шәһәрләре  булган  Булгарияне  басып алырга омтылу  урыслар өчен мантыйкка  нәкъ тәңгәл килә торган сәясәт булган булыр иде. Владимир кнәзлеге  халкы  үзләре  дә  булгарлар кул астында булган   Идел сәүдә юлын  алыр өчен 1183 елда Булгариягә һөҗүм иттек  һәм бу поход бик уңышлы булды, дип   мактанганнар. Ләкин әле  бит Иделгә  барып җиткәнче дә булгарлар җирләре, аннан соң Булгариягә нисбәтле булган Нижгар татарлары  һәм  мишәрләр, мордва  җирләрен  яуларга кирәк була иде, һәм алар моны эшләгәннәр дә. Идел сәүдә юлын да кулга төшергәннәр.  Әлбәттә, алар үзләрен  монсына да хаклыбыз, дип исәпләгәннәрдер.

Төрле тарихи чыганакларга игътибар итсәң, ул вакыттагы булгар-урыс мөнәсәбәтләре болайрак барган. Кыскасы, Ростов – Суздаль кнәзлегенең Киевтан аерылып чыгуы Булгария халкына зур проблемалар китергән. Беркайчан да урыс кнәзлекләре карамагында булмаган Идел белән Дон, Идел һәм Ока арасындагы җирләр Булгарияга нисбәтле булалар, аларга ясак түлиләр. Устюг, Галич, Ростов, Муром шәһәрләре дә шулай ук Булгария карамагына кергән булалар. Булгарлар үз вассалларына карата булган бурычларын төгәл үтиләр, гадел сәясәт алып баралар, тормыш әйбәт бара. Төньяктан туктаусыз кыйммәтле мех килеп тора, Булгар икътисады чәчәк ата. Ләкин, өстәрәк әйтелгәнчә, кнәзлексез калган Ю.Долгорукий үзенең аз санлы, ләкин таларга һәм үтерергә маһир дружинасы белән Суздаль җиренә килеп чыга һәм аны басып ала. Шундук чудь, весь, мещера халыкларын көчләп үз кнәзлекләренә кертү, аларның хуҗасы булган Булгар илен санга сукмау һәм башка башбаштаклыклар башлана. Алар шундук, гадәтенчә,үзләрен бөтен бу регионнарның хуҗасы кебек тота башлыйлар. Озакламый ике арада канлы сугышлар да башлана. Үз җирләрен сакларга мәҗбүр булган булгар халкы урыс ватагаларына каршы тора алмый башлый. Кызганычка каршы, алар әкрен-әкрен үз позицияләрен югалтканнан югалта баралар. Кучкин В.А. язмалары буенча, “... булгарларның әлеге проблемаларны корал көче белән чишәргә омтылулары шундук берләшкән Суздаль, Муром һәм Рязань кнәзләренең булгарлар тылына киң масштаблы походлар оештыруына китерә иде” диелә. Шуңа күрә булгарларга тешләрен кысып түзәргә туры килгәндер. Урыс елъязмалары мәгълүматлары буенча, булгарларның элек үзләренеке булган шәһәрен (Галич) кайтарып алуга омтылып карыйлар (әлбәттә, урыс елъязмачылары моны басып алу сугышы дип билгелиләр.), ләкин барып чыкмый. 1094 елда булгарлар урыслардан Муром шәһәрен кире сугышып алалар. Ләкин озак тотып тора алмыйлар һәм 1095 елда ул инде тулысынча урыслар кулына күчә, анда кнәз Святославның наместнигы утыртыла. Урыслар тарафыннан басып алынган тагын бер шәһәр – Устюг була. 1219 елда булгарлар бу шәһәргә һөҗүм итә һәм кыска гына вакытка ала. Смирнов А.П. “Идел болгарлары” дигән хезмәтендә бу ике шәһәрнең булгарларныкы булганлыгын таный. Шулай ук булгарларның 1107 елда Суздальга, 1152 елда Ярославльгә, 1209 елда Рязаньга уңышсыз һөҗүм итүләре билгеле. Бу елларда булгарлар үзләренең вассаллары булган мордва һәм мещера кабиләләрен якларга тырышып карыйлар ( Кучкин В.А.). Ә инде урыс дружиналарының булгар җирләренә талау, басып алу походлары ясавы елъязмаларда күп тапкырлар теркәлгән. (965 елда Святослав тарафыннан башланган походлар 985 елда Владимир, 1120 елда Юрий Долгорукий тарафыннан дәвам ителгән. Ул “...булгарларга барган, полкларын җиңгән һәм күп әсирләр алып кайткан. Аның улы Андрей Боголюбский 1164 елда улы Изяслав, энесе Ярослав һәм Муром кнәзе Юрий белән бергә булгарлар җиренә зур һәм уңышлы поход ясадылар. Бу орышта бик күп булгарлар юк ителә, 3 шәһәрләре яндырыла, Ибраһим шәһәре алына ( ПСРЛ т.1.) 1174 елда кнәз Андрей булгарларга яңа поход оештыра. Моны Владимир, Муром һәм Рязань кнәзләренең уллары башкара. 1183 елда кнәз Всеволод булгарлар җиренә коточкыч зур яу оештыра. Монсында кнәзләр Изяслав Глебович, Муромнан Владимир Юрьевич, Рязань, Смоленск кнәзләре уллары үзләренең дружиналары белән катнашалар (ПСРЛ.Ст 390). Булгарларга гаять зур зыян ясаганнан соң, кайтышлый алар Мордвага тукталып, аларны да бөлдереп чыгалар. Халиков А.Х. язуынча, X гасырда ук мөселман иле Мордва Булгария белән икътисади һәм сәяси бәйләнешләргә кергән була. Алар арасында эре сәүдә мөнәсәбәтләре дә урнаша. Булгар белән Мордва ике тиңдәш күршеләр булып яшиләр. Шуңа күрә дә мордва халкы урыс экспанциясенә шулай ук каршы күтәрелә. Мәсәлән, Мордва кнәзе Пургас булгарларга кушылып та, үзе генә аерым поход оештырып та, урыслар белән орыша һәм күп вакытта уңышка да ирешкәли (Лаврентий елъязмасы). Пургас булгарлар белән туганлык (катнаш никаһ) җепләре белән дә бәйләнгән булгандыр, дигән фикер бар (Халиков А.Х.). Булгарлар белән Суздаль кнәзлеге урыслары мөнәсәбәтләрендә хәлиткеч борылыш 1220 елда була. Елъязмалар күрсәтүенчә, урысларның берләшкән полклардан торган черүләре Мордовиягә һәм Булгариягә бәреп керә. Булгарлар Ашлы шәһәрен бөтенләйгә югалталар. Бу – булгарларның иң җитди җиңелүләре була (А.П.Смирнов). Булгарлар урыслар тарафына, солых сорап, өч мәртәбә илчелек җибәреп карыйлар. Өченчесендә генә кнәз Юрий Всеволодович дуслык һәм тынычлык солыхына күнә һәм 6 ел тынычлык хөкем сөрә (1230 – 1236 еллар). Ләкин моның өчен булгарлар урысларга Мордваны бирәләр (В.Н. Татищев). Шуннан соң урыслар Пургас мордвасына басып керү сугышлары башлыйлар. 1226, 1228, 1229, һәм хәтта 1232-33 елларда, татарларның Бөек Болгар шәһәренә җитмәс кенә кышлаган чакларында да, курыкмыйча Мордвага басып керәләр (ПСРЛ.Ст. 459). Без монда елъязмачының татарларның күптән инде Булгар җирендә булганлыгын тануын күрәбез. Чыннан да, моңа кадәр туктаусыз Булгариягә яулар чабып торган урыслар, татарлардан куркып 6 ел буе басып керми тормыйлармы соң? Ә булгарларның урыслар белән 6 елга килешү төзеделәр дигән хәбәр ялган булуы мөмкин. Әгәр бу шулай булса, елъязмаларны, бигрәк тә аларның татар – булгар мөнәсәбәтләрен чагылдырган урыннарын, ничек энәсеннән җебенә кадәр төзәтелүләренә исең китәр. Бу гамәл аннан соңрак булган гасырлар дәвамында булгар – татар мөнәсәбәтләрен бозуның урыслар өчен бик тә әһәмиятле булуын күрсәтмиме соң?

   Әле бит  булгарлар  бу хәлләргә кадәр ничә йөз еллар  буе булган  урыс  һөҗүмнәрен дә  онытмаган булганнардыр.  Чөнки мәдәниятле, тарихлы халык  үткәнне онытмый. Шуларны исәпкә алып, булгар - татар халкы да боларның бөтенесен дә аңларга тиеш иде, һәм  илне саклап калу өчен үзләренең  диндәшләре  һәм  кардәшләре булган, Себердә, Уралда һәм өлешчә Булгариянең үзендә яшәгән татарларга таянырга тиеш иделәр. Бу нәкъ  шулай булгандыр да, һәм алар татарлар ярдәмендә  урыслар басып алуыннан  котылырга уйлаганнардыр.  Һәм шуңа күрә дә  урыслар ничә гасырлар  буе инде татар белән булгар арасына чөй кагарга тырышалардыр  да. 1223, 1229 һәм соңгырак еллардагы  татар – булгар сугышлары шуның өчен уйлап чыгарылган әкият түгелме соң?  Чыннан да, борынгы чит ил  чыганакларында  бу елларда  татарларның булгар белән сугышканнары  күрсәтелми,  анда бары тик татар – кыпчак  орышлары гына тасвирлана.  Икенчедән, урыс тарихчылары тарафыннан  урыс теленә  тәрҗемә ителеп бирелгән  чит ил, бигрәк тә гарәп, фарси чыганаклар  ышанычны акламый.  Татар галимнәренә  әлеге документлар  белән  турыдан – туры  танышырга кирәктер.

Батуның урыс җиренә һөҗүмен нәкъ менә шул тирәләрдән башлавы өстәге фикерне растлый сыман. Логика буенча, вакыйгалар сөреше ары таба болай булырга тиеш иде: татарлар Булгарда көчләрен җыйгач, бөтен кирәк – ярак белән тәэмин ителгәч һәм сазлар – елгалар туңгач, Рязань, Владимир, Ростов тарафына һөҗүм итәргә тиеш булгандыр. Урыс кнәзлекләренең булгарларга карата дошманчыл булган һәм ары таба да шул сәясәттән баш тартырга җыенмаганнары һәм, бигрәк тә, булгар – татарлар алдында гаепләре зур булганнары Батуга каршы торырга, ә дустанә, тату күршеләр мөнәсәбәтләрен яклаучылар татарларга бирелеп, халыкларын, шәһәрләрен коткарып калырга тиеш иделәр. Һәм бу нәкъ шулай барган да, ахрысы. Әлеге фикерне өстәрәк әйтелгән - татарлар белән булгарларның кушылып, бергәләп дошманнарына каршы көрәшүе турындагы мәгълүматлар да раслый. Мәсәлән, А.Лызлов әйтүенчә, “...Шушы җәфалы халыкның (татарның, автор) падишаһы, өстәрәк әйтелгән потка табынучы (Гвагнин әйтүенчә) Егухан (Җүчи, автор), үлеп, җаны җәһәннәмгә китте. Аның саранча кебек черүенең юлбашчысы булып, урыслар һәм литвалылар тарафыннан Батый дип исемләнгән Зәмихан (Саин хан, автор) калды. Ул шул халыктан беренчесе булып каһәр суккан Махомет динен кабул итте һәм таратты.(Без монда исламның Бату тарафынан ук кабул ителүен күрәбез, шулай булырга тиеш иде дә, чөнки аның бабасы Чыңгыз хан да мөселман дип язылган иде бит өстәрәк, автор). Күп илләрне алып, анда яшәгән кыпчакларны һәм бәҗәнәкләрне куып, Идел арты татарларына һәм үзләренә охшаш булган булгарларга кушылып, үз иленең гаскәрен бик зурайтты” (Скиф тарихы. II кисәк. I баб). Монда без Чыңгыз һәм Бату татарларының булгарларга охшаш булганлыклары турында укыйбыз. Владимир елъязмасы 1230 елда мондый хәбәр язган: “Шул ук елны Болгарлар бөек кнәз Юрийга килеп баш иделәр, һәм 6 елга сугышмау турында килешү төзеделәр. Ахры, булгарлар монгол явы куркынычын истә тотып моны эшләгәннәрдер” (Бу автор татар – булгарга каршы урыслар ягыннан куркыныч булмаган, дип саный ахры. Дөресрәге, ансы шулай тиеш, дип санагандыр). Ләкин монда килешүнең нәкъ 6 елга булганлыгына игътибар бирергә кирәктер, чөнки нәкъ 6 елдан соң Бату үзенең төп черүе белән килеп җитә (ә аңа чаклы Хорезм ягында була). Ә бу вакытта урыс кнәзлекләре тик ятмый: булгарлар йогынтысында булган, һәм урысларга каршы баш күтәргән мордва халкын сугышып ала һәм үзенең көнчыгыш чикләрен Иделне уздырып күчерә, ягъни, булгар җирләрен басып алуын дәвам итә. Шунсын да әйтергә кирәк, бу мөселман мордва халкы соңрак татарлар Иделне кичеп чыгу белән үк аларга кушылалар һәм орышларда гел алдагы рәтләрдә булалар (Уэйверлей монастыре епискобының 1239 елда елда Рим папасына язылган хатыннан). Бу заманнар турында укыганда, тарихи чыганакларның бик аз булуы һәм аларның ниндидер бер вакыйгаларны гына ачыклавы күзгә бәрелә. Мәсәлән, монголларның, дөресрәге шул тирәләрдән бераз гына көньяктарак һәм көнчыгыштарак яшәгән татарларның 1229 елда булгарларны Җаек буенда җиңгәнлекләре, ә 1232 елда инде аларның Булгардан ерак түгел бер җирдә кышлаганлыклары күрсәтелә (Владимирский летописец, ПСРЛ, т. 30). Сорау туа: татарлар черүенең бер өлеше Булгар шәһәре янына килеп, шунда кышлап ятканда булгарлар ниләр эшләгәннәр? Бу хәлгә ничек караганнар? Ул вакытта татарлар һәм булгарлар арасында мөнәсәбәтләр нинди булган? Татарларның үзләрен һәм атларын кыш буе кем тукландырган? Ә шуннан соңгы дүрт ел эчендә, ягъни 1236 елга кадәр татарлар кайда булганнар? Җавап беркайда да юк. Автор берсиясе шулай: татарлар шунда Батуны көткәннәр, чөнки ул төп гаскәре белән Хорезм ягында булган (бу турыда венгр миссионеры Юлиан язмаларында әйтелә), шуңа күрә Суздаль урыслары булгарларга һөҗүм итми торганнар. Аларны Булгария халкы туендырып торган. Ә урыслар бу вакытта, татарлар күз алдында мөселманнар булган мордва җирләрен яулап алып ятканнар, ә булгарларга һөҗүм итәргә кыймаганнар. Идел артына килеп урнашкан татарларга алар дүрт ел эчендә күнегеп тә беткән булганнардыр.

     Тарихтан билгеле булганча,  Бату  бик зур гаскәр белән (кимнән дә 150 мең  яугир)  1236 елның җәендә  Булгариягә басып керә. (Альтернатив тарихта Батуның черүе 30-40 мең яугирдән артык түгел дип бәяләнә). Бөтен шәһәрләренең һәм авылларының көлен күккә очыра, җимерә,  халкын  кырып, юкка чыгарып, хатын-кызны һәм бала – чаганы коллыкка алып китә.

Ләкин, чынында, М.Пинегин һәм Р.Безертдинов мәгълүматлары буенча, Бату Булгарияне зур сугышларсыз ала, чөнки аңа Биләр шәһәре генә каршылык күрсәтә. Калган шәһәр һәм кальгәләр татарларга үзләре теләп биреләләр. Ул гына да түгел, татарларны булгарларның кайсыбер кабиләләре каршы чыгып алалар. Ахрысы, бу вакытта инде Булгария халкы да эчке низаглар кичереп, бер-ике төркемгә бүленгән булгандыр. Һәм татарлар инде анда күпчелекне тәшкил иткәннәр. Ләкин аларның дошманнары Биләрне үз кулында тоткан булгандыр, Шуңа күрә татарлар шушы кальгәне генә сугышып алганнардыр да.

