Милли «дус»ка

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Милли «дус»ка
Автор: Әнгам Атнабаев
ОРИГИНАЛ ТЕЛЕ: татар теле.
ҖЫЕНТЫКТАН ««Шигырьләр, поэмалар». Уфа». НӘШЕР.: 1993. 

[[Category:]]

Милли «дус»ка


Татар-башкорт мәсьәләсе
Каяндыр килә һаман -
Бетми торган чир шикелле
Теңкәгә тия һаман.

"Ник татарса һөйләшәһең,
Башкортса һөйләш, имеш,
Был һөйләшең менән һиңә
Казанга китеү тейеш!"

Нишләп Казанга китим ди,
Шушында туып-үскәч?
Яфрак ярып, чәчкә атып,
Җимеше булып пешкәч?

Нишләп Казанга китим ди?
Шушында атым-затым -
Минем сөйләшне аңлаучы
Миллионнан артык халкым.

Нишләп Казанга китим ди?
Шушында минем Уфам,
Казанда яшәп Уфаны
Сагына иде Туфан...

Моннан ары "һин татар" дип,
Җаныма тимә давай.
Җанга тиеп, җан ачуын
Чыгара күрмә, малай!