     Бу турыда башка  авторлар фикерләре дә бар.  “1236 елның көзендә  татарлар  данлыклы  Бөек Булгар шәһәрен алдылар, картлардан башлап  балаларга кадәр барысын да  корал белән  кыйнадылар, күп мал алдылар, ә шәһәрне  яндырдылар. Җирләрен әсир иттеләр” (ПСРЛ   т.1, стб. 460). Джувейни да шулайрак яза: “Башта алар  көч һәм  штурм кулланып, ныгытылган һәм халкы күп булган Булгар шәһәрен алдылар. Башка шундыйларга  гыйбрәт   булсын өчен   халкының (бер өлешен) үтерделәр, (бер өлешен) әсир иттеләр. Шуннан  соң татарлар  Идел һәм Кама буеның башка халыкларын: башкортларны, мордваны, буртасларны һ.б. буйсындырырга киттеләр” (Джувейни, 49, 22).
      Ләкин шул ук вакыйгалар турында  Джувейни икенче бер урында болайрак та сөйли: “Монголлар үзләренең черүенә Саксин, булгар, мордва, чуваш һәм башкорт  халыкларын керттеләр”. Шул ук  Джувейни  һәм Рәшидетдин  язалар “...булгар  идарәчеләре Баян һәм Джику  килделәр һәм монгол шаһзадәләренә буйсынулары  турында белдерделәр”. 
       Күрәбез ки, әлеге ике язма  да  автор вариантын раслый кебек, ягъни  Булгария тулысынча түгел, ә  бер генә  шәһәр сугышып алынды, дип әйтелә. Әмма   исемнәре  ике  төрле: Биләр  һәм  Булгар.  Ләкин күп кенә авторлар  Бөек шәһәр дип Биләрне  саныйлар  бит. Чөнки  Владимир - Суздаль яуларыннан соң башкала Биләргә күчерелгән булган. Ә элекке башкала бөек  Булгар дип аталган булган. 
       Исән калган булгар гаскәре  Батуның черүенә кушыла. Бу вакыйганы  әлеге дә баягы галимнәр тарафыннан танылмаган “Гази – Бараҗ елъязмасы” да  растлый кебек, чөнки ул хәбәр итүенчә, соңрак татарлар белән урыслар арасында булган Сить  елгасы буендагы сугышта  кнәз Юрийга каршы  татарлар ягыннан  4 мең  атлы булгар   яугирләре һәм Новгородтан килгән  җәяүле  урыс черүе  орыша.  Бурандайның  Бату яуларында  булгар  черүе белән катнашуы башка  авторлар тарафыннан да  танылган. Ф.Сплитский  Батуның 1237 елгы Рязань һәм Суздаль якларына яу чабар алдыннан татарларның черүе шактый артканлыгын әйтә. (Фома Сплитский 51, с.104). Бурандай  кул астындагы татар - булгар корпусы  Батуның 1237 – 38 еллардагы  төньяк –көнчыгыш  кнәзлекләргә каршы булган  походында да,  Көнбатыш Европа илләренә  каршы походында да катнаша («Памятка булгара» изд. «Булгар аль-Джадид». Казань: 1988 г.).
     Мондый мәглүматлар  инде  тарихи  вазгыятьне  төптән  үзгәртә. Беренчедән, татарлар белән булгарларның  дошманнар булмаганлыкларын, Булгария халкының  Бату черүенә  күпләп керүен күрәбез. Икенчедән, новгородлылар татарны дошман  дип санамаганнар, бәлки  алар арасында электән үк  ниндидер килешүләр булгандыр. Бер дә юкка гына  кайбер елъязмаларда  урыс белән татар күптән инде  катнашып яшәгән булган, дигән хәбәрләр дә  ул кадәр үк нигезсез түгелләрдер. Алгарак китеп, татарларның Новгородка соңрак та  тимәгәнлекләре  билгеле. Бары тик халык санын алу вакытында гына Александр Невскийның татарлар да катнашкан  чирүе  Новгород халкын  нык кына  җәфалый һәм  көчләп  халык саны алына.
  Тарихта әйтелгәнчә, Булгария белән килешүе  нигезендә,  сугыш  була калса, аңа ярдәмгә килергә тиеш булган  Рязань кнәзлеге  дә булгарларга ярдәмгә килми. Хәер, булгарлар белән Рязань кнәзенең килешүе  саллырак  чыганаклар белән ныгытылмаган. Җитмәсә, Рязань  дружинасының  башка кнәзлекләрнеке белән бергә  Булгарга Һөҗүм иткәнлеге мәгьлүм.  Бу хәл дә өстә әйтеп кителгән  версияне  җөпли сыман, ягъни, булгарларга Рязань  ярдәм итәргә тиеш булмый.  Ә мондый хәл исә  татарның  Рязаньне алу тарихын да яңабаштан карап чыгуны таләп итә. 
    Берничә сүз  татар – башкорт мөнәсәбәтләренә дә  нисбәтләргә кирәктер. Л.Н.Гумилев язуынча,  монгол – башкорт сугышы 14 елга сузылган.  Ә бу инде  татарларның Хорезм белән сугышканнан  яки  Бөек  Көнбатыш походына караганда күпкә озаграк.  Башкортлар  күп кенә  орышларда җиңеп чыкканнар. Ахырда алар татарлар белән килешү төзегәннәр һәм   киләчәктә  сугышып алу яуларында  бергә булырга сүз биргәннәр.  Башкорт  атлы полклары  Бату – ханның  төньяк – көнчыгыш  походларында (1237 – 1238, 1239 – 1240еллар)  һәм шулай ук 1241-1242 еллардагы  Көнбатыш походында катнашканнар. ( «Древняя Русь и Великая Степь» Л.Гумилев). Дөрес, бу хәбәрләр күпертелеп язылган, дип уйларга  да була, чөнки бу елларда татарлар күп урыннарда сугышлар алып баралар, һәм башкортларга каршы  зур чирү җибәрә алмаганнардыр. 
   Бату, Иделне кичеп, 1236 елның декабрь аенда Рязань  кнәзлегенә бәреп керә. Аннан соң капылт кына көнъякка  юнәлә, ә кышка каршы кире килеп,  төньяк – кнәзлекләрне айкый башлый. Гомумән,  кыска гына вакыт  эчендә (1238 елның январеннан  башлап апрельгә кадәр  Бату  бөтен Владимир – Суздаль  кнәзлеге шәһәрләрен  сугышып ала һәм ары таба китә. Шулай итеп  ул  өч зур кнәзлекне – Рязань, Владимир һәм Чернигов кнәзлекләрен  айкап чыга. Барысы  ул февраль  аенда 14 шәһәр ала, дип язылган тарихта. (С.М.Соловьев «Чтения и рассказы...», стр.154-156.)

Кайбер авторлар язуынча, Рязань, Суздаль җирләрендә урыслар татарларның килерләрен алдан белеп торганнар. Суздаль боярлары кнәзгә башкалар белән бәйләнешкә кереп, татарлар һөҗүменә бергәләп каршы торырга һәм кальгәләрне ныгытырга киңәш биргәннәр. Ләкин бу гамәл башкарылмаган. Кайсылары, быел кыш артык салкын һәм иртә килде, бәлки татарлар һөҗүм итмәсләр, дип уйлаганнар. Кайсыберләре, күп вакытлардагыча кыпчаклардан котылган кебек, алтын, акча биреп Батудан котылырга да исәп тотканнар. Ләкин татарлар боларны котылдырмаганнар.

  Шунсын да әйтеп китү лязимдыр, профессор Л.Гумилев әйтүенчә:.. “Суздаль җиренең  күбрәк өлеше  Батуга үзе теләп бирелде һәм  исән-имин калды...”. Әлбәттә, урыс тарихи чыганакларның берсендә дә диярлек  бу турыда  хәбәрләр юк. Ләкин  татарларга каршы сугышларда  һәлак булган кнәзләрнең исеме дә китерелми. Бары тик  Сить янында  Владимир кнәзе Юрийның  һәлак булуы турында гына хәбәрләр юк түгел. Ләкин аның да үлемен  татарлар кулыннан булмаган, дигән  мәглүмат бар.
 Башка кнәзләргә килгәндә, барысының да  Батуга буйсынуларын белдергәнлекләреннән шик юк (К.Певзев). Бу турыда  башка  чыганаклардан да билгеле. Мәсәлән  Рязань кнәзлеге  хакимияте әһелләре ни кылганнар: “Рязань хуҗалары  -  Ингворның туганы Юрий, Олег һәм Роман Ингворовичлар,  шулай ук Пронск һәм Муром  (кнәзләре, автор) үзләре аларны  (татарларны, автор) каршы алдылар һәм Батыйның ниятләрен белергә теләделәр... (Н.М.Карамзин «История...», том 3, стр.152.)
Әлбәттә, бу урында тукталып, кайбер фикерләрнең очын – очка ялгарга тиешбез. Беренчедән,  Батуның  гамәлләре  без  фаразлаган  юлны кабатлый  һәм  элек Булгариягә яу чапкан  һәм  аңа киләчәктә дә  янаган  кнәзлекләрне  штурм белән алып чыга.  Ләкин барысын да түгел: бай эре шәһәрләр Углич, Кострома, Ярославль  һәм дистәләгән вак шәһәрләр  котылып кала. Ә авыллар турысында әйтеп тә торасы  юк: татарлар авылларга бөтенләй дә тукталып тормаганнар. Димәк алар (весь һәм башкалардан торган  урыс кнәзлекләре халкы) татарларны  алай ук нык дошман күрмәгәннәрдер, һәм татарларга тугрылыклы  булулары    турында   сүз биргәннәрдер, диясе килә (А.Бушков бу бай шәһәрләрнең  татарларга  байлык, алтын биреп котылганлыкларын искәртә). 
     Шундый сорау туа: ни өчен татарлар  Ярославль,  Кострома, Галич, Тверь,  ары таба Новгород, Смоленск  кебек  шәһәрләрне  аяганнар, ә Рязань, Муром, Владимир – Суздаль  кнәзлекләрен  утка, кылычка  тотып чыкканнар?  Җавап мондыйдыр:  Татарлар  300 елга якын вакыт эчендә (965 елдагы Святослав  походыннан башлап  башлап 1220 нче елларга кадәр) булган, булгар – татарларны  күп мәртәбәләр кырып, талап, яндырып, коллыкка алып киткәннәре өчен, аларның бөтен  Идел арты һәм вису җирләрен тартып алган, татар-мишәр милләттәшләрен коллыкка төшергән, исәпсез – хисапсыз халкын кырган, коллыкка алып киткән өчен өч урыс кнәзлекләрен  коры калдырмый. Менә шушы түгелмени соң  татарның урыс җирләренә  басып керүенең  төп сәбәбе? Вакыт буенча да бит  бу  мәхшәр  тарихчыларның  татар игосы дигән әкиятләренә тигез - нәкъ 300 ел. Ләкин аларның игосы татарныкына караганда күпкә катырак булган. Нигә бу хәл тарихчылар  тарафыннан исәпкә алынмый? Чөнки ул замандагы урыслар  нинди җинаятьләр  кылсалар да, алар хаклы, алар кичерелергә тиеш, дигән гыйбарә   һәр урысның, һәр татарның  канына сеңгән.

Күрәбез ки тарихчылар өчен татар-булгарга каршы кылынган җинаятьләр чүп кенә. Чөнки, аларның фикере буенча, болгар – татарның югалткан җирләрен кайтарып алырга да, үч алырга да хакы юк, ә кемнәрдер басып алырга да, халыкларга геноцид үткәрергә дә хаклы булган. Булгарияне татарлар тарафыннан басып алыну турында да үз фикеребезне белдерергә тиешбез. Тарихта татарлар тарафынан Булгария басып алына, һәлак була дип әйтелә. Татар тарихчылары да шуны кабатлый. Ләкин уйлап карыйк, әгәр 1236 елда татарлар Төньяк – көнчыгыш Русь белән Булгария арасына килеп кысылмаган булсалар, иманым камил, булгар - татарлар күбесе кырып бетерелә, калганы урысларга коллыкка төшә иде. Гүзәл, эшкәртелгән булгар – татар җирләре урыс кулына эләгә иде. Булгариянең дә, ары таба һәм бүгенге көннәргә кадәр Казан ханлыгының да яшәячәге дә бик зур сорау астында кала иде. Дөресен әйткәндә, Батуның ул вакытта килеп керүе – урысларның көнчыгыш тарафына булган экспанциясен шул ук 300 елга кичектерү генә ул. Гомумән, Булгария белән булып үткән шушы хәлләр, булгарларның татарлар тарафыннан коткарылуы, татарларның монгол дип игълан ителүе, булгарлар белән татарларның арасына ныклы чөй кагу, урысларның ул вакыттагы көнчыгыш ягына таба омтылышлары һәм шуны ук 300 елдан соң кабатлавы, ахыр чиктә Русиянең Тын океангача барып җитүе - барысы бер төенгә, Русиянең киң масштаблы геосәясәтенә бәйләнгәндер кебек. Һәм аның башы - Киев кнәзләренең һәм соңрак Владимир – Суздаль кнәзлекләренең кыңгыр эшләре.

  Тагын бер дәлил. Җуҗи  олысы (Алтын Урда) татарларының күбрәк, көчлерәк өлеше  күчмә халык булган. Ни өчен соң  алар  урыс җирләренең  көньягына, далаларда урнашкан җирләренә бәреп кермиләр, ә төньякка, урман – сазларда урнашкан  кнәзлекләрне алалар? Җавап өстәрәк язылган.  
 Инде вакыйгалар тезмәсенә кире кайтсак, 1237 елда Батуның җәһәт кенә  көньякка юнәлүен  һәм кыпчаклар белән сугыш башлаганын күрәбез. Ә көзен алар  кире төньякка  юнәләләр һәм  өстәрәк әйтелгәнчә  Владимир, Ростов, Суздаль  һәм башка шәһәрләрне алалар.

Димәк шул елның җәендә Киев һәм көнбатыш, төньяк – көнбатыш урыс шәһәрләре әле бер якта торып кала, ә Бату кыпчаклар белән сугыша башлый. Димәк, кыпчаклар белән татарлар арасында дошманлык һаман каты булган. Мөгаен, бу дошманлык кыпчакларның урысларга таба авышуы, алар белән кодалашулары һәм туганлашуларына да бәйләнгәндер. Кыпчаклар урыс черүе белән бергәләшеп татар-булгар җирләренә һөҗүм итүе дә булгандыр. Һәм ул гамәлләр күптәдән – 1223 еллардан элегрәк тә кылынган булгандыр (чыннан да, 1219 елда кыпчакларның татарларныкы булган зур кәрванны талавы, сәүдәгәрләрен кыруы турында өстәрәк язылды да инде). Кызганычка каршы, бу турыда тарихи чыганаклар аз сөйли. Сөйләгәннәре болай: татарлар кыпчакларның үз империяләреннән аерылып чыгуын, каһанлыкны көчсезләндерүен гафу итә алмыйлар. Бер уйлаганда, бусы да дөрес кебек, тарихта мондый хәлләр еш кабатланып торган.

   Бу җәһәттән  шуны да әйтеп китү зарурдыр:  1237 елда татарларның кыпчакларга яңа поход ясавы  ышанычлы  чыганаклар, документлар белән  исбат ителми торып, дөреслек дип кабул  ителергә тиеш түгелдер кебек. Ни өчен болай?  Бу  версия урыс тарихчыларының, монгол -  татарлар урыс белән генә түгел, башка халыклар белән  дә низагка кергәннәр, барысын да сугышып алганнар, дигән  идея үткәрү өчен  эшләнгәндер.
       Ә   күрсәтелгән  елның  кышында  көньякка  барганнармы соң татарлар?  Барырга тиешләр иде.  Ул вакытларда татарларның күпчелеге, бигрәк тә ханнар белән көнчыгыштан килгәннәре,  күчмә тормыш алып барганнар.  Ягъни, күп санлы малларын  далада  утлатып  көн күргәннәр.  Ә бу елны аларга малларын Идел аша көнбатышка күчереп,  шунда яшәгән  халыклар белән  мөнәсәбәтләрне җайга салып,  яңа җирләрдә яңа тормыш  башларга кирәк була иде кебек.  Җәйлек, кышлык турында да уйларга, ул мәсәләләрне урындагы халыклар белән җайларга  кирәк булгандыр.  Мәсәлән,  без Батуның җәйлеген  Идел белән  Дон арасында, Воронеж  тирәләрендә  булганлыгын   беләбез. Димәк, кышлыгы да инде Иделнең уң ягындагы далаларда булгандыр.

Хәер, татарлар белән кыпчаклар арасындагы низагның булганлыгын инкяр итмичә, тарих кысаларында калыйк. Искә төшереп китик, әле Бату килгәнчегә кадәр 150 еллар буе бөтен урыс кнәзләре бер – бере белән канлы сугышларга кереп, шәһәр һәм авылларын яндырып, җимереп, кабәхәт алымнар, агулау, мәҗлесләр вакытында кунакларны суеп чыгу, көтмәгәндә һөҗүм итү юллары белән килеп бер-беренең “тәхет”ләрен яулап алып, халыкны махсус базарларга сатарга алып китеп, гасырлар буе шундый тормыш алып барганнар. Шуңа күрәдерме, Батуның ун-унбиш шәһәрне алуы урыс халкы өчен чүп кенә булгандыр. Чыннан да бит, татарлар Владимир – Суздаль җирләрен алганда, бер генә князьне – Юрий Игоревичны гына үтерәләр. Ансын да кабәхәтлек һәм алдау юлы белән түгел, ә орыш кырында. Ә бер урында әлеге кнәз Юрийның да урыслар тарафыннан үтерелгәнлеге турында язылган иде. Һәм менә тагын шундый ук мисал: 1217 елда гына да Рюриковичлар Глеб Владимирович һәм Константин Рязань кнәзе булып калу өчен үзара низагка кереп, алты кардәш – туганнарын үтерәләр. Глеб һәм Константин аларны мәҗлескә чакыралар һәм шунда барысын да суялар. Гомумән, кнәзләрнең мондый гамәлләре соңрак Алтын Урдада булган хан балалары арасындагы низагларга караганда күпкә канлырак булган. Тарихка кергән Козельскны алу турында да яңачарак хәбәр бар (А.Бушков. “Чингисхан). Бу “явыз шәһәр”не татарлар, тарихларда сөйләнгәнчә, җиде атна түгел, җиде көн генә камап торганнар. Шуннан соң төнлә белән атлы дружинниклар, кинәт кенә күтәрелеп, камап торучыларның коршавын өзеп чыгып качканнар. Ягъни, урыс баһадирлары хатын – кыз һәм бала – чаганы ташлап калдырганнар. Әлбәттә, тарих дәреслекләрендә урыс яугирләренең мондый “батырлыклар” күрсәтүе турында язылмый. Тагын бер мәртәбә искәртеп китү лазимдыр, урыс тарихчылары бу вакыйгалар турында берничә йөз елдан соң гына язалар, чөнки элегрәк язылган елъязмалары “югалган, янгын вакытларында янган”(дөресрәге – императрица Екатерина бөтен елъязмаларны җыеп алдырткан һәм алар шуннан соң юкка чыккан. Ә урыс белән татарның чын тарихы билгесез, чөнки татарныкы Казанны алганда яндырылган яки таланган була). Ә менә әби патша вакытында тарихны яңабаштан язучылар алдында яңа сәяси бурычлар куелган булган: ничек булса да татарларны вәхшиләр, кыргый күчмә кабиләләр итеп күрсәтү. Моның өчен тарихны шактый гына үзгәртергә туры килгән. Татарлар турында гомумән яңа тарих уйлап чыгарганнар, аларның торган җирләрен ерак көнчыгышка күчереп, язмышларын кытай һәм монголныкы белән бәйләгәннәр. Татарларның төньяк – кнәзлекләрен алганда урыс халкын рәсми тарихта язылганча күпләп кырулары турындагы мәгълүматлар да күпертелгән. Гомумән, хәзерге урысларның кайбер авторлары язуынча (Л.Гумилев, А. Бушков, К.Пензев), татарлар сугышып алынган җирләрдә коточкыч халык кырулар үткәрмәгәннәр. Лаврентьев елъязмасы буенча, урманнарда качып калган халык татарлар китү белән өйләренә кайтканнар һәм тиз көндә тормыш җайланган. Бу турыда профессор Л.Н.Гумилев та язып калдырган: “Суздаль җире халкының күбрәге Батуга үзе теләп буйсынды. Ә шуңа күрә алар исән – имин калдылар. Бирелгән һәм буйсынганнар (Батуга, автор) арасында ниндидер кечкенә кнәзлектә утырган Всеволод улы Ярославның булганлыгына да шик юк”. Ярослав II турындагы хәбәрне истә калдырыйк. Владимир шәһәрендә һәм башка җирләрдә халык шул кадәр күп булган ки, Ярослав 1239 елда ук бик зур черү җыя алган, һәм Смоленск белән Литвага һөҗүм итеп, аларны җиңеп кайткан. Бу хәлләр турысында Софийская I, Вокресенская елъязмалары да сөйли. Качкан халыкның кире кайтуы, аның күплеге, тормышның тиз көндә җайлануы турындагы хәбәрләр Рязань елъязмаларында да бар. А.Л. Монгайт, археологик чыганакларга таянып, шулай ук Бату һөҗүме урыс халкы өчен катастрофа булмаганлыкны җөпли. Хөрмәтле укучы! Менә шушы, елъязмадан китерелгән кыска гына өзекләр дә (ә андый фактлар байтак) татар яулары турындагы уйдырмаларның дөреслеккә никадәр туры килмәгәнен күрсәтмимени? Нигә моны тарихчылар бөтенләй исәпкә алмыйлар? Нигә һаман татарларның урыс халкын кырып бетерүе турыдагы уйдырманы кабатлыйлар?

     Тагын  Суздаль – Владимир якларына  әйләнеп  кайтыйк. Батый үткәч үк, һәм Юрийның  черүе Сить елгасы буенда  кырып бетерелгәч,   Бөек  Владимир князе булып  Ярослав II Всеволодович  утыра диелә рәсми тарихта (1238 ел). Ул моңа кадәр  кнәзләр арасындагы низагларга, Киевны  алуда һәм җимерүдә  катнашып дан алган була.  Ә хәзер исә, гаҗәеп хәл, бик намуслы  һәм  патриот кешегә әверелә һәм, тарихта әйтелгәнчә, “үтерешләрне туктатыр өчен”  Бату янына бара. Һәм Бату аны  бөтен Русь кнәзләренең иң олысы итеп билгели һәм Бөек Владимир кнәзе  титулын бирә (В.Белинский, «Страна Моксель»).  

Ләкин бу вакыйгага нокта куярга иртә. В.Белинский, Ярославның үтенече буенча гына Батуның аны иң Олы кнәз итеп куюын инкяр итә. Бу хәл мантыйкка сыймый, ди ул, һәм аның белән килешми булмый. Моның өчен Ярослав Батуга бик зур булышлык күрсәтергә тиеш булган булыр иде, һәм нәкъ менә сугыш кырында яки ниндидер зур сәясәттә. Ахрысы, андый булышлык күрсәтелгәндер һәм Ярослав Батуның ышанычын казангандыр. Һәм менә бу сер ачыла: 1238 елда Сить елгасы буенда татарларны көткән һәм урыс гаскәрләрен җыярга маташкан Юрий Всеволодович Суздальдә калган дружиналарны һәм... Көньяк Русьтан (Киевтан, автор) үзенең туганы Ярослав Всеволодовичтан ярдәм көтә, ләкин ярдәм килми (ПСРЛ т.10, с.109). Новгород елъязмасы хәбәр итүе буенча, “...Ярослав, Новгородтан һәм Новоторжсктан чакырылган “батыр егетләр” белән 1236 елда Киев тәхетен басып алган була һәм ... Ярослав Всеволодович тәхеттә тыныч кына 1238 елга кадәр, ягъни, туганы һәлак булганчы утыра”. Ә Бату өч зур кнәзлекне дер селкетеп чыккач, Ярослав татарлар ставкасына юнәлә.

      Икенчедән, ул заманнарның  традициясе буенча,  падишаһ,  үзенең   дошманын  вассал итеп алганда,  аны кулда нык тоту өчен,  һәрвакыт  аның   улын  әманәт (заложник)  итеп ала торган булган. Бу очракта да нәкъ  шулай булган. Һәм бары тик шулай гына. Әлбәттә, тарихта бу юк, анда, гомумән, татар  хакимнәре  ниндидер  башсызрак беркатлы  кешеләр итеп күрсәтеләләр. Ә Бату  Ярославның  варисын –  улы  Александрны  әманәт итеп  чыннан да алгандыр.  Бу турыда  елъязмачы  болай язган: “Кнәзлеккә  билгеләнеп,  иленә кайтарылганнарның  ул (Бату, автор),  Ярославның улын алган кебек,   улларын яки туганнарын ала, һәм аларны  беркайчан да җибәрми” (Плано Карпини “Монгаллар тарихы”. 34 бит).

Ярославның II улы – булачак Александр Невский. Ләкин ул беркайчан да “Невский” була алмаган булырга тиеш, чөнки ул озак еллар (1238 – 1250 ее.) Сарайда әманәт булып яши (В.Белинский. “Страна Моксель»). Димәк, Александр Невскийның легендар тарихы – соңрак уйлап чыгарылган уйдырма гына. Бу турыда шуннан да белә алабыз, 1246 – 47 елларда татар империясендә булган Рим Папасы илчесе Плано – Карпини болай дип язып куйган: “Батый янында без Ярославның улын очраттык”. Ә менә кайсы улын? Илче исемен язмаган. Ә бит Ярославның улы – Александр гына түгел, Андрей да һәм Ярослав III дә. 1238 елда иң олысы Андрейга инде 28 яшь була. Җитмәсә, Андрейның да, Ярослав III нең дә әманәт булып Бату Урдасында яшәмәгәнлекләре тарихта мыклы мәгълүм. Ә менә Александр яшәгәндер. Чөнки аның Бату улы Сартакның туганлашкан дусты (андасы) булганлыгы һәм аларның бергә уйнап үскәнлеге билгеле. Татарларда булган мондый йола турында Л.Гумилев болай сөйли: “Малайлар яки үсмерләр арасында шундый тәэсирле бер гадәт булган: алар бер-беренә бүләкләр бирешкәннәр. Аннан соң үз кулларын кисеп, бер савыттагы сөткә каннарын агызганнар, һәм шуны нәүбәтләп эчкәннәр. Шуннан соң алар ахирәт дуслар дип аталганнар. Андый дуслар – андалар туганнан – туганнардан да якынрак булганнар, бер-берен бервакытта да ташламаганнар, үлем куркынычы астында бер - беренә ярдәм иткәннәр” (Л.Н. Гумилев “В поисках...”, стр. 132-133.) Бату ханның 1208 елда туганлыгы билгеле. Димәк аның улы Сартак 1228 – 1233 елларда туган булырга тиеш иде. Ягъни без Сартакның туган елын уртача 1230 ел дип ала алабыз. Икенче яктан караганда, 1253 елларда Сартакка 20 – 23 яшьләп булгандыр, чөнки атасы аны 16 - 19 яшьләр тирәсендә генә аерып чыгарырга тиеш булган булыр иде. Сартакны Бату чыннан да 1249 - 50 елларда Олыс биреп аерып чыгарган булган, бу турыда 1253 елның августында Алтын Урдада булып киткән Вильгельм де Рубрук язып калдырган. Ул вакытта Рубрук Воронеж шәһәреннән төньяк – көнчыгыштарак мишәр – мордва кабиләләре җирендә урнашкан Сартакның ставкасында булган. Ул вакытларда Бату белән Сартак Алтын Урдага кергән җирләрен түбәндәгечә бүлеп алган булганнар (дөресрәге – Сартакка олыс бүлеп бирелгән): Сартак карамагында Иделдән Донга кадәр, Каспий һәм Азак диңгезеннән Владимир – Суздаль җирләренең 1238 елда татар – монгол атларының тояк эзләре калган җирләренә кадәр булган. “Сартах ил”ендә ул вакытларда татар кабиләләреннән башка ике генә халык яшәгән: дуңгыз ите ашый торган моксель (мокша һ.б., ягъни, гарәп чыганаклары язмаларындагы м.к.с., автор), һәм сарацин (мөселман) мердинис (мордва, автор).( Рубрук. “О стране Сартаха и об ея народах”).

В.Белинский язуынча, сәяхәтчеләр  төньяк – көнчыгыштагы урыс кнәзлекләрен  моксель (гарәпчә -  m k s)  дип атаганнар.

Ахры, де Рубрук Ростов һәм Суздаль якларына барып чыкмаган булгандыр, һәм анда башка төньяк халыклары да яшәгәнлекне белмәгәндер.

   Сартак белән бергә уйнап  йөргән, андасы булган  Александр  да бу вакытта шул ук яшьтә  булырга тиеш иде. Ләкин, тарих әйткәнчә, Александрга инде 33 яшь булган була. Ягъни, тарих буенча,  Александр  Сартактан  унөч яшькә  олырак булган булып чыга. Әгәр дә чыннан да шулай булган булса, Александр белән Сартак бергә уйнап йөри алырлар идеме? Һәм кан туганнар булган булырлар идеме? Димәк тарих ялганлый.   Ахрысы,  шул вакытта яшәгән   кайсыдыр  бер кнәз  аша  Русия тарихына  ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булгандыр. Мәсәлән,  урыс халкының бөеклеген күрсәткән, ләкин  тарихи  сөреш өчен әлләни  әһәмияте булмаган   Нева елгасында  шведлар белән булган  кечкенә генә орышны (1240 ел) һәм  Чудь күле бозы  өстендә  булган, дип фараз кылына торган, немецлар ягыннан 26 рыцарь гына  югалтуга китергән “Боз өстендәге сугышны (1242 ел)” күпертеп күрсәтү. Ләкин моның өчен  Александрның яшен кимнән дә ун елга  арттырып  күрсәтергә кирәк булган. Шуңа күрә дә Александрның туган елы “томан эчендә”.  Бу урында шунсын да искәртеп куыйк, Рим папасы  Балтик  буеннан урыс җирләренә каршы  башланган тәре яуларын  1245 елда гына игълан итә, һәм бу  1240 – 42 елларда тәре йөртүчеләр белән урыслар арасында  зур сугышлар булганлыкны  шик астына калдыра.

Ә бәлки, дөресрәге болайдыр: тарихчыларга Александрның Батуда әманәт булып яшәгәнлеген яшерергә кирәк булгандыр. Шуңа күрә Александрның яше арттырылып күрсәтелгәндер. Ә моның өчен әлеге дә баягы атаклы сугышларны уйлап чыгарырга кирәк булгандыр.

      Бу җәһәттән шуны дә әйтеп китү кирәктер,  Ярослав һәм аның балаларының яшләре белән, гомумән,  ниндидер буталчыклык. Мәсәлән, Ярослав II нең үзенеке дә, уллары Андрей белән  Ярославның да туган еллары билгеле түгел, ә менә Александрныкы билгеле кебек – 1221 ел. Ләкин ул  елның төгәл икәне  дәлилләнми. В.Белинский, мәсәлән, Александр Невскийның туган елы 1230 еллар булырга тиеш, дип исәпли.  Шулай булса, аның Сартак белән  уйнап, дуслашып  йөрүе  беркемне дә  аптыратмас иде. 

Әлеге хәлләр турында милләттәшебез Ә.Гафуров язмасыннан бер өзек китерергә дә җөрьәт итәбез. Ярослав Всеволодовичны Бөек кенәз итеп тәгаенләгәч, Батый аның улы Александрны вәгъдә амәнәте итеп Сарайга ала, Невскийның үсмер, яшьлек еллары Алтын урда сарайларында, Батый даирәсендә үтә, шул вакытта ул шәхес буларак формалаша, һәм дә, бернинди дә рус булып түгел, ә татар булып, татар ханнары, аның даирәсе тәэсирендә, аларның дөньяга карашларын үзләштереп формалаша. Сарайда яшәгән вакытында Александр Батыйның улы Сәртәк белән дуслаша, алар туганлашалар, андаларга әйләнәләр. Бу процедура шулай үткәрелә: туганлашучылар кулларын кисеп кымызга (кайбер чыганакларда сөт яки вино) агызалар һәм бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырып, вәгъдә текстын укып, шул кымызны эчәләр. Шуннан инде, икесе бер кеше, бер җанга – андаларга әйләнәләр; андый туганлык, биологик туганлыктан югарырак исәпләнгән.

Батый Александрны үзенә уллыкка да ала. Башта кенәзлек иткәндә дә, аннан соң, бөек кенәз булгачтын да, Сәртәк Александрга һәрвакыт ярдәм итә, аңа үз иңсәсен куя. Татар законнары буенча, Александр чингизид булып исәпләнгән, ул гына да түгел, аннан соң да бар Московия белән идарә иткән аның балалары да. Шул чингизид булып исәпләнүләре аркасында гына алар Урдадан ярдәм, Московияне үз олыслары итеп  Сарайдан ярлык алганнар... (Монсы белән бәхәсләшергә була, әлбәттә, Александрны 10-15 ел карап үстереп, аның  чыңгызлар нәселенә нисбәтләнгән булуы өчен генә  татарларның   урысларга  карата  булган  мөнәсәбәте  үзгәрә алмагандыр. Мондый катлаулы сәясәт  саллырак  факторларны исәпкә  алып билгеләнгән һәм  корылган  булырга тиештер, автор).  
...Невский кыпчаклардан булуы белән генә түгел, ә үзенең алып барган политикасы, бар яшәеше белән дә татар булуын раслаган шәхес. Ул Россиянең иң хәлиткеч моменты вакытында бу илнең кыйбласы итеп шәрыкны, татарларны сайлаган политик. Ул Русьта, Владимир-Судаль, Киев һәм Новгород Русендә татар, Алтын урда тәртипләре урнаштырган князь, аның бар политик эшчәнлеге Алтын урда мәнфәгатьләрендә алып барылган. Ул татар телендә сөйләшкән, татар гореф-гадәтләрен тоткан. Невский Россия өчен көнчыгышның көнбатышка карата, татарның Европага карата приоритетын таныган беренче җитәкче дә. Гомумән, Киев Русеннән башка булган Россия дигән яңа илнең, рус халкының тарихы нәкъ менә Невскийдан, татарлардан башлана да инде. (Саллы язылган, автор)
 Тарихта,  1251 елда  Александр  Урдага барды  һәм   Сартак белән дуслашып, аның “анда”сы булып кайтты, диелгән.  Ничек җиңел генә эшләнгән бит бу кульбит:  барган - күргән - җиңгән.  Беренчедән, 30 яшьлек  ир – ат  белән  20-21 яшьлек ир - егет  “анда” була алалармы?  Өстәрәк  Л.Н.Гумилев  мондый  гадәт малайлар яки үсмерләр арасында була торган булган, дип яза бит.  Икенчедән,  кан белән беректергән туганлык барлыкка килер өчен, малайлар – үсмерләр  озак еллар бергә  уйнап, якын дуслар булып  йөрергә тиешләрдер бит.
      Александр Невский турындагы  хикәятне  өзеп куяр өчен, шунсын да  әйтергә кирәк. 1948 елда  Ярославның улы Андрей Мәнгү – Тимердән  ярлык ала: ул   Владимир  кнәзлегенә утыртыла. Тарихта хан тарафыннан Александрга Киев кнәзлеге бирелде, ләкин ул анда барырга теләмәде, дип язылган. Берничә ел элек аның әтисе Ярослав та  шулай ук  Киев кнәзлегеннән “баш тарткан” булган. Бу, Киев кнәзлегеннән баш тарту - Батуның боерыгын үтәмәү булып саналырга тиеш һәм алар моның өчен бөтенләй башсыз ук калырга тиешләр иде. В. Белинский язуынча, Киев кнәзлегенең  башта Ярославка, соңрак тагын Александрга бирелгәнлеге – XVII гасырдагы  тарихи уйдырма гынадыр. Һәм моның максаты – Владимир (соңрак Мәскәү)  кнәзлегенең  Киев кнәзлеге белән  тарихи һәм  нәселдәшлек, варислык бәйләнешләре барлыгын исбат итү. Бу исә – XVII гасырда Русия тарафыннан  Украинаны «йоту»ны легитимлаштыру өчен кирәк булгандыр. Янәсе, әнә, хәтта монголлар да Киевның Мәскәү астында булырга тиешлеген белгәннәр  һәм Киевка Владимир кнәзләре балаларын куйганнар. 
     Күпмедер вакыттан соң (1251 елда) Андрейның   Урдага каршы  нидер  ниятләве (тарих  буенча, Галич кнәзе белән берләшеп, татарларга  каршы чыгарга җыенулары)   Александрга  барып җитә һәм ул  шундук  Урдага чаба. Бату аны  Владимир  кнәзлегенә  абыйсы  Андрейның урынына утырта. Ә тегесе  качып китәргә мәҗбүр була һәм Швециягә  юл тота. Монда сорау туа:  ни  өчен  әле генә Андрейга  биргән кнәзлекне  Бату, Андрейның үзен дә  урыныннан алмыйча, Александрга биргән?  Җавап мондый була ала:  Александр  Батуга Андрейның  ниятен белдергән, яки аңа яла яккан.  Башкача була алмый, чөнки калганы - вак мәсәлә. Шулай итеп  Александр  Урдага  гомеренең ахырына кадәр (1262 ел) тугрылыклы хезмәт итә. Ханнарга  күп кенә  ярдәм күрсәтә. Кнәзлекләр халкын  бик нык җәберли, һәм моны башкару өчен  һәрвакыт татар кораллы көчләренә дә таяна. Әлбәттә инде, бу гамәлләр барысы да татарларга, аларның баскакларына  ябыла.  Ә Александрның  төп максаты  шул ук – татарлар көчен эшкә җигеп, үз властен ныгыту, байлыгын арттыру, дөньяның бар рәхәтен, ләззәтен татырга омтылу. Ә шул вакытлардан  башлап тотрыклы урыс дәүләте нигезләнүе – ансы татарларның казанышы. Ә соңыннан, XX гасырда Невский дип исемләнгән Александрның гомере һәм гамәлләре Русия  файдасына булган, Алтын Урда белән дөрес мөнәсәбәтләр төзегән  дип табыла, һәм ул  милли каһарманнар  һәм  изге  җәфа чигүчеләр  рәтенә кертелә.
      Тагын бер табышмак  турында искә төшерик: шул тирәләрдән ерак түгел, 1147 елда  Юрий Долгорукий тарафыннан  нигезләнгән  Мәскәү шәһәре булырга тиеш иде бит әле. Шунсы кызык һәм сәер, 1277 елга кадәр  бу шәһәрнең исеме тарихта телгә алынмый һәм Мәскәүгә бер кнәз дә утыртылмаган булган. Гәрчә, Юрий Долгорукийның  ир  оныклары һәм оныкчыклары шулкадәр үрчегән ки, аларның саны кырыкны узган  һәм байтагы  ир уртасы кешеләр булганнар.(Н.М.Карамзин, С.М.Соловьев. Урыс кнәзләренең шәҗәрә китаплары). Һәр  ир-егет (кнәз улы) 16 яшь тулуга  10 өйдән торган  бер  торак урын булса, шундук аны кнәз итеп утырта торган булганнар. Ә менә Мәскәү кнәзсез булган. Ни  өчен бу болай булган соң? Җавап бик гади: ул вакытларда Мәскәү әле булмаган.
         Мәскәү дигән торак урыны  1272 елда Алтын Урда җирләрендәге  сан алу вакытыннан соң  күренә башлый. Ә 1277 елда  Мәңгү - Тимер хан  Мәскәүне  шәһәр итеп төзергә боерык бирә һәм шул ук елда  анда кнәз итеп  хан  Александр Невскийның   улы 16 яшьлек  Даниилны  утырта. Димәк  Даниил өчен махсус шәһәр булдырыла һәм   ул  кнәз урыны ала (В.Белинский). Кайсыбер авторлар  Мәскәүнең ашыгыч рәвештә  Алтын Урда ханлыгы  акчасына, ул китерткән  төзү осталары  тарафыннан  төзелүен дә язалар.
    Инде тарихта гаять серле һәм мөһим вакыйгага -  Ярославның  II  нең   1238  елда Бату ставкасына барган вакытына әйләнеп кайтабыз. Ләкин монда да аңлашылмаучылык бар, чөнки кайсыбер тарихчылар Ярославның  Бату  янына  1243 елда гына, ягъни  Алтын Урда дәүләте оешкан елда барган  һәм  кнәзлеккә ярлык алган, дип язалар.  Ә аңа кадәр, янәсе, Ярослав  1238 елдан  башлап 1243 елга кадәр Владимирда Бөек кнәз булып Батуның рөхсәтеннән башка утырганлыгын күрсәтәләр. Ләкин  бу  вариант  үтми, чөнки  сугышып алган җирләрен Бату 5 ел буе хуҗасыз калдыра алмаган булыр иде. Моны күп авторлар  исбатлый  (В.Белинский,  В.Т.Шимчук “Графическая  история  России, 1993 г.”, “Энцикл. Истории России, Коминфо 2001 г.”,   БЭКМ  һ.б. )
Инде кыскача гына  йомгак ясыйбыз. Бату, Булгарияга һөҗүм итәргә  әзерләнгән  Суздаль,  Владимир  һәм  Рязань  кнәзлекләрен, алдан  җитешеп котларын алып басып ала, аларның һөҗүм итү  ниятен һәм мөмкинлеген боза. Булгария  тыныч яшәү мөмкинлеген ала. Башка урыс кнәзлекләре  татарларга каршы чыгу турында уйламыйлар.   Көньякта  татарларның  дошманы –  Котян кул астындагы көчле кыпчаклар  баш күтәрә (әгәр дә бу дөрес булса).  

Һәм бу вакытта Бату алдында, ә хәзер нишләргә дигән сорау туа. Урыс җирләренең төньяк – көнчыгыш почмагында илбасарлар оясына әверелгән әлеге өч кнәзлекне нишләтергә? Урдага кушаргамы? Ләкин монсы – чит дәүләтне басып алу, һәм ул күп санлы халыкны кулда тотып тора алу да икеле булыр иде. Әллә ирекле кнәзлекләр шәкелендә калдырыргамы? Ул вакытта тарихның яңадан кабатлану куркынычы булуы, урысларның бөтен кнәзлекләре берләшеп, көчләнеп китеп, тагын көнчыгыштагы күршеләренә килеп керүләре мөмкин. Бату өченче юлны сайларга тиеш була: Бу кнәзлекләрне кулда тотар өчен, кнәзләргә Батуның үз рөхсәте буенча гына ярлык биреп, вассалитет формасындагы хакимият урнаштыру. Вассаллардан халык өчен артык авыр булмаган символик ясак түләтү. Кнәзләрнең улларын әманәт итеп алу.

       Нәкъ  шул вакытларда   Урдага Батуга каршы корал күтәрергә өлгермәгән (яки теләмәгән)  Ярослав Всеволод углы  килә (тарихта  үзе теләп дип әйтелә).
     Ул  Батуга  киләчәк  хезмәттәшлекнең  үз вариантын тәкдим  итә. Ләкин бу урында без рәсми тарихка күз салыйк.    Ярослав, “...урыс халкын  үтерүләрне туктату өчен, Бату янына барып  билен бөкте һәм  бөтен урыс җирләренең  баш кнәзе   итеп билгеләнде”, диелгән. Ләкин  Ярославның элекке  гамәлләре, аның Киев каласын басып алулары һәм  шул уңайдан үз халкына карата ерткычлык кылулары  аның  изге ниятләренә бер дә ышандырмый.  Хәер, изге ниятләре булган очракта да, сәясәттә, аннан да бигрәк геосәясәттә кешенең шәхси сыйфатлары, ниятләре исәпкә алынмый. Ә менә туганы Юрий Всеволод улын  коткарырга Сить елгасы буена бармаганлыгы хак, һәм ансы Ярославның Бату алдындагы рейтингын нык күтәргәндер. Ләкин бу гына аз,  Ярославның Батуны ышындырырлык,  урыс кнәзлекләрен буйсындырып тоту турындагы тәкдимнәре дә булгандыр. Әмма ничек булса булган, Бату  Ярославның тәкъдимен  кабул иткән (ә бәлки,  киресенчә булгандыр).  Шулай итеп, Ярослав бөтен  урыс кнәзлекләрендәге вазгыять өчен  җаваплылыкны үз өстенә алган  һәм бөтен  урысларның Олуг  князе титулына ия булган. Ә Бату исә  шушы килешүне  ныгыту күзлегеннән  Ярославның  улы Александрны  әманәт итеп алган. Тарихта мондый хәлләр  еш очрый. Әлеге очрашуда  Ярослав  Батудан  байтак кына күрсәтмәләр алганлыгы да,  аңа ярдәмгә  зур гына татар черүе калдырылган булырга тиешлеге дә аңлашыла. Истә  калдырыйк, хөрмәтле укучы, шушы елдан соң  һәм  1505 елга кадәр Ростов -  Суздаль һәм  аның дәвамчысы булган Мәскәү  кнәзлегенә  Урда ханы ярлыгыннан башка бер кнәз дә утыра алмаган  (В.Белинский. “Страна Моксель”).
     Игътибар итегез, хөрмәтле укучы,  бу әле чак  1238 ел. Бу вакытта әле  католиклар орденнары да Балтик буе ягыннан урыска һөҗүм итмәгән булганнар,  әле  Батуның көнбатыш Руська   һәм Европага һөҗүме дә булмаган. Ләкин инде шушы елда ук урыс белән татарның  мөнәсәбәтләре  концепциясе  кабул ителгән булган, дип  әйтергә җөрьәт итәбез. Ягъни, алдагы еллардагы  вакыйгалар сөреше күрсәткәнчә, бөтен урыс  кнәзлекләре Урданың  зур бер олысы булып калган, олыс бие итеп Бөек кнәз Ярослав билгеләнгән. Татарлар  кнәзлекләрне  тышкы дошманнан  саклау вазыйфасын үз өсләренә алганнар. Ике дистә елдан соң  урыслардан салым җыюны җайга салганнар һәм аны үз кулларында тотканнар, шәһәрләрдә ясак җыю үзәкләре оештырылгандыр һәм  татарларның урыс администрациясе өстеннән күзәтүче пунктлар булдырылгандыр  (баскаклар).  Хәрби көчләрне берләштергәннәрдер. Черүнең башында  татар  кешесе торган (зур сугышларда Бату хан үзе булган), аның киңәшчесе урыс кнәзе яки воеводасы  булгандыр. Югарыда  китерелгән  килешү шартларын үтәмәгән кнәзләргә карата ниндидер  чаралар күрелергә тиеш булган. Мәсәлән, 1252 елда хан  Владимир кнәзе Андрейның  сепаратлык  гамәлләрен  туктату өчен  Неврюй кул астындагы  черүне җибәрә. Аның бер өлеше урыслардан торган була. Соңрак, Галич кнәзенә каршы  Күремсә җитәкчелегендәге  черү җибәрелә һ.б. Урыс тарихында болар әлбәттә, татар  явы басып керүе дип аталалар. Баксаң, мондый  вазгыять  урыс – татар  хакимиятләре (Бату – Ярослав) килешүе буенча  урнаштырылган  булган һәм анда ике яктан да черүләр катнашкан.
   Бу килешүдән соң  татар һәм урыслар законлы рәвештә бер дәүләттә  яши башлаганнар, дип әйтә алмыйбызмы? Ул дәүләтнең башкаласы – Сарай. Олысларда – олыс биләр (кнәзләр).  Һәм татарлар  менә шулай итеп, урысларны  озак еллар дәвамында  кулда  тотып булыр, дип уйлаганнардыр. Шушы  гамәлләрдән соң  татар гаскәрләрендә урыс яугирләре  булуы  һәм  руслар белән татарларның төрле  низаглы кнәзлекләрдә бергәләп тәртип урнаштыруы -  беркемне дә аптыратырга тиеш булмагандыр.  Һәм  татарларның шуннан соңгы булган кыпчакларга, Киевка, көнбатыш урыс кнәзлекләренә  һәм Европага юнәлдерелгән походлары  шушы күзлектән, шул вазгыятьтән  чыгып  каралырга тиеш була. 
   Шуннан соң  Бату, тыныч күңел белән  Котян кыпчакларын  акылга утырту  эшен башлаган.  Әлбәттә, бу вакытта инде ул берләшкән урыс – татар черүе белән идарә итәргә тиеш иде. Польша елъязмачылары моның шулай булганлыгын раслыйлар да.  Мәсәлән, соңрак, Бату гаскәрләре Венгрияне алгач, Беланың  Рим папасына язган хаты табыла. Ул анда болай дип яза: “Венгрия дәүләте  вабадан (чума) кырылган кебек, монгол яулары тарафыннан  чүлгә әйләндерелгәч, һәм  эт абзары кебек, урыслар, көнчыгыштан бродниклар, болгарлар һәм  көньяктан башка еретиклар  белән тулгач...” Күрәбез ки, монда хәтта татарлар турында бөтенләй сүз бармый. Ахры, монголлар дигәне соңрак  кертелгән һәм татарларны аңлатадыр. Ләкин күбрәге урыслар турында сүз бара. Чөнки бродниклар шулай ук  урыслардан, һич югында  славяннардан булганнар. Ә менә болгарлар  дигәненең кайсы болгарлар икәнен  аңлавы авыр  түгел, чөнки  Идел булгарларының  Бурандай кул астындагы атлы яулары Бату черүенә кушылганлыклары  һәм  көнбатыш походларында да катнашканлыгы  билгеле. 
    Венгрия ягына  качкан  кыпчакларны эзәрлекләп, Батуга  Киев аша узарга туры килгән. Әйтергә кирәк, кыпчаклар  татарлар белән  сугышта каты орышлар алып бармаганнар ахры, чөнки  Венгриягә алар көчле генә  черүләре булган  хәлдә  барып керәләр. Димәк, аларның югалтулары зур булмаган.
     Әзрәк арткарак китеп, урыс шәһәрләренең анасы  дип аталган Киевның  нинди  зилзиләләр кичергәнлеге турында укып китик. 1169 елда  Андрей Боголюбов  һәм тагын   ун урыс кнәзлеге  черүләренең  Киевны вәхшиләрчә талап киткәнлекләрен  язган идек. 1203 елда  кнәз Рюрик Константинович та,  кыпчакларны да  яллап, Киевны бик нык туздырып, талап китә. Шунсы кызык,  әлеге  Рюрикның  Киевны талау турындагы  хикәятен  икенче  елъязмачы  бер сүзен дә үзгәртмичә, “Батуның  Рязаньны алуы турысындагы хикәят” исеме астында  елъязмага күчереп язган. Ә 1235 елдан  1245 елга кадәр  урыс кнәзләре Киевны  7 мәртәбә бер-береннән  тартып алганнар. Һәм һәрвакыт   бу - сугышлар, янгыннар, җимерүләр һәм талаулар  ярдәмендә башкарылган (урта гасырларда башкача була да алмаган). Хатын – кыз, бала – чага меңәрләп – меңәрләп коллыкка алып кителгән, һәм көнчыгыш, көньяк  базарларында сатылган. Шулай итеп  Киевның татарлар килгәндә  нинди хәлдә булганлыгын  чамаларга була.
     Бату  Киевка турыдан – туры килеп бәрелми. Бу аның  ниятләренең  каты булмаганлыгын күрсәтә. Ул Киевка аз гына черү белән  Мәңгү – хан дигән   гаскәр башлыгын  җибәрә. Шәһәр читендә тукталган Мәңгү  Киевка илчеләр юллый.  Илче җибәрү – үзе үк ниндидер  йомшак мөгамәләләр  билгесе. Һәм бөтен  халыкларда да  илчене үтерү  зур халыкара  һәм,  шул ук вакытта, әхлакый  җинаять буларак кабул ителә. Ләкин Русьта түгел. Монда инде  татар илчеләре беренче мәртәбә генә  юк ителми.  Һәм һәрвакыт хәзерге тарихчылар  үз  ата-бабаларының  бу гамәлен  акларга тырышалар. Аңлашыла ки, кабәхәтлек – борынгы “рыцарьларның”  милли  үзенчәлеге булган.  Алдан әйтеп куеыйк, татар илчеләре  Венгрия  короле Бела тарафыннан да үтереләләр.
     Батуның Киев кнәзенә  нинди тәкъдимнәр ясарга теләгәнлеге  мәгълүм түгел. Әлбәттә,  рәсми тарих  Бату Киев  халкының берсүзсез  бирелүен таләп  иткән, дип яза.  Һәм, гадәтенчә, бу турыда  бернинди  документка да таянмый.  Логика буенча, мөгаен, Бату  Ярослав белән булган килешү  турында белдереп һәм шуңа  таянып, Киев кнәзенә Владимир кнәзенең  һәм үзенең  вассалы  булырга кушкандыр. Бәлки кнәз Михаилны үз янына чакырырга уйлагандыр. Әгәр дә  халкын кырып, талап кына узарга теләгән булса, илчеләр җибәреп, Киев  кнәзенә  үзенең яшерен ниятен белдереп тә тормас иде. Киресенчә, көтмәгәндә  бәреп кереп, үз эшен  тиз һәм уңай  бетерер иде. Ләкин икенче  бер вариант тагын да ышандыра төшә. Бату  Киев кнәзенә, безгә кыпчакларны куып тотар өчен сезнең җирләрегез аша үтәргә туры киләчәк, дигәндер. Янәсе, сез инде ачуланмагыз һәм безне үткәреп җибәрегез.
  Гадәттәгечә, урыслар илчеләрне үтерәләр (Типограф елъязмасы). Мәңгү  кире  Бату янына кайтып китә.  Ә Киев кнәзе  Михаил (ул, Ярослав Бату янында  булганда, Киевка басып кереп кнәз урынын алган була),  хәзер инде ике якның да дошманына әйләнгәч, Венгриягә кача (Синопсис, лист 112. л. 18об). 

Шулай итеп, Батуның бөтен дошманнары Венгриягә җыела.

      Шунсын да  искәртик, Ярослав белән килешү төзегәннән башлап, аның дошманы – Батуның дошманы булырга тиеш була. Чөнки бүтәнчә була да алмый: хәзер мәнфәгатьләр  ике як өчен дә бер үк, дип әйтергә була бит.  Димәк, Михаил  Батуга  да, Ярославка да дошман булып китә.
    Ары таба  Батуның  елга якын сузылган  көнбатыш походы башлана. Декабрьдә (1240 ел) Киевның җимерекләрен  “штурм белән  алып”, көнбатышка юнәлә.
    Киевны алган вакытта ук инде Батуның черүендә  бик күп башка  кавемнәр кешеләре  барлыгы беленә. Шулар арасында “урыслар” зур урын алып торалар. Ярослав – Бату килешүе буенча  нәкъ  шулай булырга тиеш иде дә. Җитмәсә, татарларга Дмитрий  исемле,  соңгы тапкыр Киевны алып, талап качкан кнәз Данил Романович утыртып куйган  воевода  кебегрәк  кеше  дә күчә. Ул  татарлар  ягына  сугыштан элек, алар алдында зур гаепләр эшләмәс борын чыккандыр инде.  Әлбәттә, үзе белән  яугирларын да алгандыр. Шулай булмыйча, ул  вакытта инде  синеке – минеке юк,  черү татарларга да, урысларга да нисбәтле. Әлбәттә, урыс елъязмасы аның  Батуга үзе теләп бирелгәнлеген  танырга теләми, ул  Батуның  Дмитрийны   татарларга каршы сугышканда зур батырлык күрсәткәне өчен тере калдырган, дип язган. Әйтергә кирәк, мондый әкиятне   без  беренче мәртәбә генә укымыйбыз. Эш шунда ки, татарларны  ярым  кыргый вәхшиләр дигәнрәк  фикердә  торучы  урыс тарихчылары   үзләре файдасына  нисбәтле булган   очракларда  татар хакимнәренә  намуслылык  кебегрәк  сыйфатларны да  “кызганмыйлар”.

Татарлар белән урысларның бергә сугышуларын башка авторлар да җөпли. Мәсәлән, Полубояринова М.Д. “Татарлар армиясендә урыс кнәзләре үзләренең гаскәрләре белән катнаштылар” дип яза (Полубояринова М.Д. “Русские люди в Золотой Орде” с.42). А.Н.Насонов, татар-монгол игосының беренче елларында ук баскаклар кул астындагы булган урыс халкыннан отрядлар әзерләп алганнар, дип яза... Тарихчылар урысларның татар армиясендә катнашуларын ирексездән, дип язалар. Имеш, ирекле рәвештә катнашу соңрак күзәтелгән. (шунда ук.42 бит). Соңгы тезиска бернинди дә дәлил китерелми. Ләкин язучылар А.Бушков һәм К.Пензев ирекле рәвештә татарларга хезмәт итүне урыслар үзләре өчен бик кулай санаганнар, һәм алар моны теләп башкарганнар, дип исәплиләр. А.А Гордеев сүзләре буенча, Алтын Урданың кораллы хезмәт күрсәтү һәм эшче көчләренең төп өлеше урыслар булган (Гордеев А.А.История казаков...,т.1,с.39).

Уйлап карасаң, татарларның   үзләре тарафыннан сугышып әсирлеккә алынган урысларга корал тоттырулары  ахмаклык һәм  башбаштаклык булыр иде.  Мондый вазгыять  бары тик   хан белән  бөек кнәзнең  хөкүмәт югарылыгында   сөйләшеп  һәм бергәләшеп  кылган гамәлләре  генә булуы мөмкин. Ә иң дөресе,  бу гамәл  урыс халкының  ул вакытта татарларга каршы баш  күтәрү нияте  булмаячагын  күздә тотып  башкарылган булырга тиешлеген аңлата.

Икенче яктан караганда, урта гасырларда ваграк феодалларның һәм бигрәк тә рыцарьларның башка эрерәк феодалларга, корольләргә ялланып сугышып йөрүе гадәти күренеш булган. Һәм урыслар белән татарлар арасында да шундый ук хәл булгандыр, дип әйтергә мөмкин. Башта “урыслар” татарларга ялланганнар, соңрак – киресенчә.

      Өстәрәк   “урыслар”, дигән сүз куштырнаклар эченә шуның өчен алынган, чөнки Владимир, Ростов, Суздаль җирләрендәге кнәзлекләрдә  кайчандыр Киевтан  килгән  урыслар  бик аз булганнар. Алар бары тик  кнәз балаларының дружиналарында гына булган. Ә Бату явы вакытларында  инде аларның угро – фин хатыннарыннан туган оныклары гына калган булырга тиеш иде. Ә төп халык - шунда яшәгән һәм урыслар тарафыннан басып алынган  угро – фин, мещера халыклары булган. Шуңа күрә  В.Белинский болай яза: “Шулай итеп, Ростов – Суздаль җирләренең кнәзләре, ә искечә әйтсәк, мокша, весь, меря, мурома, мещера  һ.б. падишаһлары (ягъни, Ростов – Владимир кнәзләре, автор) беренче мәртәбә, татар - монгол  гаскәрләре составында  Европаны  яуларга киттеләр”. Ә кем калды соң кнәзлектәге  тәртипне  сакларга? Елъязмалар  сүзе буенча, бу эшне Бату  Алтын Урданың  Владимир олысы биенә, ягъни  кнәз Всеволод углы Ярославка  ышанып тапшыра.
  Әйтергә кирәк, татарларның  Киевны штурм белән алулары турындагы  мәгълүматлар  кайсыбер елъязмачылар тарафыннан күпертеп язылган, ә менә  Дүртенче Новгород һәм Беренче   София елъязмалары болай язалар:  “…татарлар Киевка  татулык белән килделәр һәм  Владимир, Мстислав һәм  Даниил (кнәзләр, автор) белән  тынычлык турында килештеләр. 

1241 елның кышында Бату Галич – Волынь Русена бәреп керә. Әйтергә кирәк, елъязмада татарларга Галич – Волынь җирләренә басып керергә воевода Дмитрий киңәш итте, дип язылган. Бу өстә язылган кеше түгел микән? Ләкин моңа ышануы авыр. Чөнки ниндидер воевода киңәше белән генә сугыш башламыйлар. Ахрысы, бу очракта Бату белән Ярославның бергә корган стратегик планы тормышка ашырылгандыр. Һәм моның инициаторы Ярослав булган булуы мөмкин. Янәсе, Ярослав бөтен урыс җирләренең Баш кнәзе булгач, барысы да аңарга буйсынырга тиешләр. Хәер, бәлки, киресенчә булгандыр. Черү белән Бату үзе һәм урыс кнәзләреннән берсе идарә итәргә тиеш иделәр бит. Бу вакытлардан соңгы башка урыс кнәзлекләренә ясалган походлар Ярослав теләген истә тотып башкарылган булгандыр. Һәм моны яшерү өчен тарихчылар Дмитрийны Батуга киңәшләр биререлек югарылыкка күтәрәләр. Янәсе, Дмитрийның ничектер Батуга сүзе үткән. Баксаң, Ярослав ата – бабаларының элекке җирләрендә яшәгән күрше кнәзлекләрен талауларын һәм аларны үзенә буйсындыруны инде татарлар ярдәмендә һәм “канунлы рәвештә” башкарган. Шул гына. 1241 елның мартында Бату Польша, Венгрия һәм Трансильваниягә бәреп керә, 9 апрельдә Лигница шәһәре янында берләшкән поляк – алман гаскәрләрен җиңә, 11 апрельдә венгр короле Бела IV яуларын тар – мар итә. Күреп торабыз ки, вакыйгалар калейдоскоп кебек тәгәри. Ләкин Бату үзенә кирәк кешене – кыпчаклар ханы Котянны тапмый, чөнки ул вакытта хан инде Көнбатыш тарафына шундый афәтләр алып килгән өчен венгр короле тарафыннан үтертелгән була. Кыпчаклар Европага, Балкан тауларына таралып (Фракия, Македония), төрле кабиләләрне, бигрәк тә Византия черүләрен тулыландыралар. Ишле генә бер өлеше Египетка да барып эләгә һәм мамлюклар хәрәкәтендә катнаша (П.В.Голубовский, "Печенега, торки и половцы до нашествия татар"Киев.1884г.). Ә Бату бер көнбатыш илендә дә тукталып калмый, үз хакимиятен дә урнаштырмый, ясак җыюны да җайламый.

 Азрак кире кайтып, бер  җитди сорауга җавап эзләп карарга тиешбез. Батуның  Руська  һәм көнбатыш илләренә һөҗүм итүен  соңгы елларда  аның  Котян кул астындагы кыпчакларны эзәрлекләп  барышлый  кылган гамәлләре генә, дип  исбатларга тырышалар.  Янәсе, төньяк – көнчыгыш урыс кнәзлекләренә дә  Бату  кыпчак черүләрен  төньяктан  урап чыгып, каршыларына чыгу өчен генә  һөҗүм иткән. Сорау туа: бик ерактан урамаганмы соң Бату? Ул бит  әлеге  маневрны ясау өчен  шул вакыттагы урыс җирләренең өчтән берен штурм белән алган. Һәм кирәк идеме икән  Котян һәм аның кыпчаклары Батуга? Татар – кыпчак сугышлары ниндидер башка вакыйгаларны, мәсәлән, Бату – Ярослав килешүенең булганлыгын яшерү өчен  уйлап чыгарылмады микән? Ә әлеге дә баягы Батуның көнбатыш походы  католик  дөньясы  алдында  урыслар тарафыннан татарлар ярдәме белән  мускуллар уйнату  гына булмадымы икән? Киевта  Батуга үзе теләп бирелгән воевода Дмитрның Батуга бирелгән киңәше шуның турыда сөйләми микән?  Хәер, бу поход  ике як килешүе  буларак  оештырылган булгандыр, чөнки  католиклар бу вакытларда  татарларны да  күрә алмаган булганнар  бит.

Батуның Галич –Волынь кнәзлекләренә бәреп керүе шул ук бөтен урыс җирләрен кул астына алу буларак кабул ителергә тиешле булгандыр дидек. Ләкин, икенче яктан, вакыйгалар көнбатыш кнәзлекләрдә Рим папасы йогынтысына һәм сәясәтенә ияргән кнәзләр пәйда булганлыгын да күрсәтә (К.Пензев. “Русь и царь Батый”). Мәсәлән, Никон елъязмасы хәбәр итүенчә, Киев кнәзе Михаил татар илчеләрен үтереп, Венгриягә качкач, һәм Мәңгү –хан кире Бату янына киткәч, Киевка кнәз Ростислав Мстиславич килеп урнаша. Ләкин озак та үтми, Данил Романович (Галич кнәзе) тегесен куа һәм аның урынына үз воеводасын утыртып куя һәм үзе Венгриягә кача. (Данил Романовичны инде католик динен кабул иткән кеше дип әйтергә була, чөнки соңрак, 1254 елда ул Рим папасы тарафыннан король титулына күтәрелә, БЭКМ). Әлбәттә, Киев тәхетенә болар Батудан рөхсәтсез менеп утырган булалар. Шулай итеп, Батуның Галич – Волыньга һәм Көнбатыш илләренә һөҗүм итүенә тагын бер сәбәп өстәлә. Хәер, Каракорымдагы Угедэй ханның да венгр короле Белага Котянны үз иленә кертмәвен таләп итеп хат җибәргәнлеге мыклы билгеле дип исәпләнә. Бела моңа колак салмый, ул гына да түгел, Батуның илчеләрен үтерә (бу турыда 1920 елда Ватикан архивларында табылган, Бөек хан Гуюкның папага язылган хатыннан билгеле. А.Бушков”Чингисхан”). Менә шушыларны исәпкә алып, Батуның көнчыгыш Европа илләренә басып керүенең сәбәбе гади талау гына түгел, ә нигезле сәяси һәм хәрби йөреш булган, дип әйтергә дә була. Кышын декабрь аенда Бөек хан Үгәдәй вафат була. Бу Батуның походын туктатуга сәбәп була, дип язалар тарихчылар. Әмма кайсыберләре Бату үз тылында сугышып алынган, ләкин буйсындырылмаган Русьны калдырып озакка китәргә курыккан дип язалар. Һәм дәвам итәләр: Русь Европаны татарлардан коткарды. Ләкин бу вакытта Владимир кнәзлеге башында Русьның Бөек кнәзе Ярослав татарларга тугрылыклы булып, бернинди баш күтәрүләргә дә юл куймыйча утырган. Ә бит, Батуның еракка һәм озакка китүеннән файдаланып, Ярослав бөтен көчләрне җыеп, баскакларны кырып бетереп, көнбатыш Европа илләре белән сүз берләштереп, татарлардан котыла алган булыр иде. Ләкин ул болай итүне кирәк тапмаган, чөнки татарлар булмаса, Русьта яңадан мәхшәр башланачагын һәм үзенең дә исән калуы икеле булачагын чамалаган. Татарлар тылындагы воосстаниеләр җәһәтеннән шуны әйтергә кирәктер, кайсыбер тарихчылар бу вакытларда булгарларның татарларга каршы күтәрелүе турында язылган. Янәсе, шуларны бастыру өчен, Батуга көнбатыш походыннан Булгарга ашыгырга туры килгән. Ләкин вакыйгалар тәфсилләп бәян ителмәгән һәм тарихи чыганаклар белән дәлилләнмәгән. Шунсын онытмыйк, Бату бит шуннан соң (1242 елның ахырында) Булгарда Урданың башкаласын урнаштыра һәм дистә елга якын вакытын шунда үткәрә. Бу факт андагы халыкның татарларга карата дошманчыл түгеллеген һәм вазгыятьнең кулай булганлыгын күрсәтә. Угәдәй үлүгә карамастан Европада сугышлар 1242 елның көзенә кадәр бара. Дөресрәге, Бату кире борыла, ләкин сугыша-сугыша кайта. Җитмәсә, шул ук елның маенда Чыңгыз ханның соңгы улы Чагатай вафат була. Шуннан соң Бату Борҗиген нәселенең иң олуг кешесе, агасы булып кала. Укучы аңында шундый сораулар тумый калмастыр: Нигә соң Батуның һәм Ярославның берләштерелгән черүе әле татарлар тарафыннан басып алынмаган урыс кнәзлекләренә һөҗүм итәләр, аларны талыйлар? Югыйсә, күп кенә авторлар Ярославны башка кнәзләрдән аерып карыйлар бит, аны урыс җирләренең патриоты, урыс кнәзлекләрен берләштерү турында хыялланучы, дип атыйлар. Ә ул (үзе булмаса икенче бер олпат воеводасы яки кнәзе) татар гаскәрләренең җилкәсе артында 1939 елдан башлап, башта урыс кнәзлекләрен (Смоленск, Тверь, Киев, Галич, Волынь), аннары көнчыгыш Европа илләрен пыр туздырып йөри. Әлбәттә, рәсми тарих бу турыда язмый, ләкин урыслар эзләрен яшерә алмаганнар. Мәсәлән, Бату гаскәрләре Польшага бәреп кергәч, поляклар шундук смоленск һәм галич дружиналарын таныйлар. Ә әлеге дә баягы король Бела Европа монархларына “...Минем илне бүреләр сарык абзарына ябырылган кебек, төрле славян еретиклары сырып алды” – дип яза.(А.Бушков. “Чингисхан). Җитмәсә, ул славяннарны еретиклар (димәк христианнар түгел) дип атый. Батыйның көнбатыш походының сәбәбе дип кнәз Данило Романовичның сәясәтен дә атыйлар. Ул, Киевтан Венгриягә ял итәргә генә качмый, башта Венгрия, аннан соң Польша корольләре белән татарга каршы коалиция оештыру ягын хәстәрләп йөргән булган. Күрәбез ки, Батуның Польшага һәм Венгриягә каршы булган һәм бик ашыгыч рәвештә үткәрелгән һөҗүмнәре тегеләрнең ниятләрен юкка чыгара. Үзенең көнбатыш Европа илләренә каршы булган походында Бату нәрсәләргә ирешә? Бу сорауга җавап түбәндәдер:

   С.Пивоваров (“Батыев погром”- нашествие и объединение?) һәм К.Пензев  фикерләренә таянып, шундый  нәтиҗә ясый алабыз. Батуның  көнбатыш  походы  вакытында  Владимир кнәзлегенә тиң  Чернигов  кнәзлеге  җиңелә  һәм   Брянск, Карачев, Тарусск, Новосильск кнәзлекләренә бүлгәләнә. Аңлашыла ки, аларны  алдагы көндә Ярославның кнәзлегенә  кертү  авыр булмый. Киев кнәзлеге  Владимир кнәзлегенә буйсындырыла һәм  анда  Ярослав нәселеннән булган  кнәзләр утыртыла башлый. Аларның иң беренчесе  Дмитр Еконович була (Густын елъязмасы).
    Галич – Волынь кнәзлеге  хәлсезләндерелә.  Ләкин,  ул  Венгрия белән Польша һәм  урыс кнәзлекләре арасында буфер буларак  сакланыла. Көчле Смоленскта  Ярослав кешесе  Всеволод Ярославич утыртыла. Нәтиҗәдә (рим папасы  илчесе  Плано Карпини  сүзләре буенча) Ярослав  чынында  Русиянең Бөек кнәзе  булып кала. Шулай итеп, Ярослав  1238 елда  Бату тарафыннан   бирелгән  титулга 1240 елда чын мәгънәдә ия була.  Шушы фикерләрдән чыгып, Батуның  1237 елдан соң   булган  сәясәте  ул үзе  корган план буенча  башкарылган  һәм тормышка ашырылган, дип исәпли алабыз. Ләкин ул шул елларда  булачак Мәскәү кнәзлегенә  һәм Русиягә нигез салынганылыгын  һәм  үз  ихтыяры белән  татар халкының киләчәген  упкын кырына  куйганлыгын аңлый алды микән? Икеле. Кызганычка каршы, аның геосәяси фикерләве чикле булгандыр. Урыс тарихчылары  татарлар урыс кнәзлекләрен  бер-бере   белән бәрелештерелергә  тырышканнар дип язалар язуын, ләкин  чынбарлык  алай булмаган:  татарлар урысларга  үзәкләштерелгән  держава  төзү  шартларын  һәм  мөмкинлекләрен булдырганнар.
      Шунсын да фаразларга була: Батуның  Ярослав белән  бергә кылган бу гамәлләре  рим папасының  нык ачуын китергән, аның ниятләрен бозган, һәм ул Балтик буендагы  хәрби – дини  орденнарны, католик  Польша һәм Венгрияне  активлаштырып,   Руська  каршы тәре походларын  яңадан башлаган.  Ләкин  Бату үзенең походы  белән  бу илләрнең басып керү  мөмкинлеген  юкка чыгарган, ә  католик орденнарның  яулары  соңрак  кире кагылган.
      Бераз алга китеп, әйтик: киләчәктә, Татар илендә тәхет өчен  көрәшү низаглары башланып, татарның  Русь өстеннән  булган контроле  кимү сәбәпле, көнбатыш кнәзлекләр  барыбер  Көнбатыш Европа илләре кулына эләгәләр. Ләкин монсы  һәм башка трагик  вакыйгалар бу язмага керми.


                                                     Йомгаклау     
     Бу язмада төрле  тарихи материаллардан,  төрле вакытларда яшәгән авторлардан китерелгән  өзекләр шуны күрсәтә: татарларның үткәне турындагы мәгълүматлар ике версиядә яши.  Аның беренчесе,  рәсми рәвештә тарих гыйлеме тарафыннан кабул ителгәне –  шундый: татарлар  яңа гасырның башында  Ерак көнчыгышта Кытай белән Монголия арасында  һәм арырак яшәгәннәр. Татар кабиләләренең атамалары  Кытай тирәсендә яшәү дәверендә  берничә төрлегә үзгәргән:  хе - су, елга кешеләре, динлиннар, су-шень,  уги, хэй – шуй – бу,  мо-хэ  (ат менгән кешеләр), да – да,  ши – вэй,  та – тань(шалашта яшәүчеләр), татарлар.

Бу татарлар оригиналлары табылмаган кытай язмалары буенча, әлеге илләр (Кытай, Монголия) белән даими рәвештә төрле низагларларга, канлы сугышларга кергәннәр. Шулай итеп, башта ук татарлар сугыш чукмарлары, кансыз кабиләләр итеп тасвирланганнар. Соңрак монголларны берләштергән Темучин (Чыңгыз хан) татарларны каты гына кыра, арба күчәреннән түбәнрәк булган бала-чаганы гына исән калдыра (Бу тузга язмаган хәбәрләргә Л.Н.Гумилев һәм башка күп кенә тарихчылар да ышана). Шуңа карамастан, татарлар тагын ничектер шулкадәр көчләнеп китәләр ки, Рәшидетдин әйткәнчә, Азиядәге бөтен төркиләр һәм, хәтта, башка этнослар да үзләрен татарлар, дип атый башлыйлар. Ул гына да түгел, ниндидер аңлашылмаган исем алыштыру аркылы, монголлар европалы кешеләргә охшап китәләр. Ә татарлар, киресенчә, монголоид төсен алалар. Шушы ялганны азрак төзәтү өчендер инде, хәзерге татарларның элекке татарларга кысылышы юк, чөнки хәзергеләре - булгарлар токымы дигән уйдырма китереп чыгаралар. Шулай итеп, безне, татарларны, бөтенләй тарихсыз да калдыралар. Һәм без моңа ышанырга тиешбез булып чыга.

Ары таба ниләр булганын без беләбез: берничә йөз еллар буе инде  татарлар  каһәрләнәләр, алар, имеш, урысны ике-өч йөз ел буе ниндидер иго астында тотканнар. Шуның өчен татар үз илен югалта, үз телендә иркенләп сөйләшә алмый, аны кирәксез дип саный. Үз милләтен болгар милләте астына яшерергә тырыша, татар исеменнән оялып, татар  ата – аналар балаларына  Европа һәм урыс халыклары исемен  кушалар.

Европада (һәм бөтен дөньяда дип әйтергә була) татарлар тартарлар, ягъни тартардан – тәмугтан чыккан халыклар дигән күзаллау таратыла. Ләкин, бәхеткә каршы, татар тарихының икенче версиясе югалмаган, аны ничек кенә тарих битләреннән җуеп ташларга тырышсалар да, ул күп санлы чит ил халыклары документларында сакланган. Бары тик шуларны җыеп, мантыйкка туры килә торган бер тарихи җепкә тезәргә генә кирәк булган. Ул тарих буенча, татар халкы Евразиядә иң борынгы халыкларның берсе. Яңа эрага кадәр үк ул Европадан Байкалга кадәр сузылган Бөек даланың хуҗасы булган. Меңнәрчә еллар дәвамында төрле илләрдә һәм халыклар арасында кимврлар, скифлар, сколотлар, аланнар, һуннар, болгарлар, төркиләр, татарлар исеме астында хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Яңа эрага кадәр үк алар үзара татар исемен йөрткәннәр (Енисей – Орхон ташларындагы язмалар. А.Лызлов, В.П. Васильев, Әбүлгази, Э. Паркер һәм башкалар хезмәтләре). Кыпчаклар үз язуларын татарча язу дип атаганнар. Кыпчак һәм татарларның гына түгел, аларга кадәр мең елга якын яшәгән аларның ата-бабалары һуннар да европалылар язып калдырганча кыргый халык булмаганнар. Ни өчен соң татарлар төрлечә аталганнар? Чөнки алар бер-береннән меңнәрчә чакрымнарда яшәгән төрле халыклар белән мөнәсәбәткә кергәннәр. Тегеләре исә татарларны һәрберсе үзләренчә атаган. Бердәм континенталь информацион кыр булмау сәбәпле, татарлар өчен гомуми исем формалаша алмаган. Уйлап карасаң, мәсәлән һуннар, скифлар, төркиләр яки татарлар турында Европада да, Ерак көнчыгышта да бер үк төрле итеп сөйләгәннәр һәм язганнар: шул ук күчмә тормыш, өсте ябык арбалар, күпләп мал тоту һәм сугышчанлык, ләкин атамалары башкача. Дала халкының гамәли сәнгатенең алга китүе (мәсәлән, атаклы җәнлек стиле), металлны киң куллану һ.б. Соңрак, татарларның төрле кабиләләре бер зур империягә берләшеп киткәч, аларның бер халык икәне аңлашыла башлаган.

Шул уңайдан күчмә тормыш турында бер-ике сүз. Моны Европалылар кыргыйлык билгесе, дип саныйлар. Ләкин бу һич алай түгел. Күчмә тормыш - далада  ул вакытларда  җирдән файдалануның мөмкин булган  иң рациональ  ысулы.  Мал көтү өчен  җирләр иркен, кышка малга азык әзерләргә кирәкми, чөнки кыш ул кадәр салкын һәм карлы түгел. Ә җәен көтүлекләрдәге  үләнне  тулысынча бетерергә, таптатырга ярамый, чөнки  ул тиз генә үсеп китә алмаячак. Ә чак кына кыркытып, ашатып киткәндә, бер айдан яңадан  мал өчен йомшак  яшел үлән үсеп китәчәк. Шулай итеп мал көзгә кадәр яшел үлән белән тәэмин ителеп торачак. Ә инде  кире әйләнеп кайтмасаң, үлән чәчәк атып, орлыкланып, мал аны ашамый башлаячак, ашарга эзләп йөреп, ябыгачак. Шуңа күрә  көтүлекләрдән  ерак китәргә ярамаган.  Һәм  күчмәләр  үз җирләре тирәсендә генә  йөри алганнар.

Далада җир сөреп ашлык үстерү эше дә ярамаган, чөнки ул зур зыян китергән: көчле җилләр ачык даладан меңнәрчә еллар буе тупланган уңдырышлы туфракны алып киткәннәр. Күп җирләре булган эрерәк кабиләләрдә үз территорияләренең көньягыннан (кыш көне) төньягына (җәйләү) күченү һәрвакыт булган. Монсы исә климат алмашынуны исәпкә ала торган үзенә күрә бер технология. Чыңгыз хан, үз кулы астындагы кабиләләргә җир билгеләгәндә, көтүлекләрнең кышлык чикләрен һәм җәйлек ягын һәрвакыт билгеләгән. Татарларның тауларда, урман далада яшәгән кабиләләре утрак тормыш алып барганнар, җир сөреп ашлык чәчкәннәр. Шунсын да әйтергә кирәк, тарихта ниндидер Бөек күченүләр турында тәкърарлана. Имеш, Азиядән Европага даими рәвештә күпләп – күпләп, зур-зур мал көтүләрен куа-куа, ярымкыргый халыклар күчә торган. Һәм болар тагын да безнең ата-бабаларыбыз булып чыга. Ләкин тарих үзе үк күрсәтә: бернинди күченүләр булмаган. Бөтен халыклар да, башлыча, автохтоннар булганнар. Мәсәлән, әгәр дә төркиләрне кыпчаклар дип атасаң, әлбәттә, башта берсе килгән, аннан соң икенчесе, дип әйтергә була. Җитмәсә, урыслар берсен торки, икенчесен половцы, дип, ә европалылар тагын үзләренчә - куман дип атаган. Ләкин бит алар өчесе дә бер үк вакытта урыслар белән янәшә яшәгәннәр. Шул ук вакытта урыслар янында татарлар да яшәгән (X – XIII гасырлар). Ләкин татарларның ул вакытта булганлыгы турында урыс тарихында яшерелгән, моны урыслар тарафыннан язылган татарлар турындагы яңа тарих шулай таләп иткән. Әлбәттә, халыкларның күченүе бөтенләй булмаган, дип әйтергә ярамый, әлбәттә, булган. Ләкин ул малга көтүлекләр, яки талар өчен көчсезрәк кабиләләр эзләп йөрү түгел, ә күрше халыкларның артык үрчеп китүе сәбәпле, аларның иле зураюына бәйләнгән булган. Ансы инде икътисадтан торган. Мәсәлән, башта кимәк – кыпчак – татар каһанлыгы булган, соңрак Идел арты Урдасы дип аталган илнең зураюы, көчләнүе бу Урдага кермәгән кыпчакларның көнбатышка күченүенә һәм андагы төркиләрне кысрыклавына китергән.

      Татар тарихының  иң мөһим, кызыклы, бәхәсле  һәм  серле дәвере – X – XIII  гасырлардыр. Бу вакытта ата-бабаларыбыз  көнчыгыштан көнбатыш тарафына кадәр җәелеп  (күченеп түгел),  кидәннәр, кимәкләр һәм кыпчаклар  белән бергә кушылып,  бөтен Себерне, Үзәк һәм Урта Азияны,  Көньяк һәм Урта Уралны үз эченә алган  каһанат төзегәннәр. Аның  көнбатыш  чикләре  Иделнең  теге ягына чыгып, Кара диңгез ярларына кадәр барып җиткән.  Ул зур илдә  соңрак  кыпчаклар һәм  татарлар гына калган, башкалары, шул ук төрки теллелек сәбәбеннән халык буларак  йотылганнар, татарларга, башка халыкларга  кереп киткәннәр. Шуңа күрә, татарлар  һәм кыпчаклар   эченә дистәләгән  башка кабиләләр һәм ырулар кергән булган. Соңрак кыпчакларның да  тарихта  атамалары гына калган, чөнки алар да  татарлар һәм башка төрки халыклар составына кереп киткән. 
       Чит ил, гарәп  һәм   башка  тарихчыларның язмаларыннан күренгәнчә, татарларның көнбатыш Азиядә һәм   Кара диңгезнең төньягында  монголлар дип аталган халык “килгәнче” ук яшәгәнлекләре билгеле. Боларны  кимәкләр белән бер каһанлык төзегән  тугыз татар кабиләләре  халкыдыр  дип фикерлиләр. Без маҗар (мишәр) дигән халыкның татар дип аталган булуын  да онытмыйк.  Һәрхәлдә  А.Лызлов һ.б. XII  йөзләрдә көнбатыш татарлар һәм  “Идел арты урдасы” дигән татарлар иле булганлыгы  турында һәм Чыңгызханның  шул татарлардан булуы турында сөйлиләр. Чыңгыз ханның  Кара татарлардан (көчле яки  төньяк татарлар) булганлыгы  өстәрәк тә язылды.
         Татарның тагын бер нәсел башын тәшкил иткән халык – болгарлар. Вакытында болгарларның  бөтен булачак Кыпчак даласын  Киевка кадәр кулларында тотуы билгеле. Ләкин хәзәрләр һәм гарәпләр белән бәрелешләрдә җиңелеп,  болгарлар төрле якка сибелгәннәр. Бер өлеше Дунай буенда көнбатыш  Болгарияне  барлыкка китергән. Кечкенәрәк бер кисәге Кавказ тауларына чигенеп,  балкар һәм карачай халыкларына нигез булганнар. Ә ишле генә бер өлеше  Идел буйлап  әкрен-әкрен төньякка таба тартылган Һәм  Идел – Кама Болгариясе (Булгария)  дигән көчле дәүләт төзегән. Бу булгарлар Идел буенда  яшәгән   угро – фин һәм төрки халыклар белән  контактка кергәннәр. Үзара мөнәсәбәтләрен  төрле юллар белән  җайлаганнар. Бу гамәл, әлбәттә, берничә төрки телле халыкның  кушылып китүенә һәм аларның  телләренең  охшашлануына китерә.  Булгарларның  Урта һәм Көньяк Уралдагы һәм Идел буендагы төркиләр - эскелләр һәм башкалар белән  тыгыз контактка керәчәкләре  бәхәссез  зарурилыкка  әйләнгән. Бу  низагларда  булгарлар өстенлек ала алмаган һәм  аларның күп кенә өлеше X  гасырда  Дунай буена күчеп киткән.  Шуннан соң  Булгария җирендә  ике кавем:  татар телендә сөйләшкән аз санлы  булгарлар һәм татарлар  барлыкка килгән.
Шул  вакытлардан соңрак, ягъни XI – XII  гасырларда урысның  Владимир – Суздаль кнәзлеге  барлыкка килүе  Булгариянең  юкка чыгачагын  коточкыч  перспективага  әйләндергән. Чөнки урыслар  20 – 30 ел саен даими рәвештә  Булгариягә һөҗүм итә торганнар. 1220 елдагы  Суздаль кнәзе Святослав һөҗүменнән соң  Ашлы шәһәре һәм Булгариянең Иделнең уң як ярындагы җирләре тулысынча  дошман кулында калган. Җитмәсә  әлеге яңа урыс кнәзлеге  мишәр – татарлар җирләренә  килеп урнашкан була.  Урыс кнәзләре  уе буенча, Булгария басып алынып, урысларга  буйсындырылырга  тиеш булган. Мондый  ният әле 985 елда ук  Киев кнәзе Владимир  тарафыннан  урыс кнәзлекләре  программасы буларак  билгеләп куелган була.
       Өстәрәк  китерелгән мәгълүматлар  шуны күрсәтә:  XIII  гасырның башына  Булгария  үзе дә  Идел арты Урдасының (Заволжская Орда - элекке кимәк  һәм кидән каһанлыклары)  төньяк тарафындагы бер улусына  әйләнгән  булырга тиеш. Әгәр  татарлар һәм булгарлар  моны эшләмәгән булсалар, бу гакылсызлыкка тиң булган булыр иде. Тарихларда билгеле булган, 1223 – 1232 еллардагы монголларның  һөҗүм итүе, дигән хәбәрләр  нәкъ  шул Булгарны   Идел арты Урдасына  кушу гамәлләренең  чагылышы булгандыр.
      XIII гасырның башындагы, ягъни, (ялган тарихларда сөйләнә торган)  татар-монгол  яулары алдыннан,  Бөтен Кыпчак даласын һәм Идел – Уралны  үз кулына алган, чикләре Донга кадәр җәелгән  эре генә шәһәрләр төзегән төрки халыклар:  кыпчаклар, күпмедер аланнар, хәзәрләрнең калдыклары, мишәр-татарлар, булгарлар, бортаслар, мордва һәм татарлар яшәгән. Урыслар аларны “көнбатыш татарлар” һәм  “Идел арты Урдасы”   (“Заволжская Орда”), дип атаганнар.  Диннәре – башлыча ислам булган. Исламны иң элек булгарлар  кабул иткәннәр, соңрак татарлар. Хәер, татарларның  электән көнбатышта яшәгән өлеше дә исламны алдарак кабул иткән булырга мөмкиннәр. Соңгырак заманнарда татарларны мөселманнар, дип тә йөрткәннәр, бу юкка гына булмагандыр. 
      Алтын Урда шәһәр культурасы урта гасырлар цивилизациясенең бәһа биреп бетерә алмаслык өлеше саналган. Сарай, Гөлстан, Сарайчык, Үкәк, Бәлҗәмин, Болгар, Хаҗитархан, Үргәнеч, Маҗар, Азак, Кефе (Феодосия), Су-Даг, Кырым (Солхат), Ак Кирмән, Ак Мәчет, Казан, Биләр һәм башка шәһәрләр, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре буларак, һич арттырусыз, Шәрык дөньясына билгеле булганнар, дан тотканнар. Бу шәһәр тормышы, мәдәнияты  ялганчы тарихчыларның  төрки – татарларның  күчмә халыклар гына булганлыгын сызып ташлый.
     1333 елда Алтын Урданың күп шәһәрләрен үз күзләре белән күргән, кайберләрен аркылыга-буйга йөреп чыккан атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттутаның дәүләтнең башкаласы Сарай шәһәре хакында язып калдырган сүзләре күпләргә мәгълүм: «Сарай шәһәре тигез җирдә урнашып, матур базарлар һәм киң урамнардан торган, кешеләр белән тулган гадәттән тыш зур һәм иң матур шәһәрләрнең берседер». Сәяхәтченең әйтүенчә, анда җамигъ мәчетләр генә дә унөч, ә башка төрлеләре гаҗәеп күп икән. Гарәп һәм, гомумән, Шәрык дөньясының күп атаклы үзәкләрендә булган шушы укымышлы затны гомерендә беренче тапкыр кала күргән авыл кешесенә тиңләп булмый, әлбәттә. Әле бит ул Сарай шәһәрен тасвирлау белән генә чикләнми, үзе булган ун шәһәрнең һәрберсенә гадел бәясен бирә. Маҗарны, мәсәлән, төрки шәһәрләренең күренеклеләреннән, ди. Идел тамагында урнашкан Хаҗитарханны зур базарлары булган атаклы шәһәр дип атый, Үкәкнең матур йортларын күреп соклана һ. б.
    Әлбәттә, Алтын Урда цивилизациясе турында сөйләгәндә, урта гасыр татар әдәбиятының ядкәрләрен санап үтми һич мөмкин түгел. Бу бит  әле урыста түгел, европалыларда да  мондый зур күләмле шигъри әсәрләр булмаган вакытлар. Ә төрки - татарда инде М.Кашгарлыдан (юк, түгел, Орхон – Енисейдагы VI – VII гасыр таш язмаларыннан башлап) дистәләгән шагыйрләребез  иҗат иткән. Сүз иң беренче чиратта  Кол Галинең  “Йосыф  кыйссасы”, Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан», Сәйф Сараиның «Гөлстан» («Китабы «Гөлстан бит-төрки»), «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары, Насретдин Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» һәм Мәхмүт Галинең «Нәһҗел-фәрадис» исемле чәчмә әсәрләре  һ.б  хакында бара.
    Ләкин әле гыйлемнең үсүе турында да әйтеп китү лазимдыр. Сарайда яшәп  даны дөньяга таралган  математиклар, астрономнарны кая куясың.  Европада   коперникларны, бруноларны  Җир шар кебек дип исбатларга тырышкан  өчен  утларда  яндырган вакытлардан  200-300  еллар элегрәк,  Җирнең  ниндилеге һәм галәмдәге урыны, аның кояш тирәсендә әйләнүе турында инде татар   шагыйрьләренең  шигырьләрендә сөйләнгән, чөнки бу инде  халык өчен яңалык булмаган  һәм моңа берсе дә гаҗәпләнмәгән.  
     Шулай итеп,  монгол – татар яулары – нәрсә ул? Чынбарлыкмы әллә  глобаль  алдашумы? Ә бит  андый алдашуның  сәбәбе дә  шундый – глобаль булырга тиештер.
    Автор, өстә китерелгән  борынгы һәм хәзерге объектив   караштан чыгып  фикер йөрткән авторлардан  алынган мәгълүматларга таянып,  икенче  версияне  яклый. Бу  вариант буенча,  монгол дигән халык  урыс – татар  арасындагы  вакыйгаларга катнашмаган. Аларның (монгол һәм татарның) яшәү урыннары да  бик борынгы заманнарда гына бер-беренә якын булган. Ә рәсми тарихта язылганнарның күбесе ялган,  дөрес булганы – көнчыгыштагы башка халыклар арасында булган вакыйгаларның  чагылышыдыр.
     Татарлар  башлыча  монголоидлар булмаганнар. Кара диңгез буе -  Идел  - Урал – Себердә алар автохтон халык булганнар. XIII гасырның башында  алар бөтен шул җирләргә  җәелгән  зур бер дәүләткә кергәннәр. Ул  Идел арты Урдасы дип аталган (А.Лызлов). Марко Поло  мәгълүматларына караганда,  төрки -татар дөньясы  көнбатышта  Дон елгасына кадәр җәелгән булган.  Доннан  көнчыгыштарак  урыс җире XII  гасырга кадәр булмаган.  Кара һәм Каспий диңгезләре  арасы  далалары  татарлар, мишәрләр, кыпчаклар  иле булган.. Төньяктарак  Дон һәм Идел арасы  булгарлар һәм татар - мишәр  җирләре  булган. Алар  ерак төньякка  “татар атлары тояклары баскан” җирләргә кадәр  сузылганнар (весь, меря, мурома, мещера һ.б.    җирләре). 
      Алардан тыш  көчле генә мордва халыклары яшәгән. Алар  мөселман булганнар (merdes, Марко Поло)., ә мокша дигәне  – мәҗүсиләр Шул вакытлардан элегрәк  X- XII гасырларда шул ук җирләрнең төньягында  Владимир – Суздаль  кнәзлеге төзелгән.  Ул тулысынча  шундагы  угро – фин  кабиләләре:  мокша, меря,  весь, муром  һәм төркиләрдән булган  мещера (мишәр) җирләренә  көч кулланып  килеп  урнаша. Күрәбез ки, болар  элегрәк (булгарлар  көчлерәк чакларында)  аларга ясак түләп торган халыклар булган. Димәк, урыслар  булгарларның биләмәләрендә  кнәзлек ясап, шәһәрләр – басып алу өчен форпостлар төзеп (мәсәлән, Нижгар), Булгарның  үзенә дә ныклап кул суза башлаганнар. Шушы  фактны истә калдырыйк, хәрмәтле укучылар!

Идел арты Урдасының көньяк - көнчыгыш чикләрен А.Лызлов күрсәтеп калдырган. Ул Каспий диңгезенә кадәр булган. Автор бу чикләргә элекке Кимәк каһанлыгы җирләре кергән булгандыр, дигән фикердә. Бу – хәзерге Казахстанның төньяк өлешләре, Урал һәм Себер татарлары яшәгән җирләр, һәм Алтайга кадәр. Күп кенә авторлар бу илнең көньякка таба киңәйгән дәверен Кытай дип тә аталганын исбатлыйлар. Чөнки Кимәк ханлыгы белән Уйгурстан арасындагы җирләр элегрәк кара – хитайлар (кара – китайлар, катайлар) дәүләтенә кергән булган. XIII гасырның башында ул җирләрнең инде татарлар дәүләтендә булганлыгында шик була алмый. Ә хәзерге Кытай ул заманнарда “Чин, Цинь, Мачин” дип һ.б. аталган. Ул вакытларда Сарай шәһәренең булмаганлыгын исәпкә алып (бәлки, булгандыр да), татарлар дәүләтенең мәркәзен эзләп карарга була. Бу җәһәттән, авторның үзенең фикере шундый: - беренчедән, Каракорым дигән шәһәрнең урыны табылмаган; ә бу исә, монгол– татар явы булмаган, дигән фикерне исбатлаучы тагын бер дәлил; - икенчедән, Көнбатыш Себер яки Көньяк Урал тирәләрендә соңгы вакытларда дистәләрчә борынгы шәһәрләрнең урыннары табылды, татарлар башкаласы шунда булуы мөмкин; - өченчедән, Чыңгы – Тура (урысча Чимги – Тура) дигән шәһәр булган (Тюмень тирәсендә). Аны, мөгаен, Чыңгыз – Тура, дип атаганнардыр. һәм ул нәкъ Чыңгыз – ханның җәйге резиденциясе булгандыр. Димәк җәйлек җирләре – Нижгар – Урта Кама – Тура елгасы югары агымы – Кашлык (Тобольск янында) – Тара – Томск сызыгы. Кышлау урыннары – Иртышның югары агымы, Кыпчак даласының көньяк чикләре Донга кадәр. Соңгырак елларда, мәсәлән, Бату кышлавының Каспийның төньяк яры буендагы Саксин тирәләрендә булуы билгеле, ә җәйлеге Булгариядә. Соңрак Сарайга күчкән. Бәркә Сарайда кышлаган, Булгарда җәйләгән, соңрак шул ук Наручат тирәләрендә. Үзбәкнең дә шунда җәйләгәнлеге билгеле.

  Өстәге фикерне шуның белән ныгытып була ки,  “падишаһ  скифларның” (царственные скифы, алар хан татарлар белән бер үк халык дип фаразлана)  күчмә булулары, аларның башка скифларга караганда иң куәтлеләре  булганлыгын  һәм  башта  Азак диңгезе  тирәләрендә  яшәвен атаклы  Геродот   үзе язып калдырган.  Соңрак  алар  шул элекке Кимәк каһанлыгы  һәм хәзерге    Себер, Көньяк  Урал һәм     Идел буе  “хан татарлары”  белән  тиңләштереләләр.

Рубрук истәлекләре буенча, XIII гасырның беренче яртысында (Батуга кадәр) татар җирләренең көнбатыш чикләре тирәләрендә (Дон буйларында) татарлар урыслар белән янәшә яшәгәннәр, авыллары аралаш булган, алар белән тыгыз контактта булганнар. Татарлар урысларга тегеләрнең үзара низагларын, канлы сугышларын туктатышканнар. Бу турыда башка чыганаклар да китерелде. Кыскасы, татар, хәзер ничек, элек тә шундый ук сабырлы, башка милләтләргә һәм диннәргә карата итәгатьле, хәзергечә әйтсәк, толерант булганнар. Бөтен тарихчыларны аптыраткан, Алтын Урда татарларының христиан чиркәвенә карата булган чиктән тыш йомшаклыгы шуның сәбәбендә булганлыгы һәм Корьән кушуы буенча гамәлгә ашырылганлыгы белән аңлатылмый мени соң, мөхтәрәм милләттәшләр? Шунсын да әйтеп китү кирәктер, автор уенча, тарихчылар тарафыннан күрсәтелгән кыпчаклар Венгриягә киткәч, монда кыпчак калмаган булырга охшый, калганнары – нигездә, татар – мишәрләр, булгарлар һәм татарлар булгандыр. Ә мишәрләрнең бер өлеше урыслар тарафыннан элеккечәрәк, кыпчаклар дип тә әйтелгәндер. 1236 елда Бату башта Булгарга килеп керә, дип язалар тарихчылар. Әмма татар гаскәрләре кимнән дә 1232 елдан башлап Булгариядә булганнар. Тарихи язмалар буенча, 1236 елда Бату Биләр шәһәрен генә сугышып ала. Булгар черүе татарларга кушыла. Аннан соң Бату урыс кнәзлекләренә һөҗүм итә. Бу вакытта, XI – XIII гасырларда Булгарияга туктаусыз талау сугышлары алып барган, Иделгә чаклы булган җирләрен басып алган, төньяктагы Булгария карамагы астында булган сату – алу, салым җыю җирләрен үз кулларына төшергән Рязань, Владимир, Ростов кнәзлекләре штурм белән алына, ә Булгария белән күршеләрчә тыныч яшәгән Кострома, Галич, Ярославль кебек эре бай шәһәрләр котылып кала. Авылларга Бату гаскәрләре кереп тә тормыйлар. Сугышып алынган кнәзлекләрдә татарлар халыкны тоташтан кырмыйлар, коллыкка алып китмиләр. Авыллардагы һәм урманнарда качып калган халык кире өйләренә кайта һәм тыныч тормыш дәвам итә. Монда без Бату гаскәрләренең халыкка түгел, ә кнәзләргә каршы булган сәясәтен күрәбез кебек. 1238 елда Ярославның иң баш кнәз итеп билгеләнүе һәм Бату тарафыннан Владимир кнәзлегенә утыртылуы белән татарлар һөҗүменең төп этабы башкарылган булган дип әйтергә ярыйдыр. Шул ук елда татарлар белән кнәзлекләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тыныч тормыш алып бару принциплары кабул ителә. Бату белән Ярослав Владимир кнәзлеге белән Алтын Урданы берләштерәләр һәм Владимир кнәзлеге (соңрак бу кнәзлеккә кертелгән башка җирләр дә) Алтын Урданың олысына әйләнә. Бөек кнәз Ярослав олыс биенә (бигенә) тиңләштерелә. Өлкә (удел) кнәзләре шулай ук Бату тарафыннан билгеләнә. Владимир кнәзлеге шәһәрләрендә салым җыю һәм хакимият өстеннән күзәтү өчен баскаклар утыртыла. Гомумән, шушы вакытлардан соң урыслар һәм татарлар тарафыннан алып барылган сәяси, хәрби һәм икътисадый сөрешләр өстә әйтелгән гомумтормыш күзлегеннән чыгып каралырга тиештер. Ул гына да түгел, басып алынган кнәзлекләрне кулда тоту өчен Чыңгыз хан тарафыннан эшләнгән Язу (Яса) принциплары да кертелгән булгандыр. Ә бу исә урыс халкының тыныч тормыштан канәгать булуына китергәндер. Чөнки ясаның гаделлеккә корылган булганлыгын без мәктәптә укыган вакытлардан ук беләбез. Ярославка буйсынган кнәзлекләрдә тарихта беренче мәртәбә татар баскаклары тарафыннан халык санын алулар оештырыла. Ә сан алу – инде чын дәүләт оеша башлауны күрсәтә. Власть үз дәүләтендәге вазгыятьне белергә тели, халык санын, төрле ресурсларны барлый.

Әлбәттә, тарихчылар беравыздан, монголлар сан алу ясак түләтүне оештыру һәм җайга салу өчен эшләнгән дип тәкърарлыйлар. Ансы да булгандыр. Ләкин шуны онытмыйк, халыкка салынган ясак һәр кешенең кеременең уннан бер өлешен генә тәшкил иткән, ягъни 10 процентын. Бу салымның даими рәвештә җыелмаганлыгын искә алганда, ясак 1.5% ка кадәр кимегән. 10 процентлы салымны татарлар да түләгән. Аның каравы хакимият үз вазыйфасын тулысынча үтәгән. Кнәзлекләргә дошман булган илләрнең һөҗүмнәре кире кагыла торган.

Ләкин тормыш бик үк җайлы бара алмаган: баштарак татар хакимияте ныгып җитмәгән кнәзлекләр арасында низаглар булгалаган. Бигрәк тә чуалышлар 1257 елгы халык санын алу вакытларында булган. Соңрак та, татарларның нык хакимияте кул астында булган килеш тә кенәзләр бер-бере белән тарткалашырга, сугышырга тырышканнар. 1293 елда, Сарайда үзара низаглар башлангач, урыс кнәзләре арасында да яңа ызгыш кабынган. Тагын ир затын кылычка алып, хатын-кыз һәм бала-чаганы әсирлеккә алып китүләр башланган. “Сез һаман төзәлмәдегезме әле?! – дип ачуланган епископ Серапион ватандашларына. Низаг тагын татар һәм урыс гаскәрләре басып керүе белән тәмамланган. Ахырда Бөек кнәз тәхетенә Андрей Городецкий утыртылган. Урыс кнәзлекләрендәге менә шундый тәртипсезлекләр Урданың үзендә башланган низаглар вакытында булып торган. Боларның барысын да татар һәм урыс черүләре бергәләп бастырганнар. Ләкин бу хәрәкәтләр елъязмалар тарафыннан татар-монгол һөҗүмнәре дип аталган. Әмма, кабатлап әйтик, ул езъязмаларның XVII – XVIII гасырларда барысы да төзәтелеп язылганлыклары билгеле. Әлбәттә, мондый дәүләт, хакимият оештыру һәм идарә итү җиңел эшләнми һәм халык моның өчен салым түләргә тиешле. Һәм ун процентлы салым ул зур түгел. Исәпләп карыйк, хәзерге вакытта безнең Русия хакимияте һәр кешенең кеременең күпмесен ала икән? Ай – һай, 20 – 30 % белән генә чикләнә микән? Әле бит татарлар хакимияте бу салымнарны тулысынча үзләренә алмаганнар да. Кнәзлекләр җирләрендә юллар, күперләр булдыру, ямнар (почта станцияләре) оештыру, елга аша чыгаручыларны тоту, сәүдә юллары, андагы коеларны, кәрван – сарайларны җайга салу һ.б. Урданың һәм кнәзлекләрнең бер чигеннән икенче чигенә кадәр сату итәргә баручы сәүдәгәр бер хәвефсез кирәк урынга бара алган һәм моның өчен кеременең 3% ын гына түләгән. Сату – алу бармаса, бөтенләй түләмәгән. Шунсы да бар, татарлар урыс кнәзлекләренә ясакны басып кергәч үк түгел, ә 20 елдан соң гына салалар. Әгәр дә шул заманнарда Европада булган вазгыятькә күз салсак, бөтенләй икенче хәл күрергә булыр иде. Һәрбер ил аерым феодаллыкларга бүлгәләнгән булган. Сәүдәгәр һәр феодаллыкның чикләрен үткән саен салым түләгән, юллар төзәтелмәгән, арбадан төшеп калган тауар феодал милке дип белдерелгән. Сәүдәгәрләргә даими рәвештә юлбасарлар һөҗүм итә һәм аларны талый торган булганнар һ.б. Татарлар хөкүмәте Владимир кнәзлегеннән елына нибарысы 5000 сум салым ала торган булган, гәрчә әлеге 10 процент исәбеннән чыгып та 75000 сум салым җыярга мөмкинлек булса да. Әле бит салымы да ел саен җыелмаган. Өстә әйтелгән сумма (5000 сум), ул вакытлардагы акчаның кыйммәтлелеген исәпкә алсаң да, зур түгел. Мәсәлән, шундый ук сумманы кнәзлекләр Константинополь патриархы файдасына да бирә торган булганнар (А.Бушков.”Чингисхан”). Кыскасы, бу татар ясагы - урыс кнәзлекләренең Сарайның вассалы икәнен белдерүче символик түләм генә булган. Соңрак ясак җыюны Мәскәү кнәзе Иван II үз өстенә алган, һәм бу ахырга кадәр шулай дәвам иткән дә. Шуннан соң халыктан татарларга бирергә дип күпме салым алынуын һәм күпмесе кнәзләр кесәсенә керүен алла гына белә. Бу дәүләтнең татарлар кушкан исеме “Җучи Олысы” (Улус Джучи) була. Ул 1266 елдан, ягъни Мәңге – Тимер хан вакытыннан башлап бәйсез дәүләт буларак билгеле. Урыслар тарафыннан бу дәүләт башта “Татарлар”, ә соңрак “Орда” дип кенә атала. 1565 елда урыс тарихчылары язган “Казанская история” дигән китапта беренче мәртәбә “Алтын Урда” (Золотая Орда) дигән термин кулланыла. Шуннан соң ул гомуми традициягә әйләнә. Шуңа күрә ошбу язмада да шулай ук дәвам ителә. Ләкин без шуны да онытмыйк: бөтен урта гасырлар карталарында Алтын Урда җирләре “Татария (Тартария)” дип аталган. Һәм чыннан да Алтын Урда - безнең шанлы ата – бабаларыбыз дәүләте Татарстан дип аталырга хаклыдыр. Ләкин, хәзергесе белән бутамас өчен һәм исемен җисеменә туры китерү максаты белән аны Олуг Татарстан дип атау мәгъкуль булыр иде. Өстәге юлларны укыганда шундый сораулар туарга мөмкин: урыс кнәзлекләре белән Алтын Урданың мондый мөнәсәбәтләре нәрсәләргә нигезләнгән булган? Ни өчен татарлар бу симбиоз (ике организмның берегеп яшәве) дәүләтне төзегәннәр? Урыслар нигә моңа күнеп торганнар? Бу кемнәр өчен отышлы булган? Һәм башка шундыйрак сораулар. Моңа җавап бирү алдыннан Бату килгәнче урыс кнәзлекләре арасында булган вазгыятьне искә төшерик. XI – XIII гасырларда урыс – славян илләре башка дәүләтләрдәге (мәсәлән, Европада) кебек үк аерым феодаллыклар - кнәзлекләрдән торган. Бөтен рус җирләре, рус иле дигән аңлатма бөтенләй булмаган, чөнки рус халкы үзе дә, руслар дигән гомуми исем дә эле барлыкка килмәгән булган. Мәсәлән, Мәскәү кнәзлеге халкын XV – XVI йөзләргә кадәр московитлар, москальләр дип атаганнар.

Әгәр ниндидер авторлар Ярославны, Александрны һәм башка кнәзләрне  урыс халкының патриотлары, аны берләштерергә теләүчеләр  итеп күрсәтергә теләсәләр, бу зур ялгышлык, борынгы  тормышка хәзерге вакыт күзлегеннән карарга маташу булыр иде. Һәрбер кнәз бары тик үз кнәзлеген, үз кесәсен генә кайгырткан. Башкалар аның өчен дошман булган.  Кирәге чыкканда алар берләшкәннәр,  ганимәт бүлешкәндә инде үзара сугыша башлаганнар. Татарлар менә шундый  эт оясына килеп кереп  тәртип урнаштырганнар. Әлбәттә, алар моны  үзләренең шундый  киң күңеллелекләреннән чыгып түгел,  урыс кнәзлекләрен  тезгендә тоту, аларны   күршеләренә карата тыныч тормыш алып баруга юнәлтү өчен эшләгәннәр. Урыс – славян кнәзлекләрендә халык бик күп, аларның икътисадый  һәм хәрби потенциалы  зур булган. Һәм татарларга,  моны исәптә тотып,  сак һәм  зирәк  сәясәт  алып бару  кирәк булган.

Ә урыс – славян кнәзләре исә, беренчедән, оешкан һәм тәртипкә салынган көчкә буйсынганнар, икенчедән, үзләренең файдасы ягын караганнар. Нәрсә турында сүз бара? Әгәр кнәзләр үзара тыныч тормыш булдыру өчен тырышканнардыр, дип әйтсәк, бу да дөреслеккә хилаф кылу булыр иде. Ә менә татарларны үзләре файдасына юнәлтеп, власть башына менү, кнәзлекләрен зурайту һәм көчләндерү, башкаларны талап баю һәм башка шундыйрак гамәлләр – мантыйкка сыярлык нәрсәләр, дип әйтергә була. Шундый юл белән Владимир, соңрак Мәскәү кнәзләре Новгород, Смоленск, Тверь һәм башка төньяк – көнбатыш кнәзлекләрен йөзәр меңләгән сугыш корбаннары, елгалар булып агардай кан коюлар бәрабәренә сугышып алганнар һәм үзләренә буйсындырганнар, ә татарлар моны туктата алмый башлаганнар. Сәбәбе - Алтын Урда олыслары арасында бердәмлек булмау, Сарайдагы власть алмашынулар. Шуның аркасында кнәзлекләр тезгеннән ычкына торганнар һәм яңадан – яңа башка кнәзлекләрне яулап алу сугышлары ачканнар. Шундый юл белән ахырда Русия дигән зур дәүләт оешкан.

Шунсы гаҗәп, чыннан да, татарлар астындагы кнәзлекләрнең ханнарга каршы юнәлтелгән бер хәрби чыгышы да булмаган, бары тик көнбатыш тарафтагы славян кнәзлекләре генә баш күтәргәннәр (Галич, Волынь), ләкин андагы вазгыять башка, анда татар хакимияте ныгый алмаган булган. Тарихка кереп калган, ләкин җитдирәк урыс тарихчылары тарафыннан танылмаган, вакыты да, урыны да, хәтта гомумән дөреслеге дә шикле булган Куликово сугышы – татар ханына каршы түгел, киресенчә, аның Алтын Урданы җимерергә тырышкан дошманы әмир Мамайга каршы сугыш булган. Кызганычка каршы, Алтын Урда тотрыклы дәүләт буларак озак яши алмаган. Андагы, башка дәүләтләргә хас булган, төрле ыруларның, кланнарның тәхет өчен канлы көрәш алып баруы, төрле олысларның зәгыйфләнеп калган үзәктән аерылып чыгарга омтылулары татар дәүләтен җимергән. Кайсыбер авторларның Урданың җимерелү сәбәбен урыс кнәзләренең бөтен урыс халкы турында кайгыртып, кнәзлекләрне берләштерергә омтылуларында дип исәпләү ышандырмый. Бу тагын элеккеге вазгыятьне, сәясәтне хәзерге көннеке белән бутау. Монда бу проблемаларның әхлакый ягын да исәпкә алырга кирәк. Халкы турында уйлаган, кайгырткан кнәз үз халкын берләштерер өчен аны йөзәр меңләп суяр идеме, колакларын кисеп алып, күзләрен чукыр идеме (Мәскәү кнәзләренең Тверь, Новгород, Смоленск һәм башка кнәзлекләрне сугышып алуы)? Юк. Бу бары тик кнәзләрнең үз бөеклек маниясен канәгатьләндерү, чиксез баю һәм чикләнмәгән властька ия булу өчен эшләнгән гамәлләренең башы. Инде бу язмада китерелгән фикерләрне берләштереп, йомгак ясау вакыты килеп җитте. Беренчедән, XIII гасырда рус җирләрендә тарихта китерелгән вакыйгалар булганмы? Булган. Алар күп санлы елъязмаларда, төрле авторлар язмаларында һәм башка чыганакларда чагылыш тапканнар. Рус җирләренә аларның күршеләре булган татарлар басып кергәннәр. Сәбәбе – Владимир – Суздаль кнәзләре башлаган булгар – татар биләмәләрен, шәһәрләрен, алар карамагында булган төньяктагы кавемнәр җирләрен басып алуны туктату, шул тирәләрдә күршеләрчә тыныч тормыш урнаштыру булган. Шушы максаттан чыгып, Владимир, (соңрак Мәскәү) кнәзлеге Алтын Урдага бер олыс итеп кертелгән. Рус һәм татар халкы бик тыгыз мөнәсәбәттә, бер-беренең телләрен, диннәрен хөрмәтләп, бер-береннән өйрәнеп, 300 ел дәвамында тыныч тормыш корганнар. Татар аксөякләре баштарак Мәскәү кнәзлегенә хезмәт итүне Урдага тугрылыклы булу итеп караганнар. Мәскәү кнәзлегендә һәм соңрак Русиядә тыныч тормыш барган. Үзара низаглар тукталган, чит ил басып алучылары бу илгә кул сузарга курыкканнар, католиклар урысларны үз диннәренә авыштыру турында инде хыялланмаганнар. Галичина һәм Волыньнан кала, барлык кнәзлекләр көчләп буйсындырылган һәм Русия бөек дәүләткә әйләнгән. Ләкин озакламый Алтын Урданың үзендә күп санлы Чыңгыз оныклары тәхет дәгъвалый башлаганнар. Туктаусыз кабиләара һәм кланара сугышлар башланган. Дәүләт көчсезләнгән, ахырда таркалган. Мондый шартларда көч алып, күтәрелеп киткән Мәскәүнең Сарай йогынтысыннан ычкынырга омтылуы табигый хәл булган. Ләкин вакыйгалар моның белән генә тәмамланмаган, Мәскәү Алтын Урда кыйпылчыклары булган Казан, Әстерхан, Себер, Касыйм, Кырым ханлыкларын һәм Нугай урдасын берәмләп үз кулына алган. Әлбәттә, рәсми тарих, Русия татар – монголлар тарафыннан 300 ел буе иго астында тоткан дигән ялага нигезләнеп, татар ханлыкларын басып алуны мантыйкка, канунга һәм әхлакка сыя торган акт дип саный. Шулаймы бу? Алай булса, нигә русларга бер зыяны да тимәгән Евразиядәге йөзләрчә башка халыклар басып алынган? Кайсыбер авторлар русларның өстә әйтелгән гамәлләрен Алтын Урданың башкаласын Сарайдан Мәскәүгә күчерү, һәм Урда хакимиятенең икенче бер катнаш нәсел белән, ягъни Чингизидларның Рюрикович – Чингизидлар белән алмашынуы итеп кенә карыйлар. Ләкин урынлымы бу тезис? Ошбу язмада китерелгән фактлар, вакыйгалар, фикерләр рус тарихы тарафыннан яшерелгән булганнар, һәм аларны ачыклау өчен байтак кына тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ә менә ни өчен яшерелгән булганнар алар? Моны ачыклау өчен Алтын Урда тарихының таркалуга таба тәгәри башлаган вакытларын искә төшерик. Шул заманнардан башлап, Мәскәү кнәзлегенең татарларга карата булган мөнәсәбәтен билгеләүче чиркәү идеологиясе, кнәзләрнең сәяси концепциясе белән параллель рәвештә, хәтта алдарак та үзгәрә башлый. Һәм кайсыбер авторларның язуынча, чиркәү идеологиясе күп вакытта өстенрәк рольне дә уйный. Алтын Урданың тотрыклы һәм көчле вакытында без чиркәүнең татар ханнарына карата лойальлеген күрәбез. Бу галәмәт берничә төрле сәбәпләр белән билгеләнгән. Шуларның иң мөһимнәре булган икесен китерик. Беренчесе – татар хакимиятенең христиан чиркәвенә карата булган чиктән тыш мәрхәмәтлелеге. Моны без татар халкының табигатеннән һәм дә исламның христиан диненә карата булган уңай мөнәсәбәтеннән дип беләбез. Икенче сәбәп – Византия чиркәве белән рухый бәйләнештә булган урыс христианнарының татарларның чыннан да русларның гөнаһлары өчен алла тарафыннан җибәрелгән дип кабул итүләре. Ә Византия чиркәве XIII – XIV гасырларда татарлар белән нык бәйләнештә булган. Без хәтта Византия императоры Андроникус III нең кызы Мариянең Үзбәк ханга кияүгә чыкканлыгын беләбез. Кнәзләрнең татарларга карата булган мөнәсәбәтләре XV гасырның уртасында үзгәрә башлый. Моның сәбәбе өстәрәк китерелде инде: бу - көчсезләнә барган Алтын Урданың Мәскәү кнәзлеген авызлыкта тота алмый башлавы. Ләкин бу вакытта урыс христиан чиркәвенең дә идеологиясе үзгәрә башлый. Моның сәбәбе - беренчедән, Византия чиркәвенең мөселманнар һәм шулай ук татарлар белән аралары суыну. Һәм моны урыс христианнары сизә. Алар Византия яклы булып чыгалар. Ләкин шулай булса да Мәскәү кнәзе Византия патриархының сүзен тотмыйча, Ион дигән руханины Мәскәүгә митрополит итеп куя. Бу гамәл исә Мәскәү кнәзлегенең геосәяәси омтылышлары тууын белдерә торган факттыр. Дөрес, Византия патриархы мәскәү митрополиясен яба һәм аны кире Киевка күчерә. Ләкин озакка түгел: 1453 елда төрекләр Константинопольне алып, Византия императорсыз калгач, Мәскәүдәге митрополит урынына утыртыла. Әлбәттә, Урдадагы Сарай һәм Дон епискобы Мәскәү митрополиты тарафыннан алына, чөнки аның инде кирәге калмый, дип исәпләнә.

        Мәскәү кнәзлегенең көчләнүе  аның руханиларны үз кулына алуларына китерә. Бу исә  чиркәү идеологиясенең  татарларга  каршы юнәлдерелүенә  сәбәп була, чөнки инде руханилар  кнәз ничек кушса, шуны сөйли башлыйлар.
        Урыс  кнәзләренең, халкының татарларга  карата булган мөнәсәбәтен без  елъязмалардан күрә алабыз. Елъязмаларның  үзгәртелү – үзгәртелмәвен  тикшерүче галимнәр  1252 елдан 1448 елга кадәр булган  елъязмаларда  татарларга каршы бер язма да   теркәлмәгән булган, дип язалар. Мондый  татарларны яманлаучы язмалар соңрак өстәлгән. Ә менә 1448-50 еллардан  соң  булган   елъязмаларда  инде алар күренә башлый һәм артканнан арта бара. Ә соңрак, Екатерина II нең  фәрманы буенча барлык елъязмалар  җыеп алынгач, аларның нык кына  үзгәртелеп язылган күчермәләре генә  (ПСРЛ – полное собрание русских летописей, автор) кала. Һәм тарихчылар шулар белән генә файдаланалар.
       Хәзерге вакытта кайсыбер галимнәр  бу күчермәләргә анализ ясап, соңрак кертелгән  өлешләрен ачыклыйлар. Ләкин бу турыда  материалның аз булуы аңлашыла. Ләкин алар бар һәм шуларның берсе -  D. Ostrowski. Muscovy and the Mongols. Cross-Cultural Influences on the Steppe Frontier, 1304-1589. Cambridge University Press. UK., 1998. 

Әлеге авторның шушы китабыннан китерелгән өзек (“Развитие антитатарской идеологии Московской церкви”) буенча, татарлар игосы дигән вакытта булган кайсыбер, татарларны хурлап язылган өзекләр соңрак кертелгән булуы бәхәссез, дип табылган. Димәк, урысларның татарга каршы булган восстаниеләре, татарларның аларны коточкыч вәхшилек күрсәтеп бастырылуы (татарларның Неврюй, Дюдень яулары һ.б.), Александр Невскийның урыс халкын татарларга каршы баш күтәрергә кушуы һ.б. – барысы да XVI гасырдан соң, ягъни, татар урыска “дошман” дип игълан ителгәч елъязмаларга өстәлгән татарларга яла ягу гына. Өстәрәк Мәскәү кнәзенең митрополит дәрәҗәсендәге христиан руханиен булдыруы - геосәяси омтылышлар тууы билгесе, дип язган идек. Ягъни, кнәз үз кнәзлегенең якын – тирәдәге башка дәүләтләр арасында тоткан урыны, аның абруе турында кайгырта башлаган, дип фараз иттек. Бу вакытларда инде Урда таркалган, аның урынына 6 -7 татар ханлыгы барлыкка килгән (Олы һәм Кече урданы да кертеп санаганда). Мәскәү бу вакытта әле Олы Урда олысы дип исәпләнгән. 1453 елда төрекләр Византияне яулап алып, Константинопольне Стамбул дип исемләгәч, ягъни икенче Рим юкка чыккач, Мәскәү - өченче Рим дигән гыйбарә уйлап чыгарыла. Монда, әлбәттә, Мәскәү христиан чиркәвенең роле зур була. Шул ук вакытта Мәскәүнең үзендә патриарх дәрәҗәсендәге христиан рухание булдыру идеясе туа. Һәм озакламый ул тормышка да ашырыла. Ә бу инде чиркәү идеологиясенең гадәтенчә илнең һәм диннең географик чикләрен киңәйтү мәгкуль, дигән тезисын барлыкка китерә һәм бу фикер кнәзлекнең югары катламының аңына сеңдерелә. Шулай итеп, Мәскәү кнәзләренең геосәяси омтылышларына яңа көч һәм масштаб бирелә. Бәлки, башта бу идея Урданың таркалган кисәкләрен җыю, аны торгызу һәм башкаласын Мәскәүгә күчерү дигәндәйрәк шәкелдә булгандыр. Ни әйтсәң дә, Суздаль, Владимир һәм Мәскәү кнәзләре Чыңгыз токымыннан дип тә исәпләнгәннәр бит (Александр Невскийның Бату тарафыннан карарга алынган улы булганлыктан һәм күп кенә кнәзләрнең татар нәселеннән булганлыклары өчен), һәм үзләрен Урда падишаһлары урынын дәгъва кылырга хаклары бар, дип исәпләгәннәр. Кырымнан кала бөтен ханлыкларны алып бетергәч, Русия хөкүмәте алдында яңа вазгыять барлыкка килә: алда – меңнәрчә чакрымнарга сибелгән татар кабиләләре биләмәләре булган Көнчыгыш Себер, Алтай. Алары да Алтын Урдага кергән булганнар бит. Русия аларны да басып ала, ары китә, һәм тукталмыйча, көнчыгышка, океан ярларына, бер яктан Кытайга чаклы барып җитә. Бу вакытта инде дәүләт башына император Петр I Романов калган була. Без аның Русияне Европага якынайту, урыс халкын европалаштыру турында хыялланганлыгын беләбез. Бу юлда ул күпмедер уңышларга да ирешкән. Менә шушы максат белән ул Русия тарихын төзәтә. Моны императрица Екатерина II дәвам итә. Аларның бу гамәле – татар – монголлар Бату хан җитәкчелеге астында урыс кнәзлекләрен басып алып, 300 елга якын “иго”, ягъни иктисадый, сәяси, физик изү астында тотып, Русиянең үсешен тоткарлап, аның Европа илләреннән артка калганлыгына сәбәпче булганнар, дип исбат итәргә тырышу булган. Бу аңлашыла. Ләкин үз вакыты өчен дә бик зур һәм күп халыклы урыс кнәзлекләренең ниндидер Азиядән килгән көтүче татар – монголларга 300 ел буе хезмәт иткәнлеге урыс халкының Европа алдында абруен күтәрдеме икән соң? Юк күтәрмәгәндер, киресенчә, төшергәндер, чөнки алар үзләрен – үзләре көтүчеләргә тиңләштереп куйганнар. Һәм Европа моны бүгенгә кадәр онытмый. Димәк, тарихны яңадан язуның максаты бүтән булырга тиеш иде. Ә урыс гаскәрләре бу вакытта Ерак көнчыгышка һәм Кытай чикләренә барып җитә. Ләкин бу турыда Европа нәрсә уйлады икән? Европа илләренә тәэсире зур булган рим папасы Русиянең бу сәясәтен һәм православ чиркәвенең бөтен Евразиягә җәелүен килештерде микән? Моның өчен ул Петр патша һәм императрица Екатерина алдында Европа ишекләрен яптырмады микән? Ай – һай шулай булгандыр.

Һәм Европа алдында  үзенең  экспансив  омтылышларын  аклау өчен,  татар – монгол игосы идеясе эшкә җигелә.  Янәсе, татар – монголлар  урыслар алдында гаепле һәм  үч алу,  икътисадый югалтуларны кайтару өчен  Русиянең  татар – монголлар җирен, илен, халкын басып алырга хакы бар. Һәм бу әле хәзер дә онытылмый һәм  “Русияне җыю” дип атала. Ә нигә соң шулкадәр ерактагы халыклар – монголлар  килеп кергән Русия тарихына. Шулай булмыйча, Русиянең геосәяси  аппетитлары  шундый булгач, нихәл итәсең? Җитмәсә, ул вакытта Монголиянең  бер өлеше сугышып алынган да булган инде. Димәк, аларны да Русиянең дошманнары рәтенә кертергә кирәк булган. Ә моны ничек эшләргә? Әлбәттә татар белән монголны берләштереп кенә.

Менә шул чакта тарихчыларның исенә ничектер булгар – татар язмышы килеп төшә. Шайтан алгыры, янәсе, монда безнең (урысларның) эзләр калган бит, без бит Булгарияне 300 ел буе талаганбыз, халкын кырганбыз, коллыкка сатканбыз. Татарларның, үз туганнары булган булгарлар белән бергә урысларга һөҗүм итәргә һәм авызлыклап тотарга тырышырга сәбәпләре булган ич. Нишләргә? Әлбәттә, тарихны төзәтергә.

Моның өчен Идел буенда Булгария дигән ил булган, татар – монголлар аларны сугышып алганнар һәм шуннан соң гына урыс кнәзлекләренә килеп кергәннәр, дигән версия уйлап чыгарыла. Имеш, татар-монголлар алар шундый халык булган ки, аларга булгар ни дә, урыс ни – үтерергә һәм таларга гына булсын.

Әлбәттә, авторның нияте – бу язманы укыган кешедә кемгәдер карата нәфрәт һәм дошманлык хисе тудыру түгел, чөнки мең еллар элек яшәгән һәм тарихка кереп калган затларның инде сөякләре дә череп беткән. Безнең бурыч – тарихны дөрес итеп күрү, милләтебезнең үткәнен, аның бөеклеген аңлау, үз язмышыбызны яклау һәм безнең бүгенге яшәешебезне тәэмин итү юлында түгелгән ерак ата-бабаларыбыз канын, бирелгән гомерен йөрәгебез, күңелебез белән тою. Каһарман ата-бабаларыбызның изге каберләрен саклау, аны мәнсез халыклардан таптатмау. Алар калдырган милли гореф – гадәтләрне, телебезне онытмау, татар дигән бөек халыкны яңадан торгызу